Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Агроном Ринат Ибраһимов һава торышы турында: "2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек"

$
0
0
04.07.2018 Экология
Көндез генә түгел, төнлә дә эссе. Мондый көннәр аеруча өлкәннәр, кеч­кенә балалар өчен авыр. Кан басымы, йөрәк һәм башка чирләр белән интегүчеләр дарудан башка тора алмый. Шуңа да табибларга мөрәҗә­гать итүчеләр саны арткан. Белгечләр мондый вакытта кояш астында озак тормаска, күбрәк су эчәргә киңәш итә.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев республикада блокинг күренеше күзә­телүен әйткән иде. Бу – нәрсә дигән сүзме? Һава массалары хәрәкәте тоткарлана, атмосфера басымы күтәрелә. Узган атнада синоптиклар эссе көн­нәр­нең июнь ахырына кадәр дәвам итәчәген ышандырган иде. Тик кызу кояш чигенергә уйламый, алдагы берничә көндә дә эссе булачак.   Бүген кайбер районнарда җылылык 35 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә дә 30 градус булуы көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөм­кин. Синоптиклар шушы бер­ничә көндә көчле җил буласын да фаразлый. Гид­рометеорология һәм әй­ләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең рәсми сайтында, көннәрнең эссе торуы аркасында, урманнарда янгын куркынычының (4 класс) артуы турындагы кисәтү дә басылган.  Эсселектән кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә газап чигә.   – Игеннәрнең нәкъ үсеш чоры хәзер, – ди Лениногорск якларында гомер итүче Ринат Ибраһимов. –  Көзге культуралар серкә­ләнер, башак чыгарыр вакыт якынлаша. Игеннәр өчен яңгырлар бик кирәк вакыт. Күпьеллык күзәтүлә­ремнән чыгып шунысын да әйтергә кирәк: сынамышлар буенча кайбер нәрсә­ләр туры да килми. Шулай да өмет итәм әле. Пән­җе­шәмбе, җомга көннә­рендә безнең якта да яңгырлар яумасмы дигән өметем бар. Булмаган очракта, августка кадәр коры һава тормас микән дигән шик тә туа.  2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек.   Озак еллар агроном булып эшләгән Ринат ага Иб­раһимов эштән туктаса да, әле дә тикшерүләрен дә­вам иттерә. Шәхси хуҗа­лы­гын­дагы барометр алдагы көндә 4 мм аска таба төшкән булган. Инде кичә 757 мм күр­сәткән. Аска таба төш­кәч, көннәрнең бераз үз­гәрәсенә дә өмет иткән ул. Тик... “Көн­нәрнең ничек ки­ләсен Ал­лаһы Тәгалә генә белә”, – ди Ринат ага. Үзенең күзәтү­лә­реннән чыгып, җом­га көн­нә­реннән соң кызулар, бәлкем, сүрелер ди­гән өмете дә бар әле.  “Төн­нәрен дә суык тү­гел. Кичә Лениногорскида төн­ге бердә 21 градус җылы иде, көндезге 11ләр ти­рәсендә үк 28гә җитте”, – ди Ринат абый.   Бар гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган Ринат ага узган елгы кебек уңыш алып булмас дип тә борчыла. “Вакытында чарасын күргән, чүп үләннәр, корткычлар белән көрәш алып барган хуҗалыклар гына уңышка өметләнә алыр быел. 15-18 центнер чамасы гына чыгар кебек, – ди ул. – Мондый вакытта тамыра­зык­ларга бик кыен. Аларга да дым кирәк. Бәрәңге чәчәк атарга әзерләнә. Чөгендер ничек булыр? Кукурузга да яңгырсыз булмый. Бу хәлләр уйландыра, билгеле”.   Күпләребезнең кәрәзле телефонына МЧСтан, республикада көннәрнең эссе торуы аркасында, моңарчы күрелмәгән еланнарның артуы турындагы хәбәр килеп иреште. Әлеге мәсьә­ләгә ачыклык кертү максатыннан, Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгының матбугат үзәге белән элемтәгә чыктык. Алар мондый эчтә­лектәге кисәтү хәбәренең үзләренә дә килеп ирешүен, моңа аптырауларын әйтте­ләр. “Без мондый смсны таратмадык, хәзер ачыклау эшләре алып барабыз. Хәбәрдә ЧР диелгән.  Чувашия Республикасы яки Чечня Республикаларында булуы бар, бездә хәл тотрыклы”, – диде матбугат үзәге хезмәт­кәре Марат Рәхмә­тул­лин. Сүз уңаеннан шунысын да әй­тергә кирәк: эссе көн­нәр­дә еланнарның активлыгы күзәтелә. Таби­гатьтә булганда, саклык чаралары күрү артык булмас анысы.   Эсселектән качарга те­ләп су коенучылар арасында да зыян күрүчеләр саны артканнан-артып бара. Га­дәт­тән тыш хәлләр министрлыгы балаларны су янына үзләрен генә җибәр­мәс­кә, бары тик тиешле урыннарда гына коенырга, исерт­кеч эчемлек эчеп кер­мәскә киңәш итә. Халык­ның уяулыгын арттыру максатыннан, Казанның “Түбән Заречье” пляжында белгеч­ләр суда коену күнек­мә­лә­рен, беренче ярдәм кагый­дәләрен дә өйрәттеләр. Тик, ни кызганыч, суда батучылар турындагы күңелсез хәлләр төрле районнардан килеп тора. Шушы көннәрдә генә Питрәч районында исерек ир вафат булган. Азнакай районында 17 яшьлек Башкортстан егете баткан. Тукай районының “Салават күпере” ял базасында ике өлкән кеше, бер бала аздан гына су төбенә китми кала. Бары янәшәдәге­ләр­нең ярдәмгә ашыгуы аркасында гына, аларның го­мерләренә куркыныч янамый.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

--- | 04.07.2018

БДИдан 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәев: "Гел 100лекләр күргәч, сайт ватылган дип уйладым"

$
0
0
04.07.2018 Мәгариф
Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев БДИ тарихында беренче тапкыр 4 имтихан буенча 400 балл алган. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов фикеренчә, моңа гаҗәпләнергә кирәкми, алга таба да шушындый нәтиҗәле балалар булачак.
Руслан Сәлимгәрәев рус теле, профильле математика, биология һәм химиядән БДИ тапшырган.  Аларның һәрберсеннән максималь – 100әр балл алган.   Руслан башта бу хәбәргә үзе дә ышанмаган. "Дөресен генә әйткәндә, мин дәүләт хезмәтләре порталы ватылган да һәм миңа әллә ничә тапкыр 100 балл җибәреп ята, дип уйладым. БДИга безне мәктәптә әзерләделәр, олимпиадаларда уңышка ирешкәч, миңа математика, рус теле һәм химиядән имтиханнардан җиңелрәк булды. Ә биологиядән андый ук ышаныч булмады, шуңа күрә соңгы айда репетиторга йөрдем. Бәлки, бу үз-үземне тынычландыру өчен кирәк булгандыр. Минем имтиханнарны яхшы тапшырасым килде, чөнки 11нче сыйныфта МДУга керү теләге уянды", – дип китерә Руслан сүзләрен РИА Новости.   Хәзер ул М.В. Ломоносов исемендәге МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультетына керергә җыена. Шулай ук МФТИга да документларын бирермәкче. Анда исә егетнең олимпиада нәтиҗәләрен исәпкә алалар. Шуңа күрә укырга керә алмасмын дигән борчуы юк.   Руслан укый торган 179нчы мәктәп директоры Павел Якушкин да укучысын мактап кына тора:    – Менә дигән егет, соңгы өч ел эчендә ул берничә дистә грамота алды, мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында төрле предметлар буенча призер да, җиңүче дә булды. Алар арасында астрономия, математика, физика, биология һәм башкалар бар.   Моңа кадәр 2013 елда Кировның чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле, химия, биология һәм физикадан 100әр балл алган иде.   "Ялкын"     Фото: Руслан Сәлимгәрәевның Вконтакте сәхифәсеннән    
---

--- | 04.07.2018

Спас районында "яңгыр чакыру"йоласы узган (ФОТО)

$
0
0
04.07.2018 Җәмгыять
Спас районының Татар Такталысы авылында "яңгыр чакыру" йоласы уздырганнар. Халык дога кылган, чәй өстәле әзерләгән, бер-берсен су белән коендырган.
Бу хакта муниципаль район сайтында хәбәр ителә. Йола уздыруда районның "Рассвет" социаль хезмәтләндерү үзәгендә эшләүчеләр, авыл халкы, балалар катнашкан. Өлкәннәр бергә Аллаһтан яңгыр сорап ялварган, ә балалар һәм яшьләр су сибешеп уйнаган. Хатын-кызлар учакта ботка пешереп, кунакларны сыйлаган, самавырдан чәй эчкәннәр.         
---

--- | 04.07.2018

Миңнеханов: "Казах теле өйрәнегез, казах телен белгән кеше татар телен белә инде"

$
0
0
05.07.2018 Милләт
Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кыслараында Астанада Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты.
Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милии Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.   Павлодар өлкәсенең "Татар-башкорт иҗтмигаый-мәдният үзәге" вәкиле Венера Иванова Татарстаннан татар теле укытучыларын стажировкага яки эшкә китереп булмасмы, дип сорады.    Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады. Үз чиратында ул Казахстан татарларын да үз вәкилләрен татар теле укытучыларын әзерләү өчен Татарстанга җибәрергә өндәде. Шулай ук ул читтән уку мөмкинлеген дә кулланырга чакырды: төрле мультимедия программалары бар. "Казах телен белгән кеше татар телен белә инде. Мин татар телен белән һәм казах хезмәттәшләрем белән тәрҗемәчесез аралашам. Казах телен активрак өйрәнегез һәм тиз арада татар телен дә үзләштерәчәксез", - диде ул.    Очрашу ахырында Татарстан Президенты Казахстан татарларын туган телен саклауда һәм татар милли мәдәниятын саклауда актив гражданлык позицияләре өчен бүләкләде.    Казахстан Республикасы Статистика буенча комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә илдә 204 229 татар яши (Казахстан халкының 1,3 %), шулардан 152 449 кеше - шәһәрдә яши, 51 780 кеше - авыл халкы.    Казанда август аенда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына Казахстаннан 30 яшь вәкилне җибәрү планлаштырыла.   

 


---

--- | 05.07.2018

"Ул 11 ел, 11 көн яшәде һәм 11 көннән без аны җирләдек" (ФОТО)

$
0
0
05.07.2018 Фаҗига
2002 елның 2 июль иртәсен кара болыт чорнап алгандай булды: Германия күгендә, диспетчер гаебе аркасында, Башкортстан авиалинияләренең «Ту-154» самолеты «DHL» компаниясенең «Боинг-757» йөк самолеты белән бәрелешә. Фаҗига шунысы белән бигрәк тә аянычлы: һәлак булганнарның күбесе - балалар иде.
Башкортстан мәктәп укучыларының җәйге ялга Испаниягә барулары булган. 52 бала...   «Кичә булган кебек...»   Үлгән артыннан үлеп булмый, ди халык. Бер гөнаһсыз сабыйларның вакытсыз өзелгән гомере истәлеген, аларның якты рухын саклап яшәр өчен исәннәр бар. Ә бит ул көнне бердәнбер балаларын югалткан әти-әниләр дә була. Хамматовлар гаиләсе - шундыйлардан. Алар әлеге фаҗигадә уллары Артурны югалтты. Соңрак гаиләдә тагын ике сабый туа: Тимурга бүген - 13, Искәндәргә - 9 яшь. Тырыш һәм бар яклап та талантлы булган абыйларын аларга һәрвакыт үрнәк итеп куялар.   - Артурның ялга киткәнен кичәгедәй хәтерлим, - ди әтисе Зөлфәт әфәнде. - Шаярыша-көлешә, поездга утырдылар. Уфадан Мәскәүгә барып виза алгач, Испаниягә очарга тиешләр иде. Шушы көнне нинди көләч йөзле бәләкәчләр булса, бүген дә шундый булып хәтердә саклана. Әйтерсең алар бик озакка диңгез буена китте...     Ул елның 2 июле сишәмбе иде. Һәрвакыттагыча, иртәнге чәй вакытында, эшкә киткәнче, Зөлфәт әфәнде телевизордан яңалыклар тапшыруын карый. «Германия күгендә Белоруссия авиалинияләре самолеты белән йөк ташучы «Боинг» бәрелешкән», дигән хәбәрне шунда ишетә. Эфирда ялгыш Белоруссия дип хәбәр итсәләр дә, самолет ватыкларын күрсәткәч, бал корты төшкән эмблема буенча нәкъ аларның балалары очкан очкыч икәнен аңлап ала. Әти кешенең күңеле бу хәбәргә ышанмый, башка каналларга күчереп карый, анда да шул репортаж бара.   - Кич алар самолетка утырганда, җитәкчеләре Ирина Совчукка шалтыратып, хәлләрен белдем. «Артур яныңдамы?» - дигәч, ул шундук аңа трубканы бирде. «Хәлең ничек, улым?» - дигән сорауга ул: «Әти, борчылма, барысы да яхшы», - диде дә телефонны җитәкчеләренә кайтарды. Иринага телефонын сүндермәвен үтенеп, иртән янә шалтыратачагымны әйттем, әмма иртән аның телефоны җавап бирмәде. Шул минуттан бердәнбер улыбызны югалтканыбызны аңладым...   Ялга җибәрергәме-җибәрмәскәме дигән уй бөтенләй булмый, уллары бу ялга лаек бит! Самолетта берсеннән-берсе акыллы балалар: барысы да уку елын бары тик «бишле»гә генә тәмамлаган, республика олимпиадаларында призлы урыннар алганнар... Артур кечкенәдән чит илләр турында энциклопедияләр укыган, сәяхәт кылырга хыялланып яшәгән.   - Артур беренче сыйныфка баргач та, әтисе белән килешү төзеделәр: «бишле» ала икән, аңа 1 сум бирәбез, «дүртле»гә - 50 тиен, ә «өчле» ала икән, соңгы атнада җыелган барлык акчасы «яна». Беркайчан да «өчле» алып кайтмады, һәм эшләгән акчасын тәм-томга түгел, ә китапларга, компьютер курсларына тота иде. Шунысы гаҗәп: ул яшәргә ашыкты. Барлык нәрсәне дә алдан эшләү, алдан белү гадәте бар иде. Аллаһ тарафыннан аз вакыт бирелгәнен аңлаган, күрәсең. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулыннан килә иде. Ул 11 ел, 11 көн яшәде һәм 11 көннән без аны җирләдек, - ди әнисе Ида ханым.   Хамматовлар бу көнне уллары Артурны гына түгел, 14 яшьлек туганнары Лиананы да югалта. Алар кечкенәдән бергә уйнап үсә, гомерләре дә бер көнне өзелә.  
«Оҗмахка кадәр очтым»   Күрәсең, бала күңеле нәрсә буласын сизгәндер, шул самолетта очкан Зоя Федотова китәр алдыннан көндәлегенә моңсу шигырь яза:   «Я с месяца упала, С его острого края. Я летела долго И долетела до рая».   Инзилә исемле кызчык рәссам булган. Сәер, гадәти булмаган йортлар төшерә башлагач, әнисе, гаҗәпләнеп: «Нәрсә бу?» - дип сорагач, кыз: «Әни, төшемдә шулай күрдем», - дигән. Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә очкычлар янып төшкән шәһәр Баден-Вюртембергта нәкъ шундый гадәти булмаган архитектуралы йортлар барлыгы әти-әнине дә гаҗәпкә сала.   Зилаирда яшәүче Вәлиевләр гаиләсе дә бу көнне бердәнбер улларын югалта. Венерның фотоаппараты сакланган. Ул - самолетта фотога төшкән бердәнбер бала.   - Бүген аңа 30 яшь булып, бәхетебезнең иге-чиге булмас иде. Хәтерлим: поездның тәрәзәсен ачты да: «Әти, мин сине сагыначакмын», - диде. Миңа әйткән соңгы сүзләре шул булды. Юк, вакыт дәваламый. Венер әле дә безнең күз алдында 15 яшьлек малай булып тора. Һәлакәттән соң бирелгән акчаны озак вакыт нәрсә эшләтергә белмәдек. Киенергәме, йорт алыргамы, әллә бөтенләй кайгыдан эчеп үләргәме? Хатыным белән утырып сөйләштек тә мәчет салырга булдык. Мәчетнең ишекләре ачык, Венер исемен йөртә, - ди әтисе Юнир Вәлиев.   Сәйләндәй өзелде гомер   Кайгыдан соң һәр гаиләнең язмышы башкача борылыш ала. Борчылудан картайган хатыннарын ташлап, яшь кызлар янына киткән әтиләр дә бар, өйдәге бала шау-шуын кайтару өчен, балалар йортыннан берничә бала алган гаиләләр дә, Зөлфәт белән Ида кебек, гаилә учагын дәвам итеп, яңадан бала тапканнар да бар...   Дима Багин менә тома ятим калган... Авиаһәлакәттә ул стюардесса булып эшләүче әнисен югалта. Ярты елдан соң бердәнбер терәге булган дәү әнисе дә үлә. Очын-очка ялгап яшәгән туганнарының Диманы тәрбияләргә мөмкинлекләре булмый. Малайны авиаһәлакәттән соң әнисенең мәетен самолеттан чыгарган немец полициясе хезмәткәре үз гаиләсенә ала. Мартиннарның үзләренең дә ике малайлары була. Иң кызыгы - үзләре немец булса да, исемнәре рус: Алеша һәм Иван. «Хатыным Достоевскийның «Братья Карамазовы» әсәрен укып, геройларына гашыйк булганнан соң, улларыбызга әлеге исемнәрне бирдек», - дигән иде бер әңгәмәдә полиция хезмәткәре. Әсәрдәге өченче персонажны хәтерлисезме? Тормыш әдәби сюжетны кабатлый һәм бер йортта өч егетне туганлаштыра: аларның икесе - немец, ә берсе - рус.   Мартиннар ярдәме белән, Дима Европаның алдынгы мәктәп-колледжларында белем ала һәм үз максатына ирешә. Бүген ул - дипломлы авиатехник, пилот лицензиясе дә бар. Германиядә самолетлар ремонтлый торган компаниядә эшли. Узган елны Башкортстан кызына өйләнеп, аны үзе белән Европага алып киткән.   Хәсрәт күргән гаиләләр ел да 2 июль көнне һәлакәт урынына бара. Германия халкы аларны җылы кабул итә, 15 ел эчендә дуслашып-туганлашып беткәннәр, немецлар да Башкортстанга кунакка килеп йөри. Һәлакәт урынында һәр ата-ана каен, миләш агачы утырткан, бүген ул агачлар шаулап үсеп утыра. Анда бик тирән эчтәлекле һәйкәл дә куелган. Ул Виталий Калоевның кызының өзелгән энҗе муенсасына таянып эшләнелә. Яланда монумент булып ясалган зур 71 сәйлән таралып ята - алар өзелгән кеше гомерен сурәтли.   Фаҗига булган җирдә Боден күле һәм зәгыйфь балалар өчен интернат урнашкан. Һәлакәткә кадәр бер сабый, тәрбиячесе янына көн дә килеп: «Апа, безгә олы самолет килеп төшәчәк», - дип кабатлаган. Зәгыйфь бала ни генә сөйләми инде?! Әлбәттә, тәрбияче бу сүзләрне колагына да элмәгән. Самолетлар бәрелешкән төнне әлеге бала, җитәкчесе янына килеп: «Апа, әйттем бит, төште теге самолет», - дигән. Бу - бер мисал гына, аннан башка да бик күпләр фаҗига буласын алдан сизенгәндер...     Фаҗигадә һәлак булган сабыйлар Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән. Каберләргә карасаң, алар самолет бортын хәтерләтә: ике рәт, икешәр урын, ә рәт башында һава корабының капитаны һәм пилотлары урын алган. Самолет Германиянең алма бакчасына төшкән, ә дин китапларында оҗмах алма бакчасы итеп сурәтләнә. Сабыйларның да урыны җәннәттәдер.  
Зоя СОЛОШИНА

--- | 05.07.2018

"15 яшьлек егет белән чыгып киткән иде". Башкортстанда кыз бала югалган

$
0
0
05.07.2018 Фаҗига
Башкортстанның Иглин районында икенче көн инде 11 яшьлек кызны эзлиләр. Ул 3 июльдә 15 яшьлек үсмер белән өеннән чыгып киткән булган. Алар бер мәктәптә укыганнар.
"Кыз мәктәптә бергә укыган үзенең дустына шалтыраткан. Аннары урамга чыгып киткән. Шул вакыттан бирле балаларның кайда икәне билгеле түгел", дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.    Кызның югалуына бәйле җинаять эше ачылган. Иглинга тикшерүчеләр, криминалистлар килгән.    Кайбер матбугат чаралары язуынча, әлеге кызга охшаган баланы 4 июльдә Иглиндагы берничә урамда күргәннәр. Ул бер малай белән җитәкләшеп барган диелә.       
---

--- | 05.07.2018

Үлемгә таба очыш. Бал кортларының 17 ел гомере калып бара

$
0
0
05.07.2018 Экология
Статистика мәгълүмат­ларын өйрәнү фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итүенчә, Россиядә ун ел эчендә бал кортлары 40 процентка кимегән. Шул ук вакытта Америка Кушма Штатларында төрле сәбәпләр белән кыргый бал кортларының – 90, умарта кортларының 80 проценты җан тәслим кылган.
Дөньякүләм фәнни өй­рәнүләргә нигезләнеп “Органик җир эшкәртү берлеге” галимнәре кисәтүенчә, “хәл­ләр алга таба да шулай дәвам итсә, бал кортлары 2035 елга тулысынча юкка чыгарга мөмкин. Нәтиҗәдә бүген җи­тештерелә торган агрокуль­тураларның өчтән берен үстерү мөмкин булмаячак. Бал кортларының юкка чыгуы, тулаем алганда, дөнья­күләм экологик фаҗи­га китереп чыгарырга мөм­кин”.   Әлеге проблема Бер­ләшкән Милләтләр Оешма­сының авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек мәсьәләләрен өйрәнү хезмәте белгеч­лә­рен дә борчый. Киң җә­мәгать­челекнең игътибарын җәлеп итәр өчен БМО һәм Бөтен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 20 майны Бөтен­дөнья бал кортлары көне буларак билгеләп узарга дигән карар кабул итте. Аның нигезендә иген­челектә пес­тицидлардан файдалануда билгеле бер тәртип урнаштыру буенча Халыкара кодекс кабул ителгән. “Җир йөзендә яшәүче һәркем бал кортларын сак­лау буенча шәхсән үзе дә җаваплы икәнлеген тоеп яшәргә бурычлы. Бал кортларын тук­ландыру өчен шәхси ху­җа­лыгындагы җир кишәрле­ген­дә чәчәкләр булса да үстерү кирәк”, – ди БМОның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәлә­ләрен өйрәнү оешмасы җитәкчесе Жозе да Сильва.   Әмма карар кабул итү – бер, аны үтәү – бөтенләй икенче. Югыйсә, Европа ил­ләрендә чүп үләннәр белән көрәш максатында, глифосат катнашмасы белән ясалган гербицид файдалануны тыю турында карар инде берничә ел элек кабул ителгән иде. Әмма аны үтәргә ашкынып торучы гына азрак. Шул исәптән Россия төбәклә­рендә дә бал кортларының үлеменә сәбәп булган агулы матдә­ләр актив файдаланыла. Та­тарстанның кайбер районнарында ел саен диярлек шундый фаҗи­галәр кабатланып тора.   Россиянең органик авыл хуҗалыгы фән­ни-тикшеренү институты директоры Иван Гәрәев әй­түенчә, Белгород өлкә­сен­нән кала, илнең күп төбәк­ләрендә пестицид, гер­бицид һәм башка төрле препаратларны куллану дә­вам итә. Мул уңыш алу­ның башка төрле үтемле чараларын эзләү һәм табу урынына Җир-ананы агу белән сыйлау җиңелрәк, күрәсең. Ә ул препарат­ларның бал кортларын гына үтереп калмыйча, тереклек дөнья­сына, ахыр килеп, үзе­без­нең организмга ника­дәрле зур зыян салуы турында уйлап та карамыйбыз бугай. Ә менә Белгород өлкә­сендә бу турыда күптәннән уйланалар. Башкалар агу­лы матдәләр файдалануны арт­­тыра барганда, бу өл­кәдә аны соңгы елларда гына да бермә-бер кимет­кәннәр. Уңыш­ны арттыру­ның биологик алымнары да ел саен күбрәк файдаланыла. Әлеге чаралар бал корт­ларының саны артуга уңай тәэсир итә, – ди И.Гәрәев.   Бу урында Эйнштейн­ның кисәтүен кабатлап үтү урынлы булыр. Бөек галим әй­түенчә, бал кортлары бетә калса, кешелек дөнья­сы дүрт елдан артык яши алмаячак.   Белгечләр дә: “Үсемлек­ләрнең 75 проценты бал кортлары аша серкәләнә”, – дип фаразлый. Бал кортлары юкка чыкса, алмагачлар алма бирмәячәк. Яшелчә, җи­ләк-җимеш, башка төр культуралар да юкка чыгарга мөмкин.   Шәхсән үземә бу турыда тәҗрибәле агрономнар бе­лән фикерләшергә туры кил­гәне бар. Күбесе, хуҗа­лык­лар бүген агулы препаратларсыз мул уңыш алып булмый, дигән фикерне алга сөрә. Ә менә “Органик авыл хуҗалыгы берлеге” җитәк­чесе Сергей Коршунов, ки­ре­сенчә, пестицид һәм башка төр агулы матдәләрне кулланмаганда да мул уңыш алып була, дип раслый. Органик авыл хуҗа­лыгы системасында агулы матдәләрне куллану гомумән тыела.   Дөрес, Кытайдагы кебек үсемлекләрне көн саен селкетеп йөреп, серкәлән­де­рер­гә дә буладыр. Яисә АКШ, Япония, Польшаның кайбер хуҗалыклары сыман, махсус очкычлар ярдәмендә чәчәк­ләрне җимеш бирерлек итәргә мөмкин.  Әмма бал кортлары бу эшне кешедән яхшырак башкара. Ходай безне ул көннәргә калдырмасын иде инде.     Бер кашык (30 гр) балны 200 корт көне буе җыя.   Бер умарта күче сезонга уртача 27-45 килограмм бал туплый.   Эшче кортлар җәен өч атнадан алып алты атнага кадәр яши (кышлаучыларыныкы – алты ай) hәм шул вакыт аралыгында бер кашык бал җыеп өлгерә.   Бал корты нектар артыннан 8 чакрымга кадәр юл үтәргә сәләтле.   Умарта күчендә 15 меңнән алып 80 меңгә кадәр бал корты була.   Бүген дөньяда 50 миллионнан артык корт күче бар дип санала. Алар елына миллион тоннадан артык бал җитештерә.
---

--- | 05.07.2018

Казан табиблары дүртенче каттан егылып төшкән баланың гомере өчен көрәшә

$
0
0
05.07.2018 Фаҗига
Ике яше дә тулмаган бала Казанның Спартак урамында урнашкан йортның дүртенче катыннан килеп төшкән. Сабый тәрәзә төбенә менгән һәм москит челтәренә таянган.
Аны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Ул ниндидер могҗиза белән генә исән калган.    "Балага бер яшь тә ун ай. Ул реанимациядә ята, аның хәле тотрыклы", дип китерә хастаханә вәкиле сүзләрен "Вечерняя Казань".    Сабыйның баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән, бот сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән.    Әле 2 июньдә генә Казанда биш яшьлек малай 7нче каттан егылып төшеп һәлак булган иде.   
---

--- | 05.07.2018

Шагыйрь, җырлар авторы Әсхәр Кәшфуллин вафат

$
0
0
05.07.2018 Мәдәният
Билгеле шагыйрь, җырлар авторы 88нче яшендә вафат булды. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
Әсхәр Кәшфуллин 1930 елда Башкортстанның Кушнаренко районы Чыршы-Тартыш авылында туа. Аның шигырьләренә билгеле композиторлар - Риф Арыслан, Нур Даутов, Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фирзәр Мортазин, Илдар Шәрипов музыка яза.    Халыкка Кәшфуллинның "Бакыр чишмә", "Ышандыр", "Тормыш шуңа корылган", "Кем гаепле" кебек җырлары таныш. Аның җырларын Салават, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Виталий Агапов та башкара.   
---

--- | 05.07.2018

Миңнеханов иртәгә Казан оешмаларында эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итте

$
0
0
05.07.2018 Җәмгыять
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 6 июльдә Казанның оешма һәм предприятиеләрендә эш сәгатен кыскарту тәкъдиме белән чыкты. Президент көндезге сәгать икегә кадәр эшләргә тәкъдим итте.
Бу хакта Татарстан президенты сайтында хәбәр ителә. Эш көнен кыскарту тәкъдиме иртәгә Казанда футбол беренчелеге кысаларында узачак Бразилия һәм Бельгия командаларының уены белән бәйле.    Уен 6 июльдә кичке сәгать тугызда башлана. Бу көнне шәһәрдә юл хәрәкәте чикләнә.    "Казанга килгән җанатарлар һәм туристларның күплеген дә исәпкә алганда, эше сәгатен кыскарту җәмәгать транспортын, юлларны бушатачак", - диелә хәбәрдә.
---

--- | 05.07.2018

Түбән Новгород губернаторын Уразавыл сабан туенда түбәтәй кидереп биеттеләр (ФОТО)

$
0
0
05.07.2018 Бәйрәм
Уразавыл сабан туе өлкә башлыгы Глеб Никитинның бездә кунакта булуы һәм милли бәйрәмебездә катнашуы белән тарихка кереп калачак. Район түрәләре аны билгеле бер вакытта Актук аэродромында көтеп торганда, ул, берәү дә уйламаганда, вертолет белән бәйрәм мәйданына килеп төште.
Шуңа ки, ашыгыч рәвештә регион башлыгын беренчеләрдән булып өлкә татар автономиясе рәисе Надир Хафизов, район администрациясе башлыгы урынбасары Ринат Җәләлов һәм әлеге юллар авторы каршы алды. Җирле үзешчәннәрдән һәм мәдәни хезмәткәрләрдән тупланган, милли кием кигән һәм милли ризыклар белән “коралланган” каршы алу төркеме дә, КВНдагы “Дүрт татар”ның канатлы әйтемен исбатлап, 180 градуска борылырга мәҗбүр булды.   Әйтергә кирәк, бүләккә тәкъдим ителгән түбәтәйләрдән Глеб Никитин яшел төслесен сайлап алды, самовардан чәй эчкәндә бәлешләрнең дә күзе төшкәненә генә өстенлек бирде. Шулай тамак ялгап алганнан соң, ул бик кызыксынып икенче ел рәттән милли бәйрәмебезгә өстәмә матурлык биргән “Славянский” өлкә казак атлар клубы җайдакларының осталыкларын күзәтте. Ә сәхнәләштерелгән сабантуй оештыру күренешләрендә Глеб Никитин хәтта бүләк итеп бәйрәм колгасына сөлге дә бәйләп куйды һәм биеп тә алды.     К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов бәйрәмне ачып җибәргәч, сабантуй байрагын Зур Рбишча белән Уразавыл хуҗалыгы алдынгылары Зөфәр Айсин белән Ринат Бәдретдинов күтәрделәр һәм сәхнәгә хөрмәтле кунаклар буларак Глеб Никитин, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары ярдәмчесе Ринат Мөхәммәтҗанов, өлкә татар автономиясе рәисе, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Надир Хафизов, өлкә депутатлары Вячеслав Аксиньин, Николай Шкилев, җирле район үзидарәсе башлыгы Рафаэль Ильясов, Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров менделәр.   - Хәерле көн, нижгарлылар, уразавыллылар һәм бәйрәм кунаклары! Халык исәбеннән һәм бәйрәм масштабыннан чыгып, бу сабантуйны район чарасы гына түгел, аз дигәнендә өлкә дәрәҗәсендәге бәйрәм дип әйтәсем килә. Бүген сезнең белән бәйрәм өлеше алуыма шатмын. Сабантуй мәйданына аяк баскан минутларда ук зур бәйрәм хисен тоеп алдым, һәр кешенең йөзендә шатлык чаткысы уйнавы сезнең ихлас күңелдән бәйрәм итә алуыгызны раслый. Ишеткәнемчә, сабантуйда гөрләп ял итсәң, күңел ачсаң, уңыш та мул булачак. Димәк, без быел шәп уңыш алачакбыз. Татарда бер гыйбрәтле әйтем бар: “Агач җимеше белән, ә кеше эше белән матур”. Һәм Нижгар татарлары, гомумән, илебез татарлары хезмәтчән батырлыклары белән бу әйтемнең үзләренә хас булуын күп тапкыр дәлилләп килделәр. Ә бүгенге бәйрәм әле сезнең чынлап ял итә алуыгызны да күрсәтә. Моңа үзем инандым. Бик борынгыдан килгән милли бәйрәмегезне саклаганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сезгә уңышлар, җитештерелгән продукциягезнең сораулы булуын һәм аңа яхшы бәя бирелүен телим, - дип сөйләде Глеб Сергеевич һәм Зур Рбишчаның “1 Май” СПКсы бригадиры Зөфәр Айсин белән Семочки мәктәбенең татар теле укытучысы Дина Мустафинаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.     Ринат Махмутович Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Гордеевның котлау хатын укыганнан соң, өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Надир Мансурович, Вячеслав Борисович һәм Николай Павлович “Чернуха” хуҗалыгының баш бухгалтеры Татьяна Гарнушенкованы, үзәкләштерелгән китапханә челтәренең беренче категорияле редакторы Руфия Шәймәрдәнованы, Уразавыл үзәк район хастаханәсенең терапевты Зәкия Җәләлованы, “Ивановка” аграр предприятиесенең баш агрономы Михаил Факеевны һәм Салган мәктәбе директоры урынбасары Галина Ерыкалованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Ә Айрат Марселевич үз чыгышында быел Россиянең 58 төбәгендә һәм 30 чит илдә сабантуй үтәчәген әйтте, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның   Уразавыл сабан туена юлланган мөрәҗәгатен ирештерде. Гаяз хәзрәт бәйрәм сәбәпчеләрен һәм кунакларын ислам сәламнәре белән сәламләде, күркәм сабан туен шайтан туена әйләндермик, дип үтенде.   Бәйрәм сәхнәсеннән төшү көе регион башлыгы Глеб Никитин өлкә татар автономиясенең сабантуй чатырына кереп чыкты, шунда иҗтимагый оешмабыз рәисе Надир Хафизов аңа кыскача гына автономиянең эшчәнлеге турында сөйләде һәм берничә данә “Нижгар татарлары” журналын бүләккә тапшырды.   Олы кунак Рбишча авылларына чыгып киткәч, сәхнә тулаем “Болгар кызлары” һәм үзешчән артистлар карамагына тапшырылды, шул кысаларда Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан татар җыры конкурсы да булып үтте. Сабантуйның бу өлешенә киләсе саныбызда аерым тукталып үтәрбез. Ә хәзер спорт уеннарында җиңүчеләрне генә әйтеп узыйк әле. Мини-футболда беренчене Уразавыл командасы алды, ә волейболда Старая Берёзовка авылы отты. Шашка белән шахматта җиңүчеләр дип Куйсуыннан Рафаил Шәрәфетдинов белән Сафаҗайдан Шамил Тажуризин табылды. Кул көрәштерү (армспорт) һәм гер күтәрүдә Можаркадан Виктор Смирнов белән Чүмбәлидән Ринат Аляутдинов җиңеп чыктылар. Абсолют көрәш батыры исемен Сафаҗайдан Рамил Ну-риманов яулады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанның Т.Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътиcад вәкиллеге тарафыннан чемпионга тапшырылган “Туган як”ка подписка сертификатын Рамил Хайдәр улы туган авылы клубына бүләк итте. Шундый ук сертификатлар 9 авырлык категориясендә җиңеп чыккан һәр көрәшчегә дә тапшырылды.     Уразавылда милли бәйрәмне тантаналы ачканнан соң, регион башлыгы Глеб Никитин Кече Рбишчаның яшь фермеры Әнәс Алимовның иген кырлары буйлап үтте, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр белән аралашты, сорауларына җаваплар кайтарды, аннары җирле мәктәпкә кереп, яңа гына ремонт эшләнгән уку бүлмәләре буйлап йөрде һәм күргәннәреннән канәгать калып, педагоглар һәм укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә корды.   – 2018-2019 уку елында мәктәпне ябу турында карар кабул ителмәс әлегә, әмма 64 укучы өчен 15 педагог күбрәк, - диде Глеб Сергеевич һәм Зур Рбишчага юнәлде. Мәдәният йорты алдында аны өлкә мәдәният министры вазифасын вакытлыча башкаручы Татьяна Маврина, районның мәдәният бүлеге мөдире Максут Яруллин, Зур Рбишча авыл администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов, мәдәният йорты директоры Таһир Нуреев һәм мәчет имамы Мансур хәзрәт Шәрәфетдинов каршы алдылар. Әлбәттә, мәдәният учагының яраксыз хәлгә килүе тарафлый өлкә хөкүмәте башлыгы борчуын яшерә алмады.   – Күптән түгел “Бердәм Россия” партиясе конференциясендә үк бу турыда миңа хат тапшырганнар иде, бүген инде үз күзләрем белән күреп моңа инандым. Әлбәттә, Кызыл Октябрь районының иң зур торак пунктларыннан булган Кече һәм Зур Рбишча авылларының икесенә бер генә булса да мәдәният йорты бигрәк кирәк. Ни әйтсәң дә, ул бит авылның яшәеш дәрәҗәсе, күрсәткече. Шуңа күрә без бу бинага капиталь ремонт ясау буенча төзелгән сметаны кабул итеп, өлкә бюджеты исәбенә салдык, - диде.   Кайтып китәр алдыннан өлкә кунаклары Зур Рбишча эшмәкәре Камил Хакимовның шәхси хуҗалыгында булып, җирле деликатес дип саналган казылык җитештерү цехын карадылар, казы тутыручы хатын-кызлар белән аралаштылар, процесс барышын зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аннары регион башлыгы Камил әфәнденең азбарында ук журналистларның сорауларына җавап бирде. Ахырда хөрмәтле кунаклар хуҗабикә Алсу ханым тырышлыгы белән татар милли ашларыннан торган табын артында гөҗләп торган самавырдан чәй эчтеләр.    
Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 05.07.2018

Казанның бер гаиләсе яңа туган баласына исемне Месси хөрмәтенә кушкан

$
0
0
06.07.2018 Җәмгыять
Казанда бер гаилә яңа туган баласына исемне Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель дип кушкан. Танылган спортчы узган атнада футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында Татарстан башкаласында булды.
Узган атнада кушылган башка сирәк исемнәр арасында Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильина бар. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария.   Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән. Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1440 һәм 4560 грамм.   Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 55 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.  
---

--- | 06.07.2018

Ана теле: Телбизәкне үзгәртү – иҗат эшчәнлегеме? Моңа өйрәнү кирәкме?

$
0
0
06.07.2018 Матбугат
Моңарчыгы язмаларда мисаллар телбизәкне, башлыча, эчтәлегенә карап үзгәртүгә карады. Ә бит җурналист текстында фразеологизмны форма-төзелеше ягыннан да үзгәртеп була. Инде китерелгән мисаллардан да күренгәнчә, фразеологизмнарны ситуатив кулланыр өчен аларны төрлечә үзгәртергә, иҗади эшкәртергә сәләтле каләмдәшләребез аз түгел.
Тупланган тәҗрибәбез дә мулдан. Бу процессның төрле алымнары бар. Без аларның журналистик-публицистик стильдә урын алганнарына тәфсиллерәк тукталырбыз, дигән идек.   Беренче тезис: Фразеологик әйләнмә бернинди структур-семантик үзгәрешсез бирелә. Бу, гадәттә, мәкаләнең баш исеме яисә беренче җөмлә була. Шуның белән куелачак проблема яки сөйләнәчәк хәбәр, вакыйга турында укучыда гомумиләштерелгән фикер туплана, укырга теләк тудырыла; Рәхмәт яусын! Икенче икмәк (башисемнәр) (Йолдыз, 1979, 6 сент.); Хезмәт төбе – хөрмәт. Эшчеләрдән Фирая Сабирова, Руфия Гыймадиева хөкүмәтебез орденнары белән бүләкләнделәр (мәкаләнең башланып китүе) (Ленинчы, 1979, 19 июнь).   Фразеологизм фраза эчендә дә үзгәрешсез бирелә ала. Бу очракта ул фразаның башка өлешләренә төрле юллар белән ялгана:   – интонация белән: Имәндә икән чикләвек: стендтагы йөкләмәнең 1976 елдан башлап елы гына үзгәртеп барыла икән биредә (Ленинчы, 1979, 19 июнь);   – аерымланган кисәк рәвешендә: Күргәзмә агитация оештыруда меңнәр түгеп ярышу кирәк түгел, чөнки һәр ялтыраган алтын булмый, иң мөһиме – ул хезмәт кешесен зәвыклылыгы белән рухландырсын (Шунда ук);   – авторның мөнәсәбәтле сүзләре, комментарлары белән: Тапкан ана түгел, баккан ана, дибез икән, моның эченә   тәрбия иң беренче фарыз булып керә (Коммунизмга, 1979, 28 июнь).   Фразеологизмнарны фразага ялгау юллары тагын күп төрле булса да, аларга таләпләр бер: табигыйлек, кыскалык, тавтологиягә бирелмәү. Фразеологизмнарны үзгәрешсез алганда куела торган икенче төп шарт: тезмә телдә ничек йөрсә, шулай – үзгәрешсез – алынырга тиеш. Ныгыган берәмлекләрне аз гына үзгәртү дә (халык шулай әйтә дип ышандырып та куелса) укучыда хатага юл кую, грамотасызлык тәэсире уята: Халык әйтмешли, эшне башлау бер, аны ахырынача җиткерү икенче нәрсә (Коммунизмга, 1979, 21 июль).   Икенче тезис: Фразеологик әйләнмә структур-семантик үзгәрешләр белән кулланыла:   – фразеологизмның структурасы үзгәрә – төзүче кисәкләрнең берсе төшеп кала яисә аның урынына башка берәр синоним куела һ.б. Ләкин бу үзгәреш аны фразеологизм булудан туктатмый, укучыга ул төп мәгънәсе белән аңлашыла, ә үзгәрү процессында җыйнаклыкка, кыскалыкка ирешелә, киная төсмере өстәлгәнлектән, хиссилек тәэсире дә арта төшә: Оештыру сәләте әйбәт булган Рәҗәп Хәкимевага наказларны үтәү җиңел бирелә шикелле. Хәер, тураган гына белә, диләр ич (С.Т., 1979, 16 окт.). Монда инде таякның авыр башы агитаторларга төшә (Ленинчы, 1979, 19 июль); Ботканы май бозамы? (башисем) (С.Т., 1979, 7 гыйнв.); Кыек атып тидермиләр (И.Миргалимев. В.Т., 2010, 30 окт. Баш мәкалә исеме); Чананы җәйдән әзерлә... (В.Т., 2010, 18 май. Башисем);   – структур яктан да, семантик яктан да “таркатылган-ватылган” фразеологизмның теге йә бу кисәге яңа мөхиттә, яңа эчтәлектә кулланыла. Бу очракта фразеологизмның элекке мәгънәсенә ишарә генә, аның интонациясе генә калуы ихтимал, ә кулланылган кисәктә мәгънә өлешчә кала яисә аңа бөтенләй икенче мәгънә бирелә. Хәтта туры мәгънәсенә кайтару очраклары да була: Кайту белән, күңелемне эшкә бирдем, җиңемне сызганып, кошчылык фермасына төшеп киттем (А.х., 1977, №8); Бу хәл үзең утырган ботакка балта чабу түгелме? (Коммунизмга, 1979, 21 июль); Ике ел ярым белем ташын кимерә егет (С.Т., 1979, 15 июнь).   Һәрхәлдә фразеологизм, идиомаларны – халык теленең мәңгелек энҗеләрен – урынсыз, талымсыз, зәвыксыз үзгәртү, теләсә ничек куллану укучыда ризасызлык тудыра, чөнки трансформация үз максатына ирешмәгән була: Савучыларга ял итәргә билгеләнгән бүлмәне дә ташка үлчәрлек (С.Т., 1979, 18 дек.). Эшче куллар табу мәсьәләсе дә көн кадагыннан төшми (С.Т., 1979, 2 март).   Шунысы бәхәссез, халык телбизәге –журналистка бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы. Менә бер очракта мәкаль текстта тулысынча китерелә: Бүреләр дә тук, сарыклар да исән (Л.Фаршатова. В.Т., 2008, 23 апр.). Ә менә икенче бер очракта: “Сатылмый торган пәлтәне өчкә бүлеп түләү шарты белән биреп җибәрәләр. Ник, шәп бит! Алар да тук, без сарыклар да исән. Бүре сүзе әйтелми, шулай да кем бүре икәне мәкальнең икенче өлешеннән аңлашылып, канәгатьлек тудыра (Р.Шәяхмәтева. Т.я., 2009, 19 дек.).   Иҗат нинди генә юнәлештә бармасын, аның нәтиҗәсе телбизәкне укучыда ризасызлык тудыруга китерерлек булмаска тиеш. Һәрхәлдә халык куллана торган берәмлек аңлаешлылык ягыннан да, сурәт буларак тәэсирлелек ягыннан да үз сыйфатын берничек тә киметмәсен, тискәре очракта аның текстта булуыннан булмавы яхшырактыр. Бервакыт шулай текстта нәвем базары дигән гыйбарәгә юлыгып, укудан тукталып калдым. Баксаң, монда “нәвем базары” турында уеңга да кертергә ярамый икән (Н.Гыйматдинева. В.Т., 2010, 22 дек.). Нәрсә аңлата? Белмим бит. Моңарчы ишеткәнем булмаган. Фразеологизм сүзлегеннән эзләп таптым. Йокы икән.   Н.Исәнбәт белә. Г.Бәширев, Ф.Хөсни белә, Ш.Маннур белә... ә мин – юк. Оятың кайда! Хәер, автор, мөгаен, бер мин генә надан дип кистереп әйтә алыр иде микән?!   Троп, телбизәкләрне сөйләм максатында табу, сайлап алу, фикер агышына көйләү кебек үк аларны сөйләм оештырганда үзгәртү, трансформацияләү дә сөйләм оештыру таләпләренә һәм закончалыкларына яраклаштырыла. Димәк, аларны үзгәртү мотивларга яраклы рәвештә булырга тиеш. Шулай булгач, телбизәкләрнең шәхси куллану максатында аларны үзгәртү үзенчәлекләрен фәнни системага салганда сөйләм иясенә, аның яшенә, җенесенә, һөнәренә, социаль хәленә; сөйләм адресатына, сөйләм ниятенә, сөйләм шартына һ.б. карап үзгәртелә, дигән нәтиҗәгә килергә дә мөмкиндер. Әле генә журналистлар иҗатыннан мисаллар китергәндә телбизәкне үзгәртү процессында әлеге мотивларга бәйле фактларны, аерым алганда иҗатчының (шул җөмләдән авторларның да) кайбер шәхси сыйфатларына да игътибар иттек. Күзәтүне дәвам иттерик әле.   Әйткәнебезчә, шәхеснең тумыштан ия булган җенесе, холкы-фигыле, социаль хәле, хезмәттәге вазыйфасы һ.б. да телбизәк куллану, аны үзгәртү барышында шәхси үзенчәлекләрен китереп чыгара.   Менә сөйләм иясенең (С.И.) холкы-фигыленә карап үзгәртүләрдәге кайбер төсмерләр: Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Гайнетдин улы Мусин радиодан сөйли. Әңгәмә барышында аның аксау сүзенең күчерелмә мәгънәсен куллануы ачыклана: Һәр яңалык аксый-аксый тормышка керә (Татарстан радиосы, 2013, 24 апр.). Ул аксау күчерелмәсен (тропын) әңгәмә барышында янә берничә тапкыр телгә алды.   Менә сөйләм иясе – авыл кешесе. Әби. Улы турында. Кайгылы хикәят: Эшләгәнгә эш язган; Рәис абыйның гаиләсе баш тыккысыз – абыйлары да бар, энеләре дә җитәрлек; Яшьлек куркуны белми бит ул! // Күршеләрем дә дөнья бәясе кешеләр; // Әнә шулай шау-гөр яшәгәндә, капкага кайгы бәрелә (Монысы инде үз афоризмына тартым; Төрле кеше төрле рәвешле әйтүе ихтимал, эчтәлеге бер булса да. // Кешеләргә аяк киеме төзәтеп-тегеп тә үзе яланаяк йөргән һөнәр иясеннән генә көлеп әйтмәгән “итекченең итеге юк” дигән бәяләмәне халкым. (И.Шәяхмәтев. Т.я., 2012,12 май).   Яшенә карап үзгәртү: өлкән кеше – Балтачтан өлкән укытучы Рәфхәт Зариповныкы: Багучы ырым итә, ырымы кырын китә (Т.я., 2012, 25 сент.). Олы кеше халык телбизәкләренә үз фикерен белдерә. Турыдан-туры гына күчереп әйтми, халык әйткәнгә үз фикерен белдерергә хокукы бар дип саный, чөнки озак яшәгән, күпне күргән, өйрәтергә хакы бар дип саный.   Һөнәре, белгечлегенә карап: Марат Әхмәтев (авыл хуҗалыгы министры): Атта да тәртәдә дә булгандыр инде...; Хәтта чирле кеше терелә, әмма гадәтне бетереп булмый...; ... Сөтенә бәясе ташка үлчәрлек булса...;... Буең җитмәслек таләпләр куела икән...; Продукция читтән ишелеп керә; Череп баеган хуҗалыклар... (Татарстан радиосы. Журналист Р. Гаффаров белән әңгәмә. 2013, 6 март); Үз-үзеңне алдап булмый (“Адымнар”). Бу татар җанлы милләтпәрвәр кардәшебез газеттамы, радио, телевидениедәме, рәсми җыелыштамы, кеше белән аралашкандамы ул авыл белгече, аның сөйләмен яраткан, тоемлаган шәхес булып кала бирә. Ул кайберәүләр кебек, журналистка ияреп, аңарга ярарга тырышып кына азаплана-азаплана ничек тә бер мәкаль әйтеп ташламый, ә фикер агышы шундый сурәтле булгач, сурәтләп бәян итү аның рухый ихтыяҗы булгач, аның җор сүзләре, мәкаль, әйтемнәре нәкъ кирәкле урында үзеннән- үзе туып тора. Менә Татарстан радиосында журналист Рәкыйп Гаффар белән әңгәмәсендә (2014, 22 авг.) сөйләм агышында әйтелгән мәкаль, телбизәкләре: Ир мактана – корал; Ашаган белми, тураган белә; Менә бу мәкальнең текстта махсус уйланылмаган, ә гадәти сүз кебек табигый теркәп барылган берәмлек икәнен контекст үзе күрсәтә: ... Тегендә бит беләләр – алар турый, ә без ашыйбыз да бит ул.   Шушы ук текстта күчерелмә мәгънәле гыйбарәләрнең башка төрләре дә органик рәвештә бер-берсен тулыландыра, сурәтне көчәйтә бара: фразеологизмнар белән: очын-очка көчкә ялгап барабыз; башы-аягы белән яшелчәчелеккә күчте; синтаксик фигуралар, мәсәлән, кабатлау: Аның (җитәкченең) дә тәэсире сизелә, бик нык сизелә, әле ничек кенә сизелә;   Барлык белгечләр дә, аеруча аларның махсус белгечлек җитәкчеләре – министрлар шулай булса икән. Юк бит. Менә урман хуҗалыгы министры газет журналистына интервью бирә (Наил Мәһдиев Гөлгенә Шиһапова белән сөйләшә. В.Т., 2014, 21 март). Яфрак, агач, урман турында ник бер троп, телбизәк, мәкаль булсын. Алай гынамы. Агач, утын белән урман төшенчәләре буталып киткән. Урмандагы агачны кисү яңалыклары турында бирелгән сорауга урман белгече болай җавап бирә: “Урман әзерли торган машиналар сатып алдык. Аларның саны 20дән артып китә. Әлеге машиналар үзләре кисә, ега, агачларны ботагыннан арындыра, кисәкләргә бүлә, үзләре төйи, урманнан алып чыга.” Менә сиңа “урман әзерли торган машина!” Урыста “лес”ның “агач” дигән троп синонимы булса да, бездә бит андый мәгънәсе юк. Телгә юньсез калькаларны “агач” белгечләр менә шулай ясап кертә дә инде! Ә “агач” җурналистлар көчләп укучыларына тага.   Телбизәк куллануда шәхси холык үзенчәлекләренең чагылуына янә берничә мисал. Рөстәм хәзрәт Зиннуров: сөйләм барышында бер фразаны әйтеп, аңлашылмас дип, яисә төгәлрәк булып бетмәде дип, шикләнеп, шундук икенчесен – синонимын әйтә: Әни кеше сүзгә кысылудан   – арага керүдән тыелып кала (Татарстан радиосы, 2006, 17 ноябрь).   Менә публицист Рөстәм Зариповның шәхси иҗат җимеше: Ашның өрелесе тәмле, апрельнең бөрелесе ямьле, ә сүзнең дөресе гамьле (Т.я., 2012, 3 апр.). Бу гыйбарәне “кем әйтмешли” дип башласа да, монда авторның шәхси иҗаты да сизелми калмый. Катлаулы фәлсәфи нәтиҗә чыгарырга омтылу сизелә.   Шагыйрь Нияз Гәрәев эшмәкәр дә булган икән. “Шигырьне инде мин укыганда ук яза идем. Ул вакыттагы шигырьләрем бүгенге шигырьләремнең сыман гына минем өчен (Б.г.. 2013, 6 март). Эшмәкәрнең фикерләве дә сөйләмендә чагыла башлаган – чагыштыруына игътибар итегез.   Сөйләм мотивларыннан яшәү урынына (авыл, шәһәр), социаль хәленә (эшче, авыл кешесе, зыялы, студент һ.б.) карап та телбизәк сайлап алына, үзгәртелә.   Боларны күзәткәндә үзгә төркемнәр яшәвенә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, көләмәслек-комик, мәзәк, юмор-сатира төсмере күзәтелгән троплар аерылып тора бит. Алмаз Хәмзиннеке: Ялганлама – тотылырсың (Т.я., 2012, 25 сент.). Яисә Фәнзаман Батталныкы: Җир шарын үз файдаларына үзгәртеп бетереп, безне агач атка атландырып калдырачаклар, валлаһи; ...Милләтем хакына теләсә кайсы ишекне дә тибеп ачарлык үҗәт, үзсүзле зат мин (Б.г., 2012, 3 окт.).   Шулай ук телбизәкне үзгәртү эшчәнлегендә тематик төркемләү иътибарга лаек. Иҗатчылар белә: тема төрлелеге, аларны тематик төркемләп күзаллау телбизәкләрне актив кулланырга юл ача. Бүгенге гаммәви чараларда тропларны табигатькә кагылган темалар (аны саклау, кеше белән мөнәсәбәте, ел фасылларына бәйләнеше, тереклек-хайваннар: аеруча төлке, бүре, кыр казлары, балык төрләре, үлән, агачлар һ.б.); кеше холкына, яшәү рәвешләренә, гореф-гадәт, гаилә, кавышу-аерылышу, бала тәрбияләү, акча, эшмәкәрлек һ.б). кагылган тропларның актив кулланылуы.   Журналистика иҗатында да телбизәкләрне төркемләү ихтыяҗы чыгып тора. Менә яшәешнең төрле хәятенә, кешенең төрле холкына, һөнәр бүленешләренә карап төркемләнгән телбизәкләр. Мәсәлән, укытучы-хәбәрче Ф.Вафин бер язмасында ашыгу турында әйтем, мәкальләр җыйган (Т.я., 2012, 20 ноябрь): Ашыккан ашка пешкән (Башисем); Ашыкканнан акыл сорама (Башисем); Ашыккан бер эшне ике эшлә;, Ашыккан җитмәс, боерган җитә; Ашыккан соңга кал; Ашыгу – ахмаклык.   Менә Әхтәм Зарипов “Кунак – кунакны, хуҗа берсен дә сөймәс...” язмасында кунак, кунакчыллык, кунак булу, кунак итү темасына мондый әйтем, мәкальләр тапкан: Кунак – хуҗаның ишәге; Калса, кунак киткәч, ашлар узгач; Кунак кунакка охшамас, мактамыйча ашамас; Ыспай туңмас – калтырар, дигәндәй “Соңгысы” димәс, кунагын-кыстый-кыстый ашатыр; Кунакның срогы өч көн; Кунак ашы – кара-каршы; Ни бирсәң, шуны алырсың; Авызың тулы кан булса да кунак барында төкермә; Такта чәй, якты чырай; Йокы ястык сорамый, баш төртергә урын булса;   Менә Ф.Шакирова кеше почмагында яшәү проблемасына туктала. Ничарадан бичара дигәндәй, кеше почмагында яшәү – фатирга керүче өчен генә түгел, чит-ят кешене үз янына сыендырган хуҗа өчен дә зур сынау ул (Т.я., 2013, 13 дек.).   Шәхсән үземә “Мәдәни җомга” газетының “И туган тел...” кушымтасын чыгарганда ай саен диярлек тезбизәкләрне төрле тематикада эзләргә, сайлап алырга туры килде (әйтик, Яңа ел, Җиңү, Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе, Белем көне кебек бәйрәмнәр, кыш, җәй, яз, көзгә багышланган, Өлкәннәр, Әниләр турында һ.б. тематик тупланмалар эзләп җыярга туры килде.   Менә боларны Халыкара көлү елы бар дигәч, җыйган идем: Тавыгына күрә төлкесе, заманына күрә көлкесе; Төлкене көлкегә калдырырлык (ягъни хәйләкәр кеше); Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә; һ.б:   Сөйләм шәхси һәм күмәк (коллектив) төрләргә аерыла дигән идек. Бу закончалык тропларга да кагыла. Шәхси троплар белән бергә күмәк (коллектив) тропларны күзәтергә була. Телбизәкне куллануны шәхси эшчәнлек яссылыгы белән генә кысалап калдырырга ярамый. Күмәк куллануның да үзенчәлекләре, чик-кысалары бар: авылныкы, төбәкнеке, диалекталь яссылыкта һ.б. Журналистик куллануга килгәндә, аерым редакциянекен, нәшриятнекен, корпоратив басманыкын аерып чыгарырга мөмкин. Күзәтүләр раслаганча, “Мәгариф”, ”Чаян”, “Сөембикә”нең, кайбер газетларның, радио, телевидение тапшыруларының (мәсәлән, “Азатлык”ның), телбизәк куллану һәм үзгәртү үзенчәлеген гомумиләштереп буладыр. Мәсәлән, “Мәдәни җомга”да “Мин әйттем”, “Фикер” рубрикалары бар. Шәхси сөйләмеңнең тел куллануы нечкәлекләрен белдерә алу өчен бер дигән форсат. Шул чыгышларда кайбер публицист, язучы, җурналистларның сәләте күренә дә (С.Кашапова, М.Абдуллин һ.б.) Әлбәттә, бу рубрикада, гадәттә, тематик чикләнгәнлек бар-барын, шулай да гомуми троп куллану үзенчәлекләре чагылмый калмый. Менә М.җ.ның бер битендә баш исемнәре рәвешендәге троплар: Хөкемдарга хөкем (оксюморан, сүз уйнату); Ашка – таш; Җан тартмаса, кан да тартмый (үзгәртелгән мәкаль, әйтемнәр). (М.җ., 2012, 17 февр.). Шул ук санда: Яшьләр, алдан аяк киенегез (башисем);   “Татарстан яшьләре”нең бу өлкәдәге иҗади тәҗрибәсен “үз итеп” еш куллана торган сүзләреннән башларга кирәктер. Бөтен матбугат шалтырату, кайберләре шылтырату дип язганда Т.я., мин белгәннән бирле, чылтырату дип язды. Үҗәтләнеп. Барлык хәбәрчеләренең төрлечә язуын төзәтеп, бер калыпка салып.   Димәк ки, бу газетның “үз” тропларының, телбизәкләренең дә иҗат ителүенә шикләнмәскә була. Мисаллар: Акчагызны учлап калмагыз (Т.я., 2011, 18 авг. Башмәкалә исеме); Безнең хәзер гомер күрелмәгән чыгымнарыбыз бик күп (Т.я., 2011, 18 авг. Башмәкаләдә); Түрәләр фаразлый, халык чамалый (Башмәкалә башисеме. Т.я., 2012, 29 сент.). Менә боларны да “Татарстан яшьләре”неке дип төсмерләргә буладыр: Бурычлы булсаң, өеңдә генә утыр (Т.я., 2012, 13 ноябрь); Тормыш бертуктаусыз башка сугып торганда кайдан килсен инде ул акыл (Т.я., 2012, 13 ноябрь); Сидек куыгым шартлаганчы намусым шартласын (сиясе килгәндә бәдрәф булмау) (Т.я., 2012, 6 дек. Башмәкаләдә). Арада штамп-гыйбарәләр дә очрый. Мәсәлән, әлеге дә баягы. Бер үк санда ике язмада (Т.я., 2012, 19 дек.).   “Адымнар” телевидение тапшыруының кайбер үзенчәлекләре. Фикерне (аеруча иҗтимагый-сәяси фикерне) гомумиләштереп бәяләү. Бу максатта, мәсәлән, “Кадак” рубрикасында сүз яисә гыйбарә белән белдерелгән сурәтне видео күренеш белән бәян итәргә омтылу; Алып баручы ярдәмчесе сыйфатында тәкъдим ителгән Шомбай йомгак фикерне халык авыз иҗаты әсәрләре белән белдерә иде: Әстәгъфирулла!; Калган эшкә кар ява; Ятып калганчы атып кал; Рәхмәт яугыры; Агач җимеше белән –кеше эше белән; Чебешне көзен саныйлар: Тимерне кызуында сук; “Адымнар”ның үз йомгак-афоризмы бар: Шундый-шундый эшләр тора-бара нишләр.   “Матбугат ру “ троплары: Камчы гына уйнатып утырган җайдакны бәгъзе ат та үз өстеннән чөеп ата ул (В.Имамов. 2013, 19 сент.); Тәрбияле булу тәрбия күрүдән килә (Шаһиморат Зәйни); Сарык та исән, бүре дә тук...Тик минем киез итек кенә юк!   “Чаян”ныкылар үзенчәлекле. Хәер, һәр төр сөйләмне анализлап чыгу бер язмада мөмкин түгел, бу – безнең максатка керми дә. Кызыксынган кеше күзәтү-уйлануларын дәвам иттерә ала. Ә без алдагы язмада телбизәкне үзгәртүнең яңа төсмерләренә күчәрбез.     Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы
---

--- | 06.07.2018

"Ирем улыбызның суга батып үлгәнен белми әле. Терелеп бетмичә, әйтергә дә куркабыз"

$
0
0
06.07.2018 Фаҗига
Бер июнь аенда гына да республикада 22 кеше батып үлгән. Шуларның өчесе – бала. Балалар арасында фаҗи­га­ләр Апас, Әгерҗе, Минзәлә районнарында килеп чыккан. Түрәләр мондый хәлләрне булдырмас өчен кечкенә­ләрне йөзәргә өйрәтергә, әти-әниләргә уяу булырга киңәш итә. Тик кайгыны үз башыннан кичергән­нәр, балаларны сак­лап бетереп булмый, диләр. Нишләргә?
Мәктәпләрдә уку елы ахы­рында, су, янгын кур­кыныч­сызлыгы кагыйдәләрен аңла­тып, әти-әниләргә, балаларга кул куйдырту гына җитми. Елга, күлләрнең тарту көче бик зур. Эсселекнең елга буена куып китергәнен сизми дә каласың. Әгерҗе районының Кадыбаш авылында 12 яшьлек Динар Ша­киров та иптәшләре белән йө­зәргә дип барган. Тик аңа өенә исән-сау кайту на­сыйп булмаган.   – Динарны йөзә белми дип әйтә алмыйм. Бергәләп су ко­ен­ганыбыз бар: йөзә, чума иде. Кая барса да, әйтеп йөрде. Дустым янына барам, дигәч, җибәрдем. Әмма су коенырга барам, дигәне булмады. Аягы көзән җыерып, чокырга бат­кан, диләр. Ә сеңлесе – 13 яшьлек Регина, әни ул җирдә коенган бар, әмма чокыр күр­мәдек, ди. Улыбыз бик акыллы, чибәр иде. Әллә күз тидеме икән, дип тә уйлыйм. Аллаһ Тәгаләгә шундый бала кирәк булгандыр инде, – дип елый бүген әнисе 34 яшьлек Ләй­сәния. – Узган елның де­кабрь аенда гына ирем им­гәнде. Өч операция кичерде. Ике көн элек кенә әтиемне җирләгән идек. Балакаем бик боегып йөрде. Әмма өйдә тыныч иде. Әтисе авыргач, бөтен эшемдә булышты. Хәтта эретеп ябыш­тырырга да өйрәнде. Ашарга да пешерде. Бабасының өче­сен үткәргән көнне үзе дә күзләрен мәңгегә йомды. “Әти, теге дөньяда да оныгың кирәк булдымыни? Ник аны үз артыңнан алып киттең?” – дип үзалдыма ка­батлап йөрим. Каберләре янәшәдә генә. Ирем улыбызның үлгәнен белми әле. Лагерьга китте, дим. Терелеп бетмичә, иремә бу хакта әйтергә дә куркабыз. Улымның үлеменә ышанасы килми, кайтып керер шикелле”.   Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов әйтүенчә, әлеге буа 42 ел элек үк буылган. “Балыкчыларның су төбенә машина белән төшеп киткәне булды. Батучылар да булды, әмма балалар түгел. Бу очракта алар буаның ярамаган өлешендә коенганнар. Җәй көне авыл җи­рендә балалар тулысынча әти-әни контролендә була алмый. Авыл кешесе печәнен әзерли, башка эшләр белән мәшгуль. Буа яныннан 4-5 яшьлек балаларны куып кайтарганым булгалады. Авыл җыеннарында, мәктәптәге чараларда укучыларга, әти-әни­ләргә куркынычсызлык кагый­дәләре турында аңлатып та торабыз”, – ди башлык.   Ник киткән ул көтүгә?   Апас районының Коштаулы авылында исә 10 яшьлек Айзилә су корбаны булган. “Әти-әниләр балаларын сакларга тиеш тә бит. Ике кызымны да ялгыз үстерәм. Дүрт ел элек ирем янып үлде. Әти-әниләрем авыру, икесенең дә күзләре күрми. Аларны тәрбияләргә, укол кадап торырга кирәк. Үзем эшләмим. Айзиләнең моңа кадәр сүземнән чыкканы булмады. Барырга кушмаган очракта, елый да шуның белән бетә иде. Зөя елгасына кызларым белән су керергә баргалый идек. Йөзәргә өйрәтеп карадым, әмма нигәдер килеп чыкмады, – дип сөйли әнисе Алсу Идрисова. – Фаҗига буласы көнне Айзилә иртәнге сәгать 8дә үк торды. Башка көнне 10га кадәр йоклый иде. Төш вакытында кайтты да әйтми-нитми күздән югалды. Велосипедына утырып көтүгә кит­кән. Бер кызның әнисе шунда көтү көтә иде. Ник барган ул анда? Изге кое дип йөртелә торган җирдә харап булды. Суы бик салкын аның. Айзилә әйбәт укый, бик матур бии иде. Тыпырдап биегәне күз алдыннан китми. Бу хәсрәт гомергә онытылмас, ахры”.   Авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров әйтүенчә, әлеге күл авылдан ике чакрым ерак­лыкта урнашкан. Анда су коенырга йөргән кеше булмаган. “Безнең районда су коенырга рөхсәт ителгән урын юк. Шуңа күрә мәктәпләрдә, су коенырга ярамый, дип кул куйдыртабыз”, – ди ул.    Тыелганга карамыйлар   Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы мәгълүмат­ла­рына караганда, быелның июнь аенда 15 районда суга батып үлү очрагы теркәлгән. Казан шә­һәрендә, Кама Тамагы, Менделеевск, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе, Чистай районнарында фаҗига икешәр мәртәбә кабатланган. Үлемнең сәбәпләре – җиһаз­ландырылмаган җирдә коену, суга исерткеч эчемлек кулланып керү һәм балаларга күз-колак булмау. Үлүчеләрнең яртысы тиеш булмаган җирдә су кергән. Республикадагы 30 комлыкта тынычлап ял итәргә була. Анда коткаручылар да, медпукт та эшли.   – Сулыкларда көн саен диярлек кеше батып үлә. Кисәтү эшләре алып баруга карамастан, нәтиҗәгә ирешмәдек. Эшне башкара алмыйбыз дигән фикер туа, – дип белдергән Татарстан Премь­ер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару буенча комиссия утырышында.   Республиканың кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктовны рейд нә­тиҗәләре канәгатьләндерми.   – Без башкаладагы кеше кү­п­ләп ял итә торган кайбер урыннарны тикшердек. Әмма “коенырга рөхсәт ителми” дигән язу бер генә урында тора иде. Җи­һазландырылмаган урыннарда махсус билгеләр куярга ки­рәк. Фаҗигаләрне булдырмау өчен рейдлар уздырыла, мобиль төр­кемнәр эшли. Әмма районнардагы белгечләр безнең белән тик­шерүгә чыгарга ашкынып тормый. Халыкны да аңлап булмый: чиста комлыкта ял итмичә, куркыныч урында су керәләр, – ди ул.    Әллә курыкмый башладылармы?   – Зурлар тарафыннан контроль җитми. Үлем очракларын анализлагач, шундый нәтиҗә ясарга була. Гадәттә, авылларда балалар яшьтәшләре белән су коенырга китә. Саксызлык нәти­җә­сендә йә суга егылып төшәләр, йә баталар. Мәсәлән, Минзәлә районында бала велосипеды белән суга капланган. Йөзә бел­мәгән килеш чумасылары килә. Әлеге фактларны истә тотып, республика күләмендә “Йөзәргә өйрән!” дигән акция уздырыла. Моның белән бел­гечләр беренче чиратта әти-әниләрнең балаларына карата игътибарын арттырырга, үзлә­рен генә сулыкларга җибәр­мәүне күздә тота, – ди респу­бликаның кече суднолар буенча баш инспекторы урынбасары Регина Гаязова. – Билгеле, бер көн эчендә генә йөзәргә өйрәтеп булмый. Әмма курку хисен җиңәргә өйрәтеп була.   Соңгы елларда республикада бассейннар төзеп, балаларны да йөзәргә өйрәтә башладылар. Апас районының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Хәйруллина әй­түенчә, яңа уку елына аларда тагын бер бассейн төзелә. “Авыл балаларын да тулысынча махсус программа буенча өйрәтергә мөмкинлек булачак”, – ди ул.   Йөзәргә өйрәтү – яхшы, әмма элек тә бит йөзә белмәүче балалар бик күп иде. Әллә аларда курку дигән нәрсә юкка чыктымы? “Гадәттә, йөзә белмәгән балалар бата. Мәктәпләрдә йөзәргә өйрәтү дәресләре юк. Кеше баткан очракта да ярдәм итә бел­миләр. Дөрес, ОБЖ дәресләрен­дә беренче ярдәм күрсәтергә өй­рәнәләр, – ди Казан­ның 41 нче мәктәбенең физкультура укытучысы Рәниф Нәҗипов. – Балалар элек тә, хәзер дә су коенырга яраткан. Заман баласы судан курыкмый, дип тә әйтеп булмый. Алар бит анда тирәнлеген бел­мичә керә. Ә йөзә белмәгән кешегә корбанга әйләнер өчен күп кирәкми. Укучыларны мәк­тәпләрдә йөзәргә өйрәтергә ки­рәк. Баланы берничек тә үзен ге­нә сулыкка җибә­рергә ярамый”.   Казандагы Су спорты төрләре сарае директоры Альберт Баһа­ветдинов әйтүенчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министр­лыгының башлангыч сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү программасын кабул итүе кирәк. “Әгәр республика бинаны файдалану, белгечләр хезмәте өчен түләсә, балаларны бушлай өй­рәтә алыр идек. Бүген өч мәктәп физкультура дәресләрен бездә уздыра. Алар күп түләми, коткаручылар бушлай хезмәт күрсәтә. Иң башта судан курыкмаска өйрәтергә кирәк”, – ди ул. 
---

--- | 06.07.2018

Башкортстанда бер гаилә йоклаганда машиналары белән күлгә төшеп һәлак булган (ФОТО)

$
0
0
06.07.2018 Фаҗига
Башкортстанда коточкыч фаҗига. Краснокама районындагы Сауз күлендә тулы бер гаилә: 33 яшьлек хатын-кыз, 35 яшьлек ир-ат һәм аларның яшь ярымлык улы батып үлгән.
"Башинформ" язуынча, гаилә Агыйдел шәһәреннән күл буена яла итәргә килә. Алар яр буенда кунарга кала һәм машиналарында йоклый. Төнлә автомобиль күлгә шуып төшә. Батып үлүчеләрнең гәүдәләрен һәм машинаны Дүртөйле водолазлары чыгарган.    Әлеге вакыйга урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, психологлар эшли.    Башкортстанда моңа охшаш очрак былтыр да булган иде. Ул чакта Хәйбулла районында ике яшьлек сабые белән күп балалы ата-ана батып үлде.     
---

--- | 06.07.2018

Чемпионат матбугат үзәгендә – татар фольклоры

$
0
0
06.07.2018 Мәдәният
Кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «FIFA 2018 Kazan» матбугат үзәгендә чемпионатта эшләү өчен төрле илләрдән җыелган журналистлар каршында чыгыш ясады.
Концертны көчле алкышлар белән кабул иткән  журналистлар, соңыннан ансамбль җитәкчесе  Айдар Фәйзрахмановтан, артистлардан интервьюлар алдылар.    Бүген, 6 июльдә ансамбль Казан Кремлендә, 7 июльдә Чувашстан башкаласы Чебоксар шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда чыгыш ясый.
---

--- | 06.07.2018

Самара өлкә Сабан туенда губернатор да татарча сөйләште

$
0
0
06.07.2018 Бәйрәм
Быел Самара татарлары утызынчы тапкыр өлкә Сабан туен уздырдылар. Юбилейлы бәйрәмне һәрвакыт үзенчәлекле, истә калырлык итеп үткәрәсе килә. Җитмәсә, быел милли бәйрәмебез футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни чаралар программасына да кертелеп, милләтара чара буларак үткәрелде.
Димәк, ул җирле халыкны да, төрле илләрдән килгән кунакларны да гаҗәпләндерерлек булырга тиеш иде. Моның өчен төп оештыручылар - өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе һәм бәйрәмне оештыру комитеты күп көч куйды һәм аларның тырышлыгы бушка узмады. 30нчы өлкә Сабан туе гөрләп үтте.   Бәйрәм концерты, күңел ачулар 10 сәгатьтә башлануга карамастан, халык Гагарин паркына бик иртә җыела башлады. Сәүдә рәтләрендә әле өстәлләргә товарлар да тезелеп бетмәгән, ә инде сату-алу көнчыгыш базарларындагы кебек кызу бара. Әнә бер егет: “Иң татлы баурсак миндә, авызда эреп тора. Читләп үтмәгез, кабып карагыз”, - дип тәм-томнарын мактап тора. Халык та төшеп калганнардан түгел: “Беренче сатып алучыга ташлама ясыйсыздыр бит?!” - дип сатулашалар.   Самара өлкәсенең, Татарстанның төрле районнарыннан килгән сату чатырларында җаның теләгәнне сатып алып була. Милли ризыклар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, хушбуйлар, дини атрибутика, китаплар - товарларның төрлелегеннән күзләр камаша. Ә менә авыз сулары китереп торган кып-кызыл җиләк Зубчаниновка бистәсеннән килгән Шәмгыя Дәүләтбаевада гына иде. Бу көнне сәүдә эше кемдә шәп барды дисәң, аныкы булгандыр, мөгаен. Биленә алъяпкыч, башына ак яулык бәйләгән ападан бәйрәмгә бала-чагалары белән килгән ата-аналар җиләкне стаканлап та, килолап та сатып алдылар. “Үземнең бакчамда, бернинди химиясез үстердем. Ашагыз, балакайлар”, - дип, савытларын тутырып кына торды апа. Кузаклы яшел борчагына да ихтыяҗ зурдан булды. Тик менә сәүдә урыны өчен ул акча түләргә кирәклеген белмәгән икән, рәхмәт инде, оештыручылар апаның хәленә кереп, куып чыгармаганнар.   Бөтен паркка таралган шашлык, пылау исләре дә сатучыларның иртүк килгәнен дәлилләп торды. Биредә дә искитәрлек әйберләр бар иде. Әнә, талкыш кәләвә, бавырсак ясап сатучы Самара эшкуары Мәүлед Низамов машина әрҗәсенә мич ясап куеп, халыкны шунда пешкән кыстыбыйлар белән сыйлый.   - Дус-ишләр: “Кыстыбый сатып кына бу мич бәясен аклый алырсызмы икән?” - дип шаярталар. Эш акчада түгел бит. Милли җанлы иремнең Сабан туе кунакларына гореф-гадәтләребезне күрсәтәсе килде. Элек татар авылларында камыр ашларын мичтә пешергәннәр бит, ә хәзер халык мичтә пешерелгән ризыкның тәмен оныта башлады. Мич ризыгы безнең балачак хатирәсе ул, - дип сөйли Мәүлед әфәнденең тормыш иптәше Римма Низамова.   Сату рәтләрен карап йөргән арада Сабан туен алып баручы Линар Абсаттаров белән Ләйсән Ибәтова халыкны төп сәхнә янына чакырдылар. Чит ил кунакларын көткәнгә күрә, бәйрәм рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылды. Ә менә башкарылган җырлар, “Сабан туе” сүзе татар телендә генә яңгыраса да, барысына да аңлашылды кебек.   Бәйрәмне Шенталы районы үзешчәннәре бик матур “Сабан туе” күренеше белән башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, “Мирас” балалар фестивалендә призлы урыннар яулаган Альмира Сәетова, Фәрзәнә Мәхмүтова, Равил һәм Рәфисә Миннебаевлар җитәкчелегендәге Кошки районы үзешчәннәре коллективы, Тольятти милли-мәдәни автономиясе җырчы-биючеләре, Татарстанның Кама Тамагы районы үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмне үзенең чыгышы белән Татарстан артисты, җырчы, композитор Ринат Рәхмәтуллин да бизәде.   Гомумән, бу көнне паркның барлык почмакларында да татар җырлары, милли моңнар агылды. Стадион янәшәсендәге мәйданчыкта Самараның “Идел” ансамбле чыгыш ясап, халыкның күңелен күрде. Аның җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең гармунында дәртле бию көйләре уйнап күңелләрне җилкендерде. Ул бу мәйданчык аша үткән бер генә кешене дә биетмичә җибәрмәгәндер, мөгаен. Хәер, халык та бик ялындырмады, күңелле көйләргә ияреп аяклар үзеннән-үзе биергә тора иде!   Мәскәү (Московское) шоссесы ягында урнашкан җәйге сәхнә дә иртән-иртүк гөрләп торды. Анда “Мирас” балалар фестивалендә катнашкан Виктория Шакирова, Әлфия Сәгъдиева, Румил Насыйров (Кошки районыннан) һәм башка балалар чыгыш ясадылар. Ә башкортларның “Ләйсән”, мордваларның “Вияна”, осетиннарның “Амонд”, немецларның “Эдельвейс”, русларның “Самаряночка” халык җыр һәм бию ансамбльләре һәм башка милли үзешчән коллективлар чыгышы өлкәбездә үзара тату яшәүче халыкларның мәдәнияте байлыгын күрсәтә алды.   - Сабан туена төрле милләт вәкилләрен чакыру бик шәп. Без бер регионда яшибез, бер-беребезнең мәдәниятен белергә, хөрмәт итәргә тиешбез. Коллективыбызда берничә татар кызы бар һәм бервакыт өлкә бәйгесендә катнашу өчен алар безне “Ай, былбылым” җырын җырларга өйрәттеләр. Бик матур чыгыш ясаган идек. Менә бүгенге бәйрәмдә дә бик теләп катнашабыз, - дип сөйләде “Самаряночка” ансамбле җитәкчесе Людмила Рогова.   Милләттәшләребез арасында бу сүзләр белән килешмәүчеләр дә булды. “Һәр милләт үз бәйрәмен үзенчә бәйрәм итәргә тиеш, шунда гына гореф-гадәтләр саклана, милли йолалар буыннан-буынга тапшырыла. Ә башка милләт халыклары катнашса, алар өчен татар бәйрәме рус телендә алып барыла, кунакларга ярарга, аларны гаҗәпләндерергә тырышып, әллә нәрсәләр кылана башлыйбыз”, - дип үз фикерен белдерде Роза исемле ханым. Тик нигәдер фамилиясен дә әйтмәде, фотосурәткә төшәргә дә теләмәде. Бәлки аның сүзләре дөрестер дә, әмма күпмилләтле өлкәдә яшәгәч, башка халыкларның гореф-гадәтләрен дә белергә, үзебезнеке белән дә таныштырырга тиештер без. Әнә, ерак Колумбиядән, Мексикадан килгән футбол җанатарлары да Сабан туена чакырган өчен кат-кат рәхмәт әйттеләр. “Бүгенге бәйрәмгә килеп, Россиядә яшәүче халыкларның культурасы белән якыннан таныша алуыбызга чиксез шатбыз. Дөньяда иң татлы ризык - чәкчәк икән, шуны аңладык”, - диделәр алар. Кунаклар өлкә Халыклар дуслыгы йортының “Самара өлкәсенең этномәдәни үзенчәлеге” дигән күргәзмәсе белән дә таныштылар.   Сабан туена килгән һәркем өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надировның рәсемнәр күргәзмәсен карап ләззәтләнде, аның картиналарында сурәтләнгән иң гүзәл табигать почмакларына сокланды.   Бәйрәмдә көнозын “Осталар шәһәрчеге” дә эшләп торды. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Гөлнара Насыйрова калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс оештырса, халык кәсебе осталары Миләүшә Завъялова тиредән хатын-кыз бизәнү әйберләре ясау ысулларын күрсәтте. “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале буенча күпләргә таныш булган Андрей Митрофанов тал чыбыгыннан кәрзин үрү, ә Надежде Окорочкова кызыл балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класслар оештырганнар иде.   Остаханәләр каршындагы стадионда татар көрәше барды. Анда җирле батырлар да, Татарстаннан, Ульян өлкәсеннән килүчеләр дә бар иде. Алтмыш, җитмеш, туксан һәм йөз килограммлы үлчәү авырлыкларында самаралылар Камил Әхмәтвәлиев, Әбдекәрим Шералиев, Җәмил Шәмшетдинов һәм Дамир Сафин беренче урынны яуладылар. Ә 80 һәм 100 килограммлы үлчәү авырлыгында татарстанлылар Ранис Галимуллинга һәм Раил Нургалиевка тиңнәр булмады. Соңгысы Сабан туеның абсолют батыры исеменә дә лаек булып, сарык тәкәсенә ия булды. Җиңүчеләр көрәш бәйгесенең иганәчесе Минәхмәт Хәлиуллов тарафыннан скутерлар һәм мотоцикллар белән дә бүләкләнделәр.   Нәкъ шул вакытта бәйрәмгә өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич һәм Сабан туеның башка мөхтәрәм кунаклары да килеп җитте. Аларны милли киемнәргә киенгән егетләр-кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән, ә Камышлы һәм Шенталы районнары үзешчәннәре җыр-бию һәм сый тулы өстәлләр белән каршы алдылар. Барлык мәйданчыкларны әйләнеп чыкканнан соң, кунаклар су өстендә урнашкан “Ракушка” сәхнәсе янына килделәр. Сабан туеның төп оештыручысы - өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов самаралыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, Сабан туе әләме күтәрелде. Бу эш Самарада беренче Сабан туйны үткәрүдә актив катнашучыларның берсе, аксакал, көрәш остасы Шәүкәт ага Хәйбуллов һәм “Яктылык” мәктәбен быел алтын медальгә тәмамлаган Гүзәл Хәйбулловага ышандырылды.   Дмитрий Азаров халыкны саф татар телендә сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.   - Сабан туе менә күп еллар инде Самарада шәһәр һәм өлкә бәйрәме буларак уздырылып, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус мөнәсәбәтләре символы булып тора. Өлкәбездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, бергәләп бәйрәмнәрне үткәрү, авыр чакларда берләшү шәһәребезнең, регионыбызның чәчәк атуына ярдәм итә, - диде губернатор.   Өлкәбездә халыклар дуслыгын ныгытуга, татар культурасын саклап калуга һәм үстерүгә күп көч куйган милләттәшләребез өлкә губернаторының, шәһәр башлыгының һәм Татарстан Республикасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.   Быелгы Сабан туе каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеена багышланып, төп сәхнә каршында аның тормыш юлына, иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Ә Гакыйль Шәрифулла улының туганнары - энесе Наил, аның хатыны Халидә, аларның улы Ринат Сәгыйровлар бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары санында булдылар.   - Күптән түгел Кошки районының Иске Җүрәй авылында Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән йортны төзекләндереп, анда аның музеен булдыру турында тиешле карар кабул ителде. Тиздән аны төзи дә башларбыз дип өметләнәбез. Бу эштә мин үзем дә катнашып, матди ярдәм күрсәтәм, башка иганәчеләр дә табылыр дип ышанам. Максатыбыз - быелгы көзгә музейны булдыру. Иске Җүрәйдә музей булса, халык та анда йөрер, авыл да яшәр, иншаАллаһ, — диде Гакыйль Сәгыйровның иҗатын пропагандалау һәм исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган хәйрия фонды җитәкчесе, Россиянең атказанган төзүчесе, төбәгебезнең танылган эшкуары һәм җәмәгать эшлеклесе Вазыйх Мөхәммәтшин. Ул тәбрикләү сүзендә милләттәшләребезне өлкәбездә тиздән булачак губернатор сайлауларында актив катнашырга чакырды. "Губернатор булырга, минемчә, Дмитрий Игоревич Азаровтан да яхшырак кандидат юк. Мин аны 20 елдан артык беләм инде. Ул өлкәбездә яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларның һәм мөсел-маннарның милли һәм дини ихтыяҗларын тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер", - дип белдерде.   Сабан туенда Гакыйль Сәгыйровның шигырьләрен сәнгатьле итеп уку буенча бәйге дә оештырылган иде. Анда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Телсез бала” шигырен сөйләгән Гүзәлия Шәкүрова һәм “Кызык сүзләр” шигыре белән чыгыш ясаган Илшат Исхаков җиңү яуладылар.   Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм аның хатыны Альбина балалар өчен чүлмәк вату, аркан, таяк тартышу, аякка капчык киеп йөгерү кебек милли уеннар да оештырганнар иде. Әлбәттә, Сабан туе спорт уеннарыннан башка да узмады. Бәйгеләрдә катнашучылар да, җиңүчеләр дә бүләкләнделәр.   Сүз уңаеннан иганәчеләрнең елдан-ел кими баруын да әйтмичә булмас. Бүген алар бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә аларның исемнәрен атап үтәргә кирәк дип таптык. Быелгы бәйрәм милләтпәрвәр милләттәшләребез Әнвәр Горланов, Ильяс Шәкүров, Сания Каюмова, Рифкать Хуҗин, Вазыйх Мөхәммәтшин, Таһир Әюпов, Әмир Әюпов, Хәмит Әюпов, Гөлсем Хөсәенова, Руслан Шумайлов, оешмалардан - “Волгопродмонтаж”, Самараның 5 санлы ипи заводы, “Лагуна”, “РКЦ-Тольятти”, “Агропорт-Хәләл”, “Империал”, “Домашкино” сөт заводы ярдәме белән уздырылды.   Юбилейлы Сабан туе шулай, җыр-бию, уен-көлке белән кичкә кадәр дәвам итте. Самаралылар да, килгән кунаклар да бик канәгать калып, “Бәйрәмнең якты хатирәләре ел буе күңелдә сакланыр”, - диештеләр.           Фото: Римма НУРЕТДИНОВА һәм Юлия РУБЦОВА

 


Алия АРСЛАНОВА

--- | 06.07.2018

Чебоксарда узачак Федераль Сабан туеның ПРОГРАММАСЫ билгеле

$
0
0
06.07.2018 Бәйрәм
6-7 июль көннәрендә Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабан туе уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Чувашстан чигендә кунакларны җырлар, милли ризыклар һәм көләч йөз белән каршы алалар.
Инде Татарстан, Пенза, Коми, Әстерхан, Киров өлкәләреннән вәкилләр килеп җиткән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.    Барлыгы илкүләм Сабантуйда Россиянең 41 төбәгендәге  татар иҗтимагый оешмаларыннан 500ләп вәкил  катнашыр дип көтелә.   6 июльгә, Татарстанның сәнгать осталары концерты билгеләнгән. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук Чувашия дәүләт театр һәм балет театрында Татарстан президенты исеменнән  тантаналы кабул итү чарасы узачак.   Театр фойесында Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе оештырыла. Концертта республикабыз артистлары — Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Диляра Палатова, Карина Җиһаншина, Зарина Вильданова, Рамил Аймәтдинов, Азат Абитов, «Болгар кызлары» триосы чыгыш ясаячак. Чувашиянең иҗат төркемнәре дә тамашачыларны сөендерәчәк.   7 июль көнне Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданы территориясендә XVIII Федераль Сабантуй үткәрелә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев катнашачак.   Сабантуйның мәдәни программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш — 11.30 сәгатьтә.
---

--- | 06.07.2018

Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган

$
0
0
06.07.2018 Җәмгыять
Татарстанда мәктәп директоры "ялган" каравылчы өчен ике ел буе хезмәт хакы алып яшәгән. Ир-ат, үз вазифасыннан файдаланып, танышын мәктәпкә эшкә "урнаштырган" һәм аның өчен хезмәт хакы алып барган.
Татарстан прокуратурасы хәбәренә сылтанып "Татар-информ" язуынча, 2015 елның октябрендә Апас районының Иске Йомралы урта мәктәбе директоры, каравылчыны вазифасыннан азат итеп, аның урынына үз танышын эшкә урнаштырган. Ике ел дәвамында ул аның өчен хезмәт хакы алып яшәгән.   Директорның бу законсыз гамәлләре җирле бюджетка 140 мең сумнан артык зыян салган.   Директор үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата ике маддә буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.    
---

--- | 06.07.2018

Зәринә Шиһапованың чемпионатлы Казаннан тәэсирләре: «Йөзендә киң елмаю икән, димәк, чит илдән килгән»

$
0
0
06.07.2018 Җәмгыять
Бауман урамы. Ул халыкның күплеге! Тавыш. Бик күпләр муеннарына «җанатар паспорты» элгән. Кулларына төрле кәгазь, рәсемнәр тоткан яшь кенә кыз-егетләр дә, волонтерлар инде болары, әллә кайдан күренеп тора. Алар кунакларга юл күрсәтергә, сорауларга җавап бирергә әзер. Кафелар тулы халык, бар да ашыйлар. Урамда бәйрәм сыман.
Чит ил кешесен таныр өчен тәҗрибә кирәк түгел, аерылып торалар. Йөзендә киң елмаю икән – димәк, читтән килгән.    Мәктәп программасыннан гына инглиз телен бераз чамалыйм. Кулымда сөйләүлегем дә бар. Эскәмиядә көлешеп, чит телдә сөйләшеп утырган өч абзый һәм бер хатын компаниясе янына барып утырдым. Австралиядән килгәннәр. Туганнар. Ирле-хатын да, ирнең абыйлары. Мин шулай кисәк кенә яннарына килеп утырганга бер дә аптырап калмадылар, ачык сөйләштеләр. Әйтерсең мине генә көтеп утырып торганнар. Бер-беребезне мең ел белгәндәй, хәлләребезне сөйләшеп утырдык. Мин алардан бераз сорашырмын дигән идем, тик алар үзләре мине сорауларга күмделәр. Кайда эшлисең, укыйсыңмы, ничә яшь, футбол карыйсыңмы? Үзләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта булганнар инде. Казаныбызны ошатканнар. Матур кешеләр күп сездә, ярдәмчелләр, диләр. Шәһәрегез чиста дип, хәтта юлларны да мактадылар. Сөенеп тыңлап утырдым. Бер нәрсәне әйтми кала алмыйм: мәктәптә инглиз теле укыткан укытучым укымас дип өметләнәм, тик сөйләшүебезнең яртысын аңламадым. Башны селкеп, елмаеп кына утырдым.   Авылда һәр узган кешегә «Исәнмесез!» дияргә өйрәтәләр иде безне. Монда да шулай, халык бер-берсе белән «Хеллоу!», «Хай!» (инглизчә исәнләшү сүзләре. – Ред.) дип исәнләшә. Кызык.    Исәнләшә-исәнләшә, хәлләр сорашып, Кремльгә кадәр барып җиттем. Монда туристлар, телефон, фотоаппаратларын кулларыннан төшермичә, фото ясыйлар.    Польшадан, Ираннан, Франциядән, Казахстаннан килгән кешеләр белән танышып алдым. Барысы да футбол дип килгән. Чит илләр молодецлар инде, минәйтәм. Барысы да уңай фикерләр белән генә уртаклаша, шулкадәр җиңел сөйләшеп китәләр. Ничек ошатмыйсың инде аларны. Үзебезнең илдән килүчеләр дә бик күп. Көньяк Сахалин, Калининград, Бурятиядән килгән җанатарлар белән бераз аралашып тордым. Казан алар өчен чит шәһәр булса да, монда йөрергә бик җайлы, диләр. Юл күрсәткечләре күп, казанлылар бик ачык йөзле дип мактадылар.  Озак йөрдем, үзем өчен күп яңалык ачтым. Күңелемдә Казаныбыз өчен горурлык, ватанпәрвәрлек хисе артты. Күтәренке кәеф белән өйгә кайтып киттем, телевизордан футбол башлана иде…    
Зәринә ШИҺАПОВА

--- | 06.07.2018
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>