Дәүләт Думасында өлкәннәргә ярдәм итүнең яңа юлларын эзлиләр. Пенсионерлар партиясе лидеры Игорь Зотов әзерләгән закон проектында эшләгән кешеләрнең хезмәт хакыннан ай саен ике проценты күләмендә сумманы тотып барырга һәм бу акчаны әти-әнисенең пенсиясенә өстәргә тәкъдим ителә.
Әлеге документның канун буларак кабул ителәсен фаразлавы кыенрак, әмма инде хәзердән үк мондый тәкъдим зур бәхәсләр уятты. Беренчедән, ике процент күләмендәге акча нәрсәне үзгәртәчәк? Икенчедән, балалары әти-әниләренә ярдәм итсен өчен аерым закон кирәкме?
Диләрә Вафина,“Моя газета. Татарстан” газетасының баш мөхәррире:
– Кешегә лаеклы пенсия түләү дәүләтнең төп вазыйфаларыннан берсе санала. Минем үземә әлеге закон проекты сәер тоелды. Чөнки аны тормышка ашырганда бик күп проблемалар килеп чыгачак. Бездә бит төп проблема пенсиянең кечкенә булуыннан гыйбарәт. Эш балаларның ярдәм итү-итмәвендә генә түгел. Нормаль гаиләләрдә алар болай да әти-әниләрен ташламый. Инде өлкәннәргә булышырга мәҗбүр итәләр икән, моны күзәтеп тору өчен махсус орган кирәк булачак. Тик алимент түләү кебек проблема килеп чыкмасмы? Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләрнең тормышын яхшырту өчен, иң мөһиме, пенсияне арттырырга кирәк. Инде закон проекты кабул ителгән очракта да, миңа калса, пенсионерларның 99 проценты балаларыннан акча басып калуга каршы булачак. Хәтта балалары аларга ярдәм итүдән баш тарткан очракта да. Чөнки алар һәрвакыт әти-әни булып кала. Хәтта картлар йортына тапшырылган кайбер кешеләрнең дә балаларына ярдәм итү өчен акча җыеп барганнарын ишеткәнем бар.
Елена Полякова,Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге белгече:
– Миңа калса, һәркем үзенең әти-әнисенә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен аерым закон кирәкми. Инде дәүләт мине бу эшкә махсус закон белән мәҗбүр итәргә җыена икән, моны үземне кимсетү дип кабул итәм. Миңа калса, ярдәм итү яки итмәү һәр кешенең намус эше. Бездә әти-әниләргә гомер-гомергә ярдәм иткәннәр. Инде кемдер бу кагыйдәне үтәми икән, ул закон кабул ителгән очракта да, аннан качу юлларын табарга тырышачак. Әйтик, керемнәрен азрак күрсәтеп. Монысы гаилә кыйммәтләре юкка чыгып баруын раслый. Әти-әниләр безне үстергән һәм алар моның әҗерен күрергә тиеш. Шуңа күрә, миңа калса, әлеге закон проекты мәсьәләне хәл итү юлы була алмый. Күпләр аны үзләрен кимсетү буларак кабул итәргә мөмкин.
Ләйсән Рәхимова,Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты:
– Дәүләт олы яшьтәге кешеләрне балалары өстенә калдырмакчы була түгелме соң бу? Дөресен әйткәндә, соравыгыз кызыклы һәм уйландыра торган булды әле. Чөнки әлегә кадәр әти-әнигә балалары ярдәм итәргә тиеш һәм барысы да шулай эшлидер дип уйлый идем. Димәк, алай түгел икән. Инде мондый закон әти-әниләрен бар дип тә белмәгән кешеләрне нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итәчәк икән, аның зыяны юк. Әмма моның белән генә ни эшләп булыр? Ул ике процент күпме генә файда китерер икән соң?
Рөстәм Идрисов,булачак пенсионер:
– Мондый закон проекты безнең барып терәлгәнебезне генә раслый. Димәк, ата – улны, ана кызны белми торган заманага килеп җиткәнбез. Монысы бер. Инде икенче яктан карасак, бу документ нәрсәне үзгәртә соң? Күпчелек халык әти-әнисен болай да язмыш кочагына ташламый. Шуңа күрә аларга мондый закон кирәкми дә. Әмма әти-әнисен картлар йортына илтеп аткан кешегә барыбер. Ялгышмасам, алардан болай да ниндидер алимент түләттерергә була. Үтиләрме – анысы инде икенче мәсьәлә. Шуңа күрә бу закон проектының файдасын күрмим, ул бары тик безнең җәмгыятькә диагноз гына куячак. Анысы болай да билгеле инде.
в„–130 | 08.08.2013