Ун ел элек Казанда чыгучы газета-журнал битләрендә әлифба алыштыру турында бәхәсләр булды. Дөресрәге, әлифба алыштырырга уйлаган кешеләрнең фикере алга сөрелде. Алар халык белән киңәшүне кирәк дип санамады. Борынгы заманда латин чиркәве теле булган, хәзерге вакытта үле саналган латинны, нидән алып, бер төркем Татарстан “тел белгечләре”: “Безгә бу әлифба элек якын булган”, – дип ышандырырга тырыштылар икән?
Элеккеге елларда латин әлифбасы кулланылса да, аны бит халыкка көчләп такканнар. Ә кириллица әлифбасы кайда барлыкка килгән? Нишләп безнең балалар аны җиңел үзләштерә?
Аны төзүчеләр булып Кирилл һәм Мефодий санала. Борынгы телләрне өйрәнүче галимнәр аларны болгар милләтеннән дип саный. Кириллица әлифбасы төзелү 863 елда булды дип игълан ителә. Ләкин рус телле чыганакларда кириллица Кирилл һәм Мефодий тарафыннан төзелде дигән раслауга шикләнү белдерелә. Моның шулай икәнен исбатлый торган тарихи мәгълүматлар бар. Виктор Истрин китабында: “1986 елларда Константин (Кириллның беренче исеме) Византиядән, Түбән Иделдә күптән ныгып урнашкан Хазар дәүләтенә сәяхәт ясый. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Саркель, Итил һәм башка шәһәрләрне төзиләр. Бу вакытта хазарлар ике төр язу куллана. Берсе – хәзерге вакытта да төшенеп булмаган хәрефле-авазлы, орхоно-енисей, печенеглар һәм протоболгарлар кулланган рун язуы. Икенчесе – иске яһүд язмасы”. В.Истрин китабыннан тагын бер өзек. “Безгә килеп җиткән барлык чыганакларда да шуннан соң Константин славян әлифбасын төзеде“, – дип язылган. Әлифба барлыкка килү мәсьәләсен өйрәнүчеләрнең барысын да Константинның, Хазар дәүләтеннән кайткач, кириллица әлифбасын бик тиз – берничә ай эчендә төзүе гаҗәпләндерә. Рус тел белгечләренең тарихи эзләнүләре буенча, хазарларның рун язуы кириллица әлифбасын төзүгә зур йогынты ясый. Шулай ук эзләнүләр кириллицаның башта Көнчыгыш халкында уйлап чыгарылганын күрсәтә. Чыннан да бу шулайдыр, чөнки иске славян әлифбасында ә, ү, һ, ө, ң, җ, һәм башка төрки телләргә хас авазларны билгели торган хәрефләр бар. Рус тикшерүчеләре дөрес шикләнә. Константин-Кириллның элек әлифба төзү өстендә эшләве турында бернинди тарихи мәгълүмат юк. Бары тик шулай булырга тиеш дигән чамалау гына бар. Идел буена барып кайткач кына кириллица барлыкка килә. Руслар моны таныгач, минем фикеремчә, Константин, Түбән Иделдән – Итил шәһәреннән алып кайткан руник-төрки әлифбаны кириллица дип атаганнар. Соңыннан ул әлифбадан славян сөйләм теле өчен кирәкмәгән хәрефләрне алып ташлаганнар. Ләкин иске чыганакларда ул хәрефләр әле дә сакланган. Үзебезгә кирәкле хәрефләрне яңадан өстәгәч, безнең милләт кириллица дигән әлифбаны җиңел кабул итә, балалар тиз өйрәнә. Күңелдә генетик хәтер сакланганга күрә шулай була ул. Ә бит безнең өчен дини якын саналган гарәп язмасын балалар да, олылар да авырлык белән өйрәнә. Ул әлифба безнең өчен генетик якын түгел. Гарәп әлифбасын өйрәнү өчен үз-үзеңне мәҗбүр итәргә кирәк. Гарәп, латин әлифбасын өйрәнүнең авырлыгын кайбер язучыларыбыз, “үзәккә үттеләр шуның белән” дип, яшьлек тилмерүләрен яза.
Кириллица әлифбасы барлыкка килгәч, ул замандагы латинчылар, шул әлифба белән бастырылган китапларны җыеп яндыра башлыйлар. Тарихи чыганакларда “латинчылар кириллица белән бастырылган китапларны яндыралар” дигән рәсем дә бар. Монда безнең милләтнең тагын бер югалган сере ятарга мөмкин. Борынгы замандагы Бөек Болгар дәүләтенең бернинди язма әсәре калмаган. Моның ике төрле сәбәбе булырга тиеш. Берсе – әлифба алмаштырып йөргәндә, иске әлифба белән язылган китапларны яндыру, икенчесе – кириллица әлифбасының асылы кайда алынганын яшерү өчен эшләү. Ләкин хәзерге замандагы киң мәгълүмат өчен киртәләр юкка чыгу һәм чит илләрдәге мәгълүматларның безнең илгә үтеп керүенә каршылык азаю безгә яңа ачышлар алып килә.
Кириллицаны рус әлифбасы итеп күрсәтү, тарихны начар белгәнгә һәм үзгәртелгән кириллицаның татарларга руслар аркылы килгәнгә генә буталчык булган дип уйлыйм. Кириллица русларга борынгы болгарның аерым тармагы булган төрки телле халыктан килә. Изге Идел-йортта урнашкан Итил шәһәре – татарның борынгы нәсел нигезенең берсе. Ник без латинчылар файдасына шул Итил шәһәрендә булган әлифбадан баш тартырга тиеш?!
Равил ГАЙСИН
в„–122-123 | 27.07.2013