Безнең Мәскәүдә яшәүче атаклы якташыбыз Мансур Сәлахетдин улы ХӘКИМОВ бик актив тормыш алып бара һәм татар халкының танылган вәкилләре белән элемтәдә тора. Түбәндә аның 1999-2010 елларда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы хокуклы вәкиле булып торган Назиф Мөҗәһидән улы МИРИХАНОВ белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
- Х.М.: Назиф Музагиданович (кунагыбызның әтисенең исеме русча шулай яңгырый), Сез Нижгар татарларына ничек карыйсыз?
- М.Н.: Мин Нижгар татарларына тирән ихтирам белән карыйм. Алар Мәскәү татарларының иң күп санлы, алдынгы, тырыш төркемен тәшкил итәләр. Нижгар татарлары бик туган җанлы, бер-берсенә терәк булып яшиләр; туган якларыннан аерылмаганнар, гел кайтып-килеп, авылдагы кардәшләренә ярдәм итеп торалар.
Миңа 1983 елны Нижгар өлкәсендә бераз вахта белән эшләп-яшәп алырга туры килде. Мин ул вакытта Әлмәттә трест җитәкчесе идем, без Нижгар өлкәсендә магистраль газопроводта “Сеченовская” компрессор станциясен төзедек. Җирле татар халкыннан кунакчыллык, ачык күңел, теләктәшлек һәм төрле яктан ярдәм күрдек.
Мәскәүдәге дус-ишләрем, аркадашларымның да күпчелеге тамырлары белән Нижгар якларыннан.
Якташлык хисләренең тирән булуын аңласам да, көндәлек тормышта, аралашуда мин татарларны чыгышларына карап Россия төбәкләре исеме белән атамаска тырышам. Без барыбыз да уртак дәүләтебез Алтын Урда вакытында күпчелек төрки халыклардан формалашкан бугенге татар халкы вәкилләре.
- Х.М.: Күп еллар Татарстан Вәкиле булып эшләгән, утыз елга якын Мәскәүдә яшәүче кеше буларак Мәскәү татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеген ничек бәялисез?
- М.Н.: Гомумән уңай бәялим. 1987 елда Академияне тәмамлап Мәскәүдә калганнан бирле үзем дә татар тормышында актив катнашырга тырышам.
Сез сорауны Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенә бәйләп бирдегез бугай. Әлбәттә, бу ел Автономияне җитәкләү һәм бина өчен булып узган көрәштә кулланылган ысуллар Мәскәү татар җәмәгатьчелегенә ямьсез кара тап булып төште. Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен Мәскәү шәһәренең бөтен районнарында оештырылган җирле милли-мәдәни татар автономияләрен шәһәр Автономиясенә кертәргә кирәк. Шулай ук, юридик зат буларак башка татар җәмәгать оешмаларын, шул исәптән якташлар оешмаларын да Автономия эшләренә җәлеп итәргә кирәк. Федераль кануннар буенча иң хокукый орган буларак Автономия Мәскәү татарларын берләштерүче оешмага әйләнергә тиеш. Автономиянең иң беренче бурычы булып Татар мәдәни үзәге бинасын (“Асадуллаев йортын”) милек буларак хосусыйлаштыру һәм тарихи үзенчәлекләрен саклап үзгәртеп кору тора. Мәскәү татар мәдәният сарае башкалада иң гүзәл һәм камил биналарның берсе булырга тиеш, татар халкы моңа лаек.
Автономиягә үзенең эшен ачык, халык белән киңәшләшеп, программа кабул итеп, матбугатта яктыртып алып барырга кирәк. Шулай ук, Автономиянең Уставына оешма җитәкчесенең эш дәверен ике биш еллык срок белән чикләү маддәсен кертәргә кирәк, дип уйлыйм.
- Х.М.: Бер заман Сезне Нижгар өлкәсенең Петрякс авылында күргәннәр иде, анда ничек килеп чыктыгыз?
- М.Н.: Ул вакыт без Равил хәзрәт Гайнетдин белән Петрякс авылына мәчет ачу тантанасына кайткан идек. Ә болай мин Петрякс авылының кодасы, минем улым Илнур тамырлары белән Петрякс авылыннан булган Ләйлә Невретдиновага өйләнде. Киленнән бик уңдык, өч балалары бар. Шулай итеп минем нәселне дәвәм итүче оныкларым – яртылаш Нижгар татарлары. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, үзем Татарстанда тусам да безнең нәселдә нугай, башкорт катнашы зур. Кызым Чулпан төрек егетендә кияүдә, Казанда яшиләр. Аларда ике яртылаш төрек оныгым бар. Шулай итеп, татар бердәмлеге, төркичелек минем шәхси тормышымның да нигезе булып тора. Глобализация шартларында, бүген һәм киләчәктә татар халкы үзе бердәм булып, башка төрки халыклар белән берләшеп яшәгәндә генә сакланып кала алачак.
- Х.М.: Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Назиф Музагиданович. Нижгар татарларына теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
- М.Н.: Оптимистик рух, тормышка өметле караш, сәламәтлек, башкарган эшләрегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда бәхет телим! Туган телебезне саклагыз, аны тормышта-көнкүрештә кулланыгыз; милли рухлы, татар җанлы балалар үстерегез! Тел булмаса халык булмый. Рус телле татар булабыз дип, үз-үзегезне алдамагыз. Телне югалту ул инде ассимиляциянең иң беренче һәм иң аяныч баскычы. Икенче баскычта баш миенә рус телендә генә мәгълүмат, информация керү нәтиҗәсендә кешенең менталитеты, дөньяга карашы татарлыгын югалта, үзгәрә. Ә өченче, ассимиляциянең соңгы баскычында инде милли үзбилгеләү, идентификация үзгәрә – кеше үзен рус дип таный башлый.
Милләтне саклауда тырышыгыз!
в„– | 19.07.2013