Республикада яңа балалар бакчалары төзеләчәк, искеләре яңартылачак. Берничә ел эчендә 5245 яңа урын барлыкка киләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында төзелеш мәсьәләләрен яктырткан киңәшмә барышында әйтелде.
Балалар бакчасына сабыен урнаштыра алмый интеккән ата-аналар бераз җиңел сулап куяр, мөгаен. Россиядә балалар бакчаларын төзү һәм аларны үзгәртеп кору буенча махсус программа кабул ителде. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 3-7 яшькәчә булган нарасыйлар өчен 2016 елга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар җитәрлек күләмдә төзелергә тиеш.
Балалар бакчаларына урыннар булмау Россия төбәкләренең бер баш бәласенә әверелгән иде. Хәлләр аеруча шәһәрләрдә кискенләште. Яшерен-батырын түгел, нарасыен урнаштыру өчен ата-аналар төрле юлларга басты. Бу уңайдан закон бозулар да ачыкланды. Программа тулы көченә эшләп китсә, мондый кыңгыр эшләр булмас кебек. ТРның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, бу уңайдан үзәктән 962 млн сум акча күчәчәк. Республика исә 1,3 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Берничә ел эчендә 3550 балага исәпләнгән 27 балалар бакчасы төзеләчәк. 24 бинада үзгәртеп корулар уздырып, 1240 бала бөтен уңайлыклары булган бинада тәрбияләнәчәк. Эшләп килүче 21 бакчада яңа төркемнәр булдырып, өстәмә 455 урын барлыкка киләчәк.
Бу эшкә инде керешкәннәр. Республика бюджетыннан бирелгән акчага 360 балага исәпләнгән 2 балалар бакчасы төзиләр. 14 бинада үзгәртеп кору эшләре бара, эшләп килүче бакчаларда яңа төркемнәр ачыла башлаган. Федераль үзәктән килгән акчаларга 2390 урын булдырмакчылар. Киләчәктә тагын 10 балалар бакчасы төзеләчәк, 7 бина үзгәртеләчәк, эшләп килүче 13 балалар бакчасында яңа төркем барлыкка киләчәк. Төзелеш эшләре 2015 елга кадәр барачак. Җитәкчелек исә, 2016 елдан әти-әниләргә балаларын урнаштыру өчен кыенлыклар булмаска тиеш, дип белдерә.
– Бакча урынына әкият сарайлары түгел, тиешле таләпләргә җавап бирә торган гадәти биналар салырга кирәк, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан. – Акча билгеләнгән стандартлар нигезендә бирелә. Бер бала сарай кебек җирдә тәрбияләнергә, икенчесе урамда каңгырап йөрергә тиеш түгел.
Президентның мондый күрсәтмә бирүе юкка түгел. Чөнки кайбер җирлекләрдә социаль биналар кирәгеннән артык зур төзелә. Нәтиҗәдә аларның яртысы буш тора. Мондый хәл кабатланмасын өчен, Президент тиешле мәйданнарны гына төзергә киңәш итә.
Мәгарифтә тагын бер яңалык. Быел 250ләп авыл мәктәбендә җылы бәдрәфләр барлыкка киләчәк. Мәгариф министры әйтүенчә, 780ләп мәктәптә алар урамда урнашкан. Яңа программа 50дән артык укучысы булган мәктәпләргә кагылачак. Бу эшкә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Балтач, Зәй, Югары Ослан, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче, Чистай районнарында керешкәннәр инде.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
в„–--- | 14.08.2013