Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Ришат Төхвәтуллин – өстәмә концерт!

$
0
0
03.09.2013 Мәдәният
1 октябрьдә УНИКС концертлар залында татар-башкорт эстрадасында “йолдыз” булып атылган яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин кабат концерт белән чыгыш ясый. Бу концертның үзенчәлеге шунда: ул Ришатның беренче концерт программасы белән хушлашуы. Узган сезонда исә Ришат аны Казан тамашачысына 3 тапкыр күрсәтте һәм концертлар 3 се дә шыгрым тулы залларда үтте.

Инде менә тамашачыларның күпсанлы сораулары буенча - өстәмә концерт! Концертта яшь җырчылар, “Мирас” инструменталь ансамбле, биючеләр төркеме катнаша. Программаны Замирә Гәрәева алып бара. Билетлар – УНИКС кассасында, шәһәрнең “Кассир.ру” һәм “Соncert.ru» кассаларында.

Билет бәясе: 500 – 1500 сум.

Белешмәләр өчен: 8(987) 296-06-27.

Ә 4 октябрьдә исә Ришат Төхвәтуллин Норлат (ГДК), 5 октябрьдә - Самара (ДК Кирова), 7 октябрьдә - Кулатка (РДК), 8 октябрьдә - Ульяновск (Филармония) шәһәрләрендә чыгыш ясый.


---

в„–--- | 03.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>