Еш кына Көнбатыш илләренең гуманист-хокук яклаучылары, мөселман илләрендәге хатын-кызларның авыр хәлләренә борчылып, халыкара конференцияләр, симпозиумнар уздыралар, бу темага пропаганда чаралары оештыралар.
Гүзәл җенес вәкилләренең киенеп-төренеп йөрергә мәҗбүр булулары, кайбер илләрдә ир-ат заты булмаган махсус автобусларга утырып йөрүләре, урамга, юлга ире яки ир туганы белән генә чыга алулары, хәтта эшкә урнашмыйча өйдә бала үстереп кенә ятарга мәҗбүр булулары зур хәсрәт, тирән борчылу чыганагына әверелә. Эш шуңа барып җитә: Европаның үзендә яулык бөркәнгән, йөзен каплаган хатыннарны мәҗбүри чишендерү өчен махсус кануннар кабул ителә. Россиядә күптән түгел генә башланып киткән яулык-хиҗаб сугышы – шуның бер классик мисалы. Кием һәм үз-үзен тоту мәсьәләсендә хатын-кызның хокукы бер генә яклы: ул шәрә һәм ярымшәрә йөри ала, стриптиз бии ала, фахишәлек белән шөгыльләнә ала, корсактагы баласын буып юк итә ала. Боларга каршы килә торган һәр адым иреккә һәм азатлыкка янау булып кабул ителә, шуңа күрә мөселман кызы булу – Көнбатыш җәмгыятьләрендә шактый зур проблемалар белән очрашып яшәү дигән сүз ул. Ни өчен традицион хатын-кыз киемнәре булган итәк кию һәм яулык ябу тыела, гүзәл затның андый хокукы юкмыни дигән сораулар куелмый беркайчан да.
Бу язмада без, мөселман хатыннарының авыр хәлен читкә куеп, азат хатыннарның тормыш-көнкүреше хакында аз гына сөйләшеп алырбыз. Янәшәбездәге хатын-кызларның хәле безгә якыннанрак таныш бит. Көндәлек матбугат битләрендә дә ирекле хатыннар үз хәлләре хакында аз сөйләмиләр. Ике-өч балалы гаиләне эшләп тартып алып бару – хәзерге көчсез җенес вәкилләре өчен гадәти күренеш. Ир кеше йә бөтенләй юк: алдап өйләнми ташлап калдырган, өйләнгәннән соң хатыннан-хатынга күчеп йөреп, берничә хатын-кыз өстенә балалы гаилә йөген өеп киткән, яисә ул бар, әмма эшләми, эчеп, хатын җилкәсендә тик ята, эшләсә, акчасын гаиләгә тотмый, күңел ачу өчен сарыф итә, протест белдерсә, хатынын кыйный. Балалар әтисез калмасын дип, исерек садистлар белән гомер иткән хатыннарның статистикасы юк. Аек садистлар да җитәрлек. Ирләрнең эчми-тартмый һәм садист та булмаганнарының байтагы беркайчан да җитлекми торган инфантиль сабыйлар ролендә. Болар белән яшәү дә хатыннар өчен җиңел түгел. Статистика Россиядә һәр сәгать саен бер хатын-кыз ирләре яисә сөяркәләре тарафыннан кыйнап үтерелә, корбаннар саны елга ун меңнән ундүрт меңгә кадәр җыела дип күрсәтә. Америкада бу санның өч мең генә булуы аналитиклар тарафыннан янкиларның кешелеклерәк булуына мисал итеп китерелә. Көнбатыш илләренең байтагында хатын-кызларның кыйналулары һәм үтерелүләре турында сөйләүгә табу салынган. Франциядә, әйтик, 41 яшьлек актриса Мари Трентиньянны атаклы рок-җырчы Бертран Кант кыйнап үтергәннән соң гына һәр унынчы француз хатынының гаиләдә кыйналуга дучар булуы турында җәмәгатьчелеккә игълан иттеләр. Башка Европа илләрендә дә хатыннар язмышы җиңелләрдән түгел. Европа Советы китергән соңгы мәгълүматлар буенча 16 яшьтән өлкән европалы гүзәл җенес вәкилләренең 12 проценттан алып 16 процентка кадәре гаиләдә кыйналуга дучар була. Дөрес, хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре хакында сөйләгәндә европалы социологлар “ир” сүзе урынына “сексуаль партнер” дигән сүзне яратыбрак куллана. “Сексуаль партнер”ның статусы исә Көнбатышта бик кызыклы, ул хатын-кыздан файдалана, әмма үз өстенә бернинди дә җаваплылык алмый. Минималь җаваплылык та юк. Менә Көнбатышта сөяркәдән-сөяркәгә, кулдан-кулга китеп “ирекле” булып яшәгән блогер Мария Снеговая бу хакта нәрсә ди: “Нинди гаилә мөнәсәбәтләре, миңа инде берничә ел буе чәчәк тә бүләк иткәннәре юк. Көч-хәл белән, чегәнләнеп, элекке сөяркәләремнең берсеннән 10 долларга алка алдырдым. Снеговая Көнбатыштагы хатын-кыз ирегенә бик төгәл бәя ясый, аңа үз телендә сүз бирик: “Века патриархального стеснения женщин и узурпации нашей сексуальности мужскими шовинистами закончились! Чем бы я занималась лет сто-двести назад? В чадре ходила? Детей кормила? Огород вспахивала? Тогда свободными, как женщины сегодня, были только шлюхи. А сегодня шлюхи – это мы все!” Исламга кадәрге гарәп җаһилият җәмгыятендә үк ирекле хатын-кызлар зина кылу һәм фахишәлектән өстен торганнар, җенси азгынлык, кулдан-кулга күчеп йөрү бары тик кол хатыннар өлеше, аларның түбәнлеге булып саналган. “Зина кылырга мин кол хатын мәллә!” дигән сүзләр хатыннар авызында горур яңгыраган. Хәзерге Көнбатыш җәмгыяте хатын-кыз азатлыгын җаһилият чоры гарәпләрендәге кол хатыннар хәле белән тигезләде. Азатлык һәм тигезлек шул дәрәҗәгә җитте: хатын-кыз сөяркәсе белән ресторанга бара – үзе өчен үзе түли. Акча мәсьәләсе исә бер очракта гына – хатын-кыз үз тәнен сутенерлар куйган бәядән сата алган очракта гына күпмедер хәл ителә ала. Шуңа күрә сексуаль коллык – бүгенге Көнбатыш җәмгыятендә киң таралган күренеш. Быелның 29 июлендә генә “Би-би-си” хәбәр итә: “Федераль тикшерүләр бюросы АКШның 76 шәһәрендә 105 баланы сексуаль коллыктан коткарды. Коткарылганнарның күбесе 13-17 яшьлек кызлар... 2003 елдан башлап АКШта сексуаль коллыктан 2,7 мең тирәсе бала коткарылды”. Саннарның айсбергның су өстендәге өлеше генә икәне аңлашыла торгандыр... Сексуаль коллык, хатын-кызны товар итеп сату Европада да киң таралган. Сүз уңаеннан, ирекле хатын Мария Снеговая үз язмасын “Я – вещь (откровения свободной женщины)”, ягъни мин – товар дип атаган.
Хатын-кызның абортка булган хокукы да шул коллыктан ерак тормый. Зур физик кына түгел, психологик травма да бирә торган бу адымга хатыннар күбесенчә ирләрнең мәҗбүр итүе сәбәпле баралар. Мәҗбүр итү турыдан-туры булмаганда да ирләр тудырган тормыш шартлары шулай куя мәсьәләне. Европа илләрендә хәзер хатыннарны корсакта килеш бала бууга “сексуаль партнерлар” гына түгел, социаль хезмәтләр дә мәҗбүр итә, икенче баласына аборт ясамаса, беренчесен тартып алу белән яныйлар. Симон Йоргангенсен дигән хатын: “Минем социаль хезмәткәрем, беренче кызым үзем белән калсын дисәң, икенчесенә аборт ясатасың, дип әйтте”, – ди. Данияле адвокатлар: “Мондый хәлгә куелган хатын-кызлар безгә көнаралаш мөрәҗәгать итә”, – дип белдерәләр. Менә шундый хокуклар инде. Абортка хокукы булмаса, Көнбатышта хатын-кыз нишләр иде – беренче баласыннан колак кагар иде, чөнки кемнәр тарафыннандыр матди хәле ике бала тәрбияләрлек түгел дип бәяләнә. “Сексуаль партнер”ларның исә гадәттә балада эше булмый.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–--- | 16.08.2013