Берничә көн элек кесә телефоныма районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара ханым Әхмәдиева шалтырата: “Смәелдән безнең Нурсинә ирешкән уңышлар турында беләсеңме?” Аннан бераз алдарак җирле үзидарә җитәкчесе урынбасары Гөлзидә, район үзәгендә очрашкач: “Безнең Нурсинә Мәскәүдә дә югалып калмады бит, бию белән шөгыльләнә, җиңүләре дә күп”, – дип күңелгә коткы салган иде инде. Барысы да “безнең Нурсинә” дигәндә, мин дә эчтән генә: сезнеке генә түгел ул, безнеке дә, ике ел элек аның турында “Коляска белән... Мәскәүгә”, – дип язган идек дип уйлап куйдым.
Ул чакта Смәел мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган кыз башкаладагы социаль-гуманитар институтка керү өчен имтиханнар тапшырырга киткән иде. Бу якты дөньяга килгәндә үк җитди авыру белән аваз салган, нәни чакта ук умырткалыктагы бүсергә катлаулы операция ясаткан, тик барыбер коляскадан котыла алмаган Нурсинәнең тәвәккәллегенә генә түгел, әти-әнисе Нәҗип белән Нуриянең балаларының киләчәге хакына үз кичерешләрен “йөгәнли” алуларына сокланып та, уйланып та кулга каләм алган идем ул чакта. Башкалар ярдәменә мохтаҗ балаңны Мәскәү кадәр Мәскәүгә түгел, Казанга чыгарып җибәрү өчен дә кушйөрәкле булырга кирәктер –балаларның сау-сәламәтен “очырту” да җиңелдән бирелми диюем.
Өйдә белем алганлыктан, ул чакта Нурсинәгә өч имтихан бирергә туры килә.
– Укырга керү өчен анда медкомиссия үтәргә кирәк иде, – дип сөйли ул. – Мин укырга керәсе факультет деканы Валерий Григорьевич Фомин: “Сине бу хәлдә көндезге бүлеккә укырга алмыйбыз, фәкать читтән торып кына укырсың”, – дигән иде. Математикадан имтихан нәтиҗәләрен күргәч исә, фикерен үзгәртте. Безгә мондый белемле кешеләр кирәк, диде. Калган фәннәрдән дә әйбәт бирдем һәм, кабат медкомиссия үтеп, көндезге бүлектә укый башладым. Ул гадәти уку йорты. Әмма анда минем кебекләр өчен бөтен нәрсә җайлаштырылган, әйтик, уку корпусы озын коридор белән тулай торакка тоташкан, һәр корпуста лифтлар, туалет-душлар да көйләнгән. Шунлыктан, анда бөтен ил буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр килә. Коляскалылар да, култык таяклылар, аксаклар, ишетмәүчеләр... барысы да бар. Шул ук вакытта сау-сәламәтләр дә укый. Сәламәт студентлар сигезәр кешелек бүлмәләрдә яшәсә, безнең кебекләрне, урын күп кирәк булганлыктан, өчәр-дүртәр итеп берләштергәннәр.
Мәктәптә укыганда ук тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торган, өйдә бер минут тик тормаган: үзлегеннән компьютерны өйрәнеп, авылдашларына нәрсә язып-җыеп бирәсе бар, барысын эшләгән, студентларга курсовойлар язган, чиккән, уенчыклар ясаган...
Нурсинә Мәскәүдә дә югалып калмый.
– Беренче айны фәкать укуга гына багышладым, – дип дәвам итә ул. – Аннан тик тору ялыктыра башлады. Өстәвенә Мәскәү – бик кызу ритмдагы шәһәр, монда күп нәрсәгә омтылып була. Авылда андый киңлек юк. Әйтик, безнең институттагылар ниләр белән генә шөгыльләнми! Башкалардан күреп мин дә ук ату, фехтование белән шөгыльләнеп карадым – алар мине кызыктырмады. Минем белән бер бүлмәдә яшәүче Оксана бию белән шөгыльләнә. Чакыргач, аның белән киттем. Беренче барганда ул да кызык кебек тоелмады. Ял көннәрен ничек булса да үткәрергә кирәк бит инде дип, йөри башладым. Бераздан мине парлы биюгә куйдылар. Физик параметрлар буенча туры килә торган егет парсыз булып чыкты. Мәскәү егете Евгений белән ике ай шөгыльләнүгә үк, безне чемпионатка чыгардылар. Сәхнәдә миңа рәхәт икәнен шунда аңладым һәм чын-чынлап шөгыльләнә башладым. Тренерыбыз Ирина Гордеева үзе дә коляскалы биюләр буенча дөнья чемпионы, искиткеч кеше. Бер ел эчендә безне Европа, дөнья чемпионатларына барырлык итеп әзерли алды. Беренче катнашуда ук Германиядә үткән Европа чемпионатында дүртенче урын алдык, Амстердамда үткән дөнья беренчелегендә финалга чыктык. Без Женя белән дуэт дип аталабыз, икебез дә коляскада, ягъни. Тагын шундый парлар бар, аларның берсе – коляскада, берсе – сәламәт. Болары “комби парлар” дип йөртелә. Бию төрләре белән дә бүленәбез. Кемнәрдер Европа биюләрен өйрәнә, без латин-америка биюләрен сайладык. Конкурсларда бишәр бию биибез. Монда синең коляска белән идарә итүең дә, музыканы аңлый-тыңлый белүең дә, кул-гәүдә белән хәрәкәтләр – пластика да, синхронлык та исәпкә алына. Мәскәүдә конкурс-фестивальләр, чемпионатлар күп үтә, барысында да катнашырга тырышабыз, җиңүләребез дә байтак. Аннан тыш та чаралар еш үткәрелә, айга ким дигәндә өчәр урынга чакыралар, Россия буйлап та күп йөрдек, Сочида, Санкт-Петербургта, Чаллыда үткән ил беренчелекләрендә катнаштык. Санкт-Петербургта икенче урынны алган идек, Чаллыда өченче булдык. Шунысын да әйтергә кирәк, коляскалы бию – бик чыгымлы шөгыль. Һәр башкаручыга аерым заказ белән эшләнелә торган коляскалар гына да 50-70әр мең тора. Моның өстенә концерт күлмәкләре, юл бәяләре, командировкалар... Боларның һәммәсен махсус федерация үз өстенә ала.
Конкурс-фестивальләрдән тыш Нурсинә хәйрия чараларында да актив катнаша икән. Моның өчен алган рәхмәт хатлары да шактый. Инде үзләре кечерәк балаларга мастер-класслар бирә башлаганнар. Кыскасы, бер минут буш вакыты юк, чын Мәскәү ритмына күчкән Нурсинә. Биюләр буенча яулаган уңышларына быел май аенда Мәскәүдә әле өченче генә тапкыр үткәрелүче “Мисс-Бәйсезлек” бәйгесендә катнашып, икенче урын алганын да өстәргә кирәк.
Әле бу гына да түгел. Нурсинәбезнең “Чын парашютчы” дипломы да бар! Анысын да быел алган. “Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәрендәге аэроградта тандем белән, ягъни инструктор белән бергә парашюттан сикереп була икән дип ишеткәч, Женя, мин һәм безнең белән укучы тагын бер егет шунда барырга булдык. 4000 метрдан сикердек. Баштагы 55 секунды ирекле очыш, шулкадәр кызу төшәсең, куркыта да, матурлыкны, рәхәтлекне аңлап булмый. Аннан инде парашют ачылгач... әркен генә тирбәлә-тирбәлә төшәсең, ул рәхәтлекне сүз белән генә аңлатып булмый...”
Нурсинәнең 4000 метрдан сикерүен ишеткәч, контракт буенча десантчы булып хезмәт итүче абыйсы Данил да шаккаткан. “Без 1500 метрдан гына сикерәбез бит”, – дигән.
Июль башында каникулга кайткан кыз, озакламый тагын сәфәргә кузгалырга җыена. 31 август – 1 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә биючеләрнең континентлар кубогы ярышлары булачак икән. Шуңа әзерләнү өчен Белоруссиягә китәчәкләр, анда мөмкинлекләр, уңайлыклар күбрәк, ди.
Нурсинәнең исә тагын бер хыялы бар. “Мәскәүдә автобуслар безнең кебекләр өчен дә җайлаштырылган, әмма бар җиргә дә автобус белән генә йөреп булмый, машина йөртергә өйрәнергә, машина алырга телим”, – ди ул. Һәм бу уку елында ук беренче хыялын тормышка ашырырга ниятли. Тәвәккәл кызның бу биеклекне дә алачагына шик юк.
...Мәскәүдәге тормышы, укуы-шөгыле, барысы турында да Нурсинә шулхәтле яратып, “тәмләп” сөйли – әйтерсең, тормышында бер генә авырлык, бер генә каршылык, бер генә проблема да юк! Әнә бит быел өченче сыйныфка укырга баручы энесе бүген үк инде тизрәк укып бетереп, апасы янына Мәскәүгә китәргә хыяллана.
– Тормышымда, юлымда яхшы кешеләр бик күп очрады, мин аларга бик рәхмәтле, – ди Нурсинә, саубуллашканда. – Әти-әнием, туганнарым, сыйныфташларым, укытучыларым... Өйдә генә укысам да, төпле белем биргән укытучыларыма нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр, сыйныфташларым да һәр бәйрәмгә-чарага чакырдылар, катнаштырдылар, үземне ялгыз итеп хис итәргә урын калдырмадылар... Юлда да игелекле, ярдәмчел кешеләр күп очрый, хәзер бит мин поездларда үзем генә йөрим, озатып калалар, каршы алалар гына...
Гел көлеп кенә торган Нурсинәнең дә күзләрендә яшь тамчылары иде бу мизгелдә. Ә мин исә язмамны, нәкъ тегесе кебек, юлыңда изге күңелле, ярдәмчел кешеләр күбрәк очрасын, барлык хыялларың чынга ашсын, тырышлык белән ирешкән уңышларыңа куанып, тирә-якка нур сибеп яшәргә язсын, Нурсинәкәй, дип тәмамлыйм. Һәм күзләреңдә шатлык, рәхмәт яшьләре генә балкысын дип өстим.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
в„–--- | 13.08.2013