Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742

КФУ профессоры һәм аның гаиләсе базда бәрәңге черү нәтиҗәсендә тупланган газ белән агуланып үлгән

$
0
0
23.08.2013 Фаҗига
Кичә кичке 17 сәгатьтә Лаеш шәһәрендә Пристанская урамы буенча йорт хуҗалыгы гаражы базында 42 яшьлек ир-ат, аның 38 яшьлек хатыны, 18 яшьлек улы һәм хатынының 63 яшьлек әнисенең үле гәүдәләре табыла. Аларның базда бәрәңге черү нәтиҗәсендә тупланган газ белән агулануы нәтиҗәсендә вафат булуы фаразлана. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.

Якынча фаразларга караганда, беренче булып базга гаилә башлыгы төшеп аңын югалткан. Аңа ярдәмгә ашыккан тормыш иптәшен һәм улы шулай ук газ исемннән аңын җуя. Туганнарының өнсез булуын күреп, гаилә башлыгы хатынының әнисе – 63 яшьлек ханым күршеләренә шалтыратып, шушы хәлне сөйләп бирә, һәм үзе дә базга төшә. Анда төшүчеләр дүртесе дә урында ук җан бирә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Искәртеп узабыз, вафат булган гаилә башлыгы Михаил Челышев КФУ ның гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы мөдире булып эшләгән иде.


---

в„–--- | 23.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>