Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Тапталып үлә яздым

$
0
0
18.02.2016 Хәвеф-хәтәр
Кичке сәгать алтыларда эштән кайтып барышым. Урам утлары янса да, караңгы. Җәяүлеләр дә, машиналар да ашыга. Чистай һәм Бондаренко урамнары киселешендә урам аша чыгам. Бондаренко урамы тарафына светофор егерме секунд кына яна монда. Чистай урамы юлының уртасына җитүем булды – яшел ут сүнде.

«ГАЗель» шоферы мине үткәрер өчен кузгалмыйча тора, шунлыктан юлның теге ягына йөгерә үк башладым. Ләкин икенче полосадагы җиңел автомобиль кузгалып китеп, мине бәрдерергә ике сантиметр гына кала туктап өлгерә алды. Руль артындагы егетнең күзләре, куркудан, йодрык зурлыгында ачылган иде мәгәр. Хәзер кичке сәгатьләрдә светофорның яшел уты янган очракта да юл аша чыгарга ашыкмыйм – яшел утның кабаттан кабынуын көтәм.

Казанда узган ел 806 кешене машина бәрдергән, шулардан 51 кеше үлде.

– Җәяүле «зебра» читенә килеп басуга, транспорт хәрәкәте туктарга тиеш. Бу – закон таләбе. Җәяүлеләргә исә, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.5 нче пунктында машиналарның туктаганлыгына, иминлеккә куркыныч янамаганлыгына тәмам инангач кына, юл аша чыга башларга киңәш ителә. «Зебра», дигәч тә, ул  «броня» түгел. Яшьләр колакчыннардан музыка тыңлап, башлыкларына томаланып, юл аша чыгалар. Мондый гамьсезлек кайчак машина астында калу белән тәмамлана, – диде Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Игорь Новиков матбугат конференциясендә.

Казанда узган ел теркәлгән 1968 авариядә барлыгы 65 кешенең гомере өзелгән (җәяүлеләр – 51), ә 2260 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

– Торак пунктта рөхсәт ителгән иң югары тизлек – сәгатенә 60 чакрым. Билгеләнгән теге яки бу чиктән тизлекне тагын сәгатенә 20 чакрымга кадәр күтәрсәң дә, штраф салынмый. Закондагы шушы «йомшаклык» юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламауга этәрде. Шәһәр урамыннан күпләр хәзер сәгатенә 80 чакрым белән чаба. Җәяүле юлга кинәт килеп чыкса, мондый тизлектә машинаны һич тә туктатып калып булмый, – дип борчыла Игорь Новиков.

Җәяүлеләр катнашындагы 200 авария төнге сәгатьләрдә теркәлгән. Автоинспекторлар балаларга гына түгел, ә һәр кешегә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар һәм тамгалар беркетергә киңәш итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә, 2015 елның 1 июленнән башлап, яңа таләпләр гамәлгә куелды. Әгәр җәяүле төнлә яки күз күреме начар вакытта торак пунктыннан читтәге юлда яктылык кайтаручы тасмаларсыз хәрәкәтләнсә, аңа 500 сум штраф салына.

Юл-транспорт һәлакәтләренә эләгүчеләрнең күпчелеген 8-13 яшьлек балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә.


Дамир БӘДРИЕВ

--- | 17.02.2016

Азалия Зиннәт "Соң инде" клибын ничек төшерү турында сөйләде (ВИДЕО)

$
0
0
18.02.2016 Шоу-бизнес
Азалия Зиннәтнең "Соң инде" җырына төшерелгән клибы эчтәлекле, тирән мәгънәле булуы белән аерылып тора. Ул "Татар җыры"нда "Иң яхшы клип" номинациясендә җиңү яулады. Уңышка ирешүдә клипта төшкән дәрәҗәле артистларның өлеше дә зур, дип саный җырчы.

- Азалия, сиңа Илдар Хәйруллин, Люция Хәмитова кебек күренекле артистлар белән эшләргә туры килде. Аларны клипта төшәргә чакыру идеясе каян барлыкка килде?

- Музыкант Марат Мухин белән җырны яздырганда ук, күз алдыма клиптагы күренешләр һәм аларны башкарачак артистларның йөзләре килеп басты. Клипның төп геройлары итеп нәкъ менә Илдар Хәйруллин белән Люция Хәмитованы күрдем. Илдар абыйны 10 еллап беләм. Ул мин катнашкан "Йолдызлар фабрикасы"ның режиссеры булды, жюрида утырды. Җырның сүзләре, исеме үк тирән мәгънәгә ия. Бу хәл үз башымнан узмаса да, җыр чыккач, күпләр аның үз тормышына туры килүен әйтеп яза, шалтырата башлады. Шәхсән үземнең "соң инде" дип әйтерлек хәлдә калганым юк һәм калмам, дип өметләнәм.

- Илдар Хәйруллин синдә режиссер осталыгы бар, ди. Тәҗрибәле артистларны "өйрәтү" кыен булмадымы?

- Клипны үз эшенең остасы булган Айдар Габдрахманов белән төшердек. Хәтта аны да "өйрәтергә" туры килде. Әйткәнемчә, мин клиптагы һәр күренешнең ничек төшерелергә тиешлеген алдан күзалладым. Кемне кайсы яктан төшерергә кирәклеген әйтеп тордым. Илдар абый "син режиссер була аласың" диде. Клипны озак төшердек. Телевизордан күрү - ул бер, ә ул вакыйгаларны якыннан күреп, үзең аша кичерү - икенче. Люция апаның гримеркада елап утыруы, аның хисләре - барысы да ышандырды, хәтта үземнең күземә яшьләр килде. Әлбәттә, алар белән эшләү минем өчен зур әһәмияткә ия, күп тәҗрибә тупладым. Илдар абый: "Тагын клипта төшәргә чакыр, тагын бер "Алтын барс", алырбыз",  – диде.

- Азалия, театрларга еш йөрисеңме?

- Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залына еш йөрим. Сүз уңаеннан, "Соң инде" җырының клибындагы кайбер күренешләр Тинчурин театрында төшерелде. Бик күп театр артистлары белән таныш мин, аралашам. Соңгы тапкыр Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында булдым.

- Сине бик ачык киемнәр кия, диләр. Бу сүзләр белән килешәсеңме? Күлмәкләреңне тектерәсеңме, әллә сатып аласыңмы?


- Бу сүзләр "Татар җыры"нда киеп чыгыш ясаган күлмәккә кагыладыр дип аңлыйм. Аны тектермәдем, ул - брендлы, эксклюзив күлмәк. Бу брендның киемнәрен кызыл келәмнән атлаучы Голливуд йолдызларында да күрергә мөмкин. Минемчә, барысы да үз урынында, ул шулай киелергә тиеш. Тектерелгән күлмәкләрем дә бар. Мәсәлән, алдагы "Татар җыры"нда "Гармунчы абыема" җырын башкарганда кигәнен тектердем.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 17.02.2016

"Мәхәббәт хисен һәркем үзе кичерергә, аның газаплы һәм татлы утында үзе янырга тиеш" (психолог киңәшләре)

$
0
0
18.02.2016 Ир белән хатын
Җиде яшьтән ундүрт яшькә чаклы кеше эмоциональ үсеш чоры кичерә. Бала бу вакытта хисләр дөньясы белән таныша. Ундүрт яшькә җиткәндә ул инде ачу, шатлык, кайгы, сагыну, курку, сөю кебек хисләрне ишетеп кенә түгел, үзе кичереп, татып белә, аларны бер-берсеннән аера.

Бу яшьтә аның күңелендәге мондый хисләрне әле тормыш авырлыгы тудырмый, алар күбрәк кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдән килеп чыга. Яшүсмер кичерә торган мәхәббәт тә платоник, хыялый гына әле. Бу яшьтә балага нәкъ шушындый ярату кирәк тә. Бу хисләр аның эчке дөньясын үстерә, баета. Мәхәббәт турында укып яки ишетеп белү генә аз, алай гына аңардан рухи байлык ала алмыйсың, бу гаҗәеп хисне һәркем үзе кичерергә, аның газаплы һәм татлы утында үзе янырга тиеш.

Шушы чорда ата белән ана улының яки кызының хисләргә бирелүен ошатмаса, артык «кайгыртучанлык» күрсәтеп, моңардан тыйса, юл куймаса, бала үз эченә бикләнә. Ходай, табигать биргән хисләр дөньясы яралгыда килеш ачылмыйча, үсмичә кала. Тик... вакытлыча. Соңрак тормыш кешегә тагын бер мөмкинлек бирә. һәм бу хәл, гадәттә, 40-47 яшьләр тирәсендә була.

Тормыш корып: «Булды, бар да булды, гаиләм дә, балам да, йортым, фатирым да бар», – дип, уйсыз-гамьсез көн итеп ятканда, кеше моңарчы гел җәмгыять куйган, әти-әни тәрбиясе белән сеңгән таләпләрне генә үтәвен  аңлап ала. ә үзе, үзе өчен ул бит әле яшәмәгән дә! Яшүсмер чакта бөредә калган хисләр кинәт чәчәк ата. Кеше бөтен барлыгын үз-үзенә багышлаган мизгелдә – ял иткәндә моңарчы тыелган шул хисләр калкып чыга: курка-курка гына сөю, гашыйк булу, ярату шатлыгы, аннан аерылып өйгә кайткач – сагыну, борчылу, язмыш тудырган бу уңайсызлыклар белән килешә алмау... Чын йөрәктән сөйгән, шатланган, сагынып сагышларга төшкән, курка яки ачулана белгән кеше генә яшүсмердән җитлеккән шәхескә әверелә, рухи яктан үсә. Шуңа да бу хисләр яшүсмер чакта үтәргә, кичерелергә тиешле бер баскыч булып торалар.

Җиде яшьтән ундүрт яшькәчә балагызның хис-тойгыларын тезгенләмәсәгез, аның язмышы җиңелрәк, матур хисләргә баерак булыр, ә менә авантюра, төрле маҗаралар аны урап узар. Тик кызганыч, баланың хисләрен тәрбияләү белән беркем шөгыльләнми. Мәктәп исә аның акылын, зиһенен тирәнәйтү өстендә генә эшли.

Ә бит хисләрнең эчке органнарга да тәэсире бик зур. Мәсәлән, тирәнгә яшерелгән курку хисе адреналин бүленеп чыгуга китерә. Ул исә кан тамырларына, йөрәккә, бөерләргә «һөҗүм» итә. Малайларны «булачак солдатлар курыкмаска тиеш» дип үстерү соңыннан аларда йөрәк авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер гаиләләрдә кычкырып көләргә дә рөхсәт ителми. ә эчтә калган шатлык балаларда аллергия, зурларда йөрәк авыруы тудыра.

Елау, күз яше аша чыгып бетмәгән борчу, кайгы үпкә авыруларына китерә. («Елама, кызым, ямьсезләнәсең», «Малайлар еламый!»)
Дөрес итеп ачуланырга, ачуын чыгарырга өйрәнмәгән кешеләрдә үт куыгы, үт юллары, бавыр авырулары еш очрый.
Димәк, хисләрне кешеләргә белдерү, яшермәү, аларны тыймау сәламәтлек өчен дә бик мөһим булып чыга.


Нурия ГАФУРОВА

--- | 11.02.2016

Дүрт бала атасы авырга "узарга"булган (ФОТО)

$
0
0
18.02.2016 Ир белән хатын
Төмәндә яшәүче Сергей Кузнецов «Могҗиза көткәндә» дигән фестивальдә... «авырлы» ата буларак катнаша. – Фестиваль үткәрергә җыенучыларга ул чараның кирәге бармы инде, аның турында хәтта мин дә беләм, дидем. Дүрт бала атасы буларак, йөклелекнең бөтен этаплары белән дә таныш булуымны әйттем. Шуннан бәхәскә кереп киттек.

Шунда миңа тәҗрибә рәвешендә алты ай йөкле булып карарга тәкъдим иттеләр, – дип яза Сергей үзенең социаль челтәрдәге битендә. Үзенең кичерешләрен ул #запискибеременного хэштегы астында теркәп бара.

Аңа, алты ай дәвамында, токсикозның, аппетит югалу, тәм үзгәрү, хәлсезлек, курку, балавыз сыгуның нәрсә икәнен белергә туры киләчәк. Моннан кала, акбур да ашаячак, эшкә барырга, өй җыештырырга, ашарга пешерергә дә өлгерәчәк.

Соңрак Сергей корсагына су тутырылган шешә бәйләп йөриячәк, шуны салмыйча гына киенәчәк һәм йоклаячак та. Теләмәсә дә, көненә яртышар килограмм эремчек, тозлы кыяр ашаячак. Аягына авырайткычлар бәйләп куячаклар. Булачак әниләр кебек, табибка да күренергә тиеш була. Әмма аны гинеколог түгел, ә проктолог кабул итә.



Сергей бәхәстә җиңгән очракта, аңа «Урал» ретро-мотоциклын реставрацияләүдә ярдәм итәчәкләр, җиңелә калса, бер атна буе хастаханәдә санитар булып эшләргә тиеш.

Фотолар: вслух.ру.
 


---

--- | 18.02.2016

Табиблар аркасында үле бала тапкан... Алай гына да түгел әле

$
0
0
18.02.2016 Фаҗига
Уфада бер хатын-кыз табиблар хатасы аркасында үле бала тапкан. Хәзер ул башкача бала таба алмаячак. Әлеге фактлар тикшерү органнары һәм суд тарафыннан дәлилләнгән инде. Ачыкланганча, 2011 елда 35 яшьлек хатын-кыз йөклелекнең тугызынчы аенда эче авыртып шәһәрнең 3 нче клиник хастаханәсенә килә.

Кесарев кисеме тиз арада ясалырга тиеш булса да, табиблар йөклелекне саклап калырга карар кыла. Аларның ялгышлыгы баланың үле тууына һәм бала тудыру органнарының алынуына китерә. Боларны суд медицина экспертизасы раслый.

Район прокуратурасында "Башинформ" агентлыгына хәбәр итүләренчә, хастаханә зыян күрүчегә 1 миллион сум акча түләргә тиеш. Суд шундый карар чыгарган. Җинаять эше дә кузгатылган, ул тикшерү стадиясендә, дип ачыклык кертә әлеге чыганак.


---

--- | 18.02.2016

«Әти, нигә тартасың, паровоз түгел бит син?!»

$
0
0
18.02.2016 Җәмгыять
Кисәтү! Тәмәке тарту сезнең сәламәтлеккә зыянлы. Кайчандыр иҗатымның башында шундый шигырь язган идем мин. Хәзер үзем укыйм да шаккатам – бигрәк самими, беркатлы булганмын инде.

«Юньле кеше тартмый!»
Хәер, ул юлларны мин авызына сигарет кабып, төтен чыгарып баручы әтисе янәшәсеннән атлаган малай авызыннан ишеткән идем. Ул чын күңеленнән әтисенең сәламәтлеге өчен борчылып, тәмәкенең зарары турында укытучы апасы сөйләгәннәрне сөйләп барган иде. Әллә әтисе бу хакта белмәгәндер дисезме?! Бер тамчы никотинның атны да үтерә алуын белмәгән кеше юк инде ул. Ләкин күпләр моңа «мин ат түгел бит!» дип, ансат кына авызны ябып куя. Ләкин тәмәке агуының тәэсирен моның белән генә бетереп булса икән?! Бер биш-алты ел үтүгә, әлеге малай үзе дә тәмәкенең зарары турында уйлап та тормаячак, иптәшләре арасында «ак карга» булмас яисә тирә-юньгә зур булуын күрсәтер өчен, үзе дә беренче сигаретын кабызачак һәм, үзе дә сизмәстән, паровозлар семьялыгына керүчеләр санын арттырачак...

Язмам башындагы «әти» сүзе урынына әни, әби, бабай дип тә әйтергә була. Чөнки бездә бот буе балалардан башлап, бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә булган карт-корыларга кадәр шул ук паровозлар.

Ул яктан мин бәхетле дип әйтә алам – тәмәке төтене иснәп үсмәдем. Тормышны толлык арбасына җигелеп тартсалар да, әнием дә, әбием дә тәмәке тарту турында башларына да кертмәделәр. Чөнки без үскәндә, авылларда тәмәкене исерекләр генә тарта иде. Бәхетемә, әниемнең әтисе – яраткан бабам да тәмәкене дус итмәде. Шуңадыр инде, ак бабай, авылыбыз мулласы булып, күп игелекләр кылып, 97 яшенә кадәр җитеп, иман белән бакыйлыкка күчте.

Мәктәпне тәмамлап, зур хыяллар белән Казан дәүләт университетына укырга керергә килгәч кенә минем балачагымда әбием белән әнием кидергән ал күзлегем ватылды. Авыл чирәменнән шәһәргә килгәч тә беренче шаккаткан нәрсәм – кызларның тәмәке тартуы булды. Ничек инде тәмәкенең шундый зарарлы булуын белә торып, кыз башың белән, кеше күзеннән кача-поса пыскытасың?! Җитмәсә, үзең шундый зур шәхесләр укыган университетка белем алырга килгәнсең! Нишләптер, бу ике гамәл минем балачак акылы чыгып бетмәгән башымда берничек тә янәшә урнаша алмады. Бәлки кечкенәдән баш миемә кереп урнашкан «Юньле кеше тәмәке тартмый!» дигән фикер дә үз эшен эшләгән булгандыр. Аннары төрлесен күрергә туры килде, билгеле. Хәтта балта эләрлек тәмәке төтене эчендә баштан юрган бөркәнеп, йоклап китәргә азапланып ятарга да аз туры килмәде. Тәмәке төтененнән башым авыр­та, ачуымны чыгара ул минем, аллергия бугай. Ләкин шунысына сөенеп бетә алмыйм: тулай торак бүлмәсендә өч «паровоз» кыз белән бергә яшәсәм дә, авызыма сигарет алмадым. Бер башласаң, ташлавы авыр, диләр бит.

«Әйдә, кызым, тартып керик!»

Бервакыт бер фирманың төшке аш вакытына туры килдем. Әбәд беткәнен көтеп торган арада тамак ялгаган, инде хәзер кәефләрен дә бераз күтәрергә теләгән бер төркем кызлар ишек төбенә чыкканнар. Язгы саф һавалы зәңгәр күктән кояш елмая, шундый рәхәт. Ә кызларның язгы ямьдә һич гамьнәре юк. Кем кайдан: кесәсеннән, изүеннән сигарет белән кабызгыч тартып чыгардылар да, сөйләшә-көлешә, тәмәке төтененә уралдылар. Болар ярый, хәтта бала табу йортында, балалар сырхауханәсендә тәмәке көйрәткән әниләрне күреп шаккатканым булды. Алай гына да түгел, бер балалар хастаханәсендә кызы белән дәваланып ятучы әнинең, үзенә генә тартыр­га күңелсез булгангадыр инде, ике-өч яшьлек чамасы кызына: «Әйдә, кызым, тартып керик!» – диюен ишетеп, телсез кала язган идем. Болай да сәламәтлеге ташка үлчим генә (исән-сау баланы хастаханәгә салмыйлар ич инде) сабыеңны тагын тәмәке төтене белән агуларга, тартырга өйрәтергә нигә кирәк булды икән, белмим. Ярый инде, бу хәлләр турында үткән заманда гына сөйләргә туры килә хәзер. Бүгенге көндә дәвалау учреждениеләренең һәммәсендә дә тәмәке тартырга рөхсәт ителми. Бик түзә алмасаң, әнә, территориядән читкә, койманың теге ягына чыгып төтәт. Республика клиника хастаханәсендә ике көн элек кенә хирург пычагы астыннан исән-сау котылган бер ир-ат, шул сөенечтән тәмәке тартырга, дип, койманың теге ягына чыккан булган. Хәле начарланып китеп, тәгәрмәчле урындык белән көчкә тере килеш алып кереп җиткергәннәр үзен.
 
Кануннар бозар өченме?

Тәмәке тартучыларның күбесе: «Бу проблема минем үземнеке генә. Үпкәләрем дә үземнеке, шулай булгач, минем аларны төтәсләүдә кемнең ни эше бар», – диләр. Ләкин табиблар тәмәке тартучыларны актив һәм пассивларга бүлеп карый. Активлары үзләре тартса, пассивлары шул төтенне сулап яшәүчеләр. Соңгылары тәмәке төтененнән күбрәк тә зыян күрә ди әле. Шуңадырмы, бу проблеманың бәләкәй булмыйча, көнүзәк булуын дәүләтебез җитәкчеләре дә аңлый башлады Тәмәке тартуны чикләүче канунның дөнья күрүе шул хакта сөйли дә инде. Хәзер бик күп җәмәгать урыннарында, хәтта урамда, үзең яшәгән подъездда тәмәке тарту тыела. Ләкин безнең ил халкы: «Законнар аларны бозу өчен кабул ителә», – дип шаярткан булалар да үзләренчә яшәүләрен дәвам итәләр. Канун чык­кан заманда, чынлап та, сигарет кабызучыларның саны күзгә күренеп кимеде, иркен сулый башладык. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Хәзер тагын бөтен җирдә диярлек пыскыталар. Комга башын тыгып кача торган тәвә кошы шикелле борылып кына басалар да...
 
Соңга калган үкенү

Гомер буе нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыккач, яман чир тырнагына эләгеп, катлаулы операцияләр кичергәннән соң да сигез еллап тулы канлы тормыш белән яшәгән каенатамның көз башында кисәк кенә тагын хәле начарланып китте. Танылган табиб-онкологлар тагын бер опеарция ясасалар да, файдасы булмады. Без аның хәлен белергә, ара ерак булса да, еш кайтып йөрдек. Бер кайтуыбызда әни безгә яңалык әйтте: «Әтиегез тартмый башлады бит!» Беркөнне әти иртән йокыдан торгач, үз куллары белән сигарет белән шырпысын чүп чиләгенә ташлаган да: «Бүтән тартмыйм, тартмаска куштылар!» – дигән. Гомер буе шайтан имезлеген суырган каенатам, өйдәгеләрнең һәммәсен дә гаҗәпкә калдырып, шул көннән башлап тәмәке тартмый башлаган. Ләкин гомере бик кыска калган иде шул инде ул вакытка. Гомер буе тартып та соңгы көннәрендә тәмәкедән баш тартырлык ихтыяр көчен кайдан алды икән – монысы безнең өчен сер булып калды...

Аяк урынына – тояк

Хәзер бу яман гадәттән котылырга теләгәннәр өчен төрле дарулар, сагызлар, пластырьлар бар. Психологлар да ярдәмгә килергә әзер. Ләкин адәм баласы гына бер файдасы булмаганын, бары зарар гына китерүен белсә дә, шул сигарет дигән афәттән аерыла алмый. Агулануның яңа, тагын да серлерәк һәм тылсымлырак юлларын уйлап таба торалар. Соңгы елларда тормышыбызга еланнар уралган савытны хәтерләткән (карап торырга ук куркыныч) кальян дигән тагын бер зәхмәт килеп керде. Телевизордан Көнчыгыш илләрнең киноларын күрсәтә һәм аларны халык егылып карый башлагач, үзебезнеке иттек бугай без аны. Шәехләр, шахлар да тарта дип, үзебезне шулар урынында хис итәр өчен, төрле махсус клуб­лар ачылды. Безнең урамда да икәү. Яңалыкка ияреп барырга яратучы яшьләрнең кызы-­егете шунда агылды. Аяк урынына – тояк, эзләсәң, табылып кына тора инде. Ни хәл итәсең, адәм баласы аңын агуламый гына, аек акыл белән яшәргә яратмагач һәм теләмәгәч тә...


Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 17.02.2016

ОСАГО полисын яңасына алыштырырга туры киләчәк

$
0
0
19.02.2016 Җәмгыять
Тиздән Россиядә, шул исәптән Татарстанда да яңа ОСАГО полислары бирә башлаячаклар. Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар.

Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы йөкләнде.

Иминиятләштерү компаниеләрендә исә яңа полислар турында сөйләргә теләмиләр. Берничә компаниегә шалтыратып карасак та, тулы мәгълүмат ала алмадык. Бары “Итиль” иминиятләштерү компаниесе хезмәткәре генә:
1 июльдән бөтен кешегә дә полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк, дип ишеттек. ОСАГО полисын алыштырганда өстәмә акча түләргә туры килмәс дип уйлыйм, чыгымнарны иминиятләштерү компаниеләре күтәрер, мөгаен. Ялган докуметлардан саклану өчен бердәм полислар булдыру кирәк. Барлык ОСАГО полисларын берьюлы алыштырырга телиләр. Яңа бланкның серия номеры да башка, кәгазе дә үзгә булачак, имеш. Бу процесс ничек барачагы әлегә билгесез. Ә менә хәзер полисыгызның ялганмы, түгелме икәнлеген иминиятләштерү компаниеләренә шалтыратып ачыкларга була, – дип аңлатты.

Ялган оешмаларны төп башына утырту өчен ОСАГО полисының яңа төрен уйлап чыгару гына хәлне җайга сала алырмы? Яңа полис көтелгән нәтиҗәләр бирерме? Вакыт күрсәтер. 

Сүз уңаеннан, элек иминиятләштерү полисы булмаган очракта машинаның номерын салдырсалар, 2016 елдан законга кергән төзәтмәләр нигезендә бары штраф салалар. ОСАГО полисы онытылып калса, куллану вакыты чыкса, яки бөтенләй булмаса, кагыйдә бозу төренә карап 500-800 сум штраф каралган.

ОСАГО полисын алу өчен машинаның техник яктан төзеклеге турында диагностик карта булуы да мәҗбүри.

Баксаң, Россиядә елына 1 миллионга якын ялган ОСАГО полисы сатыла икән.


 


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 17.02.2016

Комментарийлар бәйгесендә яңа җиңүчеләр

$
0
0
19.02.2016 БӘЙГЕ
Аларның һәркайсына 100әр сум җибәрәбез. 16, 17, 18 февральнекеләр бип белерсез.

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 19.02.2016

Татарстанда җылы һава торышы көтелә

$
0
0
19.02.2016 Экология
19 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Төнлә 4-9, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 1-6 градус суык. Юлларда бозлавык. Казанда да аязучан болытлы һава. Төнлә 5-8, көндез 2-4 градус салкын.

20 февральгә каршы төндә республикада һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр. Һава температурасы 7-12 градус салкын булачак. Юлларда - бозлавык. 


---

--- | 18.02.2016

Дилә Нигъмәтуллина: "Ирем белән без хәзер дуслар" (ФОТО)

$
0
0
19.02.2016 Шоу-бизнес
Диләнең әтисе Җәүдәт кечкенәдән җырлаган, бик матур тавышлы булган. Консерваториягә керергә тырышкан, әмма КИСИда укырга насыйп булган аңа. Укуын тәмамлагач Йошкар-Ола шәһәренә төзелеш институтына эшкә киткән. Диләнең әнисе Флера Йошкар-Оладагы педагогика институтын тәмамлаган.

Бәрәңге районы Мазарбаш авылына (Марийлар бу авылны Олашайка дип атый) эшкә кайткан (Мари-Эл республикасы).

Алар Мазарбашта танышканнар. Җәүдәт бер күрүдә Флерага гашыйк булган һәм: “Бу кыз – минеке!” – дигән.

– Дилә, “Бизнесыңны бозасың килсә, аны туганың белән ачып җибәр”, – диләр. Абыең Булат белән бер ИПда эшлисез икән. Мөнәсәбәтләрне акча бозарга мөмкин.

– Бозмаска тырышабыз. Кайвакыт акча аркасында конфликт чыга, ләкин һәрвакыт үземне басам. Булат белән мөнәсәбәтләребез яхшы, бер-беребезне яратабыз. Ул минем өчен дә терәк тә, укытучым да. Характерының кайбер сыйфатларына сокланам.

– Ирең Марат белән мәхәббәт дәвам итәме?

– Без хәзер күбрәк дуслар.

– Дуслар?!.


– Яхшы дуслар. Безгә шулай уңайлы. Безне ул канәгатьләндерә.

– Ир белән дус булу... Бу нинди күренеш тагын?

– Ир белән хатын яхшы дус булырга тиеш. Марат конфликт яратмый. Бик сирәк талашабыз, ул талашмый, чыгып китә. Хатын-кыз дулап алырга ярата бит инде ул.

– Бергә яши-яши иреңнең начар сыйфатлары күренә башладымы? Алар сиңа комачаулыймы?

– Комачаулый. Кияүгә чыкканчы аның белән ике ел аралаштым, шуңа күрә начар сыйфатларын белә идем инде. Ул иҗат кешесе буларак күктә очып йөри.

– Бу хәл ачуыңны китерәме?

– Кыен инде... Ул синең белән түгел, үз дөньясында бит...

– Маратның әти-әнисе белән тордыгыз, килен-каенана проблемасы тудымы?

– Әйе, бергә яшәдек. Мин – усал килен. Каенана бик юаш хатын-кыз, шуның өчен күбрәк юашрак булырга тырыштым. Гомумән, мин каты кеше, миңа карасаң күренмиме?

– Ю-у-у-ук...

– Шундый йомшак, песи кебек күренәм, шулаймы?

– Әйе. Ә син актриса икән, уйныйсың, малай. Дилә, син бүген бик матур. Кашларны ясагансың, иреннәрне, күзләрне буягансың, бик матур киенгәнсең дә.


– Без, хатын-кызлар, һәрвакыт матур булырга тырышабыз, бу дөньяны бераз бизәп торырга тиешбез. Синең өчен бик тырышып бизәнеп килдем, Габдерәхим.

– Өйдә дә матурмы син?

– Тырышам. Өйдә чалбар киям, алай эшләргә уңайлы. Тормышта күбрәк күлмәк, итәкләр киям. Хатын-кызның чалбар киюен яратып бетермим.

– Нинди хуҗабикә син?


– Бик яхшы. Бик тәмле ашарга пешерәм, әни өйрәтте. Камыр ризыклары да пешерәм, тортлар да ясыйм.

– Нишләп ике елга якын гастрольләргә йөрмәдегез?


– Әни бик озак чирләде. Ике ел элек әти безнең концертта чыгыш ясарга тиеш иде, әмма концерт алдыннан авариягә эләкте һәм озак кына урын өстендә ятты. 60тан өстә булуына карамастан, махсус күнегүләр белән дәваланды, хәзер чабып йөри. Аягы сынган иде, концертка аксап булса да чыкты...

Аннары күк күкрәгән кебек гаиләбезгә кайгы килде. Әни ел ярым яман чир белән көрәште. Элек белмәгән, йөгереп йөри иде, эшли, матур-чибәр, актив, эшчән, тырыш. Соңгы вакытта үз бизнесы белән шөгыльләнде. 61 яшьтә вафат булды. Бу хәбәр нерваларыбызны бик какшатты. Булат белән ай ярым нәрсә эшләргә белмәдек.

– Әтиең кайда яши?

– Бездә. Авылга кайтып йөрибез, анда хәзер кеше яшәми инде. Авылдагы йортны да, фатирны да мин алып барам. Ике йортны каравы авыр. Тырышам, вакыт булган саен тиз генә кайтып киләбез. Әтине ничек калдырыйм, ул минем янәшәмдә булачак, бергә торачакбыз инде.

– Марат Мухин белән ничек таныштыгыз?


– Җырлый башлагач. Төрле аранжировкаларны миңа ул эшләде. Бик ярдәм итте. Соңрак дуслык мәхәббәткә әверелде.

– Тиң ярыңны дөрес сайлый белергә кирәк, шуннан соң гына кияүгә чыгасы икән. Дөрес сайладыңмы?


– Сиңа нәрсә кирәген белергә тиешсең, шуны белгәннән соң гына тиңеңне сайлый башла. Гашыйк булган егетең турында “үзгәрер әле ул” дип яшәмә. Кешене үзгәртеп булмый. Иллюзияләреңне алып ташла. Мәхәббәтең бер елдан соң бетсә, бу кеше белән нишләргә икән миңа, кемне сайлаганмын, дип утырма аннары. Бәхет яхшы мөнәсәбәтләрдә икәнен онытма.

– Кызың Сәфинә (гарәпчә “зур көймә”, “кораб”) турында да сөйлә инде.

– Өч яшь аңа. Бакчага йөрми, өйдә утырабыз. Бакчаларын тиздән төзеп бетерәләр инде. Өйдә утырып арыды. Бала аралашырга тиеш. Иртә белән сөйләшә башлый, кичке унда туктый. Бик сөйләшергә ярата. Безнең аралашу бик кызык: мин татарча, ул русча сөйли. Сабыйлар мәктәбенә йөреп алган иде, шунда русчага өйрәнде. Олыгайгач татарча гына сөйләшербез әле дип уйлыйм.

– Гөлназ Сәфәрова – килендәшең икән.

– Гөлназны бик яратам, сокланам, бик көчле, талантлы шәхес, молодец кыз. Ул яңа үрләр яулаган саен сөенәм.

– Нинди теләгең бар?

– “Татарстанның халык артисты” исемен алырга телим.

– Әйдә, җырла әле, Дилә?


– Кич белән генә җырларга ияләшкәнмен, әле көн уртасы гына, тавыш уянып бетмәгән. Җырлап булмас мөгаен.


ГАБДЕРӘХИМ

--- | 18.02.2016

Казан аэропорты юлында булган транспорт һәлакәте кеше үлеменә китергән

$
0
0
19.02.2016 Фаҗига
Татарстанның Лаеш районында, “Казан – Оренбург” – “Казан” халыкара аэропорты юлының 6 нчы чакрымында, “Лада Ларгус” 1961 елгы җәяүлене бәрдергән, нәтиҗәдә, ир хастаханәдә җан биргән. Автомобиль рулена утырган 1989 елгы егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган, ә җәяүле туктап торган автомобиль артыннан кинәт юлга килеп чыккан дигән мәгълүмат бар.

Шул рәвешле, рульдагы ир кеше юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 нче пунктын һәм юлга атлаганы 4.8 нче пунктын бозган дип фаразлана.

Бу хакта белешмә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
 


---

--- | 18.02.2016

“ВКонтакте”ны ябалар?!

$
0
0
19.02.2016 Интернет
“ВКонтакте” социаль челтәрендә Захар Прилепин иҗат иткән “Обитель” романының пират копиясе чыккан. 16 февраль көнне АСТ нәшрияты моның өчен “ВКонтакте”ны судка биргән. Мәскәү шәһәр судының, авторлык хокукларын яклау йөзеннән, социаль челтәрнең эшчәнлеген бөтенләйгә туктатырга хокукы бар.

Хәер, нәшрият вәкилләре әйтүенчә, алар “ВКонтакте”ны ябып кую яклы түгел, бары тик социаль челтәр җитәкчелеген, китапларның интернет-ресурка легаль булмаган рәвештә эләкмәүләре турында килешү өчен, сөйләшүгә чакырмакчылар.
 


---

--- | 18.02.2016

Кировск шәһәрен коточкыч кар ташкыны баскан (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
19.02.2016 Фаҗига
Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәрендә зур трагедия: коточкыч кар ташкыны шәһәрне баскан. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бихисап.

Фаҗигагә таш алучы комбинаттагы шартлату эшләре китерергә мөмкин, дигән имеш-мимешләр таралган. Шулай ук, ни сәбәпледер, халыкны хәвеф-хәтәр турында кисәтү эшләре дә башкарылмаган. Прокуратура бу факт буенча тикшерү башлаган, дип яза «Газета.Ru».



Источник: maximov_maksim/vk.com



Источник: club_tv21/vk.com



Источник: maximov_maksim/vk.com



Источник: maximov_maksim/vk.com



Источник: club_tv21/vk.com



Источник: maximov_maksim/vk.com


---

--- | 19.02.2016

“Дуңгыз гриппы” әллә ялган, әллә чын...

$
0
0
19.02.2016 Җәмгыять
Хәзер барлык сырхауханәләрдә һәм поликлиникаларда бахил гына түгел, битлек киюне дә таләп итәләр – грипптан сакланалар, саклыйлар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, грипп котыру сәбәпле 11 меңнән артык мәктәп һәм ике меңнән артык балалар бакчасы карантинга ябылган.

Хәзер бу чир Үзәк округның кайбер төбәкләрендә, шулай ук Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында чәчәк ата, аеруча Н1-N1 вирусы, ягъни, “дуңгыз гриппы” киң таралган, имеш. Шулай да Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдергәнчә, грипп эпидемиясе ил күләмендә сүлпәнәйгән, мондый чирлеләр саны кими башлаган. Узган елның ноябреннән бу ел гыйнварына кадәр 3 миллион 500 мең русиялегә “грипп” диагнозы кулган. Чирләүчеләрнең 80 процентында “дуңгыз гриппы” күзәтелгән. Грипп ел саен мутантлаша һәм бик тиз йогып, шулай ук тиз арада азып, пневмониягә китерүче әлеге вирус белән көрәшергә табибларның тәҗрибәсе дә җитеп бетми икән. Грипп белән чирләмәс өчен вакцина салдырырга кыстасалар да, ул да “әҗәл даруы” түгел – 50-70 процент кына гарантия бирә, имеш. Быелгы кышкы сезонда русиялеләрнең 30 проценты гына вакцина салдырган.

Шул ук вакытта “дуңгыз гриппы” кыйммәтле дарулар, вакциналар сату өчен эре фармацевтика компанияләре уйлап чыгарган уйдырма гына ул дигән фикер дә бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында “дуңгыз гриппы”на каршы көрәш өчен җыелган гадәттән тыш комитеттагы унбиш экспертның бишесенең фармацевтика корпорацияләре белән бәйле булуы ачыкланган. Дуңгыз гриппының беренче очраклары 2009 елның апрелендә Мексикада һәм АКШта ачыкланып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шул ук елның июнь аенда инде грипп эпидемиясе турында чаң суккан, нәтиҗәдә, фармацевтика компанияләре җан-фәрманга вакцина җитештерә башлаганнар. Соңрак исә гадәти грипптан кешеләрнең “дуңгызныкы”на караганда күбрәк үлүе ачыкланган. Шуңа да карамастан, дөньядагы 300 миллион якын кешегә нәкъ менә “дуңгыз” гриппына каршы вакцина салынган. Бәлки “кош гриппы” кебек кинәт пәйда булган һәм юкка чыккан чирләр белән дә шул ук экспертлар шөгыльләнгәннәрдер...

Сүз уңаеннан. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, инде Бразилиядә черкиләр тарата торган Зико вирусы калкып чыкты һәм әлеге дә баягы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Зиконың бөтен дөньяга таралу куркынычы яный дип белдерде. АКШта күптән түгел аның кешедән кешегә күчү очрагы теркәлгән. Бу ни бу? Чираттагы афәтме, әллә чираттагы «шагыйранә ялганмы»? Алла сакласын!


---

--- | 11.02.2016

Әниләр бурычы

$
0
0
19.02.2016 Җәмгыять
Тормыш – бик гыйбрәтле сабак ул. Егерме беренче гасырга аяк баскан технологик цивилизациядә яшәүче безнең җәмгы­ять­нең прагматик вәкил­ләренеке биг­рәк тә. Һәр нәрсәгә матди файда күзлегеннән генә карау адәм баласының күңелендәге иң нечкә хисләрне үтерә. Шулар­ның берсе – кеше өчен иң кадерлеләрдән булырга тиешлесе – ана белән бала арасындагы мәхәббәт хисе.

Еш кына матди кыйм­мәтләр хакына, рәхәт һәм ва­емсыз тормыш бәра­бә­ренә кешеләр шул хисне корбан итәләр: аналар балаларын буып үтерә, балалар әти-әнигә хыянәт итә. Бала­лар­ның хыянәте үзләрен әти-әнидән бәйсез дип хис итә башлауга өскә калкып чыга: башта аралашу кими, соңрак әти һәм әни, картаеп көч­сез­ләнгәч һәм ярдәмгә мохтаҗ була башлагач, уңай­­сыз һәм кирәксез йөккә әйләнәләр. Хәзерге чор ба­ла­ларының күбесе Аллаһы Тәга­ләнең Коръ­әндә игълан ителгән әмерлә­рен танымый, хәтта андый әмер­ләр­нең бар икә­нен дә бел­ми­ләр. Барча га­ләм­нәр­не бар итүче исә бә­рә­кәтле һәм хәерле тор­мыш­ның асы­лын бик гади итеп аң­латып бирә: “Ал­лаһ­ның үзе­нә генә ихлас гый­бадәт кылыгыз, аңа һич­кем­не, һич­нәрсәне тиң­дәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын кар­дәш­ләр­гә, ятим­нәргә, мес­кен­нәргә, кардәш булган күр­шеләргә һәм кардәш булмаган күр­ше­ләргә дә изгелек итегез...“ (Коръән 4:36). Җәмгы­ять матди кыйммәт­ләргә гый­бадәт кыла башлау белән, әмер ителгән изге­лекләр онытыла һәм дөнья­лыкның бик ачы драмалары уйнала башлый: изгелекләр урынын низаглар ала, ярдәм урынына талау, йолку, дөнья юрганын үзеңә таба тарту көн­дә­лек тормышка әве­ре­лә. Кызык як шунда: матди бө­тен­леккә ире­шү кешегә ты­ныч­лык бирми, стресс җәм­гы­ять­нең төп кам­чы­сы­на әве­релә, суи­цид­лар статистикасы чүпрә кебек кабара. Кабатланып торучы икътисадый кризислар да, гел көт­мәгәндә генә ишек шакып, тынычлыкны алып торалар.
 
Бу озын керешне язарга мәҗбүр иткән вакыйга үткән ял көнендә генә булды. Туганнары белән аралашуга даими ихтыяҗ кичергән яти­мә карчык безгә кәрәзле телефонын күтәреп килде, үзе сөй­ләшә алмаганлыктан, шал­тыратып хәл беле­шүне үтенде. Кар­чык­ның үз балалары юк, чөн­ки ул – кыз-әби. Иң якын туганнары – аның эне­сенең балалары. Бәхеткә, алар игелек­ле  булып  җитеш­теләр, мөмкин­лек булу белән кайтып хәл белешеп, булышып торалар. Карчыкның кулында да – шулар алып бир­гән телефон. Әмма һәр­кем­нең – үз тормышы, үз проблемалары, һәр атнада ук кайта алмыйлар, чөнки ике­сенең дә гаиләсен­дә ярдәмгә мохтаҗ карчыклар бар һәм, Аллага шөкер, ике гаиләдәге өлкән­нәр дә тәр­биядә. Бу юлы сөйләшү инде үзе дә илле яшьләр тирә­сендәге кыз туган белән булды. Хәтерлим: моннан утыз еллар тирәсе элек аның руска кияүгә чыгуы авылдагы апасы өчен зур хәсрәт булган иде.

Әмма рус кияү алай бик начар булып чыкмады, хатынына ияреп, авылга кайтты, татар кар­­чыгына ярый алган ка­дәр булышты да. Соңгы елларда ул кайтулар кимеде. Гаилә­дәге мар­җа каенана инде бик картайган һәм ярдәмгә мохтаҗ икән. Юк, татар килен аны ташламаган, зар да ул хакта түгел. Кар­чык дәвага мох­таҗ, дә­ва­лангач, азрак тер­нәк­лә­неп тә китә, ди. Бер­ничә ел элек система куйдыргач, ярыйсы гына хәрә­кәтләнә дә башлаган, әмма бу хәл аның кызларына ошап ук бетмә­гән. Килен, янә бер тапкыр даруханәдән дарулар алып кайтып, каенананы тернәк­лән­дерергә тырышкан, хасиятле дәваның файдасы да тигән: карчыкка яңадан хәл кергән. Әмма бу юлы инде читтәге кыз балалары протест ук белдер­гән­нәр: “Ник дәваладың аны, тизрәк үлсен иде ичмаса”, – дип сүгеп ташлаганнар. Хә­зер инде татар килен дә битараф пози­циягә күчә башлаган, балаларына ки­рәк булмагач, мин дә инде артыгын тырышмыйм, ди­гән позаны алган. Карчык исә, балаларына сынау булып, килен тәрбиясен­дә яшә­­вен дәвам иттерә икән. Килен инде, билгеле, арыган, талчыккан. Урын өстен­дә яткан авыруны берьял­гы­зың ка­рау­ның мазасын һәм җә­фасын бу хәлне үзе күр­гән­нәр генә белә. Карчык үзе тудырган кызлар исә, ихтимал, әни үлүгә, җан тынычлыгына ирешәбез дип уйлыйлар булыр, әмма ти­рән ялгышалар.

Икенче вакыйгага мин күптән түгел юлда тап булдым. Юлдашым – таза тормышлы ир кеше – инде үзе дә балалар тәрбияләп оядан очырган нык бәдәнле зат – юл буе әтисеннән һәм әни­сеннән зарланды. Әти белән әни, озын гомер кичереп, шактый гына байлык туплап өлгергәннәр, уллары өстен­дә йөк булмаганнар, үз көн­нә­рен үзләре күргәннәр, әм­ма барыбер уллары алдында гаепле калганнар, имеш, чөнки матди мөмкин­лек­ләре була торып, оныкларга булышмаганнар. Әти кеше инде, ир әйтүенчә, “миллионнарын калдырып” үлеп киткән, акчаны мирас итеп үзенә алган өлкән яшь­тәге әни исә шулай ук инде олы яшькә кереп баручы улына аларны бирми икән: “Сезнең бар нәрсәгез дә җи­теш”, – дип әйтә ди. “Кая җи­теш булсын инде, – дип ярсый кулына өр-яңа дип әй­терлек машина рулен кысып тоткан ир кеше, – балаларга фатир алып бирә­се бар!” Юлдашыма каршы тө­шеп, әби­нең оныклар алдында да, хәт­та улы алдында да бер тиенлек тә бурычы юк икәнен аңлатмакчы булып карыйм, фатир алу ул – әби­ләр эше түгел, онык­ларның үз проблемасы дип тәкрар­лыйм. Киресенчә, улының һәм оныкларының карчык алдында бурычына басым ясарга тырышам: “Бүләкләр алып, әниең янына ешрак бар, чөнки ул – синең бу дөнья­дагы да, аннан соңгы да бәхетең”, – дип исенә тө­шер­мәкче булам, тик сүз­ләр стенага аткан борчак кебек кире үземә әйләнеп кайта. “Әни минем бүләк­ләргә мох­таҗ түгел, ул аларны кабул да итми”, – дигән сүзләр минем дәлил­ләрне бәреп ега. Матди бү­ләкләргә, бәлки мох­таҗ да түгелдер, әмма улының җы­лы мөнә­сәбә­те­нә ана һәрчак мохтаҗ. Кү­рәсең, ана янына гел акча дәгъвалап кына бару сәбәп­ле, шул мө­нә­­сәбәт­ләргә кырау тигән­дер.
 
Без барыбыз да әниләр алдында түләп бетерә алмый торган бурычлы, тик бу ха­кый­катькә, кызганыч ки, бик соң төшенәбез шул.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 19.02.2016

Татарстанда ике атна буе куркыныч җинаятьчене эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
19.02.2016 Криминал
Чаллыда полиция хезмәткәрләре җинаять кылучы ир-атны эзли. Ул ГЭС бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. 6 февраль төнендә әлеге хатын-кызның кичәдән өенә кайтышы булган. Шәһәрнең 5 нче мәктәбе һәм 11 нче балалар бакчасы арасында аны билгесез ир-ат куып тоткан.

Зыян күрүче сүзләренчә, әлеге ир-ат аны урам уртасында көчләгән, сумкасын тартып алган һәм качып киткән. Аның сүзләреннән чыгып, полиция хезмәткәрләре явыз ир-атның фотороботын да төзегән. Әлеге ир-атка 20-25 яшь тирәсе, буй озынлыгы – 170-175 сантиметр, ябык гәүдәле, диелә KazanFirst җиткергән хәбәрдә.

 

 

Фото: kazanfirst.ru


---

--- | 19.02.2016

Өйгә керү әдәпләре

$
0
0
19.02.2016 Дин
Аллаһы Тәгалә безгә дөньяның бер нигъмәте итеп яшәгән йортларыбызны, сөйгән гаиләләребезне бирә. Кеше үз өендә тормыш ыгы-зыгысыннан тынычлык таба. Кышкы салкыннарда өй үз куенына сыендырып җылыта, җәйге челләләрдә күләгәсе астында суыта. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһ сезгә өйләрегезне тынычлык, рәхәтлек табу урыны итте», – диде («Умарта корты», 80).

Әгәр кешенең эшендә, кәсебендә тынгысыз булып, өендә тыныч булса, ул сабыр итә һәм белә: өенә кайткач, аны рәхәтлек һәм тынычлык көтә. Әгәр кешенең эшендә тыныч булып, өендә гел низаг һәм тавыш булса, монысы бик начар. Чөнки эшендә рәхәтлек тапса да, кичен өенә кайтасын, тагын тавыш чыгасын белеп торуы күңелен тырмап тора. Халкыбыз: «Үз куышың – җан тынычың», – дип белми әйтмәгән. Өеңдә үзең теләгән киемеңне киясең, хатын-кыз гаурәтен ача: яулыгын, озын күлмәген сала. Шуңа күрә мөселман өе башкалар өчен үзе гаурәт, хәрам-тыюлык урын булып тора. Аллаһы Тәгалә: «Әй иман ияләре! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә кермәгез...» – диде («Нур» сүрәсе, 27).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә, кешенең яшәгән җире – аның шәхси милке, диде. Кеше өенә аяк басарга, хәтта күз салырга теләгән һәркем билгеле шартларны, кагыйдә-әдәпләрен үтәргә тиеш дип боерды.

Әйдәгез, динебездә өйгә керү әдәпләренә тукталып китик:

Ишек шакып керү
Иң элек кеше матур итеп ишек шакырга, кыңгырауга, домофонга басарга тиеш. Әгәр җавап булмаса, борылып китәргә кирәк. Хуҗаларның өйдә булулары билгеле булса да, әгәр ачмасалар, китеп бару хәерлерәк. Чөнки ишекне ачу-ачмау – аларның ихтыярында. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйдә берәүне дә тапмасагыз, рөхсәт ителмичә, кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез», – диелсә, китегез. Бу сезнең өчен яхшырак булыр», – диде («Нур», 28).

Ишекне өч мәртәбә шакырга мөмкин. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез өч мәртәбә керергә рөхсәт сорап та, аңа җавап булмаса, кайтып китсен», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Галимнәр өч мәртәбә шакуның хикмәтен болай аңлаталар: беренчесе: хуҗалар ишетсен өчен. Икенчесе: әзерләнсеннәр өчен (үзләрен тәртипкә китерәләр, гаурәт урыннарын ябалар). Өченчесе: ишек янына килеп яки рөхсәт бирсеннәр, яки баш тартсыннар өчен.

Ләкин өйдәгеләрнең ишетмәүләре билгеле булса, мәсәлән, карт кешеләр чукрак була, өйләре бик зур, бала-чагасы шаулый, ул вакытта өчтән арттыру да мөмкин. Шулай да, ишекне шакыганда, кыңгырауга басканда, әдәп саклау кирәк. Йодрык белән ишек төю  яки аяк белән тибү мөселман гадәте түгел, ә бәлки эчеп кайткан исерек гадәте. Элгәре заманда өйләр дә кечкенә булган, күңелләр дә нечкәрәк булган. Кешеләр пәйгамбәрнең өенә килсәләр, аннан оялып, ишеген тырнак белән генә шакыганнар.

Ишек шакучы бусаганың яки уңына, яки сулына бассын
Ишек шакучы ишек ачылганда өйнең эчен күрмәслек булырга тиеш. Габдүллаһ ибн Йөср әйтүенчә: «Аллаһының илчесе бер кешенең өенә килсә, ишек каршына басмады, бәлки уң яки сул ягына китә һәм: «Әссәламегаләйкем», – дип әйтә иде» (Әбү Даут, Әхмәт риваятьләре).

Бервакыт  бер кеше пәйгамбәребезнең ишек төбенә килеп, өенә керергә рөхсәт сорый һәм ишек каршына баса. Пәйгамбәребез аңа: «Алай басма, чөнки рөхсәт алу күз карашы белән бәйле», – дип әйтә (Әбү Даут риваяте). Чыннан да, кеше өенә рөхсәтсез кермәүнең бер максаты булып өй эчен чит күзләрдән саклау тора. Хәтта өйгә кермичә генә, тәрәзәгә башын сузып караган кеше дә гөнаһлы була.

Рөхсәт сорар алдыннан сәлам бирү
Мөселманның һәр сүзе сәлам бирүдән башланырга тиеш. Исламда булган  «Әссәламегаләйкем»  «Сезгә Аллаһының сәламе булсын. Мин сезгә тынычлык белән килдем, миннән зарар юк» дигән изге мәгънәләрне аңлата.

Бәнү Гамир кабиләсеннән бер кеше пәйгамбәргә килеп, аның өенә керергә рөхсәт сорый һәм: «Керимме?» – дип әйтә. Пәйгамбәребез хезмәтчесенә: «Бар чык та аны дөрес итеп керергә өйрәт әле. «Әссәламегаләйкем, керсәм ярыймы?» – дисен», – дип әйтә (Сахих риваять).

Сәлам бирү кешеләр арасында дуслыкны арттыра, араларны ерагайта. Пәйгамбәребез: «Иман китермичә, җәннәткә кермәссез, бер-берегезне яратмыйча, иманлы булмассыз. Сезгә бер нәрсәне өйрәтимме, әгәр ул эшне кылсагыз, бер-берегезне яратырсыз. Арагызда сәлам таратыгыз», – диде (Мөслим риваяте).

Кем булуыңны белдертү
Гадәттә, күп кенә ишек шакучылардан: «Кем бар анда?» – дип сорасаң, алар: «Мин»,  – дип җавап бирәләр. Әгәр йорт хуҗасы синең кем икәнеңне белергә теләсә, аңа үзеңне төгәл кем икәнеңне белдертергә кирәк. Яки исемне әйтергә, яки: «Әтиегез, әниегез. Яраткан ирең»...

Бервакыт Җәбир исемле сәхабә пәйгамбәрнең өенә килеп, ишек шакый. Пәйгамбәр: «Кем анда?» – дип сорый. Ул: «Мин», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез: «Мин, мин», – дип ризасызлыгын белдерә (Бохари, Мөслим риваятьләре). Гомумән, кешенең «мин» сүзен яратуы хәерле эш түгел һәм кешенең мин-минлеген – тәкәбберлеген күрсәтә. Ишек шакучы «мин» дигәндә, ху­җаларның аны «мин» диюеннән дә кем булуын аңларга тиешлеген белдертә. Галимнәребез безне өч сүздән сакланырга куштылар: мин, минеке, миңа.

Үз өеңә керү дә тәртип белән
Чит өйләргә генә түгел, хәтта үз өеңә, үз гаиләңә керү дә мөселманда әдәп белән булырга тиеш.

Кеше, өенә кайтып кергәндә, өйдәгеләргә кайтуын белдерт­сен, яки тамак кырсын, яки: «Мин кайттым», – дисен. Имам Әхмәт: «Ирнең үз өенә кайткач, гаиләсенә кайтуын белдертүе һәм сәлам бирүе хәерле булып тора», – диде. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр өйләргә керсәгез үз-­үзегезгә (бер-берегезгә) Аллаһының мөбарәк булган изге сәламен бирегез», – диде («Нур», 61).

Пәйгамбәребез дә Әнәс ибн Мәликкә: «Улым, гаи­­ләңә кайтсаң, сәлам бир. Гаиләңә дә, үзеңә дә бәрәкәт булыр», – дигән киңәшне бирде (Тирмизи риваяте).

Әлеге аятькә нигезләнеп, кайбер тәфсир галимнәре: «Кеше үз өенә кайтып, анда һичкем булмаса да, сәлам бирсен, бәрәкәт булыр», – диделәр. Имам Куртуби үз тәфсирендә: «Әгәр өендә бер кеше дә булмаса: «Әссәләәмү галәйнәә вә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин» дип сәлам бирсен», – диде (Мәгъ­нәсе: Аллаһының сәламе безгә һәм Аның изге бәндәләренә булсын). Сәхабәләр дә, буш өйгә кергәндә, шул рәвештә сәлам биргәннәр дип риваять кылына.

Динебез хәтта әти-әниеңнең өенә, бүлмәсенә дә рөхсәт сорап керергә куша. Ибн Мәсгуть хәзрәтләре: «Сез әниләрегез янына кергәндә дә рөхсәт сорарга тиеш», – диде (Бәйһәкый, Әхмәт риваятьләре).

Балаларны да кечкенәдән өлкәннәр бүлмәсенә рөхсәт сорап керергә өйрәтү тиешле. Аллаһы Тәгалә «Нур» сүрәсенең 58 нче аятендә әти­әни үз бүлмәләрендә ял иткән, йоклаган вакытларда алар янына балалар да рөхсәт сорап кына керергә тиешлеген әйтте.

Кинәт һәм вакытсыз кайту хәерле түгел
Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез озак вакыт сәфәрдә булса, хатынын кинәт төнлә кайтып борчымасын», – диде (Бохари риваяте).

Ир кешегә хатыны көтмәгәндә кайту, кайткач та, әйтмичә килеп керү әдәпсезлек санала. Моның сәбәпләре күп. Бәлки, хатыны ире кайтуга тәмле ризыгын пешерергә теләгәндер, ире кисәтмичә иртәрәк кайтты. Бәлки, ире кайтышка прическа ясатырга, затлы күлмәген киеп каршы алырга уйлагандыр, ире әйтми кайтып бөтен нәрсәне бозды. Шуңа күрә кайтасыңны алдан кисәтү хәерлерәк санала.

Бу динебездә өйгә керү белән бәйле әдәпләр булды. Әлеге һәм башка әдәпләрне үтәү тормышын зиннәтләргә, Раббысына якынаерга теләгән кешеләр өчендер. Ләкин, әгәр бер өйдә фаҗига килеп чыкса: су басса, янгын чыкса, җир тетрәсә, бурлар кереп таларга тотынса, ул вакытта иман иясе тизрәк ярдәмгә ашыгырга бурычлы. Берәүнең өе янып ятканда, аның ишеген шакып, рөхсәт сорап тору ахмаклык була. Кеше гомеренә, иминлегенә куркынычлык янаганда, хәрам эшләр дә хәләлгә әйләнә.

Әмма мәчетләр, кунакханәләр, шифаханәләр, кибетләр кебек гомуми рәвештә ачык булган биналарга рөхсәт сорап керү кирәк түгел. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр кеше яшәми торган йортларга (гомуми) рөхсәтсез керсәгез, сезгә гөнаһ булмас», – диде («Нур», 29).

Җәннәт ишекләрен дә шакып керәчәкләр
Аллаһы Тәгаләнең хикмәте белән, оҗмах бакчаларының да күз алдына китерә алмаслык зур капкалары бар. Пәйгамбәребез: «Җәннәт капкаларының ике капкачы арасында 40 еллык юл булыр», – диде (Әхмәт, Әбү Нөгайм риваятьләре). Ул капкаларны сак­лаучы фәрештәләре бар. Иман ияләре, дөнья ыгы-зыгысын, үлем ачысын, кабер тарлыгын, кыя­мәт хисабын, сират күперен үткәннән соң, җәннәт ишек төбенә җыелырлар. Аның капкаларына беренче булып Аллаһының иң хәерле мәхлугы Мөхәммәд пәйгамбәр килер. Пәйгамбәребез: «Кыямәт көнендә мин җәннәт капкалары янына килеп, аларны ачуларын сорармын. Сакчы: «Кем син?» – дип сорар. Мин: «Мөхәммәд», – диярмен. Ул: «Миңа синнән башка һичкемгә дә капканы ачмаска кушылды», – дип әйтер», – диде.

Раббым, безгә сынаулы дөньяда иман белән яшәп, иман белән Аның хозурына кайтуларны насыйп итсен. Безгә оҗмах капкаларыннан үтеп, анда мәңге яшәүләрне язсын.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы.


---

--- | 19.02.2016

Гөлсирин Абдуллинаның беренче гастрольләре башланды! (ФОТО)

$
0
0
19.02.2016 Мәдәният
"Гөлсирингә -өч кияү" программасы гастрольләре Гөлсирин Абдуллинаның туган ягы Мамадышта уңышлы старт алды. “Гөлсирингә - өч кияү” исемле музыкаль көрәштә Гөлсириннең йөрәген яулау өчен гыйшык утында янып йөргән өч егет көч сынашачак: горур мишәр егете Азат Абитов, Сембердән килгән моң иясе Рәнис Габбазов һәм хыялый, чибәр егет Артур Шөгәепов. Алар егетләрнең иң-иңнәре, булганнары, уңганы! Гөлсирин кайсысын сайлар? Әлеге сорауга җавапны концертлар вакытында белерсез.

 

 

Шулай итеп:

19 февраль - Яр Чаллы ( ДК"Энергетик" )
20 февраль - Əлмәт ( Драмтеатр)
24 февраль - Балтач ( РДК )
25 февраль - Арча ( РДК )
2 март - Казан ( Филармония )

Рәхим итегез!


 


---

--- | 19.02.2016

Поездда бала тапкан

$
0
0
19.02.2016 Җәмгыять
Әлеге хәл 15 февральдә Анапа – Мәскәү поездында булган. Юлда поезд пассажиры кыз бала тапкан. Бала көтүче ханым поездга ире һәм кызы белән Краснодарда утырган. Кинәт үзендә хәлсезлек сизеп, ул бу хакта поезддагы озата баручыга хәбәр итә. Ашыгыч ярдәм машинасын Курск станциясенә чакырталар.

Әмма анда кадәр әле бер сәгатьлек юл көткән була. Ә ул арада йөкле хатын-кызны бала табарга әзерли башлыйлар: су кайнатыла, чиста урын-җир, перчатка әзерләнә. Бәхеткә, поездда пассажирлар арасында медицина хезмәткәре  – күп еллар элек операция шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер санэпидемстанциядә хезмәт куючы да табыла. Ул бар булган белемен искә төшереп, бала табучы хатын-кызга ярдәм итә ала. Бала исән-сау дөньяга килә. Станциягә кадәр аны җәймә һәм юрганга төреп, җылыталар.

Станциядә әни кеше һәм нарасыен табиблар каршы ала.
 


---

--- | 19.02.2016

Наил Шәйхетдинов төшкән соңгы кинофильм эшләнеп бетте (ВИДЕО)

$
0
0
20.02.2016 Мәдәният
"Булган бар!" - кыска метрлы фильм. Аның идея авторлары - Рафис Нуруллин һәм Азат Садыйков. Карыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


---

--- | 20.02.2016
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live