Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37844

Биләрдә «Сәләт» форумы уза (ФОТО)

13.08.2013 Җәмгыять
12-17 август көннәрне Биләр шәһәрчегендә II Халыкара «Сәләт» форумы уза. Чарада 5000 кеше - интеллектуаль олимпиадаларда, иҗат бәйгеләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук республика һәм бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары катнаша. Форумда катнашучыларның географиясе киң: Татарстанның барлык районнары, Россиянең төрле төбәкләре, 10 чит ил, шул исәптән Австралия, Чехия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Форумда танылган фән, мәдәният, җәмәгать эшлекләре, сәясәт, спорт һәм дин кешеләре катнашачак. Алар, тренинг, лекция, мастер-класслар аша, булачак Татарстан элитасы белән тәҗрибәсен уртаклашачак. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының Президенты - Рөстәм Миңнеханов булачак.

Форумның программасына спорт һәм мәдәни чаралар белән беррәттән укучыларның фәнни-гамәли конференциясе, балаларның фәнни эшләр күргәзмәсе, брейн-ринг, мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр һәм башка бик күп чаралар керә.

«Сәләт»тә татар милли элитасы тәрбияләнә. Безнең төп максат – телебезне, милләтебезне фән аша саклап калу. «Сәләт»кә бер үк вакытта ял итү дә, белем бирү дә керә»,- ди Татартан Республикасы яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый фонды җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

Һәр елны Биләрдә узган «Сәләт» оешмасының фестивале, бу елны 17нче тапкыр үткәрелә, һәм узган елны ул Татарстан Республикасының Президенты булышлыгы белән яңа формат һәм Халыкара белем бирүче «Сәләт» яшьләр форумы статусына ия булды, дип хәбәр итә форумның матбугат хезмәте.

«Сәләт» форумының үзенчәлекләре:

• Гореф-гадәтләр һәм инновацияләрне бер урында туплау. Форумда татар мәдәниятенең гореф-гадәтләрен саклап, сәләтле шәхесне үстерүгә инновацион адымнар кулланыла.

• Ресур аралашу өчен глобаль урын. Форумда һәр кеше нәрсәгә булса өйрәнә, һәм башкаларны өйрәтә ала. Форумда бер үк вакытта фикердәшләр һәм төрле өлкәләрдә уңыш яулаган кешеләр белән аралашу мөмкинлеге тудырыла.

• Үсеш һәм уңыш территориясе. Биредә уңышлы һәм уңышлы булырга омтылган кешеләр җыела. Фоумда актив тормыш позициясен булдыру, уңышка этәрүче мотивацияләр тудырыла.

Чараны оештыручы булып, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татартан Республикасы яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый фонды тора.

Форумда беренче тапкыр медиа-үзәк эшләячәк. Башка еллардан аермалы буларак, форумда көндәлек газета чыгарудан тыш, радио һәм телевидение дә эшлиячәк.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.



 


---

в„–--- | 13.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37844


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>