Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар яшьләре арасында якты киләчәк өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырышучы, максатчан егет-кызларның булуы сөенечле күренеш. Дубай шәһәрендә яшәүче Әсхәт Бикманов - әнә шундыйларның берсе.
- Очрашуларны ничегрәк итеп оештырасыз?
- Безнең чараларның төп үзенчәлеге - алар һәрвакыт бер генә урында үткәрелми. Чара саен яңа ресторан, кафе яки кунакханә арендаларга тырышабыз. Әлеге кичәләргә күбесенчә олырак яшьтәге апа-абыйлар йөри. Шәхсән миннән аермалы буларак, аларның барысы да саф татар телендә сөйләшә. Гаиләдә без дә татарча аралашырга тырышабыз-тырышуын, әмма мин һаман да туган телемдә бик яхшылап сөйләшә алмыйм әле.
- Дубай яшьләре өчен татар теле курслары оештырмыйсызмы?
- Кызганычка каршы, андый курслар юк шул. Шулай да, минем үземнең татарча сөйләшергә өйрәнәсе килә. Казанга килгәч тә, мине иң шаккаттырганы - мондагы татарларның туган телләрен онытмавы, үзара чиста һәм саф татар телендә аралашуы булды. «Сәләт» лагеренда телемне бераз булса да камилләштерермен дип өметләнәм. Алга таба, бәлки, Дубайда татар теле курслары үткәрә башлау турында да уйлап карыйсы булыр әле.
- Әсхәт, син миңа әңгәмәбез башында лагерьга эш буенча килдем дигән идең. Шул яшерен «эш»ең турында безгә дә сөйләп китсәңче?
- Күптән түгел генә без «Сәләт» лагере башлыгы Җәүдәт Сөләйманов белән махсус килешү төзедек. Аның буенча, октябрь аенда әлеге лагерьне Гарәп Әмирлекләрендә тагын бер кат уздырырга ниятлибез. Шуңа күрә, монда килүемнең төп максаты - бу форумның эшчәнлеге белән танышу, беренчел тәҗрибә туплау. Аннары инде әлеге чараны Дубайда ни рәвешле уздырачагыбыз турында уйлый башлаячакбыз. Хәзергә мин шунысын гына төгәл әйтә алам - әлеге чара Татарстан һәм Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче татарларның үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданына әверелергә тиеш.
- Әсхәт, бераз гына булса да үзең турында да сөйләп кит әле? Кайда укыйсың, эшлисеңме?
- Мин Дубайда авиация колледжының икенче курсында белем алам. Өстәвенә, тагын берничә эштә хезмәт итәм. Ресторанда - администратор, туристлык фирмасында - төрле чаралар оештыручы, ә фитнес-клубта исә шәхси тренер булып эшлим.
Мин 15 яшемнән үк эшли башладым. Бераз акча туплагач, кредит ярдәмендә бер яхшы гына машина сатып алдым. Аны арендага биреп, акча туплыйм хәзер. Тиздән, тагын бер шундый машина алырга планлаштырам. Анысын да шул максатта файдаланачакмын.
- Бу кадәр эшне берьюлы башкарырга ничек җитешәсең? Өстәвенә, татар иҗтимагый үзәгендә дә эшлим дисең әле...
- Ардыра инде, әлбәттә. Өйгә мин йокларга гына кайтам. Дуслар белән күрешеп вакыт уздырулар, кызлар - барысы да арткы планда, башка бернәрсәгә дә вакыт җитми. Хәзер минем төп максат - уңышлы карьера ясау. Мин әти-әни эшләп тапкан акчага гына яшәргә теләмим. Барысы да үземнеке булачак. Тик әлеге максатка ирешү өчен зур тәҗрибә кирәк. Киләчәктә үземне уңышлы эшмәкәр итеп күрәм. Үз фитнес үзәгемне булдырырга телим. Ә калганына исә аннары да ирешелер, Алла кушса.
Рәмзия ЗАКИРОВА
в„–--- | 14.08.2013