Ашау-эчү дигәннән, бер кыз бала көн саен иртән мәктәпкә чыгып китәр алдыннан әнисеннән акча сорый икән. “Мәктәп ризыгын яратмыйм. Буфеттан яки кибеттән үзем сатып алып ашыйм”, – дигән сүзләре әнисен тәмам хафага салган.
Монда хикмәт гаилә бюджеты чыгымнары турында гына да бармый. Балаларның күп вакыты мәктәптә уза, уку программасы елдан-ел катлаулана, улларыбызның һәм кызларыбызның башы, йөрәге чыдый гына күрсен. Ә мәктәп ризыгы ник шулкадәр тәмсез әзерләнә икән соң?
Борчулы ана, шул мәсьәләне кабыргасы белән кую ниятеннән, мәктәп директоры янына барган. Ана эчендәгесен сөйләп, сүзен төгәлләп, нокта куюга, җитәкче аны ашханәгә чакыра. Яңарак кына пешеп чыккан ризыкны тәлинкәгә салып бирәләр. Аштан авыз итүгә, ханымның йөзенә елмаю куна. “Безнең кайчак өйдә дә аш болай тәмле килеп чыкмый әле”, – ди ул, кызының сүзләре чын түгеллеген аңлап. Рәхмәт әйтеп, өйдә “агарту эшләре” алып барырга вәгъдә итеп, тыныч күңел белән кайтып китә.
Казандагы Киров районына урнашкан 4 нче кызлар гимназия-интернатында да ашханәгә һәрчак юл ачык. Ата-аналар, теләсә кайчан кереп, ашамлыктан авыз итә ала. Җитәкчелек аш-су әзерләүгә бик җаваплы карый. Ашханә бүлмәсе үзе үк бөтен нормативларга туры килә. Биредә ит цехы, кондитер, тавык, балык, салат әзерләү цехлары аерым. Зур электр плитәсе янында азык җылыту миче – пароконвектомат урнашкан, су фильтры алганнарына да инде берничә ел. Балалар чиста су эчә. “Таләпләр алар бөтен җирдә шундый ук, ләкин мөмкинлекләр генә һәркайда бер түгел. Ә бездә балага сыйфатлы ризык әзерләү өчен бөтен шартлар да тудырылган, – ди ашханә мөдире Мөсәмирә Хәбибуллина. – Һәр продуктка сертификат таләп итәбез. Азыкны саклау өчен суыткычлар бар. Диетолог азыкта күпме аксым, май, витамин, минераль матдәләр булуын үлчи. Нәрсәдер җитми яисә артыгы киткән икән, безгә әйтә. Шуннан чыгып ризык әзерлибез”.
4нче гимназия-интернатка укуга сәләтле кызларны 7нче сыйныфтан кабул итәләр. Республикабыз районнарыннан, чит төбәкләрдән килеп укучылар байтак. Алар гимназия интернатында яши. Барлыгы 280 бала укыса, 180ен интернатка урнаштырганнар. Әти-әнисеннән, гаиләсеннән аерылган балалар тулысынча диярлек мәктәп карамагында. Шуңа күрә белем бирүдән тыш, тукландыруга аеруча җаваплы карыйлар. Менюны алдан төзеп, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре белән килештерәләр. Ә меню 10 көнлек цикл белән бара. Ул СанПиН кагыйдәләреннән чыгып төзелә. Мәскәү раслаган әлеге карарда азыкны ничек әзерләү хакында да, ничаклы витаминлы, клетчаткалы, калорияле булырга тиешлеге дә бәйнә-бәйнә язылган. Энергетик кыйммәте дә процентларда күрсәтелгән. Мәсәлән, иртән ул 20 процент, төшке аш вакытында – 30, полдникта – 15, кичке ашта – 25, йоклар алдыннан биреләсендә 10 процент тәшкил итә. Ярмасын да, итен дә шуннан чыгып салалар. Ул документта нәрсә ярамавы да язылган. Мәсәлән, вакыты чыккан, консервланган, хайванның эчке әгъзаларыннан әзерләнгән ризыклар, кремлы кондитер әйберләре, табигый кофе, махсус төргәкләнмәгән сөт ризыклары, чипсы, шоколад конфетлар.
– Продукцияне бүтән мәктәпләрдәге кебек департамент аша алабыз. Алардан тыш, ит белән аерым поставщиклар тәэмин итә. Алар яңа суелган сыер, тавык, күркә итләре китерәләр. Балаларга туңдырылган, озак сакланган ит ашатмыйбыз дип ышандырып әйтә алабыз, – ди 4 нче гимназия-интернат директоры Марат Фаттиев. “Күркә ите – диетик ит, балаларның акыл үсеше өчен бик файдалы”, – дип тә өсти җитәкче. Департамент кипкән җиләк-җимеш ташыса, поставщиклар яңа өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә китерә. Балаларга алма, әфлисун, киви, груша, банан ише җиләк-җимешне даими бирәләр.
Хәзер азык-төлек күп, аның белән сату итүчеләр дә буа буарлык. Ләкин акча дип күзе тонган кайбер намуссыз сәүдәгәрләр сыйфат ягын кайгыртмый. Бозылган ризык бала табынына да үтеп керергә мөмкин. “Шуңа күрә очраклы кешеләр белән эш итмибез. Өйдә җитештерелгән товарларны, яшелчәләрне алмыйбыз. Килешүләр нигезендә юридик оешмалар белән генә эшлибез. Оешманың исәп-хисап счеты, азыкка сертификаты булырга тиеш”, – ди Марат Минтаһир улы, шикле уйларымны куарга теләп. Таләпләрнең катгый булуы дөрес тә, чөнки бала исәнлеге, сәламәтлеге турында сүз бара.
Ашханә янына урнашкан буфет-киоск тәрәзәсе күзгә чалынды. Бала тәм-том алырга каядыр чыгып йөрмәсен, бәла-казаларга, хәвеф-хәтәрләргә юлыкмасын өчен оештырылган ул. Анда да рөхсәт ителгән ризыклар белән генә сәүдә итәләр. Кызларның гимназиягә килгән шәпкә гәүдә авырлыгы 1 ел эчендә 5-6 килограммга арта икән. Монда артык авырлык җыю турында сүз бармый, ә бала үсә, ныгый. Стресс өстенә ашау-эчү дә такы-токы гына булса, иммунитетлары начарланыр иде. Гимназиядә ашау-эчү өйдәгедән яхшырак та, төрлерәк тә. Әти-әнисе көннәр буе эшләгән бала, өйгә кайткач, суыткычтагы ашамлыкны җылытып ашарга мәҗбүр. Ә биредә яңадан-яңаны өлгертеп торалар. Табиб-диетолог Әлфия Нуриева витаминлы кәбестә салаты әзерләү турында сөйли. Аны да турадың да май агыздың гына түгел. Әйтик, бер порциялек 95 грамм кәбестәгә 5 грамм май салына. 88 калорияле салатта аксым, углевод, В1, С, Р витаминнары, кальций, магний, тимер микроэлементларының һәркайсының төгәл нормасы сакланырга тиеш. Менә шуны үлчәп, тикшереп тору өчен штатта диетолог тоталар да. “Ун көнлек менюның азык кыйммәтен дә даими тикшерәм, – ди Әлфия Рашат кызы. – Кайчакта углеводлар күбрәк китәргә мөмкин, аны киметергә, витаминлы азыкны күбрәк әзерләргә кушыла”.
Үзебездә үскән яшелчәләрне февральдән соң чи килеш бирмиләр, чөнки файдалы үзлекләрен югалткан була. Аларны яңа өлгергәне алыштыра. Диңгез кәбестәсе дә бирелә, ләкин бик файдалы булса да, һәр бала да аны яратып бетерми. Яңа елга кадәр балаларның аппетиты зур булса, язга чыккач, фигура кайгырта башлыйлар икән, ашау-эчү дә кими. Кызлар бит. “Нишләп ашамыйлар, әллә ризыкны ошатмадылармы, дип борчыла идек. Хәтта директор үзе, ашханәгә кереп, кызларны ашарга үгетләп йөргән чаклар да була”, – ди Мөсәмирә ханым.
Фәния АРСЛАНОВА
в„–--- | 22.08.2013