Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38214

Могҗизамы: әти-әниләре үлеп 4 ел үткәч, бала туган

$
0
0
23.04.2018 Могҗиза
Сабыйны картәти-картәниләре үстерәчәк. Кытайның көнчыгышындагы Исин шәһәреннән яшь пар Шэнь Цзе һәм Лю Си 2013 елда автомобиль һәлакәтендә үләләр. Ир белән хатын түлсезлектән дәваланган була, 4 эмбрион әзер булган. Әмма Лю Сига аны күчереп утыртырга өлгермиләр.
Балалары һәлак булганнан соң, аларның әти-әниләре эмбрионнарны мирас итеп рәсмиләштерер өчен суд юлын таптый башлый.   Булачак картәти-картәниләр судларны җиңә һәм Лаоста сабыйны тудырыр өчен суррогат әни табалар. (Кытайда суррогат әниләр хезмәте тыелган). Узган елның декабрь аенда, әти-әниләренең үлеменә 4 ел да 8 ай вакыт үткәннән соң, Тяньтянь исемле малай дөньяга килә. Кытайның мандарин диалектында аның исеме “татлы, сөекле” дигәнне аңлата.   “Ул гел елмаеп тора. Күзләре нәкъ әнисенеке кебек, әмма ул күбрәк картәтисенә охшаган”, - ди Тяньтяньнең бер картәнисе. Шэнь Цзеның әтисе сүзләре буенча, алар оныкларын дүртәүләп үстерергә җыена. Ә әти-әниләре хакында Тяньтянь үскәч сөйләргә планлаштыралар. Ә малай кечкенә чакта әти-әниләре чит илдә дип әйтәчәкләр.
---

--- | 23.04.2018

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38214


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>