Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Депутатлар Язучылар берлегендә Туфан Миңнуллин турында истәлекләр сөйләде

$
0
0
29.08.2018 Әдәбият
Кичә Татарстанның Язучылар берлегенә депутатлар җыелды. Очрашуның максаты – элек бергә эшләгән коллегалары – татар драматургы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу иде. Кунаклар арасында узган чакырылышларда парламентка сайланганнар да, закон чыгару эшчәнлеген хәзерге көндә дәвам иткән депутатлар да бар иде.
Туфан Миңнуллинның тууына 25 августта 83 ел тулды. Быел 2 майда аның вафатына 6 ел булды, дип яза Татар-информ.   “Без Туфан Миңнуллинны искә алып, ел саен май аенда Казанда иҗади проект оештыра башлаган идек. 2016 елда аның җырларын барлап, Актерлар йортында концерт уздырдык. 2017 елда Язучылар берлегенең Тукай клубында шигырь һәм җыр бәйрәме үткәрдек. Быелгы чара Туфан Миңнуллинның туган көне чорына туры килде. Аның белән Дәүләт Советында бергә эшләгән, фикердәшләр булган хезмәттәшләрен җыеп, истәлекләр кичәсен уздырырга карар кылдык. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бу тәкъдимне хуплап алды”, - дип сөйләде кичәнең төп оештыручысы Земфира Гыйльметдинова.    Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәтен җитәкләгән Земфира Гыйльметдинова драматург турында якты истәлекләр саклавын, “Сәхнә” журналында бергә эшләгән елларны сагынып искә алуын әйтте.     Язучылар берлегендә оештырылган кичәгә егермедән артык кеше чакырылган булган. Биредә Разил Вәлиев, Марат Галиев, Фатих Сибагатуллин, Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Сүрия Усманова, Чулпан Әхмәтова кебек шәхесләрне, Спас районы башлыгы Камил Нугаевны, язучылардан Гәрәй Рәхим һәм Марсель Галиевне, шулай ук Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны күрергә мөмкин иде. Туфан Миңнуллинның якыннары һәм гаиләсе дә катнашты. Кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова үзенең хәләл җефете – Корбангали әфәнде һәм улы Данияр белән килгән иде.   Туфан Миңнуллин турында истәлекләр уртаклашу чәй өстәле янында, артистларның чыгышлары белән үрелеп барды.     “Без Туфан ага белән 45 ел аралашып яшәдек. Бүген бигрәк тә дәүләт эшендә, парламентта яныбызда аның юклыгын бик нык сизәбез. Кешенең бөеклеген еллар үткән саен аңлыйсың, Туфан Миңнуллинның шәхесе һәм иҗаты киләчәктә әле тагын да зуррак бәя алачак”, - дип белдерде кичәне алып бару вазифасын үз өстенә алган ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.    Данил Салихов Туфан Миңнуллинның Язучылар берлеге эшчәнлегенә, берлеккә әлеге бинаны алу һәм ремонтлауга да зур өлеш керткәнен искәртте. “Туфан абыйның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган эшләре бәяләп бетергесез, без аның иҗади мирасын да, шәхес буларак та истәлеген сакларга тиеш”, - диде Язучылар берлеге рәисе. Шәхсән ул үзе Биектау районының Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары оештыруын әйтте. Аны ике елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Данил Салихов киләсе елда булачак II семинарга алдан ук чакырып куйды.  
---

--- | 29.08.2018

Ялгызлык афәтеннән ничек коткарырга?

$
0
0
29.08.2018 Җәмгыять
Ялгызлык яман чир сыман һаман кешелекне ашый… Нинди генә таныштыру клублары ачылса да, газета-журналларда таныштыру почмаклары булса да, Интернетта танышу сайтлары эшләп торса да, чынлыкта киресе килеп чыга. Аралашу, күреп танышу, күршеңнең кереп хәлен белү, җыелып кич утыру – болар берсе дә юк!
Исәнләшү дә “Привет!” диюгә, йә булмаса, баш кагып исәнләшүгә кайтып калды. Безнең иң якын дусларыбыз — телевизор, компьютер, телефон. Алар безне көннән-көн ялгызлык утравына сөйри, аралашуны оныттыра. Кызганыч, тирә-ягыбызда корт күче кебек кеше булса да без ялгыз, чөнки һәр кешенең колагында наушник, күзләрендә кара күзлек, кулында телефон…   Аның беркемдә дә гаме юк! Бигрәк тә яшьләрнең, үсмерләрнең көннәр буе компьютер каршына утырып, виртуаль, җансыз танышу, аралашуларга алдануы, үзләрен ялгызлыкка дучар итүләре куркыныч та, кызганыч та! Хәер, өйдә парлы саналган, бергә яшәгән әти-әнисе дә шул хәлдә бит инде. Алар күптән ялгыз! Аерылып та булмый, фатир, кредитлар, балалар тота, бергәлек тә, җылылык та юк, өйгә кайту белән, бергәләп гөрләшеп кич утырасы, газеталар укыйсы, балалары белән шөгыльләнәсе урында, аларны тагын шул компьютер, ноутбук “йота”.   Мондый ялгызлык кешенең иң явыз дошманыдыр, мөгаен. Ул аның үсешен тоткарлый, аралашу даирәсен тарайта, адәм баласының сулышы кысыла… Кеше хайван түгел бит, аны ашатып, йоклатып кына булмый. Аллаһы Тәгалә адәм баласына сөйләшү, аралашу ихтыяҗы һәм мөмкинлеге биргән. Һәм кешенең янәшәсендә тере кеше булырга, ул аның турында кайгыртырга, аның белән сөйләшергә, килешергә, аны яратырга тиеш була. Кызганыч, ярату, көйләү, яраклашу бөтен кешенең дә кулыннан килми. Җан җылысын кызгану, күңел ялкаулыгы үзеннән үзе ялгызлыкка этәрә. Бүгенге прогресс, югары технология заманында мондый ялгызларның исәбе-саны юк! Иң куркынычы – аларның күпчелеге үсеп килүче буын!   Ә әби-бабайларга килгәндә, мин шундый әбиләрне беләм, алар инде күптән берүзләре яшиләр, әмма ялгыз түгел! Үз-үзенә шөгыль табып, бәйләм бәйләп, чигү чигеп, күршеләре белән аралашып, догаларын укып, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәүче, бай күңелле, көчле рухлы әбиләр бар ул! Тәрәз төпләрендә кып-кызыл яраннар кышын да чәчәк атып утыралар, караватында кечкенә паласында йомшак песие йоклый, өе җылы, әкрен генә ашы кайнап утыра… Монда ялгызлыкның исе дә юк! Бу әби-бабайлар белән көннәр буе сөйләшеп утырырга була. Сагыну бардыр, юксыну үзәкләрен өзәдер, тик рухлары көчле, күңелләре киң булганнарны, кешеләрне яратучыларны ялгызлык җиңә алмый, ахры. Ялгыз әби-бабайларның да ялгызы гына түгел, үз-үзен карый алмаганнары да бар бит. Янәшәләрендә кеше булу аларга җиңеллек китерә, әлбәттә. Тик монда да бер икеләнү бар: кемгә эләгә бит?! Тәрбиялим дип аласың икән, көчек баласын да үз итәргә, яратырга кирәк, ә монда — тере кеше! Аралашып яшәүче дустым Зөлфия Муллина да дистәләгән еллар әбиләр карый. Башта ялгыз калган телсез Зәкия апаны тәрбияләде. Бу апаның салкын кышкы бураннарда ялгышып чыгып китүе, Зөлфиянең балалары белән бергәләп эзләп алып кайтулары – бүгенгедәй истә. Аннан Ижаудан бер әби… Ул аларны соңгы көннәренә кадәр карап соңгы юлга озатты.   Бүгенге көндә аның түрендә беркеме дә булмаган ялгыз Фәгыйлә апа утыра. Тиешенчә, җиренә җиткереп, ашатып, эчертеп, юындырып яшәтә ул әбиләрне. Күрше-күләндәге әбиләрне дә мунча кертү, мич ашы пешереп ашату аңа берни дә тормый. Урын-җирләре чиста, тамаклары тук, өсләре бөтен – риза-бәхиллекләрен биреп китәләр, әлбәттә. Сыйныфташым Фәридә Ягъфәрова да әнисенең туганы Рәйсә апаны ялгызы калгач үз өенә алып кайтты.   Рәйсә апаны җайлый, көйли белүенә, һәр соравына сабыр гына җавап биреп, аңлата алуына таң калып, сокланып утырдым. Марат һәм Ләйлә Гыйззәтуллиннар да дә әтиләренең авыру апасын тәрбия кылалар. Үзләренең өч баласы үсеп килә. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә менә дигән үрнәк! Әйе, чит кешене үз итеп тәрбияләргә, якын итеп аралашырга, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең көен табарга сабырлык, тырышлык кына түгел, талант кирәктер! Олы җанлы авылдашларым кебекләргә эләккән әбиләр, һичшиксез, бәхетле картлык кичерер.   Тик, адәм баласының да төрлесе бар ич… Минем әнкәем бер кешегә дә мәшәкать, карау тидермичә, 78 яшендә китеп барды. Ялгызлык — коточкыч фаҗига, диләр. Шулайдыр… Тик ялгызлыктан бүген аеруча ике буын газап чигә: замана яшүсмере һәм ялгыз өлкәннәр. Кемне ничек коткарырга?!   Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.
---

--- | 22.08.2018

Татарстан халкын "Зур сезон ачылышы"көтә

$
0
0
29.08.2018 Мәдәният
Сагындыгызмы? Без дә сагындык! Шуңа күрә озакка сузмый концертлар сезонын рәсми рәвештә ачык дип белдерәбез.
"Татарча солянка" концертларына сусаган барлык тамашачыларыбызны "Зур сезон ачылышы"нда көтеп калабыз.    27сентябрь көнне УНИКС сәхнәсеннән инде яхшы таныш булган, популяр хитлар белән беррәттән әле җәй көне генә иҗат ителгән өр-яңа җырлар да яңгыраячак.   Казанның иң зур залларынның берсендә очрашканчыга кадәр!
---

--- | 29.08.2018

«Эхо Москвы»да татарча тапшыру чыга башлады

$
0
0
29.08.2018 Милләт
Россия халкы арасында популяр булган «Эхо Москвы» радиосында «Татарча сөйләшәбез» дип аталган тапшыру чыга башлады. Аның беренче чыгарылышы 22 август көнне булды.
Радионың баш мөхәррире Алексей Венедиктов әйтүенчә, Мәскәүдә татарлар бик күп яши һәм алар башкалада өченче этнос булып тора, шуңа күрә мондый тапшыруны эшләп карарга булганнар. «Татарча сөйләшәбез» тапшыруындагы татарча өлешен Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килә торган «Умарта» татар телен укыту курслары җитәкчесе Лилиана Сафина укый. Тапшыру өчен материалларны да үзе әзерли.   – Беренче айда тапшыруыбыз атнага өч тапкыр чыгачак. Бу тапшырулар күбесенчә рус телле радиотыңлаучылар өчен. Чыгарылышларда рус теленә татар теленнән кергән сүзләр турында аңлатыла. Тәүге сүзебез «капкын» иде. Алга таба топонимик сүзләр турында мәгълүмат бирәчәкбез. Әлегә шундый 50 сүз әзерләнеп куелды, – дип сөйләде ул безгә.   Лилиана тумышы белән Татарстанның Кайбыч районыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү педагогия университетының рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Ул вакытта анда татар бүлеге дә эшли торган була. Лилиана институттан рус һәм татар филологиясе белгечлеген алып чыга. Бүгенге көндә филология фәннәре кандидаты, Мәскәүнең бер университетында чит ил студентларына рус телен укыта. 2003 елдан бирле Мәскәүнең элекке татар бистәсендә урнашкан тарихи бинасы – Әсәдуллаев йортында татар теле дәресләрен дә алып бара.       – Баштагы елларда татар теле дәресләренә ун-унбишләп кенә кеше йөрсә, хәзер өчәр төркем эшли. Быел дүрт төркем эшләр дип көтелә. Телне өйрәнү өчен татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килә. Быел чуваш милләтеннән берничә кеше укыды. Америка, Англиядән килгән чит ил студентлары да теләп укыды. Аудиториябез төрле – татар теленең яңгырашына гашыйк булып та, әби-бабайларының телен өйрәнәсе килеп тә, күңелләрендә татарлык хисләре уянганнар да, катнаш гаиләләрдән булганнар да килә. Татарстан тиз үсә, дәрәҗәсе дә күтәрелә, моны аңлап алган кешеләр дә махсус татар телен өйрәнергә дип килә. Кайбер ата-аналарның балаларын Иннополис шәһәренә укырга җибәрәсе килә. Татарстанда татар теле кирәк булыр дип, аларны безгә алып киләләр. Шимбә көнне балаларны да укытабыз. Элек биш яшьтән үк кабул итсәк, ата-аналарның теләген истә тотып, быел аннан да кечкенәрәкләр белән эшләрбез дип уйлап торабыз. Курсларга килүчеләр арасында укуны ташлаучылар юк диярлек, чөнки безгә телне өйрәнү теләге көчле булганнар гына килә. Шунысы сөендерә: элек татар телен аңларлык-сөйләшерлек дәрәҗәдә өйрәнсәк тә җитә дип әйтәләр иде, хәзер исә грамматикага да игътибар итәләр, – ди Лилиана.   Әңгәмәдәшем татар телен үзе булдырган методика нигезендә укыта. Безнең аудитория Казанныкыннан аерыла, монда татар телендә сөйләшерлек тирәлек кысанрак, текстларга мин күбесенчә Мәскәү топонимик атамаларын кертәм, ди ул.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 28.08.2018

"Сиңа ияреп гөнаһка батып беттем"

$
0
0
29.08.2018 Юмор
Күршем белән әкрен генә урамнан атлыйбыз. Бездән алда күлмәгенең арка өлеше бөтенләй ачык яшь кенә хатын-кыз бара. Күршем җор телле: – Болар иртүк тавышланышканнар, ире хатыны ишектән чыкканда гына күлмәген ертып, аерып төшергән, – ди.
Мин, ышана язып:   – Нәрсә, син боларны беләсеңмени? – дип сорадым.   – Юу-ук, күлмәгенә карап кына нәтиҗә чыгардым, – ди күршем. Көлештек.   Күрәбез, каршыга таза гына яшь хатын килә. Күкрәкләре мулдан. Күлмәгенең түше нык ачык. Күкрәкләре ишелеп, ояларыннан менә-менә чыгып төшәрләр төсле. Монысы узып китүгә, күршем:   – Моңа тиз арада кияү кирәк, дәрте ташып чыккан, – дип куйды.   Ул арада биек үкчәле туфлиләрдән яшь чибәркәйнең каршыбызга атлаганы күренде. Күлмәгенең бер җиңе бөтенләй юк, берсе озын җиңле.   – Бусын сөяркәсенең хатыны эләктергән, күлмәгенең бер җиңен өзеп кисәтү ясаган, минем ир белән тагын чуалсаң, башка кайбер нәрсәләреңне дә өзеп кулыңа тоттырырмын дип, мәсьәләне катгый куйган, – дип нәтиҗә чыгарды.   Безне тагын бер ханым, бәлки туташтыр, узып китте. Монысының күлмәк итәге бер яктан кыйгачлап киселеп менгән, бер як итәге озын. Күршем:   – Болар теге байлар поселогыннан инде, үз йортлары белән яши торган гаилә, – дип фаразлады. – Димәк, сыер асрыйлар. Поселоктан түбәндәрәк үз йортлары белән яшәүче байлар поселогы бар. Йортлар икешәр, хәтта өчәр катлы. Мунча, гараж, абзар-куралы, коймалары өстеннән ишегаллары да күренми торган ихаталы. Менә шул йортларның берсендә ханымның күлмәк итәген бозау чәйнәгән, ханым үзе генә кыеклатып кисеп ташлап, бөгеп куйган.   – И-и, фантазиягә бигрәк бай син! – дим күршемә, шаккаттып.   Берсе гүпчим эчке күлмәктән чыгып киткән фатирыннан. Чынлап та, төнге күлмәк кебек ике элмәк белән генә җилкәләренә эленгән ап-ак челтәр күлмәк кигән шул берсе.   – Йокысыннан соң торган, ашыгып чыгып киткән, – ди күршем.   Бераздан, көн бик эссе булуга карамастан, башын-муенын урап, чорнап бетергән, күлмәк итәкләре җир себереп килә торган әллә үзбәк, әллә гарәп хатыны күренде. Җитмәсә муенына бала аскан. Андый халык та күбәйде бит хәзер бездә. Ирләре төзелештә, базарда. Күбесе мәчет тирәсенә елышты. Ике-өч дога ятлап алып, ирләре башларына түбәтәй киеп, хатыннары яулык-шарф урыйлар да, гади, тиз ышанучан татар халкын алдап-йолдап йөриләр.   Минем әнкәй 90ны узып бакыйлыкка күчте. Коръәнне гарәпчә яттан белә иде. Саргаеп, битләре тузып беткән Коръән китабын һәрвакыт өстәлдә тотты. Дөрес, авыр сугыш елларында унҗидешәр сәгать колхоз эшендә йөргәндә Коръән кайгысы булмагандыр. Ул вакытларда әлеге изге китап иске генә ак яулыкка төреп, киштәдә сакланды. Ә күлмәкләргә килгәндә, әнкәйнең нибары ике күлмәге бар иде. Берсе – кешелеккә кия торганы. Әле аларны кулдан үзе теккән булган. Эшкә кия торганын: “Юаем да эләем, киптерәем дә кияем”, – дип көлдерә иде. Чынлап та, көз, кыш айларында юып, мич алдындагы бауга элеп, иртән сырлы бәләк белән бәләкләп, ягъни үтүкләп кия иде. Үзебездә үтүк юк. Кешедән үтүген алып чыксаң да күмере юк. Әни безнең – гаиләдәге һәркемнең киемен шулай юа, бәләкли иде. Шуларны уйлап, күңелем төште, күршемә кушылып көләсем дә килми башлады. “Әйдә кайтыйк, сиңа ияреп гөнаһка батып беттем. Кисеннәр, кылансыннар. Синең белән миңа хәзер әлләни кисәк тә килешми шул инде”, – дип, күршемне кайтыр юлга бордым.    
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА

--- | 29.08.2018

Татарстанда кеше үтерү факты буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар

$
0
0
29.08.2018 Криминал
Чаллыда яшүсмерләр белән низагтан соң, 49 яшьлек ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
17 июльдә Татар-информ Автошәһәрнең 32нче комплексында шунда яшәүче ир-атның балалар мәйданчыгында көнбагыш ашап утыручы яшүсмерләргә кисәтү ясавы, яшьләрнең моңа ачулары кубуы һәм сугышулары турында хәбәр итте. Урынга килгән табиблар коткарып кала алмаган, ир-ат үлгән.   “Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның муен өлешендә сынган җәрәхәт урыны сугудан булуы ихтимал. Сугу белән үлем арасында турыдан-туры бәйләнеш ачыкланмаган. Экспертиза үлгән кеше канында алкоголь булуын күрсәткән”, - дип әйткән Шакиров.   16 яшьлек егет әлегә 48 сәгатькә тоткарлаган, гаепләү аңа белдерелмәгән. Якын арада аңа чикләү чарасы каралачак.   
---

--- | 29.08.2018

Пенсия реформасы: бер җылы сүз җитәрме?

$
0
0
29.08.2018 Сәясәт
Быел җәй Россиянең мәгълүмат кыры әйләнчек сарык кебек пенсия яшен күтәрү темасы тирәсендә әйләнә дә тулгана. Көз якынлашкан саен, әйләнчеклек көчәя, чөнки, бердән, халык җәйге ялдан кайта һәм социаль протестларның көчәюе көтелә.
Икенчедән, популяр булмаган канунны кабул итәр чак җитә. Закон әле кабул ителмәгән килеш тә президентның да, “Бердәм Россия”нең дә, башка бюро­крат­ларның да рейтингын кискен түбәнгә өстерәде. Халык хәзер кухняларда, капка төпләрендә һәм ишегалларында сәясәт турында сөйләшә.   Канәгатьсезлек һәм протест ялкынына долларның үсүе, аңа ияреп инфляция ”түти”нең яңа бию башлавы ут өстәячәк. Инде ит комбинатлары хөкү­мәттән иткә бәяне үстерүне сорыйлар, дигән хәбәрләр еш ишетелә, ипи дә, мөгаен, озак көттермәс. Бензин бәясенә тагын 4-5 сум өстәргә җыенулары турындагы хәбәрләр кара яңалыклар тезмәсе­нең артыннан этеп килә.    Катлаулы вәзгыятьтә президентның халык алдына чыгып сүз әйтер вакыты җитте. Баштарак вак каналлар аша төрле яңалыклар таралды: Путин пенсия дефолтын йомшартачак икән, ди­гән сүзләр куертылды. “Быдло”га тәэсир итүнең бу чарасы – боярлар начар, патша яхшы схемасы күптән көтелә иде инде. Соңгы сәгатьләрдә генә президент сүз­чесе Пес­ков Путинның халыкка чыгып рефор­маторларның кызуын берникадәр сүрел­дерү ихтималы барлыгы турында рәсми рәвештә икеле-микелерәк сүзләр ычкындырды.    Тик менә “йомшарту” операциясе кө­телгән нәтиҗәне бирерме? Кремльдә пенсия фетнәсе масштаблы булыр дип көтмәгәннәр иде, канәгатьсезлекнең кар йомарламы кебек үсүе ачыклангач, шүрләп калдылар. Инде ачык була башлады: протестның үсүенә юл куярга ярамый. Гайкаларны кысу кире нәтиҗә бирергә охшаган, инде болай да сырлар өзелә башлавы күренә. Хәзер инде, киресенчә, бер-ике әйләнешкә шө­репләрне бушатып карау ихтыяҗы туа. “Бушату” буенча депутатлар үзара ярышка да чыктылар. Кемдер депутат­ларның пенсиягә чыккандагы өстен­лек­ләрен бетерү идеясен алга сөрә. “Бердәм Рос­сия”нең активистлары хөкем ителгән ришвәтчеләрдән тартып алынган байлыкны Пенсия фондына күчерү инициативасын байрак итеп күтәрделәр. Бик хаклы һәм кабул ителерлек тәкъдимнәр керде. Теге карак­лар малын конфискат итеп пенсиягә өстәү идеясе генә сораулар тудыра. Бюджет акчасы Пенсия фондына күчсен өчен аны башта урларга, аннан соң каракларны тотып, урланганны пенсионерлар белән бүлешер­гә кирәк микәнни? Димәк, бюджетны чиновник­лар никадәр күбрәк таласалар, Пенсия фонды өчен шулкадәр яхшырак булып чыга: каракларын тотасың да акчаларын фондка күчерәсең.    Илдәге вәзгыять 2005 елгы монетизация шаукымы чорындагыга якынлаша, киеренкелеге белән хәтта аны узып та китүе ихтимал. Ул чакта да бит чи­нов­никларның уйлый һәм исәпли белмәве зур проблема тудырган иде. Күптән түгел генә Владимир Владимирович ул вакытны: “Проблеманы хәл итү өчен тагын да күбрәк акча коярга туры килде”, – дип искә алды. Пенсия реформасы тагын да кәттәрәк чишелеш сорамасмы? Дәүләт аппараты уңышлы үткәргән сайлаудан соң, үзен артыграк бәяләп ташлады. Пенсия яшенә якынлашучылар үзләрен упкынга китереп терәлгән кебек хис итәләр һәм чи­генергә ярамавын төшенә башладылар. Аларның ризасызлыгына банк кри­зислары, чиновниклар башбаштак­лыгы нәтиҗәсендә бизнесын югалткан яисә югалту куркынычы алдында калган һәм тәмам йончыган урта сыйныф канә­гатьсезлеге килеп кушыла. Соң­гысы хакимиятләргә оппозициягә басарга һәм актив көрәш башларга момент җитүен чамалый.   Менә шундый киеренкелек дулкынында Путин галиҗәнапларына халыкны тынычландыру өчен массакүләм психотерапия сеансы үткәрүне йөк­ләргә булдылар. Сезнең авыздан коелачак алтын сүзләрне халык та, халыктан бигрәк урыннардагы чиновниклар да өзелеп көтә, Владимир Владимирович. Пенсия яше белән бергә чи­нов­ник­ларның үзләре өчен изге дип санаган льготалары да юылып төшүнең ихтимал куркынычы туды бит. Менә соңгысы белән халык килешсә дә, тук тормыштагы ваемсыз кәефкә күнеккән өстәл яны фронты сугышчылары ки­лешә алмаслар төсле. Иң яхшысы кырмыска оясына тыккан таякны алырга да вәзгыятьне элекке хәленә кайтарырга инде. Ләкин ягулыкка һәм башка кирәк-яракка бәяләр спираленең яңа бөтере­лүе илкүләм кәефләрнең яңа начараюын вәгъдә итә. Яшен тоткыч ролен озак уйнаган Обама да күптән отставкага китте, “үзебезнең Трамп” ул эшкә ярым­яраксыз, статистика украиннарга нәф­рәт кимү турында да хәбәр итә әнә. Кем гаепле дигән традицион урыс соравына халык гадел җавапны көтә.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 29.08.2018

Аксубайда уллыкка алган ата-аналар инвалид балалар счетыннан миллионны үзләренә туздырган

$
0
0
29.08.2018 Криминал
Татарстанның Аксубай районында уллыкка алган ата-аналар инвалид балалар счетыннан миллион сум алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерүчеләр 2008-2016 елларда Аксубай районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре 8 яшьтән алып 14 яшькәчә 4 инвалид баланың яшәү, тәрбияләнү шартларын һәм акчаларын тикшермәгән. Нәтиҗәдә уллыкка алган ата-ана алар счетыннан 1 миллион сум алганнар һәм үз кирәк-яракларына сарыф иткәннәр.   Бу факт буенча әлеге гаилә өчен җаваплы опека һәм попечительлек хезмәткәрләренә карата «Гамьсезлек» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.   «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, хокук бозу очрагы прокуратура гомумкүзәтчелек тикшерүләре үткәргәндә ачыклаган. Җыелган материал бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү комитетына тапшырылачак. «Балалар счетыннан акча алынганда, акча нәкъ алар өчен сарыф ителүен раслаучы документлар яки чеклар булырга тиеш. Алар опека органнарында юк. Шуңа күрә җинаять эше кузгатылган», – диде «Татар-информ»га үз чыганагы. «Хәзер уллыкка алган ата-анага карата тикшерү бара. Аннары җинаять эше кузгату яки кузгатмау турында карар кабул ителәчәк. Ата-аналар үзләре акчаны бары тик балалар өчен сарыф итүләрен раслый».  
---

--- | 29.08.2018

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

$
0
0
30.08.2018 Бәйрәм
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Республика көне уңаеннан мөрәҗәгате чыкты. Сезгә аны тулысынча тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле татарстанлылар!   Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында  иң  күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!   1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.   Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.   Татарстанның сәяси тотрыклылык  нигезен милләтара һәм динара татулыкның күп еллар дәвамында булдырыла килгән  традицияләре, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармакларының каршылыксыз эшчәнлеге, граждан җәмгыяте институтларының уңышлы үсеше тәшкил итә. Бу тотрыклылык республика Конституциясе һәм законнары белән гарантияләнә.   Шушы казанышларга таянып, республика бүген илнең алдынгы төбәкләре сафында ышанычлы адымнар белән алга бара. Безнең башлангычлар Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте  тарафыннан һәрчак хуплап кабул ителә.   Үсештә юл күрсәтүче маяклар буларак хәзерге вакытта Кама инновация территориаль-җитештерү кластерын, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналарын, социаль-икътисадый үсешнең алдынгы территорияләрен күрсәтергә мөмкин.   Без киләчәк буыннарның мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә сәләтле  тиңдәшсез производстволар ачабыз.   Без юлларны, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерәбез, заманча уңайлы торак төзибез.   Без яңа уку йортлары, сәламәтлекне ныгыту, дәвалану үзәкләре ачабыз. Боларда инде хәзердән үк яхшы белем һәм югары технологияле медицина ярдәме алырга мөмкин.   Казанда күптән түгел генә булып узган футбол буенча дөнья беренчелеге уеннары республикабыз башкаласының илкүләм һәм дөньякүләм дәрәҗәдә күренекле спорт мәркәзләренең берсе дигән статусын тагын бер кат дәлилләде.   Икътисадтагы, социаль өлкәдәге казанышлар, гаять үзенчәлекле тарихи-мәдәни мирасыбыз, ватанпәрвәрлек, Россияне, туган Татарстаныбызны ихлас ярату хисләре яшен-картын, милләте, дине, һөнәре төрле булган, төрлечә уйлаучы һәм фикерләүче кешеләрне берләштерә, якынайта.   Республикабызның тырыш хезмәткә, игелекле ниятләргә нигезләнеп, көчле үсеш кичерүче төбәк дигән шөһрәте,  халкыбызга хас кунакчыллык дөньяның төрле почмакларыннан Татарстанга сәяхәтчеләрне, кунакларны җәлеп итә һәм аларның саны көннән-көн арта бара.   Кадерле дуслар!     Республика көнендә зур канәгатьлек һәм горурлык белән тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтә алабыз.   Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек,  бәхет һәм иминлек телим.   Бәйрәм күңелле узсын!   Республика көне белән!
---

--- | 30.08.2018

Ана теле: Сөйләмне сурәтле итү чараларыннан афоризмны беләбезме? Аны сөйләмдә куллану осталыгыбыз бармы?

$
0
0
30.08.2018 Ана теле
Үткән язмабызны “афоризмны ясау белән бергә аны куллану да шактый үзенчәлекле, һәм фәнни, һәм гамәли шөгыль икән. Моңа үзенә аерым язма багышлау зарурдыр.” дип тәмамлаган идек. Чыннан да афоризмны куллану нечкәлекләрен күзәтү әһәмиятле.
Эзләгән, иҗат иткән кешегә сөйләмен төгәл, аңлаешлы да, үтемле, сурәтле, аһәңле дә итү өчен мәгънә төсмерләрен төгәл тәгаенләргә, моның өчен тел хәзинәсеннән бик туры килә торган берәмлекләрне табып була. Тел тоемлау сәләтең, белемең, тынгысызлыгың, тырышлыгың гына булсын. Күптән түгел генә Тәртип радиосында әңгәмә барышында үзе җырчы, үзе унсигез ел  мәктәптә музыка укытучы Элвира Сәләхева “Халык җырын белгән бала  бай кеше булачак”, диде. Үзе үк “бай” сүзенең мәгънәсен төшендереп бирде: “чит илдә концерт беткәч, татарлар синең яныңа сөйләшергә  килә – малга табынган кеше кебек татар теленнән тәм, ләззәт, канәгатьлек алырга килә. И-и-и рәхәтләнәләр инде сөйләшеп, тел уртаклашып...”;   Тел ул – байлык, тел ул – мал, дигән афоризм да хәрәкәттә була алыр иде. Аны туплый бел, кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, үрчетеп тор, мирас итеп калдырырлык булсын.   Менә афоризны куллануга караган кайбер нәтиҗәләрем:   – Башка телбизәкләрдән берникадәр аермалы буларак афоризмның куллану максаты сөйләм оештырганда уңай тәэсир өченме, тискәре тәэсир өченме икәнлеге бик төгәл,  максаты ачык булырга тиеш,  икеле-микелелек, битарафлык сөйләмгә тискәре тәэсир итә. Мәсәлән,  “Мәскәүгә милли төбәкләрнең акчасы гына кирәк. Мөселманнар артмасын өчен, телебездән, динебездән биздерү өчен җиң сызганып эшлиләр” (Ф.Сөнгатуллина. Б.г., 2013, 13 февр.) Монда гомумән уңай мәгънәле телбизәк урынына тискәре төсмерле телбизәк, аннан да яхшырагы шәхси канәгатьсезлекне белдергән афоризм сорала бит.   – Куллану даирәсенә карап та аерыла. Газет өчен бер шарт, радио өчен икенчерәк. Радиода рәсми сөйләмдә афоризм ятрак кебек: Проблемаларның очы-кырые күренми (Татарстан радиосы). Күнеккән телбизәкне  “вату” да тыңлаучыда ризасызлык тудыра: Күзләр генә тимәсен (Татарстан радиосы); Шулай да әңгәмә барышында  туган “йомры сүз” хуплана. Артистка Люция Галләмова: Сугып егып, тартып ала торган кызлар (туганнары турында) диде. Чын афоризм бит!;   – Афоризм – дәлил өчен иң көчле чара.  Тун бирсәң – туза, ат бирсәң – уза, яхшы дога бөтенесен дә уза (А.Гыйбадуллина – газет укучы, Б.г., 2013, 6 февр.).   – Тематик куллану мөмкинлегенә ирешүдә дә афоризм канәгатьлек бирә, уңай тәэсир итә. Мәсәлән, дини темага: Әмма моңа намаз укып, билең сызламас” шигарен үзенең кредосы итеп алган имамнар белән ирешеп булмый (Рәсим хәзрәт Хәбибулла. Б.г., 2013, 6 февр.); –Афоризмның җиңел генә аңлашылмавы да бар, чөнки ул үтә шәхси иҗат. Лена Шагыйрьҗанның “Изге булып кыланмыйм,// Изге булып кыйналам”, гыйбарәсе уйлануны сорый. Анда конкрет  шәхес чагыламы? Шушы яссылыктан менә бу афоризмнарны анализлап карыйк әле:                  Баттализмнар (Фәнзаман Баттал афоризмнары):   Кайбер патшаның сәясәте үз шамакаен да көлдерә; Тешләреңне саклыйм дисәң... телеңне кыска тот; Уянган милләткә бишек җыры җырлаучылар күбәеп китте;   Ләбибизмнар (Ләбиб Лерон афоризмнары):   Минем иң куркыныч дошманым – үзем; Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек; Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә; Кәримизмнәр (Камил Кәрим афоризмнары):   Дәшми калу – үч алуның бер төре; Татар үлгәннән соң да өч көн яши ала; Кәрлә патшага бил бөгүе кыен;   Гаффаризмнар (Әхәт Гаффар афоризмнары):   Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк; Үлүе авыр, яшәве – авыррак;   Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә;   Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән;   Боларны уйлап, Сәйлән (Ләйсән Гатина) үзенә бер җавап биргән икән: менә кайберләре генә:   Дәшми калу – телсезлекнең бер төре; Кәрлә патша күрешкәндә үк бил бөктерә; Куян тауга менсә дә түмгәк астына кача;   Афоризмны анализлаганда янә бер фәнни нәтиҗәгә киләсең: ул шәхси иҗат җимеше, анда шәхес чагыла икән, аны кабул итү дә шәхескә бәйле, дигән фикергә киләсең. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” афоризмын шәхсән үзем гомерем буена яшәү кануны кебек кулланам, балалар да, оныклар да аңа ияләнеп, үзләре дә кулланырга күнеккән. Тик бездә аны үзенчәлерәк – эш ягына басым ясап кулланабыз: Шәхсилеккә караган янә бер мисал: Яратам да инде Туфан Миңнуллинның “Мәхәббәт ул кара ипигә ягылган бал, яшь чагында балын ялап аласың да гомер буе икәүләшеп кара ипиен кимерәсең”, дигән афоризмын. Ишеткән саен кәефем күтәрелеп китә, үземнән-үзе елмаймый түзә алмыйм. Бик тә теләп, көн саен диярлек күз салмый калмаган янә бер “афористикам” бар: ул да булса мөхтәрәм әдибебезнең янә бер соклангыч мирасы –  аның афоризмнардан гына торган бик тә үзенчәлекле китабы (“Тормышым – булмышым”). Аны укымаган, сабак алмаган  татар булмаска тиештер дим.      Күренә ки,  афоризмны куллану иҗадилык таләп итә. Хәтта күмәк иҗат. Әйтик, редакция коллективлары радиода, матбугатта аерым материалларның эчтәлегенә бәрабәр афоризмнарны рубрика, сәхифә атамасы, сюжетка кереш, язмага өстәмә, керешмә сыйфатында урнаштыра: “Ватаным Татарстан”ның “Йомры сүз” дигән махсус рубрикасы эшләп килә. Менә “Мәдәни җомга” атналыгы бастырган афоризмнар: “Белем безгә акылны бигүк көчәндермичә яшәргә мөмкинлек бирә. Алберт Эдуард Уиггам, Америка язучысы”. “Китап тәрҗемә итүнең күп ысуллары бар. Ә аның иң яхшысы – бу эшне тәрҗемәчегә йөкләү. Карел Чапек”;  “Ирек юкка чыкканда, ил әле яши, ә Ватан инде гаип була. Франсуа Рене де Шатобриан, француз язучысы”; “Безгә законнарны арттырып үтәргә беркем дә комачауламый. (Виктор Черномырдин).   Күмәк тәэсир чарасы буларак  афоризм җырда аеруча әһәмиятле, үзенчәлекле. Күңелгә тия торган, аһәңле, шигьрият үрнәге булырдай, үзе җырның үзәгенә торырлык, сурәт үрнәкләре саналырлык гыйбарәләр – шулар: Сөйгән сөйгәнен аладыр; безнең сөйгәннәр каладыр (Нижгар хатыны җырлый); Сөюдән китмәгез, көтегез; Кеше бәхетен тартып ала күрмә / бәхетсезлек шуннан башлана; Дөньялар кала ул синнән дә, миннән дә / бу тормыш кыйммәтле кадерен белгәндә; Башка берни дә кирәкми / дусларымның тойсаң җылы карашын (С.Хәким); Мәңге сүнмәс рухым һаман көчле, дәрья суы ташып аккандай; Ходай сабырлык бирмәсә, саргаеп кибәр идем; Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә иркәли, сөя иде; Бу ханымнар меңне каратыр / берне генә ләкин яратыр; Бәхетле булу серенә кеше яши-яши төшенә; Яраткан җырчыбызның (Георгий Ибушев) безгә төбәп “Нинди җыр тыңлаганыңны белеп тыңла”, дигән афоризмын да истән чыгармыйк.   Телбизәкне куллануның  төрле сыналган алым, рәвешләре, кызыклы күзәтүләр үзегездә дә  бардыр, дип ышанып, уртаклашуыгызны теләп калабыз.  
Илдар НИЗАМОВ, филология фәннәре докторы

--- | 30.08.2018

Иосиф Кобзон вафат

$
0
0
30.08.2018 Мәдәният
СССРның халык артисты, Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Иосиф Кобзон вафат. Аңа сентябрьдә 81 яшь тулыр иде.
Иосиф Кобзонның вафаты турында хатынының ярдәмчесе хәбәр иткән. "Интерфакс" язуынча, җырчы яман шеш авыруыннан интеккән. Соңгы айларда аның хәле начарайган.    Иосиф Кобзон 1937 елның 11 сентябрендә Украинаның Донецки өлкәсендә туа. Кечкенәдән җырлый башлый. Тугыз яшендә Кремльдә Иосиф Сталин каршында "Летят перелетные птицы" җырын башкара.   "Семнадцать мгновений весны" фильмындагы җырыннан соң Советлар союзында аны белмәгән кеше калмый.    Кобзон шулай ук Россия Думасының II—VII чакырылыш депутаты да булды. 2011 елдан Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе урынбасары иде.  
---

--- | 30.08.2018

Татарстанда мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча кайнар элемтә эшли

$
0
0
31.08.2018 Җәмгыять
Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар элемтә 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу ведомство сайтына сылтама белән мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар-информ” билгеләп үтүенчә, республикалылар балалар киемнәре, аяк киемнәре, мәктәп формасы, уенчыклар, канцелярия товарлары, балалар азык-төлеге сыйфаты куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товарларга куелган норматив гигиена таләпләре буенча сораулар бирә алачак.   Шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221 90 16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.  
---

--- | 31.08.2018

Шәфкать туташы хастаханәгә васыять итеп 600 мең евро калдырган

$
0
0
31.08.2018 Медицина
Италиянең Триест шәһәрендә яшәүче, элек шәфкать туташы булып эшләгән Мария Болонья 95 яшендә вафат булган. Улы һәм ире үлгәннән соң, аның якыннары калмаган.
Ул акчасын үзе эшләгән хастаханәгә калдырган. Хастаханә җитәкчелеге 600 мең еврога 450 шкафлы яңа гардероб төзергә, яңа җиһазлар алырга, ашханәне ремонтларга уйлый.
---

--- | 30.08.2018

"Кулсыз, күзсез һәм хатынсыз калдым"

$
0
0
31.08.2018 Язмыш
Мамадыш районының Түбән Яке авылында гомер итүче Мәгъсүмҗан Дәүләтшинга күп михнәтләр күрергә туры килә. Яшьлегендә башта кулсыз, аннан соң күзсез кала. Сәламәт­легенә зыян килгәч, хатыны да ташлап китә. Ике баласын югалта, әмма үҗәтләнеп барыбер яшәргә тырыша.
Ә бит аның балачак еллары да бик авыр була. Әтиләре Мө­хәм­мәтҗан абыйны сугышка алганда аңа нибары 8 яшь тулып кала. Өйдә тагын 5 яшьлек һәм яңа гына туган энеләре дә була. Әнә шуңа да Мәгъсүмҗанны зур кеше итеп кабул итәләр. Шулай итеп ул балачагын күрми кала. Сигез яшендә көтү көтә башлый. Кышын исә, үгез җигеп, колхозда эшли.   “Ул еллардагы авырлыкны искә алсам, күзләр яшьләнә. Хә­зерге балаларга карыйм да сөенәм. Алар – бәхетле. Ә без исә яшәр өчен көрәштек. Ачлы-туклы вакытлар күп булды. Кайчак ашарга булмагач, йокларга тырыша идек. Аллага шөкер, түзә алдык. Озакламый 85 яшемне тутырам бит инде”, – ди ул.   Мәгъсүмҗан абыйны 1952 ел­да армиягә алалар. Өч ел да җиде аен тутырып кайткач, бәхет эзләп читкә чыгып китә ул. Бәхет дигәне генә күренми. Берсендә 11 көн тайгада адашып йөри. Эчәр суы, ашар ризыгы булмаса да, могҗиза белән исән кала. Исән калуны туган якка кайтырга кирәк дип кабул итә һәм тагын юлга кузгала. Әнисенең күрше­ләрдә яшәгән чагы. Егет кайту бе­лән йорт салып чыга. Армиядә хезмәт иткән урынында танышкан Минзадәне килен итеп тө­шерәләр. Бер-бер артлы ике балалары туа. Тик бәхетле тормышлары озакка бармый. Мәгъсүм­җан абый бер күзен югалта, бер ел да үтми, кулында гангрена баш­ланып, аны терсәктән ки­сәләр. Авыру ир белән торасы килмичә, ике баласын ияртеп, хатыны ташлап чыгып китә. Кызлары Рәйсәнең гомере озын булмый, ул кечкенә вакытта вафат була.   Ялгызы яшисе килми аның. Күрше Түбән Сөн авылыннан кияүгә килгән Рәшидә апа белән дүрт балага тормыш бүләк итә­ләр. Өч уллары, ә аннан соң көт­тереп кенә кызлары Алсу дөнья­га килә. Бәхетле тормыш 25 елга сузыла. Ә көннәрнең берендә Рәшидә апа, авырып китеп, мәңгелеккә күзләрен йома. Ул чакта уллары барысы да читтә, яннарында мәктәптә укучы кызлары Алсу гына була. Әнисе вафатын кыз бик авыр кичерә. Озак та тормый, фаҗигале төстә вафат була. Ул көнне әтисе өйдә булмый. Яккан мичне томалап куялар. Йокларга яткач, ис тиюдән җан бирә ул.   Мәгъсүмҗан абыйның беренче никахтан туган улы Фәрит тә фаҗигале төстә үлеп китә. Авыр хәсрәтләрне күтәрү бер дә җиңел булмый. Биш ел ялгыз яшәгәннән соң, аңа Арча районында яшәүче Гайшә исемле хатынны кияүгә димлиләр. Озак та үтми, алар кавыша. Аларның бергә яши башлавына да 25 ел тула икән инде. Гайшә апа төшкән җирендә таш була. “Аның чисталыгына шаккаттык. Урын-җир­ләр­не матур итеп юып элеп куя. Авыл халкына да тиз ияләште. Һәркем белән уртак тел тапты. Без инде хәзер Гайшә апаны үзебезнеке итеп саныйбыз”, – ди күршеләре. Мәгъсүмҗан абый исә бөтен эшне үзе башкарырга өйрәнеп беткән. Кулсыз калганына 61 ел икән. Әмма шушы гомер эчендә бер генә эшен дә кешегә эшләтмәгән. Бакча эше булса да, печән чабарга, утын ярырга ки­рәксә дә – барысын да үзе башкара икән. Әле башкаларга да ярдәм итәргә өлгерә.   “Күп авырлыклар күрдем. Югалтуларым да булды. Әмма Ходай биргән гомерне яшисең икән. Язмышымнан зарланмыйм. Балаларым кайтып хәлебезне белә, янәшәмдә хатыным бар. Әкренләп картаябыз инде, – ди ул. – Әле дә кырга чыгып китеп йөреп кайтам. Шулай итеп тынычланып калам. Күңелем тулган чакларда элек тә җырлый идем, хәзер дә көй сузам. Шул яшәтте мине”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 31.08.2018

Татарстанда сентябрь нинди булачак - бәрәңгене кайчан алырга?

$
0
0
31.08.2018 Экология
Татарстанда сентябрь аномаль җылы булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевка сылтама белән РБК хәбәр итә.
Республикада бу җәй өчен гадәти булган җылы һава торышы сакланачак. Температура нормадан 4 градуска югары күтәреләчәк һәм 18 — 20 градус җылы тәшкил итәчәк, дип сөйләде эксперт.   Переведенцев сүзләренчә, августта температура нормадан 3 градуска югары булган иде. Алга таба да бу тенденция сакланачак. «Эш шунда ки, хәзер без антициклон йогынтысында, салкыннар килер урын юк. Хәзер Россиянең Европа территориясендә эссе һава шартлары хакимлек итә», — дип сөйләде эксперт.   Переведенцев сүзләренчә, Казанның көнбатыш районнарында коры һава торышы булуы ихтимал, дип яза Татар-информ.   Моннан тыш, эксперт 2018 ел дөньякүләм күзәтүләрнең 160 еллык тарихында иң җылы ел исеменә дәгъва итә, дип билгеләп үтте.  
---

--- | 31.08.2018

Халкыбыз хәтере белән көчле

$
0
0
31.08.2018 Җәмгыять
Мин сагындым. Язлар минем җаннарымны Алып кайтты Дим буйларына...

Күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып, дан казанган, Җиңү көненә ике ай ярым вакыт калган көннәрнең берсендә яу кырында һәлак булган Фатыйх Кәрим турында мин укып та һәм ишетеп тә белә идем инде. Ә аның катлаулы язмышы, сугыш елларында күрсәткән батырлыгы турында миңа хәрби хезмәттәшем, академик, социология фәннәре докторы, полковник Әмир Зариф улы Гыйльманов сөйләгән иде. Алар икесе дә бер авылда – Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы Ает авылында туып-үскәннәр, әниләре ягыннан туган да булганнар әле. 

Әмир Зариф улы үзе исән чакта мине туган авылынаалып кайтып, 250 еллык тарихы булган Аетне күрсәтергә, Дим суларында бергә балык тотып ял итәргә хыялланган иде. Дустымның изге хыялларын аңардан башка гына тормышка ашырырга насыйп булган икән.  

Аның каравы, Әмир мине Фатыйх Кәримнең кызы Ләй¬лә ханым белән танышты¬рып өлгерде. Ул әтисе, әнисе Кад¬рия ханым турында сөйләде, әти¬сенең кабере көнчыгыш Прус¬сиядә (хәзерге Калинин¬град өлкәсе) булуы, аңа һәй¬кәл ачу тантанасына бару¬лары турында әйтте, фо¬то¬сурәтләр, әтисенең сугыш¬тан җибәргән хатларын күр¬сәтте. Бу шагыйрьгә, Ватанны чын күңеленнән сөюче милләттәшемә карата булган асыл хисләремне тагын да көчәйтте. Мин Фатыйх Кәрим дошманнарга каршы сугышкан җирләргә барып, аның каберенә баш иеп, дога кылып кайту хыялы белән яши башладым. Бу хыялларымны тормышка ашыру өчен берничә сәбәп тә табылды. 2017 елда Казанда Әмир Зариф улы Гыйльмановның якты истәлегенә багышлап язылган  “Я обнимаю Вас” (ул шулай саубуллаша иде) дип аталган китабымны тәкъдим  итү чарасында катнашкан туганнары мине кунакка чакырганнар иде.   Ә быел Бөтендөнья татар конгрессы оештырган татар төбәкләрен өйрәнүчеләр съездында Ает авылыннан вәкил булып килгән Рәйсә Камил кызы Хафизова белән таныштым. Ул Фатыйх Кәрим музееның директоры булып эшли икән. Әмир Зариф улы турындагы китабымны укып чыккач, минем белән якыннанрак танышырга теләве турында әйтте. “Әйдәгез, бу ике шәхескә багышлап, бер чара уздырыйк әле”, - дип ул да мине кунакка чакырды.   Ничек туры килә бит: шул ук съезд вакытында “Татарстан” кунакханәсендә Калининград өлкәсенең “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзасы, отставкадагы майор Әмир Әдһәм улы Хәйруллин белән бер бүлмәдә яшәдек. Ул Ләйлә Фатыйх кызын Калининградта ничек каршы алулары, әтисенең каберенә барып, һәйкәлен күрсәтүләре турында сөйләде. Шулай итеп, ул да Калиниградтагы татарлар тормышы белән танышу теләгемне куәтләде.     Кунакка чакыручыларга мә¬шәкать ясамас өчен, Калининград өлкәсе Светлогорск шәһәрендәге хәрби сана¬то¬рийга юллама алдык та хә¬ләл җефетем Таисә белән көн¬батыштагы иң ерак җирләргә юл тоттык. Менә инде июньнең 17сендә Әмир Әдһәм улы машинасына утырып (безнең белән тагын дусларыбыз бар иде) Калининград шәһәреннән 40 километр ераклыкта урнашкан Багратионовск (элекеге Пройсиш-Эйлау) шәһәренә, Фатыйх Кәрим соңгы сулышын биргән җиргә киттек. Бераздан машинабыз Владимировка авылыннан ерак булмаган бер калкулык янына туктады. Ул сугыш вакытында 37,8 санлы калкулык дип аталган. 1945 елның 19 февралендә шушы калкулыкны алганда сапер взводы командиры лейтенант Фатыйх Кәрим батырларча һәлак булган. Ә 1945 елның 9 апрелендә Көнчыгыш Пруссиядәге немец гаскәрләре капитуляция актына кул куйганнар... Нинди аянычлы үлем!     Фатыйх Кәримнең каберен 1956 елда гына табып алалар һәм соңрак аны Багратионовск шәһәрендәге мемориал комплексына күмәләр. Комплексның үзәгендә булган кабер ташына: “Лейтенант Фатих Карим - татарский поэт, погиб героем в бою с немецки¬ми захватчиками 19.02.1945 г.” дип язылган. Без Фатыйх Кәримнең кабере тирәсенә чәчәкләр утырттык һәм дога кылдык. Ә мин, Ает авылы музеена тапшыру нияте белән, бисмилла әйтеп, бер чеметем кабер туфрагы алып пакетка салып куйдым.   Фатыйх Кәрим исемен мәңгеләштерүгә күп көч куйган Багратионовск шәһәренең Мактаулы гражданины Гыйрфан Ташмөхәммәт улы Бәхтияров та безне кунак итте, аннары Фатыйх Кәрим исемендәге урамны күрсәтергә алып китте. Лангер күле буйлап үтүче элеккеге “Спортивная” урамы матур йортлары, яшеллеге белән үзенә тартып тора. Бер йортка мемориал такта да эленгән: “Улица названа в память о татарском поэте Фатих Карим (1909 - 1945). Командир саперного взвода младший лейтенант Фатих Валеевич погиб в бою 19 февраля 1945 года”.   Күл аркылы салынган кү¬пер буйлап баручы 16 - 17 яшь¬ләрдәге ике кызны туктатып:  - Кызлар, бу урам ничек атала? - дип сорадым. - Фатыйх Кәрим урамы, - диләр.  - Ә кем соң ул Фатыйх Кәрим?  - Ул бу җирләрдә фашистларга каршы сугышкан һәм һәлак булган. Әле татар шагыйре дә... - Ә сез моны кайдан беләсез  соң?   - Мәктәптә тарих дәрес¬лә¬рендә укытучыларыбыз сөй¬ли...   Дөресен әйткәндә, алар¬ның җаваплары гаҗәп¬лән¬дерде. Россиянең төрле тө¬бәк¬ләрендә татар геройла¬рын, шагыйрьләрен яшь буын кешеләренең тануы герой¬ла¬рыбызның яшәеше һәм батырлыгы юкка булмавын раслый түгелме?  Беләсезме, бу мизгелдә минем дә татар булуым белән горурлануым бермә-бер көчәйде.   Светлогорск санаториенда ял итү вакыты 22 июньдә уз¬дырылучы Хәтер һәм кайгы көненә дә туры килде. Санаторий җитәкчеләренең тәкъдимен кабул итеп, сугыш вакытындагы һәм сугыш турындагы җырлардан төзелгән концерт программасы белән Мәдәният сараенда чыгыш ясадым. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары гына түгел, Калининградтан килгән милләттәшләрем дә катнаштылар. Мин аларга татар халкының патриот-шагыйре Фатыйх Кәримнең батырларча һәлак булуы турында да сөйләдем, татар җырлары җырладым.   Самарага кайткач, без хатыным белән сәяхәтебезне дәвам итеп, Башкортостанның Бишбүләк районы, Ает авылына юл тоттык. Якын дусларын алып, Казаннан Әмир Зариф улының тол хатыны Фәүзия Минвәли кызы да килгән иде. Коръән мәҗлесеннән соң, күптән түгел үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән Фатыйх Кәрим исемендәге урта мәктәпнең актлар залында Ает авыл советы башлыгы Расил Фоат улы Гыймаҗетдинов, Фатыйх Кәрим музее директоры Рәйсә Хафизова, мәктәп директоры Илмир Рәшит улы Шәфыйков катнашында Фатыйх Кәрим һәм Әмир Гыйльмановка багышланган зур тантана узды. Мин чыгышымны аларның тормышларына, татар халкына, алар күрсәткән фидакарь хезмәтләренә багышладым.   Фатыйх Кәрим кабереннән алып кайткан туфракны һәм фотосурәтләрне, үзем иҗат иткән китапларымны музейга бүләк итеп тапшырдым. Тантанада ике шәхеснең дә туганнары, авылдашлары хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә тан¬тананың икенче бүлегендә “Яшьлегем моңнары» дип аталган әдәби-музыкаль программада мин тальян гармунда уйнап һәм җырлап тамашачыларга тулы бер концерт ясадым. Фатыйх Кәрим музеена да бардык. Безне Рәйсә ханым Хафизова бик җылы каршы алды. Бу вакытта анда Бельгиядән килгән татар кунаклары да бар иде.    Музей 1971 елның 19 ию¬неннән бирле эшләп килә. Биредә меңгә якын экспонат куелган һәм Рәйсә Камил кызы җитәкчелегендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү үзәгенә әверелгән. Музейның Хәтер китабында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән язучы¬¬лар, шагыйрьләр, Фатыйх Кәримнең талантына мөкиббән укучылар, туганнары, дуслары җылы сүзләр язып калдырганнар.  Музейда еш кына әдәби-музыкаль кичәләр, видео һәм методик дәресләр оештырылып тора.   Рәйсә Хафизова үзе дә ихтирамга лаек кеше. Ул, краевед буларак, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортостан мәдәният министрлыгы, җирле администрация тарафыннан Мактау грамоталары, Башкортостан Ресубликасының “Иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе хезмәткәре” дипломы белән бүләкләнгән.   Ает авылында бүгенге көн¬дә мең ярымлап кеше яши, мәктәптә 250 укучы белем ала, иман күрке булып балкыган мәчеттә даими рәвештә гыйбадәт кылына. Ает халкы авылның тарихы, күренекле шәхесләре, хезмәт сөюче лаеклы авылдашлары белән горурланып яши. Алар турында эчтәлекле китаплар да язып нәшер иткәннәр.   Менә шулай итеп хал¬кы¬бызның хәтер җепләрен тоташтыруга һәм ныгытуга мин дә үз өлешемне керттем. Халкыбыз, бигрәк тә татар милләте,  үзенең хәтере белән көчле бит ул. Мин Ает авылында булганда шуңа инандым.   Самара шәһәрендә яшәүче Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ,  запастагы полковник, Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины.
---

--- | 31.08.2018

Буа районына кунакка кайткач, тәмам телсез калдым

$
0
0
31.08.2018 Авыл
Ялларда Буа районына кунакка кайткач, Бик-Үти авылында бер көтү каз күреп, тәмам телсез калдым. Авыл баласы булсам да, күптән мондый хәлне күзәткәнем юк иде. Сулыкта канат кага-кага су коенган йөзләгән ап-ак каз га-га-га дип каршы алды да, шау-шу килеп озатып калды. Аларның да үз дөньясы шул.
Әнием бу яклардан минем. Ул бик еш каз көтүе дип сөйли. Миңа аның  каз көтүе дип әйтүе әллә нишләп сәер тоела. Безнең якта –Минзәлә районында сыер, сарык, ат көтүе генә бар. Хәер, эш анда түгел. Менә шушы ак казларны күрү кылт итеп балачак хатирәләре искә төште. Элек бигрәк гади яшәгән дә инде авыл халкы. Язын, казлар йомырка салыр вакыт җиткәч, аннары утырып бәбкә чыгарганда, аларны  өйгә алып керәләр иде. Тал чыбыгыннан үрелгән оя төбенә салам түшиләр дә, казны шунда утыртып, тимер карават астына тыгып куялар. Кош гриппы, тузан да димәгәннәр, аңа карап берәү дә авырмаган, аллергиядән дә интекмәгән. Шунысы кызык: син онытып китеп, аягыңны салындырып шул ятакка барып утырасың. Җитмәсә, бала-чага аягын селкеп утырырга ярата бит әле. Менә шунда озын муенлы каз томшыгы белән балтырыңнан эләктереп ала. Ярый әле, караватның җәймәсе калын, юкса, куркудан һәм авыртудан астыңа җибәрүең дә ихтимал. Болай да каз тешләргән урын кара янып чыга. Төнлә дә каз каңгылдап җибәрсә, сискәнеп уянасың. Ләкин болай барысы шундый табигый хәл, берәүдә дә бернинди канәгатьсезлек хисе уятмый иде.            Каз дигәннән, тагын бер кызык хәл искә төште әле. Бервакыт бәбкә чыгарыр вакыт җиткәч, авылыбыздагы бер ялгыз карчыкның казы утырмый гына икән. Оя өстен томалап куеп, кошны чыгармыйча тотып та караган, берничә мәртәбә ояның урынын да үзгәрткән, тегеләй иткән, болай маташкан, тик барыбер ниятенә ирешә алмаган. Шуннан соң, кемнәндер ишетеп булса кирәк, казга аракы эчертергә булган. Бәргән бит кошның башына. Оясында хәтәр мәлҗерәп утырган. Әмма  хәмернең тәэсире бетү – «айнуга» тагын чыгып тайган. Имансыз кошның да, бичара йомыркаларның да язмышы ничек тәмамлангандыр, анысы караңгы. Ул чагында авыл халкына һәр бәбкә кадерле иде бит. Чөнки хәзерге кебек бераз үскән каз-үрдәк алып үстерү модага кермәгән әле. Шуңа да яңа чыккан яшькелт йомгаклар арасында зәгыйфьрәге булса да, бераз тернәкләнгәнче дип, аны аерым тартмага салып куялар, күз карасыдай саклап, тәрбиялиләр иде.            Һәр якның йолага әйләнгән үз гадәтләре бар. Хәзер алар да югалып бара, билгеле. Мәсәлән, бездәМинзәләдә май ахыры-июнь башларында, бәбкәләр карга тимәслек булып үсеп җиткәч, ата каз горур төстә, күкрәк киереп, «важный» кыяфәт белән «хатыннарын» һәм «балаларын» ияртеп, Ык елгасының аръягына – авылдан алты-җиде чакрым ераклыктагы колхоз маллар өчен көйләнгән җәйге лагерьга китә. Кошларга табигатьтән инстинкт салынган, алар шуның ярдәмендә көзен җылы якка барып җитеп, анда кышны уздырып, кире безгә әйләнеп кайта, диләр. Авылыбыз казлары да – моңа бер дәлил. Лагерьга үзләре барып, җәй буе шунда йөреп, көзгә таба көннәр суыткач кире кайталар, хәтта йортны, ишегалдын таныйлар иде. Шунысы гаҗәп – казларның ни берсе югалсын! Әйе, колхоз сыеры өстенә басып, араларында канаты сынганы булыштыра, әмма барыбер исән-сау кайта. Эт тә тими, адәм баласы да тотып ашамый. Бөтен авыл казы шулай җәйне болындагы күлләрдә мөстәкыйль тормыш белән чыга. Беренчедән, хуҗасына мәшәкате юк. Икенчедән, табигый ысул белән үскән кошның ите дә ашап туймаслык тәмле, мамыгы да эшкә яраклы була. Хәзер болар турында сагынып сөйләргә генә калды. Каз асраучы сирәк, ферма юк, болынны әрәмәлек басып килә, авыл бетеп бара. Элеккеге кебек каз үстерүче булса да, тыныч күңел белән ничә айга болынга чыгарып җибәрә алмый. Чөнки авылларда да күптән капка-ишекләрне кат-кат йозакка бикләп яшәргә күнектек шул.
---

--- | 31.08.2018

Котырынган ата баласын буа

$
0
0
31.08.2018 Криминал
Гафури районының үзәкләштерелгән хастаханәсеннән урындагы хокук саклау органнарына 11 яшьлек малайның авыр хәлдә китерелүе турында хәбәр килә. Малайны хастаханәгә буылу эзләре белән китергәннәр.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, 40 яшьлек исерек ир улын кибеткә тәмәке сатып алырга җибәрергә уйлаган, әмма малай баш тарткан. Әти кеше, котырынып, улын буа башлаган. Малайны үлемнән әнисе генә коткарып кала алган һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан.   Гаепле кулга алынган, әмма гаебен танымаган.
---

--- | 31.08.2018

Камал театры "Ай тамашачысы"акциясе игълан итә

$
0
0
01.09.2018 Мәдәният
2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 31 маена кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Ай тамашачысы" дигән үзенчәлекле акция игълан итә. Акция шартлары буенча, театр сайты kamalteatr.ru аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20%ы күләмендә кешбэкка ия була! Жиңүче һәр айның соңгы көнендә билгеләнә.
Махсус тәкъдим камал театры сайты kamalteatr.ru аша алынган билетларга гына кагыла. Театр җитәкчелеге акция шартларына үзгәрешләр кертү хокукына ия.   
---

--- | 01.09.2018

Милли басмаларны саклап калып булырмы? Форумнан соң туган уйлар

$
0
0
01.09.2018 Матбугат
Миңа ике елга бер Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче шушы форумның дүртесендә дә катнашырга насыйп булды. Беренчеләре мәһабәт теплоходларда уздырылып, соңгы икесендә журналистларны Казанның иң мәртәбәле кунакханәләренең берсендә - “Корстон”да кабул иттеләр.
Шушы үткән сигез елга әйләнеп карыйм да бу форумнарның безнең милли басмаларыбызны саклап калуда, үстерүдә ниндидер файдасы булдымы икән, дип уйлап та куйгалыйм. Булгандыр, мөгаен. Югыйсә, Татарстанда гына түгел, кайсыбер Россия төбәкләрендә дә, кыен кризис елларына карамастан, татар телендә газета-журналларыбыз ябыйлмыйча, дөнья күреп торырлар идеме икән? Әнә быелгы форумда мөхтәрәм кунакларның берсе - Татарстанның беренче президенты, хәзерге дәүләт киңәшчесе, Россия герое Минтимер Шәймиевның әйтүенчә, Республикада бүген меңгә якын массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән 560 матбугат басмалары эшли. Шулар арасында байтак кына татарча газета-журналлар да, башка милләтләр - чуваш, удмурт телләрендә нәшер ителүчеләре дә бар. Ә Россия тө-бәкләрендә - Ульян, Самара, Төмән, Киров өлкәләрендә, Удмуртия, Мордовия, Чувашия Республикаларында татар телле басмаларның кайберләре хәзер инде үзләренең утыз еллык юбилейларын үткәрергә хәзерләнәләр.   Татарстандагы мәгълүмат кыры, вәзгыять, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеге күп тө-бәкләрдә яшәүче һәм эшләүче каләмдәшләребез өчен бер тәҗрибә кырына әйләнде. Өченче форумда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә җирле татар басмаларына кушымта буларак “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан “Без - бергә” дип аталган айлык басма нәшер итү турында карар кабул ителеп, аның менә инде күп еллар тормышка ашырылып килүен дә билгеләп үтәргә кирәктер, дип уйлыйм.   Форумның шулай ук мөхтәрәм кунаклары милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов һәм Россия журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев та бер юкка гына Татарстанны милли матбугатны үстерү буенча даими эш алып барулары өчен мактамаганнардыр. Михаил Ипатов Федераль агентлыкның һәрвакыт милли медиапроектларга ярдәм итәргә әзер булуы турында да әйтте.   Ә менә Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Республиканың Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың чыгышында милли журналистиканың язмышы турында борчулы фикерләр дә яңгырады. Ул бигрәк тә соңгы елларда мәктәпләрдә милли телләр тиешле дәрәҗәдә укытылмавын билгеләп үтте. “Әгәр милли телләр 9нчы сыйныфка кадәр генә укытылса, алга таба югары уку йортларында бу юнәлештә белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләр табылырмы? Бу очракта бездә милли телләрдә язучылар, журналистлар булырмы икән?” - диде ул.   Римма ханым шулай ук татар һәм башка милли телләрне укытуга тукталып, бу әллә кайдан гына килеп чыккан проблеманы тикшерү кайбер дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында һәм бигрәк тә социаль челтәрләрдә төрле милләт кешеләренең бер-берсен гаепләүләргә кадәр җиткерүе турында да әйтеп узды.   Ул Владимир Путинның күптән түгел Төньяк Кавказда “Машук” белем бирү форумында ясаган белдерүендә һәр елны Россиядә күп милли телләрнең юкка чыгуына борчылуын искә алып узды. “Владимир Владимирович СССРда телләрне саклап калу программасы булуы турында әйтеп, аларны яңадан торгызу кирәклегенә басым ясады. Ә бу безнең өчен мөһим һәм күптән көтелгән сүзләр”, - диде Римма Ратникова.   Үзенең төп чыгышында милли телләрне укыту проблемаларын читләтеп узган Минтимер Шәймиев та бу сөйләшүгә кушылмыйча булдыра алмады. Ул моннан бер ел элек Йошкар-Олада Владимир Путин тарафыннан әйтелгән сүзләрнең кайбер журналистлар һәм сәясәтчеләрнең бозып, күпертеп аңлатуларын белдерде. Югыйсә, Россия президенты буларак, аның төп телне укытырга кайгырту күрсәткәне турында теләсә кайсы ил башлыгы шулай эшләр иде диде. Дәүләт киңәшчесе туган телләр белән бәйле хәлләрнең бик нечкә материал булуына, аңа сак кагылырга кирәклегенә дә басым ясады. “Хәзер төпле карар кабул ителгәч, хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.   Үткән еллардагы форумнардан үзгә буларак, бу юлы урыннардан чыгыш ясаучылар аз булды. Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат җитәкчесе Наталья Сорока өлкәдә, рус телле басмалардан тыш, “Хәзинә” исемле газетаның татарлар, ә “Уралым” басмасының башкортлар өчен нәшер ителүен белдерде. Аларның икесе дә ун меңнән артык тираж белән халыкка бушлай таратыла. Бөтен чыгымнарны да үз өсләренә җирле эшкуарлар алган. Аның әйтүенчә, тик бу газеталарны укучы никтер өенә яздырып алырга теләми. Бу бушлай килгән әйбернең кадере булмавын аңлата торгандыр.   Ә менә Грозныйдагы “Столица плюс” шәһәр басмасының баш мөхәррире Иса Закриев милли телләргә хөкүмәт ярдәме булмаса, алга таба алар “кухня” теле дәрәҗәсенә төшәчәк, дип белдерде.   Мин дә бу милли басмаларга кагылышлы проблеманы күптән түгел Самарада Россия журналистлары берлеге тарафыннан үткәрелгән “Инфорум” фестивалендә күтәреп чыккан идем. Тик анда моңа игътибар итүче генә күренмәде.   Соңгы вакытларда башка регионнарда да шундый “Инфорум” фестивальләре уздырылып килә. Бурятиядә булып үткән соңгы медиафорумда “Северная Осетия” газетасының баш редакторы Алан Касаев илебездә тиз рәвештә “Этник массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтү турында закон” кабул итәргә кирәклеген әйтте. Башка очракта иң якын көннәрдә күпчелек милли басмалар чыгудан тукталачак, дип белдерде ул. Биредә эшләүчеләрнең яше инде 60тан узып киткән. Ә хезмәтнең четрекле, хезмәт хакының түбән булуы сәбәпле яшьләр милли басмаларга эшкә килергә теләмиләр. Ә Алан Касаевның фикеренчә, бер генә милли басма да үзен үзе тәэмин итә алмаячак. Бик тә урынлы, бик тә дөрес әйтелгән сүзләр бу. Тик аларны өстәге түрәләрдән кем дә булса ишетергә, аңларга теләр микән? Әнә Казанга быелгы форумга килгән күптәнге танышларым - Ульян, Төмән, Сарански өлкәләрендә нәшер ителүче татар басмаларының мөхәррирләре Исхак Хәлимов, Алсу Сәгыйтова, Камил Тангалычев әлегә җирле хакимиятләрнең даими ярдәмен тоеп, артык зур проблемаларсыз яшәп яталар бит. Нигә аларның бай тәҗрибәсен бөтен Россия күләмендә кулланмаска, моңа кем гаепле? Арадашчы булып зур абруйлы Татарстан хөкүмәте чыга алмас идемени?   Шуңа өмет итеп, хыялланып, форум утырышы тәмамлангач, мин мөхтәрәм җитәкчебез Минтимер ага Шәймиевка мөрәҗәгать итәргә булдым: “Бердәмлек”нең дөнья күргәненә быел 29нчы ел китте инде, миңа тиздән 75 яшь тула. Ә алыштырырга яшьләр килми, чөнки хезмәт хакыбыз түбән. Өйләренә яздырып алучы укучыларыбыз булса да, эшләргә журналистларыбыз булмагач, “Бердәмлек” ябылмасмы, ә мин аның беренче һәм соңгы мөхәррире булмаммы?”   Минтимер ага мине елмаеп тыңлады да: “75 яшь - әле картлык түгел, әнә миңа хәзер 83 инде, ә мин һаман эшлим, син дә эшлә әле”, - дип әйтеп куйды.   Рәхмәт инде, шулай дәртләндереп җибәргәне өчен. Димәк, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорап, аяктан егылганчы эшләргә кирәк булачак. Ә шулай да түрәләрдән рәхимлек, ярдәм көтеп (бәлки, сайланачак яңа губернаторыбыз булышмасмы әле), “Бердәмлег”ебезне саклап калырбыз, дип ышанасы килә. Менә шундый борчулы, каршылыклы уй-фикерләр тудырды Казанда үткәрелгән бу соңгы форум.       Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,  “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.  
---

--- | 01.09.2018
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>