Әйе, Саба районы, Иске Икшермә авылында яшәүче Лена апа Иванова ирен үз куллары белән терелтеп аякка бастырган. Нинди чирдән диген әле? Яман шештән. Рим абыйның ашказанының ярты өлешен кисеп алалар. Операцияне ясаган оста хирург Илдар Әһлиуллин: “Булдыра алганны эшләдек, калганы Ходай кулында”, – дип озатып кала Рим абыйны.
Ә аңа кадәр шул ук чирдән әтисе үлгән. 40 яшьлек энесен дә әлеге зәхмәт кара гүргә кертә. Килсә килә бит ә – һәммәсендә ашказаны яман шеше. Энесе табибка соңлап күренә, багучыларга, сихерчеләргә йөри, аннан соң да әллә тиешенчә дәвалану җитми, тиз китеп бара ул бу дөньядан. Шул борчулардан соң Рим дә авырый башлый. Хатыны Лена поликлиникага барып тикшеренергә үгетли. Әле ярый хатын сүзенә колак сала. Аңа да шул начар диагнозны куялар. 1994 елның июнь аенда яман шеше белән ярты ашказанын кисәләр. Ул көннәрдә яшь балаларын, йорт-кура, мал-туарның барын да күршеләренә калдырып, Лена ире янына чыгып китә, шунда күченә дисәң дә була. Ирен бер минутка да үзен генә калдырмый. Шәфкать туташы булып эшләгән ханым әлеге чирнең никадәр катлаулы, мәкерле икәнен, кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамаганын бик яхшы аңлый.
Ә иң авыры хастаханәдән кайткач башлана. Әлеге чир тиз генә, ансат кына китәргә ашыкмый бит ул. Яңадан кабатланган очраклар да аз түгел. Рим абый ул көннәрдә 12 килограммга ябыга. Ябыгу – хәлсезлек, иммунитетның төшүе дигән сүз. Ашказанын алдырган кешегә ашау-эчүне тамырдан үзгәртергә кирәк. Менә ничә ел Лена апа һәр иртәне солы боткасы әзерли. Ата-бабадан калган традиция – үләннәр дәвасын да искә төшерә. Урманчы кызы лабаса, кайда нәрсә үскәнен әйбәт белә. Иренә агулы үләннәр – түндербашның спиртлы төнәтмәсен тамчылап эчертү, канлы үлән үсемлеген эремчек суында тотып, шуны эчертү дисеңме... Солы суының, ак чыршының да файдасы булган кебек. Үпкәсе борчый башлагач, тәнне камфара спирты белән ышкыйлар. Карлыганны иттарткычтан чыгарып бирә. “Анда С витамины күп. Дөрес, яман шеш вакытында ул ярамый дип тә әйтәләр, организмны ныгыту өчен дип кулландым, – ди Лена апа. – Кешенең халәтенә дә карыйсың инде. Ярыймы, юкмы икәнлеге шунда күренә”. Ул чагында 23 төрле үләннән эшләнгән “Биттнер” бальзамының да чыккан гына чагы. Аны әллә ничә тапкыр сатып алалар. Ул – витаминнар чыганагы да, дезинфекцияләү чарасы да. Өрек, кара җимеш, бәрәңге крахмалы, кәбестә, кишер соклары да ясый. Һәр дәваны ире белән бергә үзе дә сыный хатын. Файдасы тиярдәйләрен балаларына да бирә. Менә шулай чирне бергәләп җиңәләр. “Һәркайсын схемалап эшләдем, үзе бер китап чыгарырлык, кайсы-кая онытыла да башлады инде”, – ди Лена апа. Боларны искә төшергәндә Рим абый түзмәде, кече якка чыгып китте. Ирнең күзләре яшьле иде. Күренеп тора: хатынына шулкадәр рәхмәтле ул.
Ә Лена апа бик тыйнак, үзен күрсәтеп, масаеп алдан йөрүче түгел, ләкин кешегә авырлык килгәндә көчен жәлләмичә, җаны-тәне белән ярдәм итә торган игелекле зат. “Мине зур дәвачы дип язып чыга күрмәгез тагын, мин бит үләннәрне дә үзебезнекеләр өчен генә җыям”, – дип Лена апа безне кат-кат кисәтте. Тик күрше-тирә дә, аз гына авырып торса, шушы йортка йөгереп кереп җитә икән. Кан басымын үлчәп, йөрәк тибешен тыңлап, сораштырып алгач, үләнен дә, даруын да биреп чыгара. Кирәк икән укол да кадый. “Кеше авырганда башта табибка барырга, тикшеренергә тиеш, – ди Лена апа. – Медицина оешмалары ул – дәү казан. Диагнозны табиб кына билгели ала. Мин – дан казанучы түгел, нужа төшкәндә, кирәк чагында ярдәм итүче генә”.
Лена апа киңәшләре:
Salam1 Түр якта – өстәл тулы тартма-тартма дару үләннәре. Лена апа аларны күрсәтеп, дәваларын аңлатып барды. Тукранбаш чәчәге – инсульт, инфаркттан дәва. Җир җиләге – тирләтә, температураны төшерә. Бөтнек, валерьян тамыры, мелисса тынычландыра. Иссоп сару кайнаудан, бронхиаль астмадан әйбәт. Зәңгәр мәтрүшкә ашказаны авыруларыннан дәваланганда, бронхитлар вакытында какырткыч чара буларак булыша, ләкин кан басымын күтәрә. Кайбер үләннәр аллергия китереп чыгарырга да мөмкин. Кан басымын нормада тоту өчен көн саен 12 туңдырылган балан ашыйлар. Балан агачы кайрысы, кычыткан кан агуны туктата. Кан басымы түбән икән, кофе, мәтрүшкәле каты чәй эчәләр. Үги ана яфрагы, бака яфрагы, меңьяфрак үләннәрен бергә төнәтсәң, йөрәк өчен шифасы бар. Юкә чәчәге төнәтмәсе көчле ютәлне бетерә. Балаларда бабасыр булганда ярты литрлы шешәгә сарымсак турап салалар да тәрәзә төбендә тоталар. Шул су белән клизма ясыйлар.
Фәния АРСЛАНОВА
в„–--- | 23.08.2013