Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742

“Тигез булмаган” рәссам

$
0
0
26.08.2013 Җәмгыять
Исмәгыйль Минтаһир улы ХӘЛИУЛЛОВ алтмышынчы елларда иҗат иткән Казан рәссамнары арасында лаеклы урын алып тора. Аның исеме күпсанлы монографияләргә, альбомнарга һәм Татарстанның белешмә-сүз-лекләренә кертелгән. Анда Исмәгыйль әфәнде иҗатка үрелеп узган еллар төпкеленнән бүгенге көнгә тирән, киләчәккә төбәлгән караш белән карап тора сыман.

Самара өлкәсенең Ставрополь-на-Волге (хәзерге Тольятти) кырыендагы Татар Выселкие авылында туып-үскән якташыбызга, әгәр исән булса, быел 84 яшь тулган булыр иде. Киләсе елда аның 85 еллык юбилее.  

Исмәгыйль балачактан ук авылы тирәсендәге болыннарга, кырларга чыгып йөрергә, туган як табигатенең матурлыгына хозурланырга яраткан. Йомшак күңелле малай күргәннәрен отып алып, шунда ук рәсемгә төшереп барган.

- Аңа кадәр безнең ыруда рәссамнар тумаган, - дип исенә төшерә аның улы, “Чаян” журналының баш  мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов. - Әлбәттә, крестьян гаиләсендә малайның бу мавыгуын хуплап та бетермәгәннәр, әмма каршы да килмәгәннәр.

1947 елда Исмәгыйль мәктәпне тәмамлый. Бу чорда кешегә авылдан чыгып китүе дә бик читен була бит: авыл халкының документлары авыл советы сейфында саклана һәм колхоз рәисе рөхсәтеннән башка кулга бирелми. Ә Исмәгыйльнең рәссам буласы килә. Нишләргә соң? Ул, колхозга кирәкле электрик-монтер профессиясен үзләштерергә барам дип, хәйлә белән авылдан чыгып китә, ә үзе, пароходка утырып, Түбән Новгород сәнгать училищесына юл тота. 

Пароходта барганда ул Казанда укучы бер студент белән таныша, һәм яңа дусты аңа туган авылыннан ерак китмәскә, Казан сәнгать училищесына кереп карарга киңәш итә. 

Сугыштан соң уку йортларына керүчеләр саны бик күп булганлыктан, бөтен уку учреждениеләрендә дә керү конкурслары бик зур була. Әмма пароходтан төшеп турыга училищега килгән егетнең дә теләге бик зур булган, күрәсең. Ул бөтен имтиханнарны да гел “яхшы” билгеләргә генә тапшырып, морадына ирешә. Укытучылар да, училище директоры Виктор Куделькин да тиз арада егеттә талант барын күреп алалар. Ул укуын тәмамлагач, башкалар кебек, мәктәптә сызым һәм рәсем дәресләре укытырга китми, ә Казанның Сәнгать фондына эшкә урнаша һәм гомере буе шунда эшли дә. Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Исмәгыйль Хәлиулловны соңрак фондның рәисе итеп сайлап куялар.

- Әти бик теләп, гел “бишле” билгеләренә генә укуы турында сөйли иде, - дип дәвам итә истәлекләрен Рафаэль Хәлиуллов, - аны комсомол оешмасы секретаре итеп тә сайлыйлар. Шул комсомол эшләре аны әнием Дания Гани кызы белән кавыштыра да инде. Казанның Молотов (хәзерге Вахитов) районында үткәрелгән комсомол конференциясендә урыннары бергә туры килә аларның, ә аннары ул кызны өенә озатып куя....

Исмәгыйль Минтаһир улы тематик картиналар жанрында эшләргә бик ярата. Шуларның берсе - “Авыру Тукай янына килгән крестьяннар” дип аталганы - бүген дә Габдулла Тукай музеенда саклана. Аны язу идеясе авыру Габдулла Тукай янына авылдашларының хәл белергә килүе турындагы мәкаләне укыгач барлыкка килгән. “Болгар” кунакханәсендә авылдашлары шагыйрь  белән озак кына сөйләшеп утырганнар, дип язылган анда. Рәссам бу картинаны күбрәк кара төстәге буяулар кулланып эшли. Ә Тукайның йөзен үзенең хатынына карап ясый. Дания Гани кызы бу вакытта йөрәге астында беренче баласын йөртә, бәлки, шуңадыр да ире аның йөзендә ниндидер нур балкышы күргәндер.

Соңрак ул тәнкыйтьчеләрнең, тамашачыларның һәм дусларының игътибарын җәлеп иткән “Ленинны беренче мәртәбә кулга алу”, “Отряд китте”, “Җир хуҗалары”, “Беренче бала” кебек картиналары белән таныла. Рәссам беренчеләрдән  булып милли темага да мөрәҗәгать итә. Туган җиренә, туган иленә, әти-әнисенә булган мәхәббәте аның “Туганнарым минем” картинасында яхшы чагылыш тапкан. Күпләр андагы хатын-кыз сурәтендә рәссамның әнисенең төсмерләре булуы турында әйтәләр. Ул картина хәзер Татарстанның “Хәзинә” милли галереясында саклана икән. 

Гомумән, Хәлиуллов картина геройларын туганнары арасыннан эзләп таба. “Бу малайны ул миңа карап ясаган иде”, - дип күрсәтә Рафаэль әфәнде “Җир хуҗалары” картинасындагы башына буденновка кигән бер малайга. 

Тәнкыйтьләүчеләр рәссамның иҗатын еш кына “Тигез түгел” дип бәялиләр. Бу бәяне аның зур картиналардан соң беравык рәсем ясамый торуына карап биргәннәрдер, мөгаен. “Тигез” булмасалар да, Исмәгыйль әфәнде язган бик күп картиналарның барысы да халык тарафыннан хуплау тапкан.

- Әти пейзажлар ясарга да бик яратты. Ул югары осталык дәрәҗәсенә җиткерелгән  техника ярдәмендә төсләр уйнавын тамашачыга җиткерә белә иде. Бу пейзажларны аның иҗат энҗеләре дип атарга була, - дип исенә төшерә рәссамның улы. - Шушы кечкенә эшләрендә ул бәйдән ычкынган кебек иҗат итә, бөтен темпераментын, бөтен талантын күрсәтергә тырыша иде. 

Әти Нәкый Бикташев, Лотфулла Фәттахов, Евгений Зуев кебек рәссамнар белән дус булды. Ә коллегалары аны эчкерсез, саф күңелле кеше итеп бәялиләр иде. Шунысы кызык - әти төсле телевизор карарга яратмады. Телевизордагы җете куе төсләр күзгә начар тәэсир итә һәм табигый матурлыкны күрергә комачаулый, дип санады ул. Ә менә китаплар укырга, музыка тыңларга яратты. Нинди дә булса яңалыкны, кызыклы, гадәти булмаган нәрсәләрне зур кызыксыну белән кабул итә иде. Мәсәлән, олыгаеп барганда “Beatles” группасы һәм “АВВА” квартетының иҗаты белән кызыксынып китте. Шул ук вакытта татар, рус, чит ил популяр музыкасын да бик ярата иде...

Кызганыч, рәссам якташыбыз 80 яшьлек юбилеена берничә ай калып барганда 2009 елның җәендә вафат була. Ул бик матур, иҗат белән сугарылган тормыш юлы үтә, җир йөзендә күренерлек эзләр – картиналарын һәм үзе кебек  талантлы ике улын, оныкларын һәм халык күңелендә яхшы хатирәләр калдырып китә.  Ә халык хәтерендә яши икән, димәк, ул әле безнең арада бар.

 

Рәсемдә: "Туганнарым минем" картинасы.


Диана ИБРАҺИМОВА, Әлфия ГАНИЕВА

в„–--- | 26.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>