Музыка турында, аның тарихы, кеше тəненə һəм җанына булган сихəте турында Ришат Төхвəтуллин бəйнə-бəйнə, көй чыгарган төсле кабатлана-кабатлана сөйли ала. Сандугач турында җырлар көйлəүче сандугач егетнең «Сəхнə» укучыларына төп киңəше дə музыкага кагылышлы булды.
Сихəтлəнү өчен
«Классик музыка, классик жанрдагы җырлар тыңларга киңəш итəр идем. Классик музыкантлар, башкаручылар элек-электəн хөрмəттə булганнар, патшалар алдында чыгыш ясаганнар. Классик музыка, колакка ятышлы булудан тыш, кеше организмына файда китерə. Мəсəлəн, скрипка авазы югары регистрда яңгырый, мондый тавыш психикага уңай йогынты ясый. Заманча аранжировкалар исə кешегə киресенчə тəэсир итə».
Уңышка ирешү өчен
«Спорт белəн иҗатның охшаш яклары күп. Спортта да, сəнгатьтə дə форманы югалтмас өчен һəрдаим шөгыльлəнеп торырга кирəк. Гомумəн, нинди генə өлкəне алсак та, шул ук журналистика булсынмы ул, юристлык булсынмы, ниндидер үрлəргə ирешəм дисəң, бер урында таптанып торырга ярамый. Һəрчак эшеңнең яңа якларын ачарга кирəк, дип уйлыйм».
Алданмас өчен
«Артык ышанучан булырга ярамый. Бушлай сыр капкында гына була, дигəн гыйбəрəне истə тотарга киңəш итəм. Бу, əлбəттə, бөтенлəй биклəнеп, берəүгə дə ышанмыйча яшəү дигəн сүз түгел. Шулай да һəрнəрсəне уйлап эш итəргə кирəк».
Эшне җиренə җиткерер өчен
«Эшемне берəрсенə кушам икəн, ул аны, күп очракта, мине канəгатьлəндерерлек итеп башкарып чыга алмый. Шуңа күрə күп эшлəрне (шул ук аранжировканы да) үзем, үземə ошаганча эшлəргə яратам. Ə кайбер очракта башка берəү эшне син уйлаганнан да яхшырак итеп башкара. Ул вакытта «Мин болай булдыра алмыйм бит», дип күңел дə төшеп куя. Əмма бу дөньяда бар нəрсəне дə үзең генə эшлəп бетереп булмый. Барыбер ярдəм сорарга да туры килə».
Яхшы дус булу өчен
«Балалар бакчасыннан ук бергə уйнап үскəн дусларым бар. Без – дүрт дус – хəзер дə гел бергə. Дуслыкны таркату, бер-берең турында начар сүзлəр сөйлəп йөрү, ярдəм итəргə мөмкинлегең булып та, ярдəм итмəү – килешми торган эш. Дусларны сөендерү өчен, аларны бер сəбəпсез дə бергə җыеп күңел ачарга киңəш итəр идем. Мəсəлəн, минем күпчелек дусларым Уфада яши, күптəн түгел мин аларны Казанга кунакка чакырып аквапаркка алып бардым. Гомумəн, дусларыңны сөендерү өчен, холыкларын яхшы тоемларга тиешсең. Кемдер тиктомалдан ясалган сюпризларны яратмаска да мөмкин».
Ял итү өчен
«Иң яхшы ял – табигать кочагында. Кайчак исə көне буе өйдə генə торып, туйганчы йоклау да шактый көч кертə. Гел юлда булган кешегə йокы тансык ул. Ə кайбер яшьлəр сыман клубларга барып ял итүне аңлап бетермим. Клубларда баш кына авырта».
Блиц-киңәшләр
Укырга: мемуарлар, һөнəри белем бирə торган китапларны.
Карарга: геройның, балачак хыялын истə тотып, төрле киртəлəр аша үтеп уңышка ирешүе турындагы һəм фантастик сюжетлы фильмнарны.
Тыңларга: классик музыканы, классик җырларны. Башкаручылардан – Хəйдəр Бигичев, Филүс Каһиров, Илһам Вəлиевне.
Рания ЮНЫСОВА
в„–7 |