Минтимер Шәймиевнең җиңел теле белән әйләнешкә кереп киткән “Без булдырабыз!” девизы озын гомерле булып чыкты. Хәзер ул халыкара аренада билгеле шигарь булып популярлашты, “Рубин” футбол клубы “Барселона”ны җиңгәннән соң, Америка матбугаты битләренә “Bez Buldirabiz!” рәвешендә менде.
Әлеге шигарьне Барак Обама үзенең сайлау алды лозунгы итеп Yes We Can формасында куллангач, кыргызлар: “Беренчелек безнеке. “Биз кылалабыз” дигән лозунгны беренче без кулландык”, – дип бәхәсләшеп тә алдылар. Начар нәрсәне “безнеке” дип бәхәсләшмиләр, димәк, Шәймиев афоризмы буларак халыкара мәйданда танылган бу сүзләр үзләренең яхшы мәгънәсендә, позитив кабул ителделәр.
Әлбәттә, кешенең уңышы үзеннән генә тормый, шуңа күрә без мондый очракларда гадәттә “инша Алла”, ягъни Алла теләсә дип алдан әйтеп куюны тиеш саныйбыз. Әмма кешенең үз-үзенә булган ышанычы, милләтнең үз көченә булган ышанычы – ул таулар күчерерлек көч бирә торган нәрсә. Еш кына ниндидер проблеманың хәл ителмәячәген җәмәгатьчелек фикере алдан билгеләп куя, җәмгыятьнең тискәре мөнәсәбәте күп кенә мәсьәләләрнең чишелми калуына, проектларның идея стадиясендә үк күмелүенә китерә. Күп кенә юнәлеш һәм өлкәләрдәге торгынлыкның төп сәбәбе еш кына шул була. Иҗади фикерләүче бер шәхеснең креатив карашы барлыкка килгәнче, төшенкелек тантана итә. Альберт Эйнштейн бу хакта: “Бар кеше дә моның мөмкин түгел икәнен белә. Тик менә бу турыда белмәгән бер надан килә дә – менә шул ачыш ясый да инде”, – ди. Эйнштейнның креатив шәхесләр өчен постулат булырлык бу фикеренең хаклыгын Америка галиме Джордж Данциг үзенең бер ачышы белән әйбәт иллюстрацияли. Булачак математик, төне буе дәрескә әзерләнеп утырып, профессорның лекциясенә соңга калып килә. Бу хакта ул үзе менә нәрсә дип искә ала: “Бервакыт мин Нейманның бер дәресенә соңга калып килдем. Тактада ике мәсьәлә бар иде, мин аларны өй эше дип аңладым. Аларны күчереп алдым. Берничә көн үткәч, мин Нейманнан өй эшен озак эшләгән өчен гафу үтендем: мәсьәләләр гадәттәгедән бераз авыррак иде. Мин аннан өй эше әле кирәкме икәнен сорадым. Ул аны өстәлгә ыргытырга кушты. Мин моны теләмичә генә эшләдем, чөнки өстәл кәгазь күче белән шундый тулган иде: мин өй эшем шунда мәңгегә югалып калыр дип курыктым.
Алты атналап вакыт узгач, якшәмбе көнне иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Энн Һәм мин тышкы ишекне кемдер какканнан уяндык. Бу Нейман иде. Ул кәгазьләр тотып атылып керде һәм бик дулкынланган иде: “Мин әле генә Сезнең бер мәкаләгезгә кереш сүз яздым. Аны хәзер үк укып чык, минем басмага җибәрәсем бар”, – диде. Бер минут тирәсе мин аның нәрсә әйткәнен аңламый тордым. Кыскасы, тактадагы теге мин чишкән мәсьәләләр өй эше булмаганнар, ә моңа кадәр беркем дә чишә алмаган мәсьәләләр икән”.
Бөек математиклар меңәр еллар буе чишә алмаган мәсьәләләрне Данциг өй эше дип кабул иткәнгә генә чишкән, чөнки ул аларны чишү мөмкин түгел дигән караш белән таныш булмаган.
Кайбер проблемаларны хәл итүдә җәмәгатьчелекнең тискәре карашы киртә булып торуын сазлыктагы бакалар турындагы әкият тә уңышлы раслый. “Берничә бака җыелганнар да сөйләшеп киткәннәр.
– Ничек кызганыч, без шушындый кечкенә сазлыкта гомер итәбез. Менә күрше сазлыкка барып җитәргә иде, анда күпкә яхшырак, – дип бакылдаган берсе.
– Ә мин тауларда зур буа бар, һава да саф, хулиган малайлар да юк дип ишеткәнем бар, – дип хыялланып бакылдаган икенчесе.
– Шуннан нәрсә! Сез анда барыбер барып җитә алмыйсыз, – дип тупас кына әйтеп куйган гөберле бака.
– Ни өчен барып җитмик ди! Без, бакалар, барысын да булдырабыз! –дигән хыялый бака. – Әйдәгез, шушы гөберлегә тауга барып җитә алганыбызны исбатлыйк әле.
Бакалар бердәм рәвештә юлга җыенганнар. Гөберле бака исә сазлыкта яшәүчеләргә аларның ахмаклыгы турында сөйләгән. Бакалар юлга чыгып киткәндә, бар сазлык әһеле:
– Буага кадәр барып җитеп булмый. Иң яхшысы үз сазлыгыңда утыру инде! – дип бертавыштан кычкырып калган.
Бакалар, аларны тыңламыйча, юлга чыгып киткәннәр. Юлда очраучы һәркем аларны бу ахмак ниятләреннән баш тартырга өндәгән. Берничә көннән соң авыр юлда хәлдән тайган бакалар берәм-берәм кире борылганнар. Бары тик бер бака гына борылмаган, ул сазлыкка кире кайтмаган, чиста сулы буага барып җитеп, шунда яши башлаган. Ул башка бакаларга караганда көчлерәк тә, үҗәтрәк тә булмаган. Бары тик саңгыраулыгы сәбәпле, кирегә өндәүчеләрне ишетмәгән генә.
Бакалар турындагы әкият бүгенге мәгълүмат кырындагы Татарстанга каршы алып барыла торган “миләр сугышы”на игътибар итмәгәндә генә “Без булдырабыз!” шигаренең нәтиҗәле булачагын искәртә.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–131 | 10.08.2013