Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

"Моны күтәрә алмас иде: Гөлсирин әисенең йөрәген бозарга җөрьәт итми..."

$
0
0
11.07.2019 Язмыш
Гөлсирин Илфар белән лифтта танышты. Егет кызның күршеләренә бер генә көнгә авылдан килгән булган икән. Гөлсириннең әле моңа кадәр бер егет белән дә очрашканы да, гашыйк булганы да юк иде. Дөрес, китап күп укыганлыктан, ул мә­хәббәтнең җир йөзендә бар икәнен белә, үзенең дә бу сөю утында янып-көясе килә.
Әмма үзен матур дип санамый Гөлсирин, чибәр кызлар кебек чытлыклана да белми. Шуңа күрә Илфар сүз каткач, башта дәшмәде. Урамга чыгып тукталышка бер якка китәргә туры килгәч кенә сөйләшә баш­лады егет белән. Илфар районда техникумда укый икән. Ә Гөлсирин үзенең әнисе белән яшәвен, институтта укуын сөйләде. Илфарның авылга кайтучы автобуска ашыгуы икән, ул кызга телефон номерын язып бирде дә, троллейбуска утырып китеп барды. Гөлсирин аның йөзенә әллә ни кү­тәрелеп тә карамады. Унсигез яше тулса да, балачактан калган ояла торган гадәте бар иде аның. Ошатып та бетермәде ул егетне. Аңа кинолардагы кебек зур зәңгәр күзле егетләр бик матур булып күренә. Телефон номеры язылган кәгазьне дә сумка төбенә ыргытты ул.   Гөлсирин әнисенең төп­чек кызы иде. Фәйрү­зә апа яшь чагында Казаннан бик ерак бер шә­һәрдә ире, бер улы белән гомер итеп яткан. Заводта эшләгән. Ире айнымый торган, әшәке телле сәр­хуш булган. Гөлсиринне кырык яше тулып узгач кына тапкан ул. Ир балага бу вакытта инде егерме яшь булган. Менә шул малайны ире эчәргә өйрәткән. Бергәләп бәйрәм итә башлаганнар әти белән ул. Бу хәлләргә чыдый алмыйча, нәни Гөлсиринне кыстырган да, бернәрсә алмыйча туган авылына кайтып киткән Фәйрүзә апа. әнисе исән булган әле ул вакытта. Дүрт айлык баланы карарга ризалык биргән ул. Фәйрүзә апа, торырга бүлмә бирәбез дигәч, Казанда урам себерүче булып эшкә урнашкан. Аннан Гөлсиринне дә үз янына алган. Бераздан эштән бирелгән теге бүлмәне аерым фатирга алыштыра алганнар. Ме­нә шулай тыныч тормышта яшәп киткәннәр ана белән кыз бала. Фәйрүзә апа өч җирдә җыештыручы булып эшләгән. Кием-салымга да, ашарга да акчалары җиткән. Ире турында да, улы турында да берни белмәгән ул. Улына хат язып караган, ләкин бернинди җавап алмаган. Бөтен назын Гөлсирингә биргән Фәйрүзә апа. Ни теләсә шуны пешереп ашаткан, матур киендергән. Кыз да бик тыңлаучан, ярдәмчел булып үскән. Кыш көне әнисенә кар көрәргә, боз ватарга булышкан. Беркайчан күрмәгәнгә, әти­сенең дә, абыйсының да төс-кыяфәтләрен белмәгән ул. әнисе дә, киткәндә фотоларын ал­мадым дип, тәкрарлап килгән. Фәйрүзә апа да исерек ир белән гомер иткән елларын исенә алмаска тырышып яшәгән. Дөрес, улын сагынган ул. Ләкин ни хәл итәсең, язмышың белән килеш­мичә.   Беркөнне Гөлсирин, чүп пакетын төнгә кал­дырасы килмичә, йорт янындагы контейнерга урамга чыгып китә. Көзге җылы көн булганлыктан, өстендә өйдә кия торган юка гына халат була аның. Вакыт инде шактый соң — кичке уннар тирәсе. Чүп контейнеры яныннан кире борылганда кемдер кисәк кенә аның авызын каплап, җиргә ега. Сасы, җирәнгеч исле иреннәр аның иреннә­ренә ябыша. Кемнеңдер куллары халатын ертмакчы була. “Кычкырсаң, үтерәм!” — дигән тавыш аңсыз итә Гөл­сиринне. Шулвакыт бер ир чүп таш­ларга килә. Аны күргәч, теге кеше Гөлсириннән кулларын ычкындыра.   Өйгә кергәч, әнисе күргәнче кыз ваннага кереп китә. Елый-елый юына. Бернәрсә дә сөйләми Гөлсирин әнисенә. Йөрәге авыру Фәйрүзә апа моны күтәрә алмас иде.   Керфек тә какмаган килеш, Гөлсирин иртән укырга чыгып китә. Көне буе курку хисе озатып йөри аны. Менә-менә теге кеше килеп чыгар да: “Кычкырсаң, үтерәм!” — дип әйтер кебек.   Кич белән Гөлсиринне каршы алганда әнисе: “Кухняда абыең утыра. Гаҗәпләнмә”, — дип ки­сәтә. Бер кешене күрәсе килмәгән кыз, кәефсез генә аш бүлмәсенә уза. өстәл янында утыручы бик начар киенгән, сәр­хушкә охшаган кешенең: “Исәнме, сеңлем”, — дип әйтүеннән ул чак кына аңын югалтмый. Гөлсирин буе тавышны таный. Көне бу аны эзәрлеклә­гән тавыш бит бу.   Әнисенә дә берни әйтмичә урамга чыгып йөгерә Гөлсирин. Кая барырга, кемгә сөйләргә? Әнисенең йөрәген бозарга җөрьәт итми ул. Полициягә хәбәр итсәң, бик тирәнгә китеп, укыган җирендә, йортта торучы күршеләр әллә ниләр сөйли башларга мөмкин.   Озак уйлаганнан соң, сумка төбеннән Илфарның телефоны язылган кәгазьне тартып чыгара Гөлсирин. Алар бит 10-15 минут кына бергә булдылар, танырмы аның тавышын Илфар.   — Бернидән курыкма. Тынычлан. Хәзер юлга чыгам, — ди егет телефонның теге башында Гөлсириннең борчулы тавышын ишетүгә.   Алмазия ГАТИНА. Казан. 
---

--- | 11.07.2019

Бал кортлары үлүенең төп сәбәбе аталды

$
0
0
11.07.2019 Җәмгыять
Татарстан Республикасында бал кортларының күпләп үлүендә төп сәбәп – умартачылар һәм аграрийлар арасында элемтәләр булмау дип саный КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гамәли экология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Малик Мөкминов.
«Кызганыч ки, игенчелек өлкәсендә умартачылар һәм аграрийлар арасында элемтәләрнең булмавы бал кортлары үлемендә төп сәбәп булып тора. Кырларны эшкәртү вакыты килештерелми, теге яки бу агулы химикатны куллану кагыйдәләре бозылуы да ихтимал. Умартачылар еш кына чәчүлекләрне эшкәртү турындагы мәгълүматны вакытында алмый», - диде Мөкминов.   Шулай ук әлеге проблеманың барлыкка килү вакытын да исәпкә алырга кирәк. Хәзерге вакытта корт гаиләләренең максималь үсеше күзәтелә, алар бал җитештерү өчен актив рәвештә нектар җыя. Икенче яктан, авыл хуҗалыгы культураларын төрле пестицид һәм гербицидлар белән эшкәртәләр, дип хәбәр итте эксперт.   Бал кортларының күпләп үлү сәбәбен серкә, балавыз һ.б. умартачылык продуктларына лаборатор сынаулар үткәргәннән соң гына белеп булачак, дип яза агентлык.   «Корт гаиләсенең үлеме – бездә баллы үсемлекләрнең чәчәк ату чоры шактый кыска булганлыктан, умартачы өчен һәрвакытта да зур бәхетсезлек», - дип сүзен йомгаклады Мөкминов.  
---

--- | 11.07.2019

"Кызымны югалттым. Аның гәү­дәсен иң ахырдан таптылар. Ә мин исә аны исәндер дип көттем..."

$
0
0
11.07.2019 Фаҗига
Моннан сигез ел элек булган фаҗига әле дә онытылмый. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәткә очрап, анда 122 кешенең гомере өзелде. Шулардан 28е – балалар. Идел буйлап сәяхәткә чыккан 79 юлчыны коткарып кала алдылар.
Якыннарын югалтканнар июль аен әле дә әрнү-сагыш белән каршы ала. Ел саен мәрхүмнәрнең якыннары Кама Тамагы районына Сөйки авылы янәшәсендәге хәтер комплексына матәм митингына җыела. Вакыт – дәва, дисәләр дә, газизләрен югалтканнар моның белән килешми.   – Якыннарыбызны югалту ачысы гомер буена җи­тәр­лек булды, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр ханым. – Апам Даниянең улы Айнур белән килене Рай­лә­не мәң­гелеккә югалттык. Арчада яшиләр иде. Без исә ял саен аларга кайтып йөрдек. Алмаз исемле малайлары бар иде. Киленебез икенче бә­биен көтте. “Апа” гына дип торды. Шундый яхшы күңел­ле балаларның да гомерлә­ре кыска була икән. Еллар узса да, күз яшьлә­ре­без кипми. Башта бик еладык. Өйдә әти-әнисез калган бала безне сабыр булырга өйрәт­те. Хәзер инде артык сүзләр сөйлә­ми­без. Бергә җыйнал­гач та, бу фаҗига хакында ис­кә алмаска тырышабыз. Айнурның, Райлә­нең төшкә кергәне юк. Мөгаен, тыныч яталардыр. Инде уллары Алмаз да зур үсте. Быел алтынчы сыйныфка бара.   Айнур белән Райлә апалары Иль­мира һәм җизнә­ләре Альберт белән бергә ялга бара. – Мин башта исән кайтуыма да шатланмадым. Өйдә өч бала көт­кәнгә, исән-сау калганбыздыр инде. Энем белән киленебезне югалтуга ышана алмадым. Андагы хәлләр кур­кыныч бер төш сыман хәтердә саклана. Теплоход­ның батуы, кычкыру тавышлары, салкын су – уй­ласаң да, җан әрни. Мондый хәс­рәтне башка күрергә язмасын. Быел мин Сөйкигә дә бара алмадым. Анда баргач, йөрәгемә авыр. Бик борчылам. Шуңа күрә әнием Дания үзе генә барырга карар кылды, – ди Иль­мира Әгъ­лиева.   Казанда яшәүче Маргарита ханым да бүген Сөйки­гә бара. – Кызымны югалттым. Аның гәү­дәсен иң ахырдан таптылар. Ә мин исә аны исәндер дип көттем. Тик бул­мады. 11 яшьлек кызы калды. Ин­де оныгым бүген үзе әни булырга җые­на. Кү­ңелдәге хисләрне әйтеп аң­лата алмыйм. Балам җитми җа­ныма, – ди ул. – Фаҗига­дән соң сә­ла­мәтлегем как­шады. Авырт­маган җи­рем юк. Аяк­ларым начарланды. Ирем инсульт кичерде. Бу хәсрәт мәңге тө­зәлмәс яра булып калды.   Әлеге фаҗигадә кызы бе­лән киявен югалткан Рә­дифә Садриева Балтачта яши. – Үзем судан курыкканга, кызымны бер дә сәяхәткә җибәрәсем кил­мәде. Ул чакта олы кызлары 12 яшьлек Эн­җе бездә кунакта иде. Гөлназ белән Илнур кайттылар да, теплоходта ял итәргә барабыз, ди­деләр. “Әй, кызым, мин гомер буена бер дә ял итмәдем. Әллә йөрми­сезме?” – дидем. “Башымны ял иттереп кайтам. Бер генә көнгә бит ул. Гел эш тә эш, ял иткән дә юк. Барыйк инде, әни”, – диде. Аркаларыннан сөеп, автобуска утыртып җи­бәр­дем. Кем уйлаган соң­гы кү­решү булыр дип. Ул чакта кечкенә оныгым Мә­ли­кәгә 2 яшь кенә иде. Аны кияүнең әнисенә калдырганнар. Ко­дагыйның да кү­ңеле сизен­гән. Алып калмасам, яратмаслар, бармагыз, дисәм, ошатмаслар, дип ул да риза була, – дип искә ала Рәдифә апа. – Баштарак бик авыр булды. Балалар әти-әни­ләрен сорап тилмертте. Алар янында еламаска тырыштым. Үземә авыр булса да, сабыйлар хакына түздем. Гомер үтә, Энҗе Казанда укый, икенче курсны бетерде инде, Мәликә әле дә әнисен сорый. Балаларны зиратка да алып барганыбыз юк. Улым бер тапкыр иярткән иде, елыйлар, башка бармасыннар, дип кайтты. Үзем дә, тизрәк догалар укыйм да, кайту ягын карыйм. Йөрәккә бик авыр. Ирем бу хәлдән соң урынга ятты. Мин дә авырыйм. Балаларны искә тө­шергәч, бө­тен җаным-тәнем сызлана, йөрәгем сыкрый, калтырана башлыйм. Әмма бирешмим, ничек тә сабыр итәргә тырышам, яшәргә көч табам. Әле кызларны буй җит­керәсе, аларны кияүгә би­рәсе бар. Бар теләгем – сау-­сәламәт булсыннар. Ал­лаһы Тәгалә гомерләрен озын итсә иде. Әти, әни дияр­гә тилмереп яшәгән балала­рымның алдагы көннәре бәхетле булсын!   Ике палубалы “Булгария” теплоходы 1955 елда Чехо­словакиядә төзелә. Башта ул “Украина” дигән исемне йөр­тә, ә инде 2010 елдан “Булгария” дип атала башлый. 2000–2010 елларда теплоходны “Казанская судоходная компания”, “Водофлот”, “Волгатур” оешмалары арен­далый. Судноның соңгы арен­даторы “Бриз” компаниясе “Булгария”не 2011 елда “АргоРечТур” оеш­­масына субарендага бирә. Фаҗига­дән соң эзләү-коткару эшлә­ре 16 көн дә­вам итте. Баткан теплоходны 23 июль көнне генә су өстенә күтәрә алдылар. “АргоРечТур” директоры Светлана Инякина 11 елга хөкем ителде. Ул узган елның сентябрендә иреккә чыкты.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 11.07.2019

"Ирем көн саен аның янында, минем барлыгымны ул хатын белми дә"

$
0
0
12.07.2019 Ир белән хатын
Казахстанда күпхатынлылыкны законлаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкканнар, ди. Ике-өч хатын белән яшәүчеләр бар, ләкин рәсми рәвештә теркәлмәгән гаиләдә туган балаларның да, хатыннарның да бернинди юридик хокуклары юк. Алар уртак милеккә дә дәгъва кыла алмыйлар. Менә шул нисбәттән, күпхатынлылыкны законлаштырырга җыеналар да. Бездә дә бу турыда берара нык шаулап алганнар иде. Депутат Владимир Жириновский әлеге сорауны хәтта Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә җыенды.
Күпхатынлылык электән килгән анысы, Африка, Гарәп илләре мөселманнары өчен бу гадәти хәл булган. Тарихтан билгеле булганча, Нигериядә яшәгән Мөхәммәд Белло Масабаның үз гомерендә 130 хатыны, 200дән артык баласы булган, ди әнә. Аның кебек үк булмаса да, татарлар арасында да берничә хатын белән яшәүчеләр бар. Ислам динендә дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә бит. Ир-атларның күбесе моңа каршы түгел. Сөяркә тоту өчен бер сылтау дип кабул итүчеләр дә бар. Янәсе, дин буенча рөхсәт ителгән. Димәк, берничә хатын белән яшәргә ярый. Әмма сөяркә белән хатын – икесе ике нәрсә ләбаса. Нәтиҗәдә никахсыз балалар туа. Дин буенча күпхатынлылык бары хатыннар арасында гаделлек, тигезлек булдырган очракта гына рөхсәт ителә. Ир-ат барлык хатыннарын да бер үк дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш.   Бер танышым инде икенче ел берәүнең икенче хатыны булып яши. Никах укытканда, иренең беренче хатыны барлыгын белмәгән. Хәзер ире аңа аерым фатир алып тора. Көндәлек акчасын бирә, ашарга китерә. Әлегә балалары юк. Танышым әле студент. Югары белем ала.   – Ничек дип әйтим, яшим, ләкин үземне тулысынча бәхетле дип әйтә алмыйм. Ни дисәң дә, иремә барыбер беренче хатыны якындыр инде, уртак балалары бар, көн саен диярлек аның янында, минем барлыгымны ул хатын белми дә. Минем яныма ирем сирәгрәк килә. Үземне сөяркә кебек хис итәм, ашыкканмын, күрәсең, – ди ул.   Юкка гына борынгылар: «Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын», – димәгәннәрдер инде.   Сүз уңаеннан, Согуд Гарәбстаны журналисты Надин Әл-Бейдар: «Тигез хокуклылык урнаштыру өчен, хатын-кызларга да берничә иргә кияүгә чыгуны рөхсәт итәргә кирәк», – дигән булган. Күпхатынлылык очрагындагы кебек, хатын-кызларга да ирләрне тигез дәрәҗәдә тәэмин итәргә туры килмәгәе.   Сез күпхатынлылык турында нәрсә уйлыйсыз?   Марсель Шаһидуллин, юрист:   – Гаилә өйләнешүне рәсмиләштерүдән башлана. Россиядә өйләнү – хатын белән ир арасындагы ирекле рәвештә килешенгән карар, аның нигезендә мәхәббәт, дуслык, хөрмәт ята. Закон нигезендә гаилә кору мөһим. Закон таләпләре Россия гаилә кодексының 14нче маддәсендә күрсәтелгән. Анда язылганча, ЗАГСка гариза тапшырганда, физик затларның өйләнмәгән булуы шарт. Шуңа да, закон нигезендә, күпхатынлылык рөхсәт ителми. Әмма моңа карамастан, кайбер мөселман гаиләләрендә ирләрнең берничә хатыннары бар. Дөрес, мондый гаиләләр күп очракта рәсми теркәлмәгән. Полигамия темасын үзем зур хезмәт дип саныйм. Күпхатынлы гаиләдә ир-ат балалары, хатыннары өчен гомер буе, рухи, матди, физик яктан да җаваплылык тота. Бу һич кенә дә күңел ачу да, модага иярү дә түгел. Шуңа да ир-ат ике-өч хатын белән яшәргә тели икән, ул моның ни дәрәҗәдә катлаулы, җаваплы икәнен аңларга тиеш. Мин үзем күпхатынлылыкка каршы. Яратып өйләнгән хатыныңа гына мәхәббәт булырга тиеш дип саныйм. Риваятьләр буенча аккошлар да үз пары белән генә бәхетле була ала, диләр бит. Аккошларның берсе үлсә, икенчесе гомер буе парсыз яши дигән матур әйтем дә бар. Суда йөзгән ике аккошның муеннары тоташып йөрәк формасын хасил итүе дә матур образ. Бу мәхәббәт символы булып тора.   Нәҗибә Сафина, шагыйрә:   – Үзем икенче хатын да, өченче хатын да булмас идем. Моннан ун еллар элек миңа бер хәзрәт икенче хатыны булырга тәкъдим иткән иде. Хатыны да риза икән. Таң калдым. Мин ир-атны бүлгәләү яклы түгел. Йөрәкне, хисне бүлеп булмый дип саныйм. Бу беренче хатынның да хисләрен рәнҗетә төсле. Минем өчен мәхәббәт бик нәзберек әйбер. Кешедән соң кала торган иң изге нәрсә. Иҗат та, эшләр дә мәхәббәт хакына эшләнә бит. Күпхатынлылыкка кул куя алмыйм.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы:   – Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә Коръәни китабында әйтә: өйләнегез, ди, икегә, өчкә, дүрткә, ди. Ләкин гадел булмам дип курыксагыз, бергә генә, ди. Төп шарт – гаделлек. Икенче хатынга өйләнергә рөхсәт ул сөяркәне хәләлләштерү булмый, никах укыла икән, димәк, ул синең хатының. Ир аны башка хатыны кебек үк киендерергә, укытырга, ашатырга, өйле итәргә, тәэмин итәргә тиеш. Аның гаиләсе – сезнең гаилә. Аның баласы – сезнең бала. Еш кына миннән егетләр киңәш сорап килә, хәзрәт, икенче хатын алырга булдым, нишлим икән, диләр. Аңлатам: беренчедән, бу хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителмәгән, мондый гаиләне канун ягыннан рәсмиләштереп булмый, димәк, балаларның да, хатыннарның да хокуклары юк.   Икенчедән сорыйм, әби бармы? Димәк, ике була, бакча бармы? Анысы да ике була, ремонт ясыйсыңмы, бу очракта ике мәртәбә күбрәк эшәргә туры киләчәк. Кибеттән ризык аласыңмы, димәк, ике мәртәбә күбрәк алачаксың. Бу безгә ирләргә Аллаһы өстәп биргән вазифа. Берничә хатын белән яшәү кызыга торган рәхәтлек түгел, ул ирләргә авырлык кына. Әйе, бабаларыбыз арасында күпхатынлылык булган. Сугыштан соң хатын-кызлар күп калган. Бер авылга бер ир-ат кына булган авыллар да очраган. Зина кылмасыннар, балалар ятим үсмәсен дип, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте ул күпхатынлылык. Аллага шөкер, бүген илләребез тыныч, статистика буенча, яшьрәк вакытта ирләр белән хатыннар тигез дәрәҗәдә. Олыгайган саен, ялгыз хатыннар саны арта анысы. Тик гаилә корырлык чакта егетләргә кызлар җитәрлек. Ир-атлар хатыннарның дәрәҗәләрен төшермәсеннәр. Аларны сөяркәгә алыштырмасыннар иде.   Икенче хатын белән качып никахлашырга теләүчеләр бар. Әмма берәү дә чит планетага күчеп китмәс. Шуңа да, куркасың, булдыра алмыйсың икән – икенчегә өйләнмә. Икенче хатының бар икән – барлык шартларны да үтә. Булдыра алмыйсыз икән – кызларны бозмагыз, дим егетләргә. Чөнки елап мөрәҗәгать итүче кызлар күп. «Уйламыйча икенче хатын булып чыктым, әти-әни дә, иремнең хатыны да белми, миңа арендага фатир алды, инде ай үтә, аренда өчен дә түләми, үзе дә килми, ризык та китерми, нишлим?» – дип зарланучылар бар. Бу бит оят. Аллаһы рөхсәт иткән күпхатынлылык шартлары үтәлми икән, ир-ат өстендә гөнаһ булып тора. Гадәттә, икенче хатын алу өчен беренче хатынның рөхсәте кирәкми. Ләкин никах алдыннан кыз сорарга баргач, әти-әниләр, булачак килен үзе егеткә шартлар куя ала. Әгәр күпхатынлылыктан куркасыз икән, кияүгә чыкканчы ук, моңа каршы булуыгызны белдерергә киңәш итәр идем. Күп хатынлы гаиләләр бүген дә бар. Әмма тикшергәч шунысы ачыклана, аларның бик азы гына бәхетле яши.   Барлык хатын-кызларны да Аллаһы бер төрле итеп яраткан. Бер хәзрәтнең сүзләре искә төште: хатын -кызлар телефон кебек, экраны, кнопкалары, моделе төрле. Ә максаты бер – хатын булу, бала табу, гаилә учагын саклау. Икенче хатын беренчесеннән яхшырак булыр дип тә уйламагыз, яхшылар – яхшылар өчен, начарлар – начарлар өчен.
Эльвира МОЗАФФАРОВА

--- | 12.07.2019

“Мондый үлән кайнатмасы яман шештән саклый”

$
0
0
12.07.2019 Киңәш-табыш
Бездә үскән дару үләннәренең саны өч йөздән арта. Аларның файдалы үзлекләре турында тәҗрибәле фитотерапевт Фирая Захарова сөйләде.
– Халыкта Питраудан соң, ягъни 12 июль узгач үләннәрнең шифасы бетә, диләр.    – Кемдер үләнне ай календарена карап җыя. Моның белән килешмим. Мәсәлән, Казанда агачлар шау чәчәктә була, ә районнарда алар бөредә генә утыра, ягъни бер үк үсемлек атна-ун көн аерма белән чәчәк ата.    – Организмны ныгыту өчен нинди үләннәр кулланалар?   – Белгән үләнне генә җыярга кирәк, шул да җитә. Һәркем уртача 15-20 төрле үлән таный. Мәсәлән, кычыткан, әрем, каен яфрагы, күкебаш (медуница), әрекмән, ромашка һ.б. Күкебаш үләненә аерым тукталырга телим. Ул башта чәчәк ата, аннары гына яфрак яра. Яфрагы үпкә, лимфа бизләре, канга һ.б. файдалы. Аны җәй буе салатларга кушарга яки чәй итеп эчәргә була. Ул йодка бай. Төнәтмәсе сулыш органнары, эчәкләр, бөер, бавыр, сидек куыгы эшчәнлеген яхшырта.    Кычытканны, әйткәнемчә, май аен­да яки орлыклангач җыялар. Аның сихәте турында сөйләп тору артыктыр. Төнәтмәсе аналыктан, эчәктән һәм башка эчке органнардан кан акканда, аны туктата алмаганда кулланыла.    Бака үләне ашказаны сыекчасының кислоталылыгы түбән булганда булыша. Аны төнәтеп эчәргә, шул килеш ашарга ярый. Ул тирләтә, какырыкны чыгара, аппетитны яхшырта, эчке органнарга файдалы.   Нарат күркәсеннән кайнатма ясау зыян итми. Без гаиләдә ике-өч елга бер мәртәбә аннан кайнатма әзерлибез. Күп еллар инде башка җиләк-җимештән кайнатма ясаганыбыз юк. Җиләкне суыткычның катыру бүле­генә куябыз да, ел әйләнәсе морс ясап эчәбез. Аның өчен җиләкне миксер ярдәмендә изәсең дә, кайнаган салкын су һәм тәменчә шикәр өстисең. Шуннан да файдалы эчемлек юк. Кайнатманы шулай ук ак чыршы (пихта) ылысы, тузганак чәчәге, кура җиләге тамырыннан ясыйбыз. Кура җиләге тамырыннан ясалган кайнатма лимфа бизләрен чистарта, яман шештән саклый. Бакчада кура җиләге куагын тәртипкә китергәндә тамырын, сабагын, яфрагын берүк ташлый күрмәгез. Салкын тигәндә аларны чәйгә салсаң, бөтен вирусларны куа.  Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саныннан алынды (16 июль, 2015 ел, № 29).    
---

--- | 12.07.2019

Биш бала анасы сабыен сатып баемакчы булган

$
0
0
12.07.2019 Криминал
Түбән Новгородта бала сатарга омтылу турындагы шау-шу куптарган эш буенча суд башланды. 41 яшьлек Наталья Балдина яңа туган улын сатарга теләүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, хатын баланы йөкле чагында ук сату турында килешкән.
Сабыйны Мәскәүдән гаилә пары 300 мең сумга сатып алырга тиеш булган. Наталья ышандырганча, ул беркайда да эшләми һәм баланы бары тик ышанычлы кулларга тапшырырга теләгән.   Паспорт буенча хатын-кыз биш бала анасы. Хәзер барлык балалар да социаль үзәкләрдә һәм хастаханәләрдә урнаштырылган, дип яза Бизнес Online. Фото: Пиксабай


---

--- | 12.07.2019

"Кайнар төн булачак!" - Гүзәл Уразова ял итәргә чакыра

$
0
0
12.07.2019 Шоу-бизнес
Популяр җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов яңа 16нчы сезонга әзерләнә. Алда эш күп. Шулай да артистлар ял итәргә дә вакыт таба, тамашачыларны да бергәләп күңел ачарга дәшә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча концерт 26 июль 20:00 сәг Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылы Сабантуй мәйданында узачак.

"Тәтешле, Балтач, Борай, Аскын! Барыгызны да ял итәргә чакырабыз. Гисметеодан белештек, 26 июль бик эссе көн, һәм кайнар төн булачак. Концерт 100 %булачак. Яңа сезонда буласы, әле сез ишетмәгән җырлар, сез яратып өлгергән хитлар, һәрбер килгән кешегә бүләкләр. В общем бомбически шәп булачак", дип уртаклаша Гүзәл Уразова.

 


---

--- | 12.07.2019

Бари Алибасов исеме тирәсендә ыгы-зыгы тынмый

$
0
0
12.07.2019 Шоу-бизнес
Күренекле продюсер Бари Алибасов янындагы ыгы-зыгылар һаман тынмый. Аны алдан уйлап “агулану” спектакле оештырып дәваханәгә ятуда гаеплиләр.
Имеш, аның ярдәмчесе бер ай элек үк табиблар белән сөйләшеп куйган булган. Алар, ничек итеп Алибасовны хастаханәгә салып, Русия халкын шаккаттыру турында уйланганнар. Ярдәмчесе офис белән продюсерның мәчесен карап торуны үз өстенә алган.   “Беренче канал” моны күрсәткәннән соң Бари Алибасов студиядән чыгып киткән. Ул хастаханәгә ничек эләгүен хәтерләмәвен сөйләп утырган булган.   Программада Алибасовны ялганны тоту детекторында тикшергәннәр. Полиграф продюсерның торба чистарткычны алдан уйлап эчүен күрсәткән. Ул аны аз гына эчкән дә төкергән, диләр.   Автор : Әсәдуллина Эльвира Чыганак: Новости Mail.Ru Фото: Ачык чыганак.
---

--- | 12.07.2019

Тәбрис Яруллин өр-яңа проект тәкъдим итә

$
0
0
12.07.2019 Җәмгыять
Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллин һәм форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татарча подкастлар эшли башлаган. "Казан кайный" дип аталган подкастның беренчесен Вконтактеда тыңларга мөмкин.
Беренче подкаст Tatarka һәм Лэйнаның яңа клипларына, ТНВ төшергән ситкомга, Сабан туена һәм башка актуаль темаларга багышланган. Беренче эпизод: камералар һәм коймалар, Tatarka һәм Лэйна, Сабан туе һәм 1,5 миллион еврога багышланган, дип яза Татар-информ.   "Иң кайнар темаларны Рәдиф белән уртага салып сөйләшәчәкбез. Алга таба кунаклар да булачак", - ди Тәбрис Яруллин.   Подкаст белән ике дистәгә якын кеше бүлешкән. Тыңлаучылар подкастны уңай бәяләгән һәм киләчәк чыгарылышлар өчен киңәшләрен, темаларын тәкъдим итәләр.    Подкастинг - Интернетта радиотапшыру стилендәге тапшырулар.   
---

--- | 12.07.2019

Азат белән Гөлсириннең туена кызыклы бүләк ясаганнар (ВИДЕО)

$
0
0
12.07.2019 Шоу-бизнес
Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина туйларын бәйрәм итә. Туйларының беренче көнендә Азатның сеңлесе дус кызлары белән бергә туйга бик үзенчәлекле бүләк әзерләгән.
Татар милли киемендәге орчыктай дүрт кыз, килен төшерү биюен биеп, иң азактан яшь парның зурайтылган фотоларын җәеп җибәрә. Бу видеоны Азат Инстаграмына куйган.   Гомумән, бүләкләр дә, изге теләкләр дә күп булган.           Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Башкортстанда гашыйкларны тереләй яндырганнар (ВИДЕО)

$
0
0
12.07.2019 Фаҗига
Башкортстан Югары суд ике кешене үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Үз фатирында гашыйк парны тереләй яндырган Константин Вавилов 17 ел каты режимлы колониягә хөкем ителгән.

Фаҗига гашыйк пар ирдән төнгә бүлмә арендалагач килеп чыга. Яшьләр аш-су бүлмәсе ишеген диван белән терәтеп бикләнә, ә Вавилов бензин агызып бүлмәгә ут төртә. Гашыйкларның котылу мөмкинлеге булмый: беренче кат булса да, тәрәзәдә рәшәткәләр була.   

Яшь егет шунда ук һәлак була, ә кыз авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар, ләкин үләр алдыннан ул тикшерүчеләргә күрсәтмә бирергә өлгерә.

Вавиловка максималь катгый җәза бирелә.

Тулырак: http://www.tatpressa.ru/news/344852.html  


---

--- | 12.07.2019

"Башта ни булганны аңламадым. Үзем янам, үзем чабам"

$
0
0
12.07.2019 Язмыш
Өлкәннәргә, карт кешеләргә ниндидер бер кызгану хисе белән карыйм мин үзем. Гомер инде узып китеп бара. Ашын ашаган, яшен яшәгән. Еллар да эзсез генә үтмәгән – чир-сырхауларны иярчен иткән. Дөресрәге, элек шулай уйлый идем. Ә менә Буа районы Вольный Стан авылында унынчы дистәне ваклап, тормышыннан канәгать булып бәхетле картлык кичереп яшәп ятучы Хөршидәбану апа Исхакова белән очрашып сөйләшкәч, өлкәннәр турындагы фикерем тамырдан үзгәрде.
Июнь аен ярата да, шул ук вакытта җене дә сөйми Хөршидәбану апаның. Ярата, чөнки үзе якты дөньяга килгән ай ул. Туган көне – 1924 елның 20 июне. Яратмавы да аңлашыла, кызның чәчәк кебек чагында, 17се тулыр алдыннан Гитлер мәлгунь сугыш башлый. Быелгы июнь дә бик үзенчәлекле була Хөршидәбану апа өчен. Авылның акъәбисенә 95 яшь тула. Бу хакта белеп алып, район администрациясеннән дә киләләр. Чәчәк-бүләкләр биреп, озын гомерле булуының серен сорыйлар.   – Белмим, – ди ул, татар карчыкларына гына хас самими елмаю белән кеткелдәп. – Серен белмичә генә яшәдем мин. Аны уйлап торырга вакыт та булмады.   Дөрес әйтә Хөршидәбану апа. Чоры нинди булган бит аның. Ил өстенә төшкән авыр йөк ябык кызлар, хатыннар иңен баскан. Кырык Садак авылы кызы Хөршидәбану апа да (ул вакытта җиләк кебек кыз) илебез тарихын язарга үзеннән шактый күп өлеш керткән. Ирләр һәм атлар да сугышка киткәч (басуны бит чәчмичә калдырып булмый, илгә икмәк кирәк), кызларга җир эшкәртергә туры килә. Башта ат-сыерлар белән. Аннары тракторга да утыра батыр кыз. Окоп казырга да җибәрмәкче булалар. Аннан әнисе күз яшьләре белән елап, ялварып сорап көчкә алып кала. Берсеннән-берсе кечкенә биш баласы (Хөршидә иң өлкәне) булган солдатканың сүзен тыңлыйлар тагын. Тик Буденный районына тракторчылар курсына укырга бару шарты белән. Риза була кыз. Булмый кая барасың. Сугыш чорының кануннары катгый. Аннары үзен дә сынап карыйсы килә. Булдыра уңган кыз. Авылга диплом гына түгел, трактор да алып кайта. Юл булмагач, бик нык урап, берничә авыл аша кайтырга туры килә.   Ә бер юлы көзен Хөршидәбануның тракторы чак кына кыз өчен тәмугка әйләнми кала. Тракторга ут каба.   – Башта ни булганны аңламадым. Аннары яна торган шәлемне, пинҗәгемне салып калдырдым. Үзем янам, үзем чабам. Шунда иптәш кызым мине төртеп аударып, җирдә аунатып, өстемә туфрак сипте.   Шулай итеп, туган як туфрагы кызны үлемнән алып калган. Дөрес, шактый сызланып, сырхауханәдә ятарга туры килгән. Кул-аяклары, муены пешкән. Туган авылын да, тракторын да, басу-кырларын да бик сагынган кыз. Үзен күрергә килгән әнисенә ияреп, качып диярлек кайтып киткән. Аннары әнисе якындагы рус авылыннан алган дуңгыз мае сөртеп төзәткән ул пешкән җәрәхәтләрне.   Хөршидәбану апа бу хакта сөйләргә бик яратмый. Сызланулар турында кемнең искә аласы килсен. Аннары ачлы-туклы яшәгән чор бит: бәрәңге крахмалы, алабута кәлҗемәсе, аякта язын-көзен чабата. Ләкин ничек кенә булса да яшьлек бит ул. Хыялларга, өметкә бай, киләчәккә карап яши торган заман. Тиздән сугыш бетәр дип тә сөйлиләр. Монысы бөтен арыганлыкларны, ач торуларны оныттыра. Һәм менә ул – озак көтелгән көн килеп тә җитә. Бу җиңүдә үзенең дә өлеше барлыгын белгән тракторчы кыз барлык авылдашлары белән бергә шатлык һәм горурлык хисләре кичерә.   Кырык Садакның тракторчы кызының уңганлыгы тирә-якларга да тарала. Вольный Стан авылының шулай ук тырыш-эшчән гаиләсенең фронтовик егете Идиятулла аны димләп хатынлыкка ала. Бер аягын яу кырында калдырып кайткан протезлы егет. Әллә инде яратуы көчле була кызның, әллә инде гаилә кору теләге, риза була – 1948 елның февралендә Хөршидәбану күрше авылга килен булып төшә.   Бу урында безнең сүзебез хәзерге гаиләләр, димләү темасына кереп китте.   – Дөрес гамәл булган ул, – ди акъәби. – Начар кешене начар кешегә димләмиләр бит инде.Нәсел-нәсәбен дә караганнар. Шуңа гаиләләр дә нык, таза булган. Аерылышулар да булмаган.   Дөрес әйтә бер гасырга якын гомер иткән Хөршидәбану апа. Өлкән кешенең сүзләрендә хакыйкать ята. Хәер, ул боларны үзеннән чыгып әйтә ич. Идиятулласының ышанычлы ир, ата буласын тойган яшь хатын аяксыз дип тормый, иренә сигез бала бүләк итә. Әйе, сугыштан исән-имин кайтканнарның яуда калган иптәшләренә алмаш буын үстерәсе килгән заман ул. Һәр гаиләдә итәк тутырып бала үсә. Сөйгәненең ышанычын акларга тырыша Идиятулласы да. Яхшы үрнәк әти булып таныла.   Безнең Хөршидәбану апа белән сөйләшүне тыңлап утырган кызы Гөлфия дә әтисен яхшы яктан гына искә ала.     – Әти безнең бик тырыш, бик уңган иде. Чәчләребезне үзе иртән «бәлеш» итеп үреп, мәктәпкә озата иде. Сыңар аяклы булса да, бөтен эшне эшләде. Печән чапканын хәтта ерактан сокланып: «Пәке белән кырган кебек бит!» – дип карап тора торган булганнар. «Ачык ишеккә кеше керер», – дип, иртән үк торып, баскычларны ятып себерә иде. Әнине күрмәдек тә без – ул өч смена колхоз эшендә булды. Аны да гел мактап үрнәк итеп куялар иде.   Балаларын да эш сөючән, тырыш, тормыштан ямь табып яшәргә өйрәтә алганнар алар. Сигез баланың алтысы дошманны көендереп, дусларны сөендереп гомер итеп ята. Хөршидәбану апа бүген 11 оныкның дәү әнисе һәм 10 оныкчыкның дәү-дәү әнисе.   Кайгыларны да шактый күрергә туры килгән бу озын гомерендә, бала югалтулар ачысын да. Дүрт яшендә үк чәчәк кебек кызы Фәридәсе гүр иясе булган. Аннары инде үзе тормыш корып җибәргән, балалар атасы булган бер улын әҗәл сагалаган.   Бүген Хөршидәбану апа кадер-хөрмәттә. Үзе әйтмешли, «бәбәй урынына карыйлар». Кирәк булса, күгәрчен сөтен дә табалар әниләре өчен. Кайсы баласына гына кунакка барса да, түр башында гына утыра. Билгеле инде, ил-көнгә, бала-оныкларга дога кылып, тәүфыйк-һидаят сорап.   Төп нигезне дә туздырмаганнар Исхаковлар, авылның иң матур йорты итеп төзекләндергәннәр. Хәзер Хөршидәбану апа алтын йөгертелгән капкалардан гына чыгып йөри. Капкадан чыга да яшел хәтфә үләнгә баса. Шул иң зур бәхет бит инде кеше өчен.   – Авылда мин кермәгән йорт калмады, – ди акъәби, гомер йомгагын сүтеп, мәет юып соңгы юлга озатып йөрүен искә алып. – Һәрберсен тәхлил тартып озаттым. Ходай үзе кабул итсен.   Хәзер дә биш вакыт намазын калдырмый әле ул. «Намаз – хәрәкәт, догалар хәтерне яхшырта», – ди. Ходай каршына барасы көнен дә куркып көтмидер Хөршидәбану апа. Алла биргән гомерне кешене елатмыйча, хәләл эштә-хезмәттә, тугры хатын һәм яхшы ана булып узган ич.   Менә ике сәгатькә якын сөйләшеп утырабыз инде, мин аның авызыннан беркем турында да начар сүз ишетмәдем. «Иң яхшы ир, иң әйбәт каенана, иң шәп балалар – аныкы. Күршеләре дә Алла биргән». Шулай булмаса, кышын балаларында яшәгән әбинең өе мондый нурлы булып тормас иде. Тәрәзә төпләрендәге гөлләре дә аның кайтканын көтеп, чәчәк атып утыралар. Моның өчен күршеләренә рәхмәт әйтеп бетерә алмый ул.   Акъәбине юбилее белән котларга килгән балалары, оныклары да, администрация вәкилләре дә, саубуллашканда, 100гә кадәр яшәвен теләгәннәр. Бу хакта миңа да әйтте Хөршидәбану апа. Тик гомер озынлыгы үтелгән еллар белән генә түгел, кеше күңелендә калдырган эзләр, игелек-яхшылыклар, кылган гамәлләр белән үлчәнгәнен яхшы белә ул.   – Бирсен Ходай, яшәрмен. Гомер биргән хәтле саулыгын да бирсен иде.   Ә бүген, Аллага шөкер, берүк күз генә тимәсен.Хәтере дә сокланырлык. Газеталарны да күзлексез укый.   Озын гомер серен белми генә яшәдем дисә дә, Хөршидәбану апа белән сөйләшеп утырганда, бу серне мин төшендем шикелле. Кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырышып, гел хезмәттә, эштә булып, күңелендә мәхәббәт саклаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә тормышның ямен таба алмаган, яши белмәгәннәрнең дә гомерен өсти, күрәсең.   Казан – Вольный Стан – Казан
Йолдыз ШӘРАПОВА

--- | 12.07.2019

Әгерҗенең нибары 3 кеше яшәүче авылында яхшыга өмет итәләр

$
0
0
13.07.2019 Авыл
Бер авылга – ике хуҗалык һәм өч кеше. Әгерҗе районының бүген-иртәгә юкка чыгу куркынычы янаган Чәчкә авылы соңгы таҗларын коя. Урман кочагына сыенган авылның табигате искиткеч, тик яшәргә генә кешесе калмаган. Авылның соңгы могиканнары – ялгыз яшәүче 84 яшьлек Әнисә әби һәм пенсия яшенә таба баручы бертуганнар – Фәридә белән Фәнис. Беткән авылның сукмагыннан без дә йөреп кайттык.
“Бездә генә түгел, 49 авылда шундый хәл”   Тарихи чыганакларга караган­да, авылга нигез 1920 нче елларда салынган. Иң зур чагында да монда 130лап кеше яшәгән. Узган гасыр ахырына бу сан ун кешегә генә калган. Чәчкә дигән авылда яшәү үзе бер горурлык булгандыр. Кешеләр юк, тик чәчәкләр –һаман үз урынында. Шулай булмаса, Әнисә әби дә 7 баш умарта тота алыр идемени? Әнә бал кортлары, чәчәктән чәчәккә кунып, ничек тырышып бал җыя. Гөлчәчәкләр эчендә утырган өчен дә авылга Чәчкә дип исем кушканнар. Заманасын­да авыл башкалардан ким булмаган. Мәк­тәбе, кибете, клубы, фермасы… Менә шулар гөр­ләткән саланы. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкән, ашлар уздырган. 30–40 ел эчендә бар да үзгәргән. Бүген инде соңгы нигез такта­ларының җиргә иңеп ятуы. Кү­ңелне сыкрата торган күре­неш бу. Тик әле бу бетү – битарафка әйләнү, буыннар чылбыры өзелү дигән сүз түгел. Җәй көне әби-бабасында мәш килгән онык­лар, бүген шау-гөр килеп узган балачагын юксынып, газизләре рухына дога кылырга кайта.   – Җаным, авылның бетүендә ничек кешене гаеплисең? Һәр бәндәнең – үз язмышы бит. Бу хәл бер бездә генә түгел. Әнә бер­көнне радиодан 49 авыл беткән, дип сөйләделәр. Шуларны тың­лагач, нәрсә дисең? Борчуыбыз уртак икән, дип куясың. Бу бә­ләкәй авылның да җан бирәсенә күп калмаган: картлар үлә барды, яшьләр шәһәргә күченеп китә торды. Авыл бетү – шуның нә­тиҗәсе, – ди Әнисә әби.   Бу очракта түрәләрне, авылны карамыйсыз, дип сүгеп, шә­һәр тормышына кызыгучыларга да, читкә китәсез, дип үпкәләп булмый. Булганы булган инде.   – Без игътибарны зуррак авылларга бирәбез. Анда проб­лема да күбрәк бит. Чәчкәгә үтеп китешли кергәлим. Кеше­ләр­нең моң-зарын ишеткән юк. Гадәттә, кечкенә авылларга автокибетләр йөри. Фельдшер – биш чакрым ераклыктагы Азевода. Юлларны чистартырга нефтьчеләр булыша. Зират коймаларын тотарга шушы авылдан чыккан Венера Гыйльметдинова булышты, – ди Әгерҗе районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.   Авылны олы юл икегә бүлә. Урамның бер башында Әнисә апа гомер кичерсә, икенчесендә апалы-энеле Гыйльметдиновлар яши. Өченче йорт – аларның туганы, райпо системасында эш­ләүче Венера Гыйльметдиновакы. Авыл кешеләрен шул кирәк-яраклы итә дә инде. Атнага ике мәртәбә чәчкәлеләргә азык-тө­леген, хуҗалык товарларын ки­терә. Алдан, шалтыратып, кирәк әйбер­ләренә заказ би­рәләр. Иң якын кибет – Азевода.   Хуҗамның нигезен ничек ташлап китим?   Әнисә әби (рәсемдә) – күрше Салагыш кызы. Шахтер ире Гадбелхәй кунакка кайткан җир­дә күз ата аңа. Өйләнешкәч, биш ел Кемерово өлкәсендә яшиләр. Габделхәй­нең туган авылы Чәч­кәгә кайтып төпләнгәч, өченче балалары туа. Бер улы күрше авылда яши, ике баласы – Ижауда. Кызы Халисә әнисе янында яшәп тә киткәли икән.   – Ирем үлгәч, өч баламда да яшәп карадым. Тик авылымны, хуҗам-ирем үз куллары белән маңгай тирен түгеп җиткергән йортның бүрәнәләренә кадәр сагындым. Монда зиратка барып, аның рухына дога кылам. Яхшы кеше иде, 50 ел буе бик матур яшәдек, – дип сөйли әбекәй. – Ташландык авылда яшәү бик кү­ңелле түгел шул. Кибетең, күр­шең булмасын әле – ялгыз башың нишләргә кирәк? Тик җәннәт бакчасына тиң Чәчкәне ташлап, беркая да китәсе килми. Картлык ямьсез нәрсә дип башыма да китермәгән идем. Ярый әле балалар бар. Мин – бай әби: сигез оныкчыгым гына бар. Җәй көне, кайтып, хәлемне беләләр. Бал аертканда да ярдәмнәре тия. Алардан башка бал да булмый. Кызым бу көннәрдә кайтырга тиеш. Балалар белән гел телефоннан сөйләшеп торабыз. Замана техникасына өйрәтеп караганнар иде, тик өйрәнә алмадым. Шалтыраганда җавап бирәм, ә шалтыратырга кирәк булса, авыл­ның икенче башына – Фә­ридә янына йөгерәм. Исән-сау гына булсыннар. Табибны да алар чакырта.   Әнисә әби ялгыз яшәргә курыкмый. Кайчак бал сорап ки­лүчеләр генә, капкага каты итеп шакып, өнен ала икән. Көнен радио тыңлап үткәрә, шуңа күрә ил-көн яңалыкларын белеп тора. Өен утын ягып җылыта. Бер өйдә – ике мич. Утынны сатып аласы. Суны уллары керткән. Мунчаны да үзем ягам, ди. Иң яраткан ризыгы – чикмәнле бәрәңге, чәй турында әйткән дә юк. Аны бөтен авыл әбиләре ярата. Болар янында икмәге дә булса, шуңа да бик канәгать. Борынгы кешенең кәнфит, перәннекләргә исе китми шул. Ипи булсын!
Сагынуга чыдап булмагач…   59 яшьлек Фәридә Йосыпова­ның туган авылына күченеп кайтуына 9 ел узган. Әти-әниләре күптән үлсә дә, Чаллыда яшә­гән Фәридә апа туган авылына эзне суытмаган. Җәй көне бакчада яшелчә үстергән. Ә инде бөтен­ләйгә дип кайткач, ишегалдын гөлбакча иткән. Тавыклар янында кайнашып, бакчада мәш килеп үтә икән көннәре. Энекәше шабашкага йөргәли, тик анысы да еш булып тормый.   – Картайган саен, туган җиргә кайтасы килә икән ул, хәтта бер кызыктырырлык шартлары булмаса да. Югыйсә шәһәрдә фатирым да бар бит. Шәһәргә барсам чирлим, ә монда бер җирем дә авыртмый. Шәһәр ыгы-зыгысы кирәкми, авылымда рәхәт, – дип сөйли Фәридә ханым. – Каршыбызда гына – зират. Анда газиз­ләрем җирләнгән. Әтиебез Салих фермада эшләде. Әниебез Вера кибетче иде, ул пенсиягә чыккач, кибетне сүтеп алып киттеләр. Аларның каберенә сагынган саен барам. Җимерек йортларның ниргәләренә карап, күңел әрни. Авылның юкка чыгуына күп кирәкми икән. Күршеләр булмаячагын да аңлыйм. Туганнар, дусларым кунакка кайткалый. Әнисә апа белән очрашып, авылны искә төшерәбез. Зиратка кайтучылар да безгә кермичә китми. Әллә нигә бер хат ташучы килеп китә. Интернет начаррак тота, табибка шуның аша язылабыз. Күңелсез­ләнеп утырырга ва­кыт юк. Менә шулай яшәп ятыш.   Баштарак йокларга куркып, таңга кадәр китап укыган чаклары да булган аның. Әнисә әбигә дә кунарга менгәләгән. Авылда яшәү теләге көчлерәк булгангамы, курку хисе юкка чыккан. Чит-ятлар килеп борчып йөрми икән. Кайчагында урманчылар күрен­гәли, ди. Капкаларга йозак элен­мәгән. Монда яшәүчеләрнең кү­ңел­ләре дә ачык. Ташландык авылда яшәү­нең бернинди сәер­леге дә юк, туган нигез кадерен белгән, яшәү кыйммәтләрен бел­гән кешеләр – табигать балалары бу.   ФИКЕР Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты: – Авылларның юкка чыга баруы урбанизация, ягъни халыкның саладан калага күченеп килү процессына да бәйле. Авылларны үстерү буенча комплекслы федераль программа булдыру турында күптән сөйләшәбез. Аның максаты – авыл халкының миграциясенә чик кую. Салада кала белән чагыштырганда, яшәү сыйфаты күпкә начар. Анда медицина ярдәме, юллар, инфраструктура, кайнар су белән тәэмин итү мөмкинлекләре азрак. Ә хезмәт авыррак. Бу исә авыл кешесенең сәламәтлегенә дә йогынты ясый. Эш тә, аны сайлау мөмкинлеге дә юк. Россиядә туучылар саны да кими бара. Шуңа күрә әнә шундый программа әзерләдек. Киләсе елдан гамәлгә керәчәк әлеге программа 2025 елга кадәр исәпләнгән. Аны тормышка ашыру өчен, ел саен дәүләттән 250 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган. Барлыгы 2 триллион сумнан артыграк акча тотылачак. Моңа федераль, төбәкләр һәм шәхси инвестиция акчасы җәлеп ителәчәк. Программа юл, торак, медицина һәм эш урыннары булдыру кебек мәсьәләләрне күздә тота. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр яхшырак. Республикада Президент программалары бар, ә Россиядә аны кертергә җыеналар гына әле.
Фоат Садриев, язучы, Тукай бүләге иясе: – Бүген татар халкын үстерү стратегиясен билгелибез. Авылны саклау аның төп өлешендә булырга тиеш. Авыл ул телне, җырны, гореф-гадәтләрне саклый. Анда әхлаксыз яшәп булмый, югыйсә күзеңә карап әйтәчәкләр. Элек бит шәһәрдәге төзелешкә, метро, шахта һәм башка эшләргә авыл кешеләрен җәлеп итәләр иде. Салада да әнә шундый хәрәкәтнең башлануын көтәм. Авылда ниндидер зур төзелешләр башлап җибәрү кирәк. Ни өчен әле ирләр, гаиләләрен калдырып, Себергә барып эшләргә тиеш? Россиядә вак шәһәрләрне эреләренә кушарга җыеналар, чөнки үзләрен финанслый алмыйлар. Бәлкем, анда яшәүчеләрне авылларга кайтарыргадыр. Авыл хуҗалыгы институтлары өлкәсен дә авылга күчерергә мөмкин. Авылның мәктәбе бетә, клубына чыгарга кешесе юк. Хәзер бит әби-бабайларны оныклар карарга шәһәргә алып китәләр. Чөнки яшьләрнең эшлисе бар. Картлар белән генә тотып булмый авылны, киләчәк буын өчен ул кызык булырга тиеш. Авылда барлык яшьләр дә фермер булып бетә алмый. Сөт тә бит хәзер судан очсызрак. Бу – күрәләтә юк итү. Кызганыч, авыллар бетә бара. Бер дә булмаса, уч тутырып акчасын бирсеннәр инде. Ул вакытта шәһәр кешеләре дә авылга кайта башлаячак. Дәүләт, республика күләмендә авылны саклауга карата үзгәрешләр кертелмәсә, авылның киләчәген өметле дип әйтеп булмый.   САН Татарстанда 3 меңнән артык авыл исәпләнә, аларның 406сында – 11–50, 252сендә 1дән алып 10га кадәр кеше яши. 49ында бүген беркем дә яшәми.  
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 12.07.2019

“Әби булсан, оендә утыр!”

$
0
0
13.07.2019 Язмыш
Хатыны, кадерле Нәфисәсе авырып үлгәч, Азнакай районы, Яңа Юл бистәсендә яшәүче абыем ялгыз калды. Торуы гына ялгыз, ә кайтып-килеп хәлен белешеп йө­рергә балалары, без — туганнары бар, шөкер. Нәфисә­безгә рәхмәт, урыны җәннәттә булсын: абыема иге­лекле, кайгыртучан балалар тәрбияләп калдырган.
Беркөнне шул абыемның хәлен белим, тәмле ризыклар илтим дип, автобус тукталы­шына чыккач, сөйкемле генә ике татар карчыгы белән таныштым, алар да автобус көтә иде. Сөйләшеп киттек. 89 яшь­­лек, әмма шак­тый яшь кү­ренүчесе киленебез Нәфи­сәне белгән, аны яңа хезмәтенә өйрәткән, соңгы юлга озатканда да катнашкан булып чыкты. Абыйны да белә икән. җылы гына гәпләшеп алдык.   — И-и, йөргән булам инде, уңышы үземә түгел шул, — дип куйды өченче юлчыбыз. — Әле улым — күз нурым исән чакта бик тимиләр иде...   — Улыңа ни булды соң? — дип сорадык без.   — Спортчы иде. Сырхауханәгә керде. “Әни, әллә моннан алып чыгасызмы? Шу­шын­да үләрмен кебек”, — диде балакаем. “Син яшә, яшә яме, әни”, — диде. Ул больницага кереп ятканчы килен ниндидер документларга кул куйдырып йөрде. әллә алар икәү белделәрме үлем киләсен, миңа гына әйтмәделәрме — аңламый да калдым, улым үлде дә китте. Шулкадәр ярдәмчел, әни дип өзелеп торучы улым иде... Бер шө­гыль, иш янына куш булсын дип бакчага йөрим инде менә. әйбер күп утыртмыйм, барыбер караклар урлап бетерә. әле йә татарча, йә русча язу да калдыралар. “Бабушка, крепко трудись, осенний урожай — нам”, “әби, тырышып эшлә, безгә яшелчә кирәк”, — дип язалар...   Юлдашлар белән яшь кешеләрнең дә төрле чир­ләр­дән кырылуы, кыйм­мәт бәяләр, күбесенчә халыктан акча җы­юны күздә тоткан яңа законнар, яшьләрнең ипотека түләп азапланулары, балалар бакчасына түләү­ләрнең кыйммәтлеге турында сөйләш­тек, элек авыр булса да яшәү кү­ңелле, халык бердәм иде, кирәк әйберне сорап, райкомга булса да бара ала идек диештек.   Ниһаять, автобусыбыз килде. Бакчага баручы әби иң алга утырып, үзалдына сөйләнгәндәй: “Нигә автобус расписаниедә язылганча йөрми икән, сәгатьтән артык көттек бит инде”, — дигән иде, бер ханым, шул сүзне генә көтеп торган диярсең, туптан аткандай, акырырга тотынды: “әби булсаң, артыңны басып өеңдә генә утыр! Монда шоферны өйрәткән буласың! өеңдә юылмаган савыт-сабаң өелеп ятадыр, газ плитәң катып беткәндер әле! җыеп-юып өеңдә генә ятмыйча...” Тагын әллә ниләр әйтеп бетерде. әби берни эндәшмичә күзләрен бер ноктага төбәде. Көчле өргән этне туктатып булмаган кебек, беребез дә аны яклап бер сүз кыстыра алмадык. Тукталышына килеп җитеп, әби төшеп калгач та сөйләнеп калды әле ул хатын.   89 яшьлек әби белән аптырашып калдык, кү­ңелсез булып китте. Аннан кабат мәр­хү­мә киленебез, абыем турында сөйләшә башладык. Сүзгә мавыгып, төшәр вакытым җиткәнен абайламый калганмын, ишек төбендә төшәргә әзерләнгән кеше булмагач, автобус тукталыштан узып кына китте. “Ай, Аллам, төшәсе иде бит миңа”, — дип сикереп тордым. Теге әбине эт итеп сүккән хатын инде миңа ябырылды: “Артың күтәрә алмыйча җәелеп утырасың...” Бик “матур” сүзләрне чәчте генә инде. “Гаеп миндә, үзем торып җитешә алмадым шул”, — мин әйтәм. Ул “туптан сиптерүен” белде. Кондуктор да түгел үзе, шоферның танышы булып, утырып кына йөрүчеме, әллә безнең кебек пассажир идеме — белмим, әмма аның яман теле... Бу дөньяның кеме юк дип, башымны гына чайкап, төшеп калдым.   Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.
---

--- | 13.07.2019

Гүзәлемнең "Кольцо"да яулыклар кибете ачылышыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
13.07.2019 Җәмгыять
Кичә 12 июль көнне Казанның кыл үзәгендә урнашкан "Кольцо" сәүдә үзәгендә җырчы Гүзәлемнең яулыклар кибете ачылды. Чараны уеннар, кызыклы бәйгеләр белән тантаналы рәвештә оештырганнар иде. "Матбугат.ру" хәбәрчесе Динара Сәетова фоторепортажы:

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

 

Фото: Динара Саетова


---

--- | 13.07.2019

"Бу кадәр акча күргәнем юк иде!" - юлда акча яңгыры яуган

$
0
0
13.07.2019 Җәмгыять
Американың Джорджия штатында була бу хәл. Трассада машинда китеп баручыларның алдына көтмәгәндә кәгазь акчалар сибелә башлый. Алар шулкадәр күп һәм бары да өр-яңа була. Кайбер водительләр һәм пассажирлар төшеп, шатланыша-шатланыша җыярга керешәләр.
Баксаң, юлда китеп баручы акча төягән эш машинасының ишекләре ачылып китеп, эченнән акчалары оча башлаган булган икән.   Урындагы полиция хезмәткәре Роберт Парсон: “Моңарчы һавада бу кадәр акча очканын күргәнем юк иде, мондый күренешләр киноларда гына буладыр. Ә чынлыкта хәзер водитель моңа җавап бирәчәк, очкан акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак”, - дигән.   Туктап, акча җыеп китүчеләр исә, водительнең каза күрүен уйлап тормаганнар, “яңгыр”ның файдасын күргәннәр.   Автор : Каспранова Ләйсән Чыганак: korrespondent.net Фото: Ачык чыганак.
---

--- | 13.07.2019

"Няня, өч яшьлек кызның башын кисеп, метрода йөрде"

$
0
0
14.07.2019 Җәмгыять
И-и, бигрәкләр дә ярата инде баласын! Сөбханалла! Ике яшьләр тирәсендәге алма кебек кызы белән күңелле генә итеп уйнавын карап утыру үзе бер рәхәт. Кызы йөгереп килә дә аны битеннән үбеп ала, әйдә кул чабабыз, әйдә куышлы уйныйбыз, дип, чыр-чу килә. Әмма хатын ниндидер кысаларга кертелгән кебек, киеренкелеге сизелеп тора. Карашы да мине бераз аптыратты. Үзе көлсә дә, күзләре көлми иде аның. Үз уйларыма бирелеп утырганга, аның сорау биргәненә сискәнеп киттем.
Бала хакы кайда?   – Сез балаларга әйбәт итеп УЗИ ясаучы берәр табибны белмисезме?   Икебез дә балаларны уйнатып поликлиника каршында утырганга, бу сорау гаҗәп тоелмады. Сәламәтлек темасына сөйләшә башласам туктый да алмыйм, шуңа кайсы җирдә УЗИны ничек ясаганнарын сөйли башладым. Яшь әни сумкасыннан блокнот чыгарып язып ук бара. Бигрәк җаваплы, ахрысы. Ахырда:   – Ярар рәхмәт, мин боларны кызның әнисенә әйтермен әле, без бүген прививка ясатырга дип килгән идек, вакытыбыз җитәдер, – дип саубуллашып китәргә җыенды.   Мин янә аптырадым. Кызчыкның туган апасыдыр, әнисенә карашып торадыр дигән уй йөгереп үтте.   Кызыксынуымны тыя алмыйча:   – Сез баланың әнисе түгелмени? – дип сорадым.   – Юк, мин аның әнисе түгел шул. Мин – няня.   – Бала сезне бик ярата бит, мин сезнең үз балагыз дип карап утырдым, – дидем.   – Балага өч ай булганнан бирле, мин көн дә аның белән инде, – дип елмайды яшь ханым.   Алар китеп баргач та, күңел иләслеге басылмады әле. Ничек инде, алма кебек кызчык өч айлык чагыннан үзенә бөтенләй дә чит булган бер кеше белән үсә? Иртәнге җидегә бала янына килә һәм кичке җидедә өенә кайтып китә. Ә әни кеше акча эшли. Дөресен генә әйткәндә, әни кеше дә, няня да акча эшли. Ә бала әзрәк акчага риза булган няня янында, чөнки кызның әнисе шактый ук күп хезмәт хакы ала инде. Шулай булмаса, няняга да хезмәт хакын ничек түли алсын ул. Әлбәттә, бу дөньяда кемне дә булса хөкем итәргә беркемнең дә хакы юк. Аллаһ безне ирекле итеп яраткан. Шулай да нәрсәнең дөрес, ә нәрсәнеңдер дөрес булмавы турында күпләребез уйланадыр. Мин дә инде баланы кызганырга да, кызганмаска да белмәдем. Бер карасаң, ул бәхетле кебек, әнә ничек уйный бит. Икенче карасаң, аның хәтта сәламәтлеге хакында да ниндидер чит бер хатын кайгырта. Ул хатын аны берничек тә чын күңелдән ярата алмый бит инде. Няня бала янына көн саен бары тик акча өчен генә килеп йөри бит. Төп сәбәп – акча. Һәм баланың әнисе дә бары тик акча өчен генә көн саен баласы яныннан чыгып китә. Кеше хакы, бала хакы кайда соң монда? Барлык яшәешне акча хәл иткәндә, нәрсә сөйләп торасың инде? Кызганыч...    Нянялар өчен җавап бирүче юк   Кемнәрдер еллар буе тилмереп бала көтә, сабыен күрәсе килеп, Аллаһка ялвара. Ә кемнәрдер балаларын ташлап ук китә. Кемнәрдер... Монда сүз, әлбәттә, ташлап китү турында бармый. Ләкин яратып үстерү дә юк. Бала ташланмаган да... Бик катлаулы башваткыч. Үзем няня яллап бала үстерүне берничек тә хуплый алмыйм. Ничек кенә булмасын, балага әни, якын кешесе кирәк. Ул әнисенең көне-төне эштә ятуын берничек тә аңлый да, аклый да алмаячак. Мәсәлән, мин үзем әлеге кызчык урынында калырга куркыр идем. Чит кеше белән икәүдән-икәү генә кал әле!   Ничек кенә матур булмасын, яхшы итеп карарга тырышмасын, ул бит аңа беркем дә түгел. Әлбәттә, монда сүз ярату, мәрхәмәтлелек хакында бармый. Нянялар очрагында сүз бары тик акча турында гына бара. Кешелекнең бернинди акчаларга да сатып алып булмый торган иң зур кыйммәтләре кайда соң? Әлбәттә, күбебез, балаларыбызны балалар бакчаларына илтеп, эшкә йөгерәбез. Әмма бу очракта бала үзе кебек иптәшләре белән уйный. Аның яше дә зуррак була. Һәм иң мөһиме: аларның куркынычсызлыгы өчен, начармы-яхшымы, дәүләт оешмасы тарафыннан гарантияләр билгеләнә. Әлбәттә, балалар бакчасында калдырганда да борчылу була.   Тик няня белән калдыру очрагы бөтенләй башка әйбер. Җиде ят кулына тапшырып чыгып китүче аналарның йөрәкләре ниндидер, нишлидер – әйтә алмыйм. Беренчедән, игълан һәм кадрлык агентлыгы буенча тапкан няняларның баланы ничек караячагына бернинди дә гарантия юк. Аларны кемнеңдер киңәшенә таянып кына эшкә чакыру да ышанычлы түгел. Менә Мәскәүдә булган хәлне күбегез хәтерлидер әле. Анда няня, өч яшьлек кызның башын кисеп, метрода йөрде. Коточкыч хәл. Монда кемне гаепләргә мөмкин, няня яллаган ата-ананымы, әллә инде няняның үзенме? Тикшерүчеләр үз нәтиҗәләрен чыгарыр анысы, әмма ата-ана баланы кире кайтара алмаячак. Ә няня сайлаганда, чыннан да, бернинди гарантияләр дә юк. Мин Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Нянялар эше контрольгә алынганмы, алар сезнең берәр бүлектә теркәләме, әллә инде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындамы – шушы сорауга җавап кызыксындырды мине. Җавап ике сүздән генә тора иде – няняларның безгә бернинди дә катнашы юк. Гомумән, аларның беркемгә дә катнашы юк булып чыга. Һавага бармак белән төртеп, баласын бер билгесез кеше белән калдырып чыгып китә инде ата-ана.    Няняларга күпме түлиләр?   Тик ни хикмәт, няня хезмәтенә мөрәҗәгать итүче ата-аналарның саны көннән-көн арта. Бу хәл җәмгыятьтә шактый ук тамыр җәеп утыра. Моңа төп сәбәп балалар бакчалары санының җитешмәведер, мөгаен. Ник дигәндә, балаларны яшь ярымнан кабул итүче дәүләт балалар бакчалары бөтен Казанга берничә генә. Алай да бу хәлнең дә әллә ни начарлыгын күрмим, чөнки бала әле яшь ярымда әнисеннән аерым гына бакчага йөрергә бик үк өлгереп җитмәгән була. Шуңа да гаиләләргә әзрәк булса да материаль ярдәмне калдыру бик дөрес булыр иде. Әни кешегә бала акчалары ел ярым гына бирелә дә аннары туктатыла бит. Димәк, балалар бакчалары җитешмәүне дә исәпкә алып бала пособиясен өч яшькә кадәр озынайту – бүгенге көн кадагына суга торган мәҗбүри хәл.   Ә шәхси рәвештә акча эшләүче нянялар үзләренең хезмәтләре өчен сәгатьләп акча алалар. Аларның хезмәтләре сәгатенә 200 сумнан башлап 1000 сумга кадәр билгеләнгән. Монда инде няняның күпме эш эшләячәге: ашарга пешерәчәкме-юкмы; бала белән махсус дәресләр уздырасымы-юкмы; инглиз телен белү мәҗбүриме-юкмы һ.б. бәяне билгели.   Тагын бер кызык фактка тап булдым – ир-атларыбыз арасында да няня булып эшләргә теләүчеләр бар икән. Аларның эше кыйммәтрәк бәяләнә. Алты айлык бала белән ир-ат няняны калдырып чыгып китүне күз алдына да китереп булмый. Күп хатын-кызлар әтиләре белән дә калдырырга курка бит әле ул сабыйларны. Шулай да түзмәдем, күрсәтелгән бер номер буенча ир-ат няняга шалтыраттым. Ул биш яшьтән зуррак балаларны гына караганын әйтте. Теге Америка фильмы бар бит әле игезәк нянялар турында, шуның кебегрәк килеп чыга инде бу. Аеруча шук малайларга дип ир-ат нянялар яллаучылар байтак икән.   Бүгенге көндә бер Казан шәһәрендә генә дә няня булырга теләүчеләр саны 1200гә җиткән. Димәк, әлеге эш үсештә.    Иң якын кешеләребез барында – дөнья яктырак   Бала өчен әти-әниләре белән беррәттән иң якын кешеләре – әби һәм бабай. Әле алар балаларны күбрәк тә яратадыр кебек тоела миңа. Бала баласы балдан татлы диюләре дөрестер. Әби һәм бабай янында балалар тормышның иң матур якларын гына күрәләр һәм төпле тәрбия дә алалар. Шуңа да, әби-бабай тәрбиясен алып үскән балалар башка балалардан күпкә аерылып торадыр дип саныйм мин. Һәркайсыбызга да шундый бәхет насыйп булсын иде.   Ә няня ялларгамы-юкмы – анысын һәр ата-ана үзе хәл итә инде. Тик ничек кенә булса да, иң алдан бала хакы турында уйларга онытмасак иде.  
Айсылу ИМАМИЕВА

--- | 14.07.2019

Кариев театрында конкурс дәвам итә

$
0
0
14.07.2019 Мәдәният
Кариев театры яңа сезонда үзенең символын булдырырга тели. Тамашачы фикерен белү максатыннан, театр символына конкурс бара. Җанвар образындагы әлеге символ спектакль алдыннан балаларны каршы алачак, ди оештыручылар.
Конкурс шартлары:    1) театрның символы итеп нәрсәне күз алдына китерүеңне язырга;   2) нигә нәкъ шул символны сайлавыңны дәлилләргә;   3) җавапларны kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә.      Конкурс 25 августка кадәр дәвам итә. Җиңүче театрга абонемент белән бүләкләнәчәк.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага бе­рәү дә булыша алмаган"

$
0
0
14.07.2019 Хәвеф-хәтәр
Чыпчык куарга дип, тә­рәзә төбенә менгән са­быйның кызыксынуы фаҗига бе­лән тәмамла­ныр­га мөм­кин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очрак­лары­ның корбаны булган. Җәйге чорда балалар им­гәнү сәбәплә­ренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шун­дый күңелсез саннар китерде.
Соңгы елларда балалар­ның тәрәзәдән егылу очрак­лары ешаеп китте, хәтта аларны “челтәргә алданып харап булган балалар” дип йөртә башладылар. Балалар тәрәзә­дән “оча” тора. Соңгы фаҗига 3 июльдә Чаллы шәһәрендә булган. Кызганыч, 16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага бе­рәү дә булыша алмаган. Бу вакыйга буенча бүген тикшерү эше бара.   – Очрашуга килер алдыннан гына бер һәм яшь ярымлык балаларны өйләренә озат­тык. Алар ике һәм дүр­тенче каттан егылганнар. Биек­тән егылганда, бала бик күп төрле җәрәхәтләр ала. Аның баш миенә, умырткалыгына, эчке органнарына зыян килә. Имгәнгән бала алга таба нормаль үсеш ала алмый, ул гомерлеккә гарип булып кала. Шуңа күрә балаларыгызны кул сузымыннан еракка җи­бәрмәгез, – диде Республика балалар клиника хаста­ха­нә­се­нең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков. Татарстанның Бала хо­кук­ларын яклау буенча вәка­ләтле вәкиле Гүзәл Удачи­на әлеге күңелсезлекләрнең сә­­бәпләрен әти-әниләрнең игъ­тибары җитмәүдән күрә. Һәм бу имин булмаган гына түгел, гадәти гаиләләргә дә кагыла. Әти-әниләрнең куркынычсызлыкны бәяләп бе­термәве бу.   – Кайбер әти-әниләр, минем бала тәрәзәгә якын ки­лергә ярамаганны белә, шуңа күрә беркайчан да аны ачмаячак, дип ышана. Әмма бу – зур хата. Балалары корбан булган әти-әниләр дә мо­ның шулай икәнен соң гына аңлый. Узган ел бә­хетсезлек очракларына юлы­гып, 53 баланың гомере өзелде. 53 сабый – балалар бакчасының ике төркеме ди­гән сүз. Без сау-сәламәт, шук балаларны югалтабыз. Аларга яшисе дә яшисе иде бит әле, – ди вә­каләтле вә­кил. – Әти-әниләр тәрәзә­дән егылып төшүдән саклану ка­гый­дәләренә игътибар итсен иде. 7 яшькә кадәр ба­лаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз. Тә­рәзәләргә махсус чик­ләү куегыз, тоткычларын да кирәк чакта алына-куела торган итеп көйләп була. “Москит” чел­тә­ренә ышанмагыз, ул бер­ничек тә иминлекне тәэ­мин итә алмый. Тәрәзә янында җиһазлар тотмагыз, аны читкә этегез.   Кечкенә балалары булган әти-әниләр белән дә сөй­ләш­тек. Берәүләргә, баласы йок­лаган арада, тиз генә кибеткә чыгып керү берни дә тормаса, икенчеләр күрше­ләрен­нән ярдәм сорый, өчен­челәр ир­ләре эш­тән кайтканны көтә. Яшь гаи­ләләргә, күрә торып, социаль ипотека буенча йортларны югары катлардан бирә­ләр, түбән катлардан бир­сен­нәр, дип әй­түчеләр дә бар.   – Без 16 нчы катта яшибез. Өч бала үстерәбез. Фатир алгач, балалар тәрәзә янына килә башласа, күңелгә шом керә иде. Төшеп китүдән Алла сакласын! Балаларга, балкон ишеген мин кайтмыйча ачасы түгел, дип өйрәттем. Эштән кайткач, әти ишекне ачып, тәрәзәдән урамны күрсәтә­сеңме, дип сорыйлар. Бездә шундый тәртип. Иң курыкканым – балаларның имгәнүе, пешүе. Хатыныма да, телевизор, телефонга алданып, берүк балаларны күз уңыннан ычкындырма, дип тукып тордым. Хәзер хатынны өйрәтәсе юк, барысын да үзе белә. Тәрәзәгә бернинди дә җай­ланма куймадык. Әгәр хуҗа­бикә каш ясап, тырнак буяп яки телефоннан ләчтит сатып утырса, берни дә булмас дип кибеткә чыгып китсә, бәла агач башыннан йөрмәячәк. Ничәнче катта яшәсәң дә, баланы игътибарсыз калдырырга ярамый, – ди Казанда яшәүче Азат Каюмов.   Белгечләр өйдә генә түгел, урамда да балаларга күз-колак булырга куша. Жәй көне бигрәк тә имгәнү­ләр арта. Табиб Алексей Глушков әй­түенчә, соңгы утыз ел эчендә балалар арасында велосипедтан егылу очрак­лары аеруча арткан.   – Элек велосипедлар гади иде. Хәзер рульләре туры, утыргычлары тар, тәгәрмәч­ләре куркынычсыз түгел, тормоз һәм тизлекне кабызу җай­ланмасы төрле якка карый. Егылган балаларның сөяк­лә­ре сынмый, ә эчке органнарына зыян килә. Самокат, уницикл, велосипедта йөр­гән балалар, телефонга алданып, ида­рәне югалта, – ди травматолог.   Батут үзәкләрендә ял итү дә хәерле тәмамланмас­ка мөмкин. Баксаң, анда барганчы, балаларны егылырга өй­рә­тергә кирәк икән. Югыйсә егыла белмәгән бала бик тиз җәрәхәт алачак. Балага тегесе ярамый, монысы ярамый, дип өйрәтүдән дә файда юк. Бу очракта ул киресен эшләячәк. Иң шаккатырганы: замана балаларына акыл 21 яшьтә генә керә икән. “Менә шунда гына аларга күз-колак булудан туктарга була”, – ди Респуб­лика балалар клиникасының психологик хезмәте бүлеге мө­дире Лилия Горохова.   САН 2018 елда, бәхетсезлек очракларына юлыгып, 53 баланың гомере өзелгән. 7 бала суга баткан, 19ы – юл фаҗигасендә, 5есе янгында һәлак булган, 3есе биеклектән егылып төшеп, калганнары башка сәбәпләр аркасында җан биргән. Алдагы елда 70 баланың үлеме теркәлгән.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 14.07.2019

"Луиза Хәйруллина гаиләсе өчен бик сөендем"

$
0
0
14.07.2019 Криминал
Башкортстанның Салават шәһәрендәге үзе эшләгән банктан 23 миллион сумнан артык акча урлап качуда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаны тоттылар. Әллә кайчан чит илдә ятадыр инде, диючеләр булган иде, юк, чит илдә түгел икән – качу урыны итеп Казанны сайлаган булып чыкты.
Луиза Хәйруллина акчаны 27нче майда ук урлаган, дип фаразлана. Бер айдан артык эзенә төшә алмаганнар булып чыга. Матбугат чаралары язуынча, кассир ханымны үз баласы «саткан»: кыз Башкортстанда калган бабайсына шалтыраткан, имеш. Ә телефоннар, билгеле инде, тыңланган. Шуның буенча Хәйруллинаның кайдалыгын ачыклаганнар. Ул Казанның Чуйков урамындагы йортта бер бүлмә арендалап торган.   БӨТЕН ИЛ БЕЛӘН КҮЗӘТТЕК   27нче май көнне Луиза Хәйруллина эштән иртәрәк китә. Акчаны зур сумкага салып алып чыккан, диләр. 5 ел дәвамында банкта хезмәт куйган ханым (аны хезмәттәшләре дә бик җаваплы, тырыш хатын, дип тасвирлаган. – Авт.) берәүдә дә шик уятмаган, күрәсең. Ул кайтып киткәч кенә (акчаны инкассацияләгәндәдер, мөгаен), төрле валюталарда 23 млн сумнан артык акча югалганлыгын ачыклыйлар, полициягә хәбәр итәләр. Полиция Хәйруллина яшәгән йортка килгәндә, ул үзе дә, ире белән ике баласы да өйдә булмый инде. Икенче көнне, ягъни 28нче майда Луиза Хәйруллина федераль эзләүгә бирелде.   Шул көннән башлап, бу хәлләрне бөтен ил белән күзәтеп бардык. Детектив сериал карыйбызмыни: көн саен ниндидер яңа вакыйга ачыклана торды. Менә Хәйруллина Инстаграмдагы сәхифәсенә Казахстан башкаласы Нур-Солтаннан (элеккеге Астана. – Авт.) фото куйган һәм «Безнең белән бар да яхшы!» дип язган, имеш. Кемдер Луиза Хәйруллина исеменнән сәхифә ачып, шул рәвешле шаяртырга уйлаганмы, әллә Хәйруллина үзе эз яшерү өчен шулай эшләгәнме – анысы әлегә билгесез. Озак та үтми, Хәйруллина гаиләсе белән качып киткән дип фаразланган җиңел машина аның әтисенең гаражында табылды. Фотолардан күренгәнчә, эчендә мендәр-юрган ише әйберләр дә бар. Хатынның әтисе: «Минем гаражга күптән чыкканым юк иде, балаларның кайдалыгын белмим», – дип белдерде. Эзләү дәвам итте. Хәйруллина инде күптән үлгәндер, аны чын урлаучылар үтереп ташлагандыр, дигән фаразлар да булды. Полиция кассир ханымның туганнарының ДНК үрнәкләрен дә алды хәтта – анысы, берәр мәет табыла калса, аның кемлеген ачыклау өчен кирәк.   Бу вакыйга турында федераль матбугат чаралары да бик яратып, тәмләп язды. Миллион гына түгел, миллиардлар урлауда, зур суммада ришвәт алуда шикләнелгән һәм гаепләнгән чиновниклар да онытылып торды. Оныттырып тордылар – Луиза Хәйруллинаны илнең ата карагы итеп сурәтләргә тырышкан матбугат чаралары башкарды бу эшне.   Һәм менә 5нче июльдә «сериал»ның беренче кисәге тәмамланды. Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк матбугат чараларына белдерүенчә, кассирны тоту буенча махсус операцияне Татарстан һәм Башкортстан республикаларының Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ хезмәткәрләре бергәләп алып барган. Хәзер «сериал»ның икенче кисәге башланачак: сорау алу, акчаның кайдалыгын һәм ни өчен урланганын ачыклау, җавап бирү…   Луиза Хәйруллинаны тоткарлаганда, фатирда акчалар табылмады, диделәр. Аннан соң ике көн дәвамында да акчаның кайдалыгы билгесез калды. Газетаны типографиягә тапшырырга торганда гына, «Татар-информ»: «Кассирның ире урланган акчаны комарлы уеннарда оттырган», – дип хәбәр итте. «Ир-ат хәзер Мәскәүгә телевидениегә барырга һәм русиялеләрдән үзенә акча җыюда ярдәм сорарга ниятли», – дип яза Татарстанның мәгълүмат агентлыгы, «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән. Элегрәк тә матбугат чаралары, Хәйруллинаның ире комарлы уеннар белән мавыга, дип язган иде инде. «Бизнес Онлайн», үз чыганагына сылтама белән: «Тоткарлаган вакытта Луиза Хәйруллина акчаны ире өчен урлавын әйткән», – дип язды. Ничек кенә булса да, ир хәзерге вакытта иректә, Луиза Хәйруллина сентябрьгә кадәр сак астына алынды, ә балалары бабаларына (Луизаның әтисенә. – Авт.) кайтарылды – ул аларның опекуны булачак.   АКЧАНЫ НИЧЕК АЛЫП ЧЫККАН?   Белеп әйтү түгел, ләкин банк хәтле банктан акча урлавы бик җиңел эш түгелдер ул. Клиентларның карталарыннан һәм исәп счетларыннан акча урлаулары турында ишетеп торабыз – кешенең бөтен шәхси мәгълүматын белеп торган банк хезмәткәрләренә анысы әллә ни кыен түгел. Ләкин бит бу очракта акча банкның саклау камерасыннан урланган. Америка фильмнарында гына хакерлар компьютер системаларын җимергәч, караклар акчаны капчыкларга тутырып, беркем күрмәгәндә алып чыгып китәләр бит. Ә бу сиңа фильм түгел. Кассир ханым банкны башына кара битлек киеп, корал белән янап таламаган. Инкассация машинасына ташланып, акчаны аннан да урламаган. Хакерлар ярдәмендә ниндидер катлаулы механизмнар башкарып урлавы да икеле. Шуңа күрә акчаны ничек итеп алып чыгуы әлегәчә табышмак булып кала бирә.   «Лента.ru» басмасы Луиза Хәйруллинаның банктан акчаны ничек урлавын фаразлап караган. «Монда өч сценарий булырга мөмкин. Йә берәр клиент зур вклад ачу турында гариза биргән, йә, киресенчә, депозитны алу өчен гариза язган. Хәтта Хәйруллина бу гаризаны клиент исеменнән үзе дә язган булырга мөмкин, ә банкның куркынычсызлык хезмәте аны тикшереп тормаган. Тагын шунысы да булуы ихтимал: банкта җыелган акчалар берничә көн инкассацияләнмәгән», – дип яза басма экспертлары. Хәйруллина өлкән кассир булып эшләгән һәм әгәр дә инкассация вакытында акча җитмәү ачыкланса, иң беренче чиратта бу хакта өлкән кассир хәбәр итәргә тиеш була, чөнки акчаны санаганда ул да катнаша. Югалган акча берничә мең генә дә түгел – 23 миллион сумнан артык бит әле. Банктагы акчаны инкассацияләү кагыйдәләре бозылмаган булса, бу кадәр сумманы урлап булыр идеме икән – ай-һай… Әгәр дә инде инструкция бозылган булса, җәзаны акча урлаган кассирга гына түгел, бу хәлгә юл куйган башкаларга да бирергә кирәк. Банк хезмәткәрләре әйтүенчә, акча янына өлкән кассир үзе генә керми – йә касса мөдире, йә идарә итүче дә шунда булырга тиеш. Үзенә генә керергә рөхсәт иткәннәр икән, инструкцияне бозганнар булып чыга. Аннан соң Хәйруллина ул акчаны банк картасына күчермәгән, кәгазь банкноталарда алып чыккан. Сумкага тутырып алып чыгып барганын сакчы күрмәгән микәнни (инструкция буенча, акча янына сумкалар, пакетлар белән керергә ярамый да әле. – Авт.)? Кибеттән түләмичә бер кап сыер мае алып чыгып барган әбине бик тиз күреп алалар һәм үтергәнче «талыйлар», ә банктан зур сумка тотып чыгып баручы хезмәткәр шик уятмаган булып чыга.   Фаразларны куертсаң, әллә нинди детектив сценарие язып була. Рәсми җавапны көтеп карыйк. Бәлки, сорау алу барышында Луиза Хәйруллина акчаны ничек алып чыгуын сөйләр.   Башкортстанда яшәүче политолог Азамат Галин, әле Луиза тотылганчы ук, Хәйруллинага яхшы адвокат табып бирәчәкмен һәм акчасын үзем түләячәкмен, дигән иде. Кассир табылгач, политолог бу уеннан кире кайтмавын, инде яхшы адвокат табуын сөйләгән. «Моны балалары өчен эшлим. Әниләрен утыртсалар, алар ятим калачак бит», – дигән.   «ТОТЫЛМАСА ЯРАР ИДЕ…»   Дөресен генә әйткәндә, банкта эшләүче ханымның акча урлавыннан бигрәк, бу вакыйгага карата халыкның фикере гаҗәпләндерде. Хәер, гаҗәпләндермәде дә – уйландырды. Луиза Хәйруллинаны «карак» дип атаучылар, тиешле җәзасын алсын иде, дип теләүчеләр бик сирәк булды. Күпчелек халык «афәрин» кычкырды. «Безнең илдә башкача акча эшләп булмый, шуңа күрә Хәйруллина гаиләсе өчен бик сөендем», «Гади халык урласа – фаҗига, ә чиновниклар урласа – күз йомалар», «Бөтен кеше эшләргә теләгән гамәлгә бер хатынның кыюлыгы җитте. Афәрин!» дигән фикерләр яздылар. Интернетта хәтта «кач, Луиза, кач!» дигән флешмоб та барлыкка килде. Тотмасалар ярар иде, дип теләделәр. Күрсәк тә полициягә әйтмәячәкбез, дип язучылар да булды. Гәрчә Луиза Хәйруллинаның кайдалыгын әйтүчегә 1 млн сум акча вәгъдә ителгән иде.   Нәрсә соң бу? Югыйсә, «урларга ярамый, урлау – җинаять» дигән кагыйдә кече яшьтән сеңдерелә бит. Бу «ярамый» бөтен кешегә карата да тигез кулланылса, бәлки, Луиза Хәйруллинаны хуплаучы да булмас иде. Урлаган икән – тиешле җәзасын алсын, диярләр иде. Әмма безнең илдә «урларга ярамый» законы бөтен кешегә карата да гадел кулланылмый шул. Миллионнар, миллиардлар урлаган түрә-кара, тотылса да, йә бөтенләй җәзасыз кала, йә җәзаның иң йомшагын гына ала. Икенче яктан банклар үзләре үк талаучы итеп кабул ителә: ипотека, кредит процентлары бик югары, түли алмаучыларга закон рәхимсез. Шуңа күрә халыкта «банкныкын урласалар да ярый – жәл түгел» дигән караш формалаша да инде. Шуңа күрә Луиза Хәйруллина кебекләргә «әйбәт эшләгән, тотылмаса ярар иде» ише хуплау сүзләре ява, алар Робин Гудка, Шәкүр каракка тиңләштерелә. Чынлыкта, каракны хуплау түгел бу. Илдәге банк системасына һәм, гомумән, дәүләткә ризасызлык белдерү, тискәре мөнәсәбәт булуын күрсәтү. Тик Луиза Хәйруллина очрагы «илдә системага ризасызлык белдерүчеләр арта» дигән статистикага түгел, «караклар саны» дигәненә өстәлер шул…    – Банк системасы заем алучыларга карата үзен бик каты тота. Монда сүз Салават шәһәрендәге аерым бер банк турында гына түгел, тулаем бер система турында бара. Кешеләрнең Луиза Хәйруллинаның гамәлен хуплавы – кредит оешмаларына карата булган тискәре мөнәсәбәтнең гомуми чагылышы ул. Аннан соң хәзер матбугат чаралары да зур чиновникларның кереме турында, дәүләт эшендә һәм бизнес өлкәсендә эшләүчеләргә карата ачылган җинаять эшләре хакында бик актив яза. Бер яктан караганда, бу сүз иреге барлыгын күрсәтә. Ләкин икенче яктан, аз керемле халыкның ачуын чыгара, социаль гаделсезлек хисен көчәйтә.   Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы баш медицина психологы Ирина ХОХ   ШУШЫ ТЕМАГА Банктан, инкассатор машинасыннан акча урлау очраклары булып тора. 2015нче елның 23нче гыйнварында Яшел Үзәндә 26 яшьлек инкассатор Игорь Богаченко, бергә эшләгән иптәшенең аягына пистолеттан атып, 63 миллион сум акча салынган эш машинасында качып киткән иде. Аңа ярдәм иткән иптәше белән Богаченконы Мари Илендә бер авылда таптылар. Алар урлаган акчаның 50 млн сумын таптылар, ә 13 миллионын – юк. Богаченконы – 14 елга, акча урлауда ярдәм иткән ике иптәшен 8 һәм 5 елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр.   Игорь Богаченко «Россия-1» телеканалының «Честный детектив» тапшыруына биргән интервьюсында: «Мин акчаны үземә табыш алу өчен урламадым. Урлаган акчаның яртысын кешеләргә өләшеп бетердем. Үземә 10-11 миллион гына калдырдым. Русиядән китәсем, чит илдә яшисем килә иде. Анда үзең белән күп акча алып барып булмый, 700-750 мең генә ярый.   Банкны талавым – системага каршы чыгуым ул. Кешеләр тиеннәргә эшләп йөри. Әби-бабай булганчы эшлиләр, шул эшләгән килеш үлеп тә китәләр. Дәүләт безнең өскә атлана. Иң мөһиме – кешенең салым түләве. Ә ул ничек түли, ул акчаны ничек эшләп таба – анысы берәүне дә кызыксындырмый. Мин дәүләттән урладым, аерым бер кешенекен түгел. Ул акча белән башкаларга ярдәм итәсем килде. Гади халыкның да кешечә яшәп каравын теләдем. Тормыш алып баруын түгел, ә нәкъ менә яшәвен!» – дип сөйләгән иде.   Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит
---

--- | 14.07.2019
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>