Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742

Чидибральный паралич! Сәхнәне “китайский ширпотреб“ басты

$
0
0
26.08.2013 Шоу-бизнес
Базар мөнәсәбәтләре, икътисадтан тотынып, яшәешебезнең һәр өлкәсенә кереп, ныклап урнаша башлады. Бүгенге сүзем җыр сәнгате хакында булыр. Әлбәттә, аерым жанрлар үсешенә, башкаручыларның осталыгына бәя бирергә җыенмыйм, бары тик күңелне кыбырсытып торган кайбер уйларым белән уртаклашасым гына килә.

Нинди генә сәнгать булмасын, ул кешедә зәвык та тәрбияләргә тиеш дип уйлыйм. Бу яктан бүгенге җырларыбыз кешенең рухи дөньясын баета аламы? “Бер көнлек” җырлар ни өчен радио, телевидениене басып алды? Безгә рухи ләззәт бирер яки матурлык шундый була, дип зәвык тәрбияләр өченме? Бу язмамда сорау билгеләре мул китсә, аптырамагыз. Максатым – кистереп бәя бирү түгел, ә бергәләшеп уйлашырга чакыру. “Бер көнлек” җырларга тукталыйк. Алар ни өчен кыска гомерле була һәм истә калмый? Чөнки озын гомерле булу өчен һәр җыр күңелне кузгатып алырга тиеш. Күңелне кузгатсын өчен исә җырда хикмәтле сүз һәм кабатланмаган көй булу шарт.

Шушы кагыйдәне истә тотып, бүген тәүлекләр буе “колакны иркәләгән” җырларга үзегез бәя биреп карагыз әле, нинди нәтиҗәгә килерсез икән?!

Үзем аерым мисаллар китереп тормыйм. Гомумән генә әйткәндә, күп җырларның мәгънәсе бәхетсез мәхәббәткә кайтып кала, бу инде – “күңел кысалары” тар, бик тар дигән сүз. Кая анда яңа фикер, хикмәтле бер сүз әйтү! Әлбәттә, җыр сүзләре гадирәк була, шуңа күрә аны, гадәттә, “фәлән шагыйрь сүзләре” дип әйтәләр дә. Менә җырларның авторларын атау мәсьәләсенә дә килеп туктадык. Игътибар иткәнегез бардыр: йә радио, йә телевидение аша җыр тапшырсалар, әлеге җырны иҗат итүчеләрнең исемнәре бик ишетелми. Бу нәрсә? Иҗатчыларга битарафлыкмы? Аларны санга сукмаумы? Ни өчен җырның исеме һәм башкаручы гына атала соң? Бер танышыма шул хакта сүз каткан идем, ул: “Авторлар, бәлки, үз исемнәрен әйттерергә ояладыр”, – дип төрттерде. Ә нәрсә? Бик мөмкин. Ата-ана да бит, балалары әйбәт булса, кеше алдында мактанырга ярата, ә инде юлдан язган булса, дәшми калуны кулай күрә. Чөнки халык: “Бу мәхлук – әнә тегенең баласы”, – дип төртеп күрсәтәчәк. Җыр, гомумән, һәр иҗади әсәр дә бала кебек инде ул һәм һәр әсәр үзенең “ата-анасы”на, кешелеккә файда китерергә тиеш.

Килделе-киттеле җырлар, күк йөзенә сыймас дәрәҗәгә җиткән “эстрадабызның иң якты йолдызлары” хакында канәгатьсезлек белдереп сүз башласаң, шундук авызны каплаучылары да табыла, хәерсез. Янәсе, яратмасаң тыңлама! Беришеләре: “Хәзер базар заманы бит”, – дип үк җибәрә. Анысы дөрес, тик менә базарга начар, үтмәс тауар чыгару килешәме соң, йолдызларым минем? Кибет яки базарда начар әйбер сатсалар, хет кулланучыларның хокукларын яклаучы оешма бар. Ә зәвыксыз тауардан безне кем аралар? Бүген цензура кертеп булмый, чөнки демократия принциплары бозыла. Бөтен ышаныч “Тауар җитештерүче”нең үзендә, димәк. Җыр сәнгате өлкәсендә хезмәт кую – акча эшеме, әллә намус эшеме? Шуңа җавап таба алсак, иллә дә шәп булыр иде. Ә хәзергә Тукайчарак әйтсәк, “кайсы алдый шунда, кайсы алдана...” Хәзергә җыр базарында “китайский ширпотреб”лар шактый очрый. Бер тиенлек җырларны һәм җырчыларны шедевр дәрәҗәсенә күтәреп игълан итүләр ешайды. Без, “шедевр” дигән сүзне үзара көлеп, татарчалап “чидибыр” дия башладык.

Бу хакта хезмәттәшем, шагыйрь, күп кенә җырлар авторы Камил Сәгъдәтшин белән дә сөйләшкәлибез. Шушы язмага тотыныр алдыннан да аның белән гәпләшеп алдык. “Бүген җыр базарында бер-бер зәхмәт юкмы, ничек уйлыйсың?” – дигән идем, кыска гына итеп: “Чидибральный паралич”, – диде дә куйды. 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

в„–--- | 23.08.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37742


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>