Август башында Татарстанның Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе уздырыла. Патшалар заманыннан, Кама елгасы буенда урнашкан Алабуга төбәге әле сәүдәгәрлек шәһәрчеге булган чордан ук тарихка кереп калган, һәм соңгы елларда җирле музей-тыюлык тарафыннан торгызылган әлеге бәйрәм барлык Россиядән һөнәрчеләрне җыя.
Быел да 2-4 август көннәрендә Алабуганың тарихи үзәгендә оештырылган ярминкәдә 140лап шәһәрдән 800гә якын декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашты. Аларның кул эшләрен карарга исә өч көн дәвамында меңләгән кеше килде. Сәүдә рәтләре шәһәр стадионы мәйданында тезелгән иде, ә янәшәдә генә – танылган рәссам Иван Шишкин музей йорты каршындагы Шишкин буасы тирәсендә – бал ярминкәсе үтте.
Ярминкә ачылу тантанасында кунакларны Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан икътисад министры вазифасын башкаручы Сәрия Сираҗиева, “Прикамнефть” нефть-газ табу идарәсе җитәкчесе Геннадий Шариков, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде. Бәйрәм сәхнәсеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да сәламләү хаты яңгыратылды.
Спас ярминкәсенә даими йөрүчеләр, быелгысы аеруча матур әзерләнүен ассызыклый. Биредә агачтан, күннән, йоннан, балчыктан, тимердән ясалган традицион һөнәрчелек үрнәкләреннән тыш, заманча популяр кул эшләре дә тәкъдим ителде. Әйтик, батика, декупаж сәнгате, полимер балчык эшләнмәләре, киездән, атлас тасмалардан, күннән яки тукымалардан ясалган бизәнү-ясану әйберләре, кулдан ясалган открыткалар, бәйләнгән, тегелгән сумкалар – гомумән, аларның барысын да санап бетерү мөмкин булмас иде. Теләгән кешегә, осталар үз һөнәренең серләрен ачып бирергә каршы түгел иде.
Исеме рус халкының дини йолалары белән бәйле булса да, бүгенге Спас ярминкәсе барлык милләт вәкилләрен дә җәлеп итә, ул – мәдәният һәм сәнгать бәйрәме. Бу уңайдан, шушы ярминкә көннәрендә Алабуга районы күләмендә иң-иң чибәр, иң-иң аш-су остасы, иң-иң кул остасы булган кызны билгеләү максатында оештырылучы “Спасская барышня”, ягъни инде “Спас туташы” бәйгесендә быел Нәгыймә Гыйззәтуллина исемле сылуның җиңү яулавын әйтү дә җитәдер. Ярминкә кысаларында алтынчы тапкыр үткәрелгән кыңгыраулар чыңы Бөтенроссия фестивалендә чыгыш ясаган Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәреннән Юлия Нуриеваның да милләтен ачыклау кирәк түгелдер.
Кыңгыраулар чыңы концертлары, гомумән, Спас ярминкәсе мәдәни программасының аерылгысыз өлешен алып тора. Концертларда музыкантлар күчмә чаң корылмаларында да, шулай ук Алабуганың Спас чиркәве манарасына эленгән кыңгырауларда да уйный. Быелгы фестивальдә Россиянең 19 төбәгеннән 42 музыкант катнашты.
Бәйрәм сәхнәсендә Татарстан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән фольклор ансамбльләр, экзотик Эквадор музыкантлары җыр-биюләре һәм мәйданда үзбәк һава акробатлары чыгышлары да ярминкәгә үзенчәлекле төсмерләр өстәде. Кунакларның исә төрле тәм-томнар тәкъдим ителгән чатырларда тамак ялгаганнан соң, шәһәрнең дистәгә якын музейлары белән танышып чыгу, 19 гасырда нигез салынган Александр бакчасында ял итү һәм анда унөченче тапкыр оештырылган авторлык җыры фестивален тамаша кылу мөмкинлеге дә булды.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Автор фотолары
Лилия ГАДЕЛШИНА
в„– | 06.08.2013