Россиядә һәр өченче кеше акча җыя. Күбесенең максаты - әлеге акчаларны күчемсез милек сатып алуга тоту. Бу хактагы сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге уздырган.
Чарада Россиянең 42 төбәгеннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.
Тикшеренү үзәге китергән мәгълүматларга караганда, Россиядә халыкның 32 процентында саклык акчалар бар. Ә менә россиялеләрнең 63 проценты ничек кенә тырышмасын, барыбер акча туплый алмый икән. Кагыйдә буларак, андыйларның күбесе - 35 яшькә кадәрге яшьләр.
Саклык акчасы булган 29 процент россияленең төп максаты исә - әлеге акчаларны күчемсез милек сатып алуга сарыф итү. Халыкның 27 проценты байлыгын «кирәк була калса» дип, ә 22 проценты - «кара көнгә» дип җыя икән.
«Акчалы» россиялеләр арасында «ял һәм күңел ачу», «дәвалану», «белем алу» өчен акча туплаучылар да еш очрый. Ә менә машина алу өчен россиялеләрнең бары тик 15 проценты гына акча җыярга кирәк, дип саный.
Шунысы да бар, быел ял итү һәм күңел ачу өчен акча җыючылар саны башка еллар белән чагыштырганда шактый арткан. Мәсәлән, берничә ел элек андый ватандашларның саны 13 процент кына булса, быел исә 18 процент халык акчасын шушы максатта файдаланырга уйлый.
---
в„–--- | 16.08.2013