Татарстан язучылары урып-җыю вакытында унынчы ел рәттән Арча районы кырларында, ындыр табакларында булып, игенчеләрнең хәл-әхвәлләре белән танышып йөрде.
Республика Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов әйтүенчә, танылган каләм әһелләренең мондый очрашулары эзсез югалмый. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уздырыла торган иҗади бәйгегә тәкъдим ителүче тирән эчтәлекле, берсеннән-берсе мавыктыргыч әдәби әсәрләрнең саны артканнан-арта. Хикмәт бәйгенең матди ягы моңарчы күрелмәгән күләмдә саллы булуыннан гына да түгелдер. Язучылар, шагыйрьләр өчен авыл ул – бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы да.
Гәрәй Рәхим кырда шигырь укый
Тормыш ыгы-зыгысы, көндәлек мәшәкатьләр белән мавыгып, кайберәүләр рухи дөньядан ераклаша барганын сизми дә. Радио-телевизор яисә газета-журнал битләреннән байтак мәгълүмат алырга була анысы. Әмма исеме телдән төшмәгән язучы, шагыйрьләр белән якыннан танышу, аралашу, фикер алышу, янәшә басып фотога төшү кебек мизгелләр гомер буена сагынып искә алырлык бер вакыйга булып хәтердә кала.
Шөкер, республикада бу кадәресен тирәннән аңлап, әдәбият-сәнгатьне үз итүче, җырга-моңга гашыйк җитәкчеләр дә бар. Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров та шундыйлардан. Аның хәтер сандыгындагы байлыкка хәйран калырлык. Күңеленә ошаган шигырьләрне яттан сөйли. Әсәрләргә килгәндә, байтак кына әдәбият белгече белән бил алышырлык. Кирәк булса, баянда да сыздыра, моңлы итеп җырлый да, диләр. Шуңа күрәдер, мәрхүм язучыбыз Туфан ага Миңнуллин Арчага барырга җай чыккан саен: “Анда мине Тукай белән район башлыгы көтә”, – дип әйтә торган була.
Язучыларның Арча районына сәяхәте башланып китәр алдыннан район башлыгы күңелендә йөрткән бер хыялы белән дә уртаклашты. Киләчәктә Арчада федераль Сабантуй уздырасы иде, ди ул. Ни генә дисәң дә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклаган татарның рухи мәркәзе, Тукайның туган ягы моңа күптән лаек. Ә инде аңарчы Арчаның биек урынында татар кенәзе – ватанын саклаучыга һәйкәл кую фикере иҗат әһелләренең күңеленә аеруча хуш килде.
Соңгы елларда Арчаның үзендә һәм авыллардагы уңай үзгәрешләр чын-чынлап сокландыра. Республиканың башка төбәкләренә әле яңа барып җиткән клуб, мәктәп, балалар бакчалары, башка төр социаль объектлар төзү программасы биредә күптәннән эшләп килә. Нәтиҗәләре дә күз алдында.
Кырларга сәяхәт исә “Татарстан” агрофирмасыннан башланып китте. Яңгыр сибәләп алса да, комбайнчылар беркая китмәгән. Техниканы бер рәткә тезеп куйганнар да кырга чыгарга җай көтәләр. Элекеге ике хуҗалыкны берләштергән бу агрофирма язмышларын “Вамин” белән бәйләгән башка күп хуҗалыклар кебек үк, хәзер җиде юл чатында, дип әйтергә була. Хәзер субарендада саналалар. Елына карата уңыш зарланырлык түгел. Терлек азыгын үзләренә җитәрлек итеп кенә түгел, хәтта бераз запас белән әзерләргә исәпләре. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Кыскасы, урып-җыю осталары алдында чыгыш ясаган Тукай бүләге иясе шагыйрь Гәрәй Рәхим әйткәндәй, татарстанлыларның бирешергә исәпләре юк.
Марсель Галиев нигә уфтана?
Арча районы башка төбәкләр белән чагыштырганда шактый зур. Сөрү җире буенча республикада аңа тиңләшерлек район да юк бугай әле. Алмас Нәзировның исә язучыларга мөмкин кадәр күбрәк күрсәтәсе килә. Үзе әйткәндәй, тормышның уңай ягын да, тискәресен дә. Кирәген үзегез сайлагыз, янәсе.
Район хуҗалыкларында иң элек шул күзгә ташлана. Арча районы авылларында яшәүчеләр инвестор яисә башка төр хуҗалыкка гына ышанып тормый. Булдыра алганнар үз эшләрен башлап җибәрә, терлек-туар, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп көн итәргә тырыша. Дөрес, хуҗалыкларда да эш кайнап тора. Без булган “Северный”, “Мәрҗани”, Апаз һәм башка кайбер хуҗалыкларда терлекнең баш санын хәтта арттыра баралар. Ел саен диярлек 200 мең тоннадан артык уңыш җыеп алырга күнеккән төбәктә быел уңыш элеккеге елларның яртысы булса, рәхмәт әйтер идек, диләр.
Язучы Марсель Галиев –башкалар күрмәгәнне күреп ала белүче әдип. Үзен кызыксындырган теманың төбенә төшми калмый. Арча районы хуҗалыкларының терлекчелек комплексларында йөргәндә аны нык гаҗәпкә калдырганы – иткә, сөткә, яшелчәләргә бәяләр төрлелеге. Ни өчен хәтта бер үк район кысаларында “Северный” агрофирмасыннан сөтне 12 сумга, ә янәшә генә хуҗалыклар 16-17 сумга саталар? Кибеттә исә аның бәясе икеләтә арта. Ни сәбәпле хуҗалыкларда җитештерелгән бозау итен килограммы 70 сумнан да алучы юк? Ашлык белән дә шул ук хәл. Иң гаҗәбе – моны әлегә төгәл итеп аңлата алучы да юк.
Разил Вәлиев кыяр үстермәкче
Язучы Камил Кәримов белән сәяхәткә чыксаң, көн буе авызың ерык була. Әллә каян гына таба да тора ул кызыкны. Район башлыгы яисә Татарстан Дәүләт Советы депутаты дигән дәрәҗәңә дә исе китеп тормый. Җае чыкканда “чеметеп” шаяртырга да күп сорамый. Утар аты һәм Түбән Аты авыллары арасында урнашкан кыяр плантацияләрен карап йөргәндә, ата кыяр белән ана кыярның нәрсә белән аерылганын аңлап җиткермәгәннәргә дә битараф калмады.
Кайчандыр авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, авылга эшкә кайткан Дамир Хәлиуллин, берничә ел элек җир кишәрлеге алып, теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Тора-бара бу эшкә хатыны Фәридә һәм биш кызы да кушылып китә. Ышанырга да кыен: быел Хәлиуллиннар 600 мең килограммнан артык кыяр җитештереп саткан! Камил Кәримов тиз генә исәпләп тә чыгарды: килограммын уртача 50 сумнан алганда да 30 миллион сумлык булып чыга түгелме? Әле бит шунда ук помидорын да үстерәләр.
Разил Вәлиевнең Дамир Хәлиуллиннан кыяр үстерүнең нечкәлекләре турында җентекләп сораштыруын да үзенчә борды Камил Кәримов. “Депутатлыкны ташлап, кыяр үстерә башларга исәбең булса, мине дә онытма инде“, –ди. Миллионнар аяк астында гына икән бит, янәсе. Иел дә ал гына...
Хәер, Түбән Атыда кыяр үстереп кенә калмыйлар. Күпләр үз эшен булдырып, киләчәккә зул өметләр белән яши. Җәүдәт Әхмәтханов шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эшен җайлап җибәргән. “Авылда күпләп терлек асраучылар да байтак“, – ди Дамир Хәлиуллин.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–122-123 | 27.07.2013