03.09.2013 Авыл
Нурлат муниципаль районының Ерепкино авылында яшәүче Абрамовларның бакчасында күптән түгел алмагач чәчәк аткан. - Алмагачта беренче тапкыр чәчәкләр күргәч, курка калдым. Гадәттә халыкта мондый хәлне яхшыга юрамыйлар.
---
в„–--- | 03.09.2013

Әмма тормыш иптәшем белән сәбәпләрен эзли торгач, моны агачның стресс кичерүе аркасында килеп чыккан хәлдер, дип уйладык, - ди хуҗабикә Елена Петровна.
Эш шунда, 7 яшьлек алмагачны Абрамовлар быел язын күчереп утырткан булганнар. Җәй буена алмагач яңа урында тамыр җибәргәндер һәм соңга калып булса да чәчәк аткандыр, диләр үзләре.
Бу хакта “Дуслык” хәбәрчеләре җиткерә.
---
в„–--- | 03.09.2013