Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38207

Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез

$
0
0
23.04.2018 Җәмгыять
Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез. Быел 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» язуынча, 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, РФ Хөкүмәте карары белән 2018 елда 7 гыйнвар якшәмбесендәге ял көне чәршәмбегә – 2 майга, 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде.   Шул рәвешле, 29, 30 апрель, 1, 2, 9 май ял көннәре санала. 28 апрель һәм 8 май көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.  
---

--- | 23.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38207


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>