Быелгы 1 сентябрь укучылар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, ә руль артында йөрүчеләрнең дә хәтеренә кереп калачак. Көзнең беренче көнендә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керә.
Ә алар күп төрле. Бигрәк тә салган килеш руль артына утырган кешеләргә кырыс җәза бирәчәкләр. Белгечләр үзгәрешләр кирәк дигән фикердә.
Кичә Казанның ЮХИДИ вәкилләре уздырган тикшерү чаралары турында башкаладагы йөртүчеләрнең барысы да ишеткәндер, мөгаен. Оренбург тракты аша шәһәрдән чыгу юлында хәрәкәт иткән машиналарны туктатып, инспекторлар аларны һәм хуҗаларын, кем әйтмешли, баштанаяк тикшереп чыктылар. Бер сәгать эчендә йөзләгән автомобильнең техник халәтенә күз салдылар, йөртүчеләрнең исә штрафларын карадылар, ә иң мөһиме – аек булу-булмауларын ачыкладылар. Кыска гына вакыт эчендә берничә кешенең руль артына исерек килеш утырганлыгы, “права”сыз һәм “техосмотр”сыз йөрүе беленде. Бу очракта инспекторлар белән уртак тел табарга тырышу да файдасыз. Беренчедән, тикшерү урынына ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеге җыелган. Икенчедән, бу хәлләрне ике дистә журналист күзәтә. Тикшерү узган урынны урап үтү мөмкинлеге дә юк. Полиция экипажлары күрше урамнарда да кизү тора. “Мондый тикшерүләр атна саен уздырылачак”, – дип кисәтте идарә башлыгы Рифкат Миңнеханов.
Дөрес, ЮХИДИ идарәсенә журналистларны җыюның төп сәбәбе 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк үзгәрешләргә бәйле иде. Көзнең беренче көненнән юл йөрү кагыйдәләрен бозган йөртүчеләргә кырысрак җәза бирә башлаячаклар.
Моннан ары 100 сумлык штрафлар бетә. Тизлекне рөхсәт ителгәннән сәгатенә 20 чакрымга арттырган кешеләргә дә җәза бирелми. Аның каравы, минималь штраф күләме 500 сумга җитә. Тизлеген 20-40 чакрымга арттырган (элек 300 сум иде), документсыз яки иминиятләштерү полисыннан башка йөргән (100), теркәлмәгән машина руле артына утырган (300) кешеләргә әнә шундый штраф салалар. Тизлеген рөхсәт ителгәннән сәгатенә 60 чакрымга арттырган кешеләрнең “права”сын да алырга мөмкиннәр. Йөртүчеләрне юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләргә зуррак штраф салынуы сөендерсә генә инде. 1 сентябрьдән андыйларга 500 сум түләргә (200 сум урынына) туры киләчәк. Каеш эләктермәгән өчен – 1 мең (500), ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3 мең сум (1500) штраф сала башлаячаклар. “Әлеге үзгәрешләр вәзгыятькә зур йогынты ясаячак, – дип өметләнә полковник Миңнеханов. – Быел Татарстанда каеш һәм махсус утыргыч белән бәйле 200 мең кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Ә статистика буенча авария вакытында йөртүчеләрнең – 6, пассажирларның 30 проценты каешларын эләктермәгән була”.
Үзгәрешләрнең игътибарны иң нык җәлеп иткәне исә исерек йөртүчеләргә биреләсе кырыс җәзалар белән бәйле. Хәзер “права”ны 1,5 елга алу белән генә чикләнмичә, аларга 30 мең сум штраф та салалар. Инде икенче тапкыр эләгәсең икән, җәяү йөрү вакыты 3 елга сузыла, штраф исә 50 мең сумга җитә. Шуңа күрә хәзер исерек килеш йөрү кесәгә дә сугачак. Җитмәсә, “права”сын бер елдан артыграк вакытка алдырган кешеләргә яңадан руль артына утырыр алдыннан имтихан тапшырырга туры киләчәк. Быел Татарстан инспекторлары салган килеш руль артына утырган 13 мең кешене эләктергән. Билгеле булганча, күптән түгел аеклык мәсьәләсендә тагын бер үзгәреш булды – 0,16 промилле турында закон гамәлгә керде. “Бу хәл бер ай элек булды, әмма вәзгыять үзгәрми. Исерекләр кимеми, – ди Миңнеханов. – Промилле кире кайты, әмма бу әле салган килеш руль артына утырырга ярый дигән сүз түгел. Үзебездә бер тәҗрибә уздырдык. 0,33 литр сыра эчкән кешедә җиһаз 0,23 промилле күрсәтте. Шуңа күрә теләсә нинди таблицаларга ышанырга киңәш итмим”.
ЮХИДИ вәкилләре генә түгел, белгечләрнең дә күбесе закондагы үзгәрешләрнең вакытлы һәм кирәкле чара икәнен әйтә. Дөрес, башкачарак фикерләр дә бар: штрафларның артуы юллардагы ришвәт күләмен дә арттырырга мөмкин. Монысында да хаклык бар. Тик ничек кенә мөһим булмасын, ришвәтчелек проблемасы юллардагы куркыныч вәзгыятьтән барыбер әһәмиятлерәк була алмый.
Илнар ХӨСНУЛЛИН
в„–--- | 01.09.2013