Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37902

Шәһәр һәм Республика көненә Г.Камал театрыннан бүләк

30.07.2013 Мәдәният
Махсус Казанлыларга һәм шәһәр кунаклары өчен 25нче августтан 29нчы августка кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Шәһәр һәм Республика көненә багышлап биш спектакль тәкъдим итәчәк.

25нче август көнне Камал театрының иң популяр спектакльләренең берсе Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле күрсәтеләчәк. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша 18 ел инде Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән бара. Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

26нчы август көнне И.Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Әрем исе” спектакле. Пьеса “Яңа татар пьесасы 2012” конкурсында 1 премия яулады. Ике өлештән торган әлеге мелодрамада Камал театрының әйдәп баручы данлыклы артистлары Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Ринат Таҗетдинов, Зөлфирә Зарипова катнаша. Спектакльне куючы Башкортостан республикасының танылган режиссеры Айрат Абушахманов. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

27нче август көнне Г.Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин “Диләфрүз-Remake” спектакле уйнала. Шаян музакаль комедия инде ничә дистә ел үзенең тамашачысын яулап тора. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның эшен Фәрит Бикчәнтәев тагын да яшәртә, артистларны джинсы чалбарына киендереп, “Азат хатын” журналы урынына “Playboy”ны бирә. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

28нче август көнне үткән сезонның премьерасы Т.Миңнуллинның “Мулла” спектаклен күреп булачак. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

29нчы август көнне Камал театрының йөзек кашы – “Зәңгәр шәл” (Кәрим Тинчурин) спектакле. Инде ничәнче мәртәбә куелуына карамастан, ул үзенең популярлыгын югалтмый. Халык мәхәббәте аша “Зәңгәр шәл” легендарь спектакльгә әверелде. Татар театрын “Зәңгәр шәл”сез күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана. 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37902


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>