Кечкенә балага күз-колак булып бетәргә бик кыен. Сабыйлар көтмәгән-уйламаган җирдә дә үзләренә “маҗара” таба, курку хисенең ни икәнен белмичә, алар әллә кайларга керә-менә. Шуңа да балаларның имгәнү очраклары бик еш күренеш.
Статистикага күз салсаң, нәниләр күбрәк пешеп, караваттан егылып, ишеккә кулларын кыстырып җәрәхәтләр ала. Соңгы 5-6 елда исә тәрәзәдән егылып имгәнүчеләр исәбе арткан. Җәй җиттеме, әле бер, әле икенче шәһәрдән мондый фаҗигале очраклар турында хәбәрләр килеп ирешә башлый.
Ешрак тәрәзәдән 1 яшьтән (баланың йөри башлаган вакыты) алып 5-6 яшькә кадәрге нәниләр егылып төшә. Мондый очраклар бигрәк тә соңгы елларда артып китүе ни белән бәйле соң? Фаҗигаләр пластик тәрәзә куйдыру таралыш алгач күбәйгән икән.
Яңа тәрәзәләр уңайлы да, җылыны да яхшы саклый. Шул ук вакытта кечкенә балалары булган кешеләр өчен алар зур куркыныч тудыра. Заманча җайланмаларны нәниләр дә бик җиңел ача һәм, нәтиҗәдә, аларның гомеренә куркыныч яный.
Республикабызда балаларның тәрәзәдән егылу очраклары әледән-әле булып тора. Агымдагы ел да чыгарма булмады. Җәйнең кызу килүе дә мондый хәлләрне арттырды. Беренче фаҗигале очрак 1 июнь көнне Казанда булды. Өч яшьлек сабый әнисе күрмәгәндә тәрәзә төбенә менеп, өченче каттан егылып төшә. Сөенечкә, ул авыр тән җәрәхәтләре алмаган. Мондый очракларда баланың исән-имин калуы чыннан да бәхет. Күп вакытта нәнинең гомерен саклап кала алмыйлар.
Шулай ук балалар тәрәзәдән Түбән Кама, Алабуга, Минзәләдә егылып төште. Соңгы фаҗигале хәл әле узган атна ахырында гына Менделевскида булды. Икеяшьлек бала бишенче каттан егылып төшеп, алынган җәрәхәтләрдән үлде. Түбән Камада, Алабугадагы очракларда да тәрәзәдән егылган нәниләрнең гомере өзелде.
Нарасыйның тәрәзәдән егылып төшүендә кем гаепле? Күпләр әти-әнине сүгәргә ашыгыр. Әлбәттә, аларның гаебе зур – карап, саклап җиткермәгәннәр. Әмма күп очракларда мондый хәлләр имин гаиләләрдә булган. Берәүләр балаларын берничә секундка гына күздән ычкындырган, икенчеләренең өе тулы бала – башкаларын караган арада, берсенә игътибар җитеп бетмәгән.
Фаҗигаләрнең күбесенә тәрәзәгә куелган москит челтәре сәбәпче булган. Бала бу җайланмага таянып, куркыныч янауны сизми. Москит челтәр исә ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгын чыдата алмый. Нәтиҗәдә, барысы да аяныч тәмамлана.
Баланы бер генә минутка да үз яныңнан җибәрмичә тотып та булмый. Шуңа да бүген кечкенәләрне җәрәхәтләрдән саклаучы җайланмалар бик күп. Һәр балалар кибетләрендә өстәл почмакларына бәрелүдән, электр розеткаларына бармак тыгудан, шкаф ишекләренә кул кыстырудан саклаучы чаралар сатыла. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен дә тоткычларга махсус йозаклар куйдыртып була. Аллаһы Тәгалә “сакланганны саклармын” дигәнне онытмыйча, ата-ана сабыйларының иминлеген вакытында кайгыртсын иде.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
в„–--- | 01.09.2013