Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37838

Мәдәният учаклары пыскып утыра

$
0
0
09.08.2013 Мәдәният
Күптән түгел ачылган авыл клубларының эше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта канәгатьсезлек хисе уятты.

Әгәр бер ел элек Президент район башлыкларын клуб төзи алмаганнары өчен шелтәләгән булса, хәзер аларны (шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгын да) мәдәният учреждениеләренең берни дә эшләмәгәне өчен кайнар табага бастыра. Ә бит мәдәният учакларын төзү программасына шактый акча сарыф ителде...

Буш торган авыл клубларына карата тәнкыйть сүзләрен Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр 27 июльдә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә җиткергән иде. Президент социаль челтәрләр аша авыл халкыннан шикаятьләр килә дип белдерде һәм үз аппаратына вәзгыятьне тикшерергә күрсәтмә бирде.

- Бу дөрес булып чыкты. Бернинди тәртип тә юк! Моның белән Мәдәният министрлыгы да шөгыльләнми, сез дә эшне оештыра алмыйсыз, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына. - Үзегез объектлар кирәк дип әйтәсез, ә алар чынлыкта буш тора яки кич белән генә эшли, бернинди түгәрәкләр дә, гомумән бернәрсә дә юк. Без бит акчаны ниндидер һәйкәл төзер өчен сарыф итмибез...

Киңәшмәдән соң хәбәрчебез Татарстан Мәдәният министрлыгыннан ни өчен клубларда тормышның кайнап тормавы белән кызыксынды. Бәлки, авыл кешесе клубка баруга караганда, башкача ял итүне кулайрак күрәдер? Әллә инде хезмәт хаклары кечкенә булганлыктан, мәдәни чара оештырырга кешеләр юкмы? Ләкин министрлыкта безнең сорауга шунда ук җавап бирә алмадылар. Урыннардагы вәзгыятьне ачыклар өчен, узган атнада Мәдәният министрлыгы үз хезмәткәрләрен республика районнарына озатты. Алар үз сәфәрләре турында хисап өлгерткәнче, ә без аны көтеп алганчы (ведомствода ачыклык кертүләренчә, гаммәви мәгълүмат чараларына юллаганчы, хисапны министр Айрат Сибагатуллин хупларга тиеш) Рөстәм Миңнеханов ялда булып кайтырга һәм 4 июльдә чираттагы хөкүмәт киңәшмәсендә шул ук Айрат Сибагатуллинга янә авыл клубларына кагылышлы дәгъваларын белдерергә өлгерде.

- Клуб - ул ике сәгатькә генә килеп китә торган җир түгел. Анда түгәрәкләр булырга тиеш, инициативалы кешеләрне табарга кирәк. Сезнең үз уку йортыгыз, мәдәният институты бар - укытыгыз! - дип таләп итте Президент.

Шуннан соң без дә, ниһаять, кирәкле мәгълүматны көтеп алдык, анда Мәдәният министрлыгы килеп туган проблемага үз карашын белдергән һәм хәтта аның объектив сәбәпләрен дә тапкан. Хисаптан күренгәнчә, узган ел Татарстан районнарында 43 Мәдәният йорты төзелгән, моннан тыш, Казанда – 2, Чаллыда 1 шундый объект сафка баскан. Клублар гадәттә көндез сәгать 9 дан 12 гә кадәр, кич белән 19 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр (җәйге чорда) эшли. Ә кышын клублар кичке 6 да ачылып, 10 да ябыла. Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләрендәге Мәдәният йортлары гына көне буе эшли.

Мәдәният министрлыгында әйтүләренчә, авыл клубларында эшләргә кеше юк. 18 клубта халыкның мәдәни тормышы өчен - 1, тагын 18 клубта 2 кеше җавап бирә. Әгәр ул да ялга итеп барса, Мәдәният йорты бөтенләй ябыла. Мисал өчен, Әлмәт клубларының берсендә шулай булган. “Клубның яңа эш режимы турында халык бина ишегенә ябыштырылган игълан аша белгән”, - дип билгеләп үтәләр министрлыкта.

Клубларның буш торуында тагын бер сәбәп - аларга йөрергә теләүчеләр юк. Министрлык мәгълүматлары буенча, авылларда һәвәскәр иҗат коллективларына зур кытлык хөкем сөрә. Андыйлар булса да, бик аз – клубка нибары 2-4 кеше. Аларның да җәен “сезонлы эш һәм ялга китү сәбәпле”, иҗатка вакыты калмый. Шуңа күрә җәй көне клубларның эше дискотека һәм ял кичәләре белән чикләнергә мәҗбүр.


Ниһаять, Мәдәният министрлыгы вәкилләре фикеренчә, авыл клубларында килеп туган вәзгыятьнең өченче сәбәбе, - “халыкка клубта үтәчәк чаралар турында хәбәр итү системасының начар оештырылуы”. Икенче төрле әйткәндә, клублар үзләренә реклама ясый белми. Әлбәттә, кечкенә генә авылда, мисал өчен, бүген клубта күрше урамдагы баянчы абзыйның концерт куячагын белми калулары икеле.

Ничек кенә булмасын, министрлыкта авыл клубларына игътибарны арттырырга һәм җирле түрәләр белән бергә, аларны чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелдерергә вәгъдә итәләр. 


Роберт ИСХАКОВ

в„– | 09.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37838


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>