Олы дини бәйрәмнәребез уңаеннан авыл имамнарын табын артына җыю Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында матур бер традициягә әверелде. Ә соңгы елларда район имамнарын гына түгел, күрше район муллаларын да кунак-киңәшмәгә чакыра башладылар. Әлеге мәҗлес Ураза гаете уңаеннан Нижгар татарлары конгрессы һәм район җирле үзидарәсе инициативасы белән оештырылган иде. Өлкә татар авыллары мәхәлләләреннән өч дистәдән артык дин әһеле катнашты.
Имамнарны район башлыгы Халит Сөләйманов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов, “Земля и люди” хәйрия фонды җитәкчесе Али Шәймурзин, Зур Рбишча мәчете имамы Мөнир хәзрәт, Сергач райпосы рәисе Равил Мангушев (табынның спонсоры), Нижгар татарлары конгрессы советы әгъзасы Рауф Абдуллин, Спас районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов изге Ураза бәйрәме белән тәбрикләделәр. Рамил Әхмәт улы кунакларга өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закировның да котлавын җиткерде.
Быелгы чарада яңалык та бар иде. Чүмбәли, Анды, Карга, Яндавишча, Мөтеравыл, Рбишча, Актук, Пашат, Семочки авылларыннан 30дан артык шәкерт, өч төркемгә бүленеп (7 яшькә, 10 яшькә, 13 яшькә кадәр), Коръән сүрәләрен яттан укуда ярыштылар. Конкурсны яндавишчалы Марат Нәсибуллин “Фатиха” сүрәсен укып башлады. Жюрида утырган Карга мәчете имамы Дамир хәзрәт Каюмов һәм Анды мәчете азанчысы Назим Фатехов шәкертләрнең белеменә югары бәя бирделәр, кайберләрен икенче кат та тыңладылар. Ә җиңүчеләр булып беренче төркемдә Пашаттан Абдулкәрим Сафин, икенче төркемдә Карга авылыннан Лилия Хөсәинова, өченче төркемдә Анды шәкерте Рәисә Абдуллова танылды. Аларны “Земля и люди” хәйрия фонды җитәкчесе кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.
Балаларның чыгышлары тәмамланганнан соң, Халит Мөхәммәт улы имамнарга “Без - Россия” дип аталган программада катнашырга тәкъдим итте. “Әгәр дә без программада катнашырга теләк белдерсәк, махсус группа килеп авылларыбыз турында видеофильмнар төшерер һәм алар киләчәк буынга тарих итеп калыр”, - диде җирле үзидарә башлыгы. Имамнар район җитәкчесенең бу инициативасын хупладылар һәм чыгымнарны мәхәлләләре өстенә алырга булдылар. Өлкәбезнең бөтен татар авыллары турында фильмнар төшерү өчен 160 мең сум акча кирәк икән.
Бер өстәл артында очрашып фикер алышу мөмкинлеге барысына да хуш килде. Имамнар рәхмәт сүзләренең иң олысын Кызыл Октябрь районы идарәсенә багышлап, киләчәктә тагын очрашу теләген белдерделәр.
Ринат СӨННӘТОВ
в„–--- | 16.08.2013