Менә тагын көзләр җитә, ягъни кем өчендер тиздән агач утырту сезоны башлана. Татарстанда урманнарның, яшел зоналарның җитәрлек булмавын төрле киңәшмәләрдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов гел искәртеп тора. Аерып әйтмәсә дә, авылларыбызга да кагыладыр бу. Табигатебез нилектәндер ачулыга әйләнеп, җилләр-давыллар ешайган хәзерге чорда, авыл тирәләрендә ышыклагыч урманчыклар үсү начар булыр идемени?
Элегрәк бездә дә ел саен язын һәм көзен агач утырту айлыклары игълан итеп, авыл советлары бу эшнең барышы өчен җавап бирә, кайда ничә төп агач, куак утыртылуы район газетасында яктыртыла, әйбәтрәк эшләүчеләр мактала иде. Эш яхшы барсын өчен, кайбер җирле җитәкчеләр, мәктәп балалары ярдәмендә урманнардан яшь үсентеләр алып кайтып хуҗалыкларга өләшүне дә оештырдылар. Оешмаларга, күмәк хуҗалыкларга да үз территорияләрендә агач утырту йөкләнеп килде һәм күпмедер нәтиҗәсе дә булды: нәкъ шул елларда байтак авылларның ягулык склады, гараж, ферма тирәләре агачларга күмелеп калды. Инде йорт бакчаларының да һәрберсендә диярлек алмагачлар, чия, карлыган куаклары бар, май аенда чәчәктә коенып утыралар.
Соңгы елларда агач утыртуга һәм утыртучыга мөнәсәбәт тагын үзгәрде кебек. Әле дә район газетасында Балтач тыюлыгының агач утыртырга чакыруы басылгалый анысы. Күрәсең, бу эш аларга гына кирәктер хәзер. Ләкин бу чакырулардан төп ике сорауга җавап табып булмый. Беренче сорау: утырту өчен агач үсентеләрен кайдан алырга? Кая ул элеккечә машина кузовына төяп авыл уртасына китерү?! Хәтта үзең барып та, урманнардан алырга ярамый. Бу хакта якындагы бер урманчы белән дә сөйләшкәнем бар. Яравын-ярый, тик экологларга очрамавың хәерле, диде ул. Очрасаң, эләгәсең, димәк. Ә нигә ЯРАМЫЙ? Урман кырыйларына, ягъни кыр-басу читләренә, урман юлы өсләренә орлыктан тишелеп чыккан, үсәргә омтылган юкәләрне, каеннарны, карт чыршы тирәсендәге яшь үсентеләрне, имән чикләвеге күп елларда адым саен йөзәрләп тишелеп калган яшь имәннәрне башка урынга күчереп утыртуның ярамаслык ние бар? Куелыкта кысылышып, юлларда тапталып, бер кояш нуры яки яңгыр тамчысы күрмичә сулып-кибегеп күбесе һәлак булачак. Кемдер каядыр күчереп утыртып үстерсә, аны һәлак булудан саклап кала, дигән сүз бит. Урманчылар махсус утырткан чыршы, нарат, каеннарны йолкып алып кайту хакында сүз бармый лабаса.
Икенче сорау: кая утыртырга? Өй каршыңа бер-ике төп миләштән артыкны утырта алмыйсың. Өең авыл читендә булып, бакча коймаңның теге ягындагы чирәмлек йә тигәнәклеккә утыртсаң... агачлар астындагы җирне дәүләттән рөхсәтсез алып үзеңнекенә кушкан саналасың икән хәзер. Агачлар яратуым аркасында үзем дә бер тапкыр авыл җирлеге хезмәткәреннән кисәтү алдым. Район үзәгеннән күршегә җир үлчәргә килгән түрәчек тә шуны кабатлады. Йә бу җирне үзеңнекенә кушып рәсмиләштер, йә күршеңә үлчәп бирәм, ди. Авыл читендәге буш җирләргә агач утыртуның хупланмавы инде район сәясәтенә үк әйләнде микәнни? Дөрес, агачлар астындагы җир дә аз-маз салым китерергә тиештер, мәсьәләнең ул ягы аңлашыла. Президент та бервакыт һәр карыш җирнең хуҗасы булырга тиеш диебрәк сөйләгән иде. Ләкин минем койма артындагы сөрүгә яраксыз чокыр-чакырлы буш җир көньякка таба ярты чакрымга сузылган. Анда кешеләр җәен мал арканлый, тик моның өчен, табигыйдер, беркем беркемнән салым таләп итми. Җирнең койма буендагы дүрт-биш метрына мин юкә, каен, өрәңге, усак, миләш, шомырт агачлары, кыргый алмагач, дүләнә, сырганак, балан, чикләвек, чия, күгән, кызыл шомырт, гөлҗимеш куаклары (җимешләренә кошлар кинәнә дә соң!) утырткач һәм карап үстергәч кенә ул җирдән салым килергә тиешлеге исләренә төшү гаҗәп түгелмени? Тагын шунысы да бар: утырткан кеше мондый агачларның берсен дә кирәк-яракка кисә алмый. Киссә, табигатькә фәлән сумлык зыян китерде, дип штрафка тартыла. Утырткан, карап үстергән чакта исә бу агачлар табигатькә дә, хакимияткә дә кирәкми генә түгел, хәтта комачаулый булып чыга. Ничек исең китмәсен моңа?
Көзге агач утырту чоры якынлашу миндә менә шундый уйлар кузгатты. Быелгысына мин катнашмам инде, каршы яктагылар ачуыгызны бүтән тарафларга юнәлтегез!
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
в„–130 | 08.08.2013