Август башында Төмән шәһәрендә ике зур вакыйга булды. 2 нче август көнне Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды (кичен өлкә филармониясе бинасында Татарстан сәнгать осталары концерты булды). 3 августта шәһәр үзәгендәге “Геолог” стадионында XIII федераль Сабан туе уздырылды.
– Татарстан Республикасы белән күптәнге багланышларыбыз бар. Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш Себер ягулык-энергетика комплексы булдыруның башында торды. Алар беренчеләрдән булып өлкәнең төньяктагы җир асты байлыкларын үзләштерүгә өлеш кертте, яшь белгечләргә белемнәрен һәм тәҗрибәләрен тапшырды. 15 ел элек, 1998 елны төбәкләребез хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйган иде. Нәтиҗәдә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спорт өлкәләрендә байтак проект тормышка ашырылды. Инде үзара хезмәттәшлек итү турында яңа килешү төзү зарурлыгы туды, – дип сәламләде анда өлкә губернаторы Владимир Якушев.
– Совет заманында бирегә Татарстаннан 22 мең кешебез килеп вахта ысулы белән җир асты байлыкларын үзләштерүдә эшләде. Аларның байтагы монда гаилә корып та калган. Хәер, Татарстан белән Төмән арасында элекке заманнарда ук багланышлар булган. Сезнең төбәктә дә телне, мәдәниятне саклауга өлеш кертелә. Хәзер без туган телне яхшырак өйрәнү өчен Интернет программалары булдырдык. “ТНВ-Планета” каналы эшләп тора. Яңа бурычлар бар. Без Төмән өлкәсе тәҗрибәсен даими өйрәнеп торабыз. Киләчәктә тыгыз хезмәттәшлек итү өчен бу документ – яхшы нигез, – дип чыгыш ясады үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Әле дә Тукай, Җәлил бар
Табигый, тиктомалдан гына, яңа бурычлар бар, дип әйтми Р.Миңнеханов. Ханти-Манси, Ямал-Ненец автономияле округлары да өстәлеп киңәйгәч, Төмән өлкәсе милләттәшләребез аеруча күп яши торган төбәкләрнең берсенә әйләнде. Әле берничә ел элек кенә бу җирлектә 102 мең татар яши дип исәпләнелсә (ни гаҗәп, документка да бу сан үзгәртелмичә кереп киткән), хәзер биредә 240 мең татар гомер кичерә. Ни кызганыч, БДИ кертелү һәм шәһәрләштерү процессы нәтиҗәсендә җирле татар мәктәпләрендә туган телебезне укыту кыенлаша бара. БТК мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта биредәге милли мәктәпләребез бермә-бер кыскарып, 54е генә татар мәктәбе санала. Кызганыч, аларның күбесендә татар теле һәм әдәбияты гына үзебезчә укытыла. Тәгаен алганда, Төмән районындагы мәшһүр Ямбай авылында да без шуның ачык мисалын күрдек. Төмәннән 19 чакрым ераклыкта гына булган ике мәчетле авыл бу. Авыл җирлеге башлыгы Динә Борындыкова белән фикер алышканда, һич югы башлангыч мәктәптә параллель сыйныфларның берсен татар сыйныфы итеп ачып булмыймы, дип кызыксындык без. Динә ханым мондый зарурлык күрмәвен әйтте. Ә менә авылдагы мәдәният һәм күңел ачу үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әмированың: “Балаларның күбесе урыслаша бара. Соңгы елларда Габдулла Тукай, Муса Җәлилләрнең туган көннәре уңаеннан конкурслар үткәрәбез. Бер-берсеннән күреп, тырышып ятлап, конкурста катнашалар. Шундый чаралар булса, тагын да катнашыр идек, ди сабыйлар.
Ике мәчет эшләп торып, балаларга дини-милли тәрбия бирү максатында, ни җәйге лагерь, ни дин нигезләре курслары оештырылмый”, – дип ачынып сөйләве, чынлап та, милләттәшләребез алдында җитди эш-бурычлар торганлыгын сөйли.
БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, мәсәлән, Төмәндә 500 балага исәпләнгән татар гимназиясе ачу хыялы белән яна икән. “Җирле хакимиятләр белән сөйләшүләр башладык. Каршы түгелләр. Сабантуй вакытында гына яныма өч кеше килеп, өлкә башкаласында зур татар гимназиясе ачу ихтыяҗын белдерде”, – дип сөйләде безгә. Федераль Сабантуйга килгән ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә федераль хакимиятләрнең мәгариф турындагы законга өстәмәләр кертеп, урыс телен милли мәктәпләрдә дә туган тел сыйфатында укыттыра башларга җыенуларын хәбәр итте. Агай, алдан сагай дигәндәй, без мондый омтылышларга алдан ук ризасызлык белдереп, урыс булмаган башка милләт оешмаларын да уятырга, кузгатырга тиеш, миңа калса. Туган телләрне чикләү, милли мәктәпләрне ябу-бетерү тегермәненә су кою булачак әлеге эш. Моны урыс булмаган халыклар, милли оешмалар тизрәк аңласа, үз сүзен кистереп әйтсә иде.
Күп яттык без мәдрәсәдә...
Шулай да Ямбайга бару Төмән якларына сәфәрнең күңелле сәхифәсе булып та истә калды. Безне – РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән мине үз заманында дини мәгърифәт үзәге буларак дан казанган мәшһүр авылга алып килгән өлкә хакимиятенең милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев биредәге мәдрәсәне РИУ филиалы буларак эшләтә башларга кирәк дигән карарга килүләрен хәбәр итте. Берничә ел элек өлкәгә генә түгел, бөтен Себер җиренә диярлек бердәнбер булган Ямбай авылы мәдрәсәсен, ваһһабчылар әзерләп чыгара, дип япкан булганнар. Чынлап та, проблемалар булган анда. Дөрес, әллә Казан тәэсире көчәюдән куркып, әллә инде Мәскәү, Уфадагы дин башлыклары үз канаты астына алырга тырышканга күрә, мәдрәсәне ни рәвешле, кем карамагында ачып-эшләтеп җибәрергә белми аптыраган хакимиятләр. Билгеле, мактаулы вазыйфа, зур ышаныч күрсәтү булса да, РИУ өчен шактый мәшәкатьле, чыгымлы юнәлеш булачак бу. Әлбәттә, берничә мөгаллимне вахта рәвешендә юллап эшләтергә була Ямбайда. Әмма сабак бирүчеләрнең күпчелеген барыбер җирле ислам белгечләреннән тупларга кирәк булачак. Кем белә, яхшы гына хезмәт хакы түлибез, дисәләр, үзебездәге РИУ тәмамлаучылар да анда барып урнашырга мөмкин.
Мин форсаттан файдаланып Воробьевка “Искер” музей-тыюлыгындагы вәхшилек очракларының кабатлануын (Себердә ислам дине кабул итү билгесен җимерүне), православ дин әһелләренең үз мәетләрен Искер җирендә җирләүләрен дәвам итүләрен хәбәр итеп, хакимиятләрнең чара күрүен сорадым. Үз вакытында анда район һәм Тубыл шәһәре башлыгы булып эшләгән икән ул. Евгений Михайлович белән бу җәһәттә бер айдан соң кабат сөйләшергә килештек.
Сабантуй
Бик күңелле, кояшлы, матур, җылы көн булып истә калды борынгы бәйрәмебез (узган ел аны Владивостокта коеп яуган яңгыр астында уздыру турында сөйләгәндә әле хәзер дә күпләрнең тәне чымырдап китә). Ат чаптырудан кала, барча ярышлар уздырылды шикелле анда. Шулай да, ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, Сабантуй оештыру нечкәлекләре турында Түбән Кама шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Луиза Шакирҗанова белән сөйләштек. 310 кешелек делегация белән, шәһәр башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә килгән алар.
– Сигезенче тапкыр федераль Сабантуй оештыруыбыз. Оештыру комитетының беренче утырышы узган елның ноябрендә үк булган иде. Җырчыларыбыз, биючеләребездән тыш, белгечләребез спорт уеннары, бәйгеләр дә оештырды, – ди Луиза ханым. Түбәнкамалылар пешереп килгән 200 килолы чәкчәккә исе китмәгән кеше булмагандыр. Бәйрәмгә килгән берничә йөз тамашачыга насыйп булды аны авыз итү. Сабантуй тәкәсе белән татарстанлылар куйган җиңел чит ил машинасы үзебезнең батырга – Теләче егете Раил Нургалиевка язган икән.
Сабантуйда катнашкан күренекле җырчыларыбыз турында шактый язып булыр иде. Шулардан икесен – Ринат Ибраһимов белән Эльмира Кәлимуллинаны гына телгә алам. Ибраһимов, махсус чакырылып, сәхнә тотса, гади тамашачы Кәлимуллина белән аралашып, автограф алып мәш килде. Башкалардан күреп “Голос” бәйгесендә икенчелекне яулаган сөйкемле туташыбыз белән мин дә сурәткә төштем. Һич тә масаймаган сылуыбыз: егетләр ягына башын кыңгыр салып баса икән. Күз тимәсен!
Йомгак урынына
Сабантуй үткәрү белән генә шөгыльләнә, дип бервакыт шактый төрләндергәннәр иде БТКны Интернетта. Белмәгән кеше сөйли инде ул. Сабантуй – һәртөрле милли эшләр турында аңлашу, сөйләшү өчен менә дигән форсат та бит ул. Әнә Төмәнгә Сабантуйга барып кичектергесез ничәмә эш хакында фикер алышып кайттык. Татар-башкорт бәйрәме дип әйткән булалар. Әнә Уфада Сабантуй үткәрелми. Хәзер, акчаны янга калдырыйк, дигән булып, авыл Сабантуйларын үткәрмәү ягын карый башлаган күршеләребез. Еш кына эшкуарларны җәлеп итү, хуплап тору да җитә югыйсә.
Поездда, кайтыр юлга чыккач, купебызга Томск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Марат Хөснетдинов килеп керде. Конгресстагыларга ияреп Казанга баруы икән. “Бүгеннән Сабантуйга әзерләнә башларга, аудио-видео язмалар алып кайтырга кирәк”, – диде безгә Марат әфәнде. XIV федераль Сабантуй Томскида булачак бит. Красноярскилыларның да теләге зур, диләр. Тора-бара, бәлкем, Уфа да федераль Сабан туен кабул итәр.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–129 | 06.08.2013