25 август көнне Казанда Татар яшьләре көннәре башланып китәчәк. Һәр елдагыча, әлеге чара республикага Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен җыя.
Быел бу форум 23нче тапкыр уздырыла. Аның төп максаты — Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, үзара тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле элемтәләрне тагын да киңәйтү.
Милләтне үстерү өчен үзара аралашу кирәк
«Татар яшьләре көннәре 1990 елдан башлап уздырыла. Ул заманнарда бу чара ниндидер бер сәяси җыелыш сыманрак кабул ителә иде. Хәзер исә дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, алар өчен үзара аралашу, фикер алышу мәйданы буларак хезмәт итә», - дип сөйләде «ТАТМЕДИА» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган очрашуда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.
1990 елда ул үзе дә әлеге форумда делегат буларак катнашкан булган, шуңа күрә чараның барлык үзенчәлекләреннән дә хәбәрдар. «Әлеге күркәм җыенга рәхим итүче татар яшьләре төрле милләт вәкилләренә үз төбәкләрендә татар милләтен, аның үзенчәлек һәм гореф-гадәтләрен саклап калу өчен ниләр эшләнүе турында сөйләячәк. Тик бу - алар бер-берсе алдында мактанышып утырачак дигән сүз түгел. Киресенчә, чара аларны дуслаштыра, берләштерә. Форум ахырына анда катнашучыларның һәрберсе үзен зур бер гаиләнең аерылмас өлеше итеп тоя башлый», - дип дәвам итте ул сүзен.
Россиянең татар яшьләре арасында татарстанлылар юк
Быелгы чарада Россиянең 35 төбәгеннән, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстаннан барлыгы 180 делегат катнашыр, дип көтелә. Ә менә Татарстанның актив яшьләре бу форумнан читтә кала.
Оештыручылар аңлатуынча, татар дөньясының үзәге булган Татарстанда татар яшьләре өчен чаралар болай да еш уздырыла, ә менә Россия буйлап таралып урнашкан милләттәшләребез өчен үзара тәҗрибә уртаклашу өчен даими мәйдан юк. Елга бер уза торган әлеге форумның роле исә нәкъ менә шул җитешсезлекне бетерүдән гыйбарәт тә инде. Аның каравы, чараның оештыру комитетында барысы да Татарстан, Казан яшьләре.
«Ветеран» яшьләр нинди була?
Татар яшьләре көннәренең программасы белән «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллина таныштырды. Чара 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Делегатлар өчен берсеннән-берсе кызыклырак чаралар, танылган шәхесләр белән очрашу һәм дискуссияләр әзерләнгән. Татар яшьләре татар теле, тарих, журналистика, вокал һәм хореография буенча белемнәрен ныгытачак, күпсанлы семинар, түгәрәк өстәл һәм диспутларда катнашып, үзләренә киләчәктә кирәк булачак тәҗрибә туплаячак.
Шунысы әһәмиятле, бу чара һәр елны бер төсле узмый. Мәсәлән, быелгы форумның төп үзенчәлеге — анда I Татар яшьләре көнендә катнашкан «ветераннарны» кунакка чакырырга планлаштыралар. Аларның күбесе бу тәкъдимне бик теләп кабул иткән.
Рәмзия ЗАКИРОВА
в„–--- | 23.08.2013