Мин – Санияф Гарданов, отставкадагы подполковник. Хезмәт юлымда шактый кызык һәм кызганыч хәлләрне күрергә туры килде. Шундый берничә хәлвакыйганы “Татарстан яшьләре”н укучыларга да җиткерергә уйладым.
“Жарко нету”
Хәрби хезмәтне үтәгәндә арабызда Урта Азиядән килгән солдатлар бик күп иде. Аларның күпчелеге, бигрәк тә авылда үскәннәре, урысча белмиләр һәм шуның аркасында еш кына кызык хәлләргә калалар иде. Бервакыт тышта бик каты салкын. Дежурный урамнан кергән солдаттан: “Как там погода, Ахмет?” – дип сорады. “Жарко нету”, – диде Әхмәт, дерелдәп.
Дөрес түгел сорау
Безнең хәрби шәһәрчеккә килгән генерал Амбарян аллеядан бара иде, шунда тәмәке пошкырта-пошкырта каршысына килүче солдатны күреп алды. Ә генералны абайлап алган солдат тәмәкесен җиң эченә яшерде. Солдатларга махсус билгеләнгән урыннарда гына тартырга рөхсәт ителә иде. Генерал солдат янына килеп җитүгә: “Ты что, куришь?” – дип сорады. Егет тә аптырап калмады:
– “Беломор”, товарищ генерал, – диде.
Генерал (урысчалап, билгеле):
– Җавап дөрес, сорау дөрес түгел, – диде дә, китеп барды.
“Брежнев котырды”
1968 елның августында Чехословакиягә басып кергәч, безне нәфрәт белән каршы алдылар. Кошице шәһәре читендәге бер җиргә: “Ленин, уян – Брежнев котырды”, – дип язып куйганнар иде.
“Силь” түгел, ә “сол”!
Солдат ашханәсендә көндезге аш. Табын артында ун солдат. Өстәл башында тоз-борыч савыты бар. Украинадан килгән солдат: “Подай силь”, – дип, күршесеннән тоз алып бирүен сорады. Шулчак грузин солдат: “Их, ты, нерусский, не силь, а сол”, – дип, хезмәттәшен шелтәләп куйды.
Аш алдыннан ...сигез консервы
Сугыш чорында запас полкларда 180 сантиметр озынлыктагы солдатларга ашамлыкны ике өлеш итеп бирәләр иде.
Мин сугыштан соң Курил утрауларының иң Төньягындагысында хезмәт иттем. Анда тамак туйды. “Северный паек” бирәләр, аның өстенә японнардан калган трофей шактый: “галет” дип йөртелә торган төче печенье, 120 граммлап үлчәнгән кызыл балык консервасы (монысы чутсыз иде). Полк командирының урынбасары бик баһадир гәүдәле майор иде. Бервакыт шуның ординарец-ярдәмчесеннән: “Күпме ашый ул синең майорың?” – дип сораган идек, болай җавап бирде:
– Ул аш алдыннан миңа сигез банка консервы ачтырта, әпитит өчен дип, башта шуларны ашап куя.
Санияф ГАРДАНОВ
в„– |