Без авылыбыз белән аны “Шәле тәрәзәләре” җыры аша якын иттек. Мәһабәт гәүдәле, моңлы тавышлы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин телевидение экранында килеп чыккач, әнә җырчыбыз җырлый, дип йотлыгып аны тыңларга керешә идек. Бу безнең якныкыдыр, дип нәсел шәҗәрәсен барлап йөрүчеләр дә бар иде хәтта. Шәле кешеләре арасында җырчы янына килеп: “Улым, син кем малае?” – дип сораучылар да булган.
Тумышы белән бу авылныкы булган язучы Камил Кәримов шигыренә иҗат ителгән әлеге җырны Мирсәет абыйга көй авторы, композитор Зиннур Гыйбадуллин бирә. Җырчының авыл җырларына мәхәббәте нәкъ менә шул “Шәле тәрәзәләре”ннән башлана. Аңа республиканың төрле авылларыннан: “Безнең авыл көен башкармассыңмы?” – дип мөрәҗәгать итә башлыйлар. Мирсәет абыйга авыл көйләрен башкару шулкадәр ошап китә ки, үзе дә җырлар иҗат итә башлый. Бүген аның репертуарында авылларга багышланган унлап җыр бар.
Әлбәттә, аның иҗатын авыл җырлары белән генә чикләп кую дөрес булмас иде. Киң диапазонлы, беркемне дә кабатламый торган үзгә моңы, гаярь тавышы белән күпләрне әсир иткән Мирсәет Сөнгатуллин – гасырлардан килгән, тутыкмас, еллар үткәч тә үзенең асылын жуймаган халык көйләрен башкаручы чын “халык җырчысы”. Сер түгел, күп кенә артистлар иҗатлары белән менә шул “халык җырчысы” дигән мәртәбәле исемгә тәңгәл килә алмый. Дөрес, бүген халык әсәрләрен башкаручыларыбыз да бармак белән санарлык калды бугай инде. Эстрада йолдызы булып балкырга теләүчеләрнең берсе дә “халык сукмагы”н сайларга теләми. Үзенең тавышын күрсәтергә теләп, концертында бер-ике халык җыры башкара да шуның белән вәссәлам. Әмма тулы бер иҗатын халык җырларына багышлаган җырчылардан бүген Мирсәет Сөнгатуллин гына калды дисәм, бер дә ялгыш булмас.
100 халык җыры тупланган җыентыкны тыңлагач, инде онытылып барган көйләрне каян эзләп тапкан ул дип аптыраган идем. Төбәкләрдә күп йөргән җырчы буларак, Мирсәет Сөнгатуллинга җирле халыкта сакланган җырлар үзеннән-үзе кулга килеп керә.
– Күп җырчылар аранжировка белән баетып, халык җырларын заманчалаштыра, әмма элеккеге көйләрнең һәммәсен дә бер калыпка салып булмый, – ди Мирсәет абый. – Алар элек ничек яңгыраган булса, бүген дә нәкъ шулай башкарылырга тиеш. Әйтик, “Келәү Гайшә” кебек озын көйне заманчалаштырып булмый бит инде.
Татар халык җырларының дәвамы булып мөнәҗәтләр җыентыгын чыгарырга исәпли әле җырчы. Анысы С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак 60 яшьлек юбилей кичәсенә кадәр өлгерергә тиеш.
– Алты дистә гомер кичкән ир-ат уйлана башлый. Узган гомеренең дисбеләрен барлый. Бер караганда, шактый гына эшләр эшләнгән, саллы гына иҗат тупланган кебек. Күңелегезгә тынгылык бирмәгән эшләрегез калдымы әле? – дип сорыйм Мирсәет абыйдан.
– Урыс халык җырларыннан гына торган җыентык чыгарырга хыялланган идем, күптән түгел анысы да дөнья күрде, – ди ул. – Ни өчен урыс җырлары дигәндә, аларны җырлыйсы килү теләге кечкенәдән үк бар иде. Аннан бу җырлар бер җырчының да репертуарында юк. Урыс милләтеннән булган кешеләрдән дә: “Синең тавышың шундый матур бит, нишләп урыс җырларын башкармыйсың?” – диючеләрне еш ишетергә туры килде. Дөрес, җыентык чыккач, бераз акцентың бар инде, әмма ул грузин, әзәрбайҗан акценты түгел. Андый кимчелек кайбер урыс кешеләренең үзендә дә бар, дигәч, күңел тагын да үсенде.
Халык җырларыннан гына торган репертуар... Бүген күпләр, халык җырлары искерде, тыңлаучысы калмады, дигән фикер белән иҗат итсә, Мирсәет Сөнгатуллин тулы концертын халкыбыз аһәңнәренә багышлый. Җырчы булырга хыялланганда ук ул үзен Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якуповларның дәвамчысы итеп күрергә тели. Бәлки бу заманда әлеге фикер сәер, артык пафослы тоела торгандыр. Чөнки эстрада дөньясында бер кабынып китүчеләр бүген алай уйламый.
Элек бит Т.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәҗбүрият, җырларга талымлылык дигән девиз яшәп килә иде. Каты куллы сәнгать советы җырчыларның шырдый-бырдый җырларын репертуарга алырга рөхсәт итмәде. Гомумән, җырчы буларак син радиодан да, телевидениедән дә таныла алмыйсың иде. “Бу бик дөрес юнәлеш, – ди Мирсәет абый. – Кайтарырга кирәк ул иҗат төркемен. Югыйсә бүген сәхнәдә кем генә җырламый. Аннан филармониягә эстрада бүлеген кайтарырга кирәк. Бүген безнең уку йортын тәмамлап чыккан җырчыларга эш урыны юк. Дөрес, “Казан” филармониясендә эстрада җырчылары эшли. Әмма алар да киң колач белән концертлар куеп йөрмиләр”.
Хәзерге көндә халык җырларының популярлык казанмавының сәбәбе нәрсәдә? Әлбәттә, эстрадада шоуга корылган җырлар халыкны “йотып” бетерде. “Җырчылар бер-берсеннән уздырып, бер-берсен шаккатырып шоу ясый. Бүген тамашачының халык җырларын тыңларга вакыты да калмады”, – ди җырчы.
Ә бит тамашачының халык җырларын өч сәгатьтән артык тыңлаган вакытлары булган. Мирсәет Сөнгатуллин консерватория тәмамлагач, композитор Зиннур Гыйбадуллин белән туган авылы – Әлки районы Татар Борнаена кайтып, мәктәп ишегалдында концерт куя. Менә шул традицияне инде күп еллар узгач, үзенең 60 яше уңаеннан, тагын кабатларга уйлый җырчы. 10 августта Татар Борнаенда узачак бәйрәмдә улы Алмаз да чыгыш ясаячак. Ул быел уку йортын тәмамлаган икән. “Элекке традицияне улыма тапшырачакмын”, – ди җырчы.
– Җырчылар авыл халкына концерт куюны бөтенләй онытты бугай ул. Район үзәгендә генә концерт белән күренеп китәләр дә, авыл җиренә чыгуны бөтенләй кирәк дип тапмыйлар. Бүген әнә шул традицияне дә кайтарырга кирәктер, бәлки? – дип сорыйм Мирсәет абыйдан.
– Моның өчен минем дә йөрәгем әрни, – ди ул. – Рәхәтләнеп авылга концерт белән барыр идем. Халыкның эшләргә эше юк, димәк, акчасы да чамалы дигән сүз. Ә пенсионерларның бит концерт карарлык мөмкинлеге юк. Минем бу уңайдан тәкъдимем бар. Республикадагы районнарны җырчыларга бүлеп бирәләр дә һәм алар авыллар буйлап бушлай концерт куеп йөри. Ә финанс ягын хөкүмәт каплый. Бәлки шулай традицияне кайтарырбыз.
Бүген бушлай дигән сүз, әлбәттә, берникадәр куркыта да. Чөнки халык бушлайга бер ияләшеп китсә, тора-бара билет сатып алудан бөтенләй бизәргә дә мөмкин.
Халкыбызның аһәңнәрен телевидение экраннары аша карарга да мәхрүм ләбаса без. Телевидениенең алтын фондында сакланган күпме халык моңнары, халык җырчыларыбыз бар. Ә тамашачы аларны күрергә, ишетергә тилмереп ята. Мирсәет абыйның да бакыйлыкка күчкән Таһир Якупов, Габдулла Рәхимкулов, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичевның җырларын тыңлыйсы килә. Халык җырларының, танылган композиторларның әсәрләрен яшәтү иң беренче чиратта телевидениегә бәйле ләбаса.
* * *
Аудиотасмадан җыр тыңлыйм. “Талда яфрак, бездә сагыну, сездә нинди хәлләр бар...” Мирсәет Сөнгатуллин башкарган йөз халык җыры арасыннан “Сагыну” җыры бу. Тагын шул йөзлеккә аның репертуарында башкарылган илле җыр да өстәлә. Гасырлар кичеп тә үз асылын жуймаган җырларны тыңлыйм да уйга калам. Халкыбыз моң шәҗәрәсе Мирсәет Сөнгатуллинда туктап калырмы икәнни, дип үз-үземә сорау бирәм. Ә тамашачының “Аллар күрдем – алмадым, гөлләр күрдем – өзмәдем” дигән тузга-язмаган бер көнлек җырлар тыңлавы вакытлыча гынадыр дип, үземне юатып алам. Чөнки еллар үткән саен халык барыбер үз асылына кайтачак, Илһам, Әлфия, Хәйдәр, Мирсәет җырларына кайтып баш иячәгенә иманым камил.
Алсу ХӘСӘНОВА
в„–124 | 30.07.2013