Американың Авыл хуҗалыгы министрлыгы кызыклы статистик тикшеренүләр үткәрә икән. Соңгы шундый тикшеренүләрнең берсе – әти-әнинең балалар үстерүгә тоткан чыгымнары.
2012 елда туган баланы 17 яшькә кадәр үстерү өчен, америкалы гаиләгә 241 мең доллардан артыграк акча тотарга туры киләчәк, ди. Бу – торакка, ашау-эчүгә, кием-салымга, белем алуга тотыла торган акча. Федераль статистика хезмәте 2012 елда уртача америкалы гаилә 12 мең 600дән 14 мең 700 долларга кадәр акча сарыф иткән дип санаган. Бу хакта “Америка авазы” телевидениесе хәбәр итә. Ике исәп бер хисап инде: унҗиде яшькә кадәр тотыла торган сумма якынча 250 мең доллар тирәсе. Россиялеләр өчен, әлбәттә, астрономик саннар бу. Әмма балалар сау-сәламәт һәм уңышлы булып үсеннәр өчен, бездә дә әти-әни акча кызганып тормый. Хәзер бит вуз студенты булган улың яки кызыңны укыту да әти-әниләр өстендә. Стипендия акчасына көн күрүләр күптән бетте. Тик бала өчен җанын да аямаган әти-әнинең бар мәшәкатен акчага әйләндереп булса, нинди зур саннар чыгасын күз алдына да китерү кыен. Кызганыч, андый калькулятор юк, картайгач, инде җитлеккән һәм үз көнен үзе күрә башлаган бала кулына касса чегы китереп тоттырып булмый. Бөтен өмет уллар һәм кызлар күңеленә дөрес тәрбия нәтиҗәсендә кешелеклелек орлыклары салып калдыруда гына. Шул орлыклар шытым бирсә, без, Алла теләсә, картлыкта хәерле уңыш җыеп алырбыз дип өметләнәбез. юк икән, хәле китеп, сабыйлар акылы кергәч, язмыш иркенә ташлану көтә әти-әнине. Безнең хәзерге тормышта моның мисалларын күп.
Кеше күңеленә әти-әни хисе, баланы ярату тойгысы инстинктив рәвештә салынган. Бу бездә генә түгел, хайваннарда да шулай. Хайван нәрсәнедер үз баласы дип таный икән, аны имезә, ризык ташып ашата, яклап, утка-суга керергә әзер тора. Әйтик, песи балаларының селәгәен сөртеп бераз тотсаң, мәче хәтта яңа туган күсе баласын да имезеп үстерә диләр, чөнки анда ис сизү анализаторы күрү анализаторына караганда көчлерәк. Пошиларның баланы тану тойгысы исә башкачарак икән. Ана поши бозаулаганда, аның янында сөйләшеп торсаң, ул сине үз баласы дип кабул итә. Поши асраучы фермерлар моннан пошиларны саву өчен файдаланалар. Баласы дип таныган кешегә генә сөтен бирә урман сыеры.
Бездә, кешеләрдә, ананың сукыр мәхәббәте акыл белән баетылырга тиеш. Шулай булмаганда бала өчен һәр адымга барырга әзер торган аналар бары тик үзен генә сөйгән рәхимсез эгоистлар тәрбияләп үстерә. Пенсия акчасын эчкече улына аракыга тотарга мәҗбүр булган аналар күпме? Эчәргә акча бирмәгән өчен анасын буып үтергән залим балалар күпме? Ә бит барысы да бик аздан башлана. Һәр сораган уенчыкны алып бирү, һәр капризны үтәү... Еш кына хыянәткә дә аналар балаларын үзләре өйрәтә: ришвәт биреп, карьера баскычыннан югарыга этәрергә тырышалар. Ә бит мондый очракта, баскычтан менгәндә, басма урынына кемнәрнеңдер башларына басарга туры килә. Юлны чистарту өчен, кемнәрнедер этеп төшерергә дә кирәк булгалый. Тормыш хәйләсенә өйрәтәм дип, әти-әни балага шул чакта кешелексезлек, рәхимсезлек, түбәнлек үрнәкләре күрсәтә. Быел вузларга кабул итү кампаниясендә күпләрне тетрәндергән шундый бер вакыйга булды. Күрәсең, акча түләп тә улы өчен кирәкле БДИ балларын җыеп бетерә алмаган бер әни (ришвәт түләп җыйганда, ул баллар ниндидер хикмәт белән аз җыелалар, югары максатка ирешә алмаган караклар күп була), КФУ факультетын штурмлаганда, кискен креатив адымга бара. Керүгә тәкъдим ителгәннәр исемлегендә иң соңгы урында торган абитуриентның кесә телефонына кабул итү комиссиясе исеменнән шалтыратып, аның конкурстан үтмәве, документларын алырга кирәклеге турында әйтә. Шул рәвешле үз баласына юл чистартырга өметләнә ана. Тик юлдан алып ташланырга тиешле абитуриент та – кемнеңдер баласы бит. Каршы як гаилә дә адымны үлчәп ясый: кемдер әйтте дип кенә төп нөсхәне алырга чабып бармыйлар. Киресенчә, тиешенчә белешеп, дөреслекнең эзенә төшәләр һәм баласын хыянәт ярдәмендә студент итәргә теләгән ана фаш була. Телефон һөҗүменә дучар булган абитуриент исә шунда үзе өчен сабак ала: социаль челтәргә телефон номерын элеп кую аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән.
Балаларны хыянәткә этәргәндә, кояш астындагы җылы урынны табу өчен әхлакый түбәнлеккә барырга мәҗбүр иткәндә, әти-әни бер нәрсәне оныта: без сәбәп дөньясында яшибез һәм һәр кылган гамәлебез бумеранг булып үзебезгә әйләнеп кайтучан. Гомерләр үтә, бала белән әти-әни урыннарын алыша. Физик яктан хәлсезләнеп, сабый хәленә кайтырга туры килә күпләргә: кулдан тотып ашатырга, җитәкләп йөртергә, күп вакыт хәтта чистартып астын алыштырырга кирәк була кайчандыр җир җимертеп йөргән әти-әнинең. Моңа “картлык маразмы“ дигән нәрсә дә килеп өстәлә, безнеңчә әйтсәк, сабый акылы керә кешегә. Табиблар телендә сениль деменция дип аталган авыру башлана, ягъни хәтер югала, онытучанлык барлыкка килә, кайчандыр көчле булган интеллект булмагандай юкка чыга. Менә шул чакта балага әти-әни алдындагы бурычның бер өлешен кайтарып бирү кирәк була башлый. Хәзерге җәмгыятьтә тәрбияләнгән яшьләрнең күпмесе әти-әнисен хыянәтсез карарга әзер соң? Әле бик яхшы тәрбия алганда да бала мәхәббәте әти-әнинекенә караганда күпкә кайтышрак була. “Бала күңеле – далада”, – дип тиктомалдан гына әйтелмәгән бит. Ә инде бала, үз мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә, әни тарафыннан хыянәткә дә өйрәтелгән булса, астыртынлык шытымнарының мул уңыш бирәсенә шик юк. Бурычларны түләүдән хыянәтчел рәвештә баш тарту процессы башлана. Ә бит ул бурычлар Американың Авыл хуҗалыгы министрлыгы исәпләгән саннардан күпкә зуррак. Фидакарьләрчә тырышлык үрнәге күрсәткәндә дә, әти-әни хакын үтәп бетереп булмый. Гарәпләрдән бер кеше Пәйгамбәр салаллаһу галәйһиссәламгә килеп әйтә: “Әй Рәсүлулла, дөреслектә, минем анамның күп яшәүдән акылы үзгәрде һәм зәгыйфьләнде. Мин аны кулым белән ашатам, эчертәм, тәһарәтләндерәм һәм аны иңбашыма күтәрәм. Йә, мин аңа тиешлене кайтараммы?” Пәйгамбәр салаллаһу галәйһиссәламнең җавабы болай була: “Юк, йөздән бере дә юк. Шулай булса да, син яхшылык кылдың һәм Аллаһы Тәгалә сине аз бәрабәренә күп белән савапландырыр”.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–--- | 20.08.2013