Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742

Байлар өчен карьера түгел, бала мөһимрәк

$
0
0
22.08.2013 Җәмгыять
Россиядә 24 яшькә кадәрге яшьләрнең яртысы беренче урынга карьераны куя. Бала алып кайтып, бәхетле гаилә төзү - алар өчен икенче планда.

Әни булу бәхете һәм уңышлы карьерага берьюлы ирешеп буламы? Әлеге сорауга Superjob.ru порталының махсус тикшеренү үзәге җавап эзләгән. Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 18 яшькә кадәр булган 1600 кеше катнашкан.

Барлык катнашучыларның 31 проценты әлеге ике юнәлешне бергә алып бару мөмкин түгел, дип саный. Сорауга алар «хатын-кыз карьераны кияүгә чыкканчы ясарга тиеш», «балага ана мәхәббәте һәрвакыт кирәк» дип җавап биргән.

Халыкның 22 проценты исә, киресенчә, эштәге уңышлар турында бала алып кайткач уйлау яхшы, дип саный. Ә менә барлык сораштырылучыларның 33 проценты әлеге ике юнәлешнең бер-берсе белән бәйле булмавын раслый. «Барысы да хатын-кызның үзеннән тора», - дип ассызыклый алар.

Аның каравы, 24 яшькә кадәрге яшьләрнең 50 процентка якыны бала алып кайтырга ашыкмаска карар кылган. Алар өчен гаилә түгел, ә  карьера ясап, бар яктан да җитеш тормыш булдыру иң мөһим максатларның берсе булып тора. «Яшь барган саен акыл керә» дигәндәй, өлкән яшьтәге россиялеләрнең күбесе, киресенчә, әлеге фикер белән килешми.

Тагын бер кызыклы мәгълүмат: «карьерага караганда, бала мөһимрәк» дигән фикер күбесенчә бай, җитеш тормышта яшәүчеләргә хас икән.


---

в„–--- | 22.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>