Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37754

30 мең – һәм син инвалид

$
0
0
20.08.2013 Криминал
Татарстанда ришвәт бәрабәренә инвалидлык алу өчен медицина нәтиҗәләрен рәсмиләштергән табибларны фаш иткәннәр. Территориаль бүлекчеләр, шулай ук республиканың баш медицина-социаль экспертиза бюросы аппараты хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, август башында полициягә Балтач районында яшәүче берәү шалтыратып, Арчада урнашкан медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәренең апрельдән бирле үзеннән документлар тутырган өчен ришвәт соравы хакында хәбәр итә. Оперативниклар аңа тамгалы акчалар бирә һәм ул ханым белән очрашу турында килешә. Шул ук көнне аферист җинаять өстендә тоткарлана. Сорау алган вакытта ул акчаларны үзе өчен түгел, ә медицина документларын язып биргән ике хезмәткәр өчен сораганын әйтә. Шул рәвешле тагын ике шикләнелүче тикшерүчеләрнең игътибар үзәгенә эләгә.

Моннан тыш, Арчада яшәүче аферист хатын Татарстанның баш медицина-социаль экспертиза бюросы системасындагы ришвәт алырга яратучы тагын бер табибны “сата”. Тәртип сакчылары аның янына пациент дигән булып оперативникны юллый. Сау-сәламәт һәм физик яктан нык ир бернинди кыенлыкка юлыкмыйча, 30 мең сум акча бәрабәренә инвалидлык алу өчен документлар пакетын кулга төшергән.

Оператив чаралар нәтиҗәләре буенча табибларга карата хезмәт вазифасыннан файдаланып алдау һәм ришвәт алуда арадашчылык итү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшләрен бер производствога берләштереп, алга таба тикшерү нәтиҗәләренә карап, квалификацияне алыштырулары да ихтимал. Табибларны ришвәт алу маддәсе буенча гаепләргә мөмкиннәр. Хәзерге вакытта оперативниклар Татарстанның медицина-социаль экспертиза бюросының төрле бүлекчәләре табиблары арасында коррупция элемтәләрен ачыклый, алар барлык ришвәтчеләрне дә фаш итмәкче.


Алексей УГАРОВ

в„–--- | 20.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37754


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>