Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Фәрид Мифтахов - алтын йөрәкле укучым

$
0
0
06.09.2013 Хатлар
Гомерем буе милләтемә хезмәт итәм. Бар тормышымны туган телебезгә - татар теленә багышладым.Төрле мәктәпләрдә 3 дистә елдан артык укыту чорында меңләгән балаларга татар халкының тарихы, аянычлы язмышы, асыл уллары һәм кызлары турында сөйләдем. Халкыбызның әдәби һәм мәдәни тормышы хакында әллә никадәр ачык дәресләр, мастер-класслар, очрашу кичәләре уздырдым.

Телебез язмышы өчен борчылып төрле газета-журналларга очерклар, мәкаләләр яздым. Заман белән бергә атлаганда гына укучыларымның кызыксынулары артуын тоеп үзем дә интернетта утырырга, төрле мультимедиа чаралары, интерактив такта белән эшләргә өйрәндем.

Интернет – гаҗәп мавыктыргыч нәрсә. Һәр дәрескә әзерләнгәндә, ниндидер кызыклы материаллар тупларга кергән көннәрнең берсендә бик үзенчәлекле шәхес белән таныштым. Челтәрдә Фәрид Мифтахов дигән меценатның язмасына юлыктым. “Болгар радиосы”нда әниләр көненә “Әнием, сөйкемлем” фото конкурсы башлады. Конкурска кушылырга соң түгел. Бүген үк әниең белән бергә төшкән иң матур, иң үзенчәлекле фотоңны bolgarradio@mail.ru адресына җибәр” дип язылган иде анда. Икенче көнне дәрестә нәкъ әниләр турында инша язасыбыз булганга, бу хакта укучыларыма да сөйләдем. Алар миңа катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Конкурска материаллар җибәргәч, башланды хәлләр. Укучыларым күпләп тавыш бирә башлагач, әниемнең фотосы бөтенләй югалды. Шул хакта берничә җөмлә язып, Фәрид Мифтаховка юлладым: ”Бу дөрес бәйге түгел, ахры”, - дип. Минем кебекләр йөзләгән иде шул анда, җавап та язмас инде шундый зур кеше дигән уй да китмәде башымнан. Әмма мин хаклы булып чыкмадым, бик уңай җавап алгач, Фәрид Фәиз улының эшчәнлеге белән чынлап торып таныша башладым. Шулай итеп Татарстан Дәүләт Советы депутаты бик күп дәресләрдә безнең фикердәш, әңгәмәдәш булып китте.Укучыларым белән үзебезчә гади итеп без аны “Депутат абый” дип йөртәбез, бәхәсле мизгелләр булганда,”депутат абый ничек уйлый, депутат абый ничек бәяли, депутат абый бу очракта нинди изге эшләр башкара” дип аның интернеттагы Телдән журнал мәкаләләренә тукталабыз, фикер алышабыз.

Нинди генә язучы иҗатын өйрәнергә тотынсак та, безнең дәресләрдә күренми торган кунак булып яңа укучым Фәрид энем утыра кебек. Менә хаксыз рәвештә 16 ел гомерен тоткынлыкта уздырган шагыйребез Хәсән Туфан иҗаты. Андый язучыларыбыз да бихисап бит! Төрмәдә утырган һәр кеше дә начар дигән сүз түгел әле. Фәрид энем дә ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә ярдәм кулы сузган олы йөрәкле шәхесләребезнең берсе икән бит! Юкка гына Мәскәүдә узган элек ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә ярдәм итүче Бөтенрәсәй меценатлар Ассамблеясе съездында катнашмагандыр?!

Ятимлектә үскән Г.Тукай, Н.Дәүли, И.Гази иҗатларын узганда да, яңа укучым дәреснең иң биек ноктасын куя. Кемнәрдер үз балаларын ташлап калдырганда, ятим нарасыйларны яхшы гамәлләре, матди ярдәмнәре белән сөендергән, халкыбызның теле, дине, тарихы өчен җан атып бик күп эшләр башкарып та, гади, тыйнак булып калган Фәрид ул.

Тел-әдәбият укытучысы буларак, укучыларыма халкыбызның онытылып барган алтын баганадай уллары турында еш сөйлим. Яңа укучым бу яктан да өлгер. Татар театрына нигез салган Габдулла Кариевның 125 еллыгы уңаеннан китап чыгаруда матди ярдәмне беренчеләрдән булып Фәрид энем оештыра, юбилей тантаналарында катнаша. Бүгенге көндә ул иң күп хәйрия, химаячылык эшләре белән үрнәк торган шәхес тә!

Дәресләрдә татар теленең киләчәге хакында еш сөйләшәбез, татар гаиләсен саклау чаралары турында бәхәсләшәбез. Анкета сорауларына һәркем үз уйлаганын язды. Ярдәмгә тагын депутат укучымны чакырдым: “Үз туган телеңә, аның мәдәниятенә мәхәббәт гаиләдә бөреләнә. Ике канатлы очар кош кебек, милләтебез һәм динебез дә янәшә барса гына, халкыбыз киләчәктә матур яшәр”- дип язды ул да безнең сорауларга. Күп дәресләремдә алдынгы бу укучымның үзен әле сыңар тапкыр күрмәсәм дә, җавапларына 5ле куясы килү теләге еш уянды миндә. Әйтерсең лә, ул мин әйтәсе фикерләрне алдан укый да, мин аны куәтлим генә!

9 нчы сыйныфта татар халкы, әдәбияты һәм Коръән темалары өйрәнелә. Балалар белән Хаҗ кылу, дингә мөнәсәбәт хакында сөйләшәбез.Укучыларыма: “Сезнең Ислам диненә каршыгыз нинди, ул безне нәрсәгә өйрәтә ала?” дип сорау куям. Интернеттагы укучыма-Фәридкә дә шул ук сорау.

“Атнага бер генә тапкыр булса да мәчеткә кереп саф татар телендә вәгазь тыңлаган кеше начар юлдан китмәс”.

“Татар телен саклау өчен мин бүген нәрсә эшләдем әле дип һәркем үзенә сорау бирергә тиеш. Моның өчен татар телендә китаплар укырга, матбугат белән танышырга, төрле тапшырулар карарга, аралашырга кирәк.” Әлбәттә , интернет аша танышкан укучыма бу җаваплары өчен 5ледән дә ким куеп булмас иде.

1 ел элек менә шундый төпле фикер йөртә торган булдыклы укучымны таптым мин. Әле җитмәсә мин студент чакларымда укыткан мәктәптә - Казан шәһәренең 48 нче мәктәбендә дә укыган булып чыкты. Ул язган мәкалә, истәлекләрне хәзер һәр көн күзәтеп барам, кайчакларда үзем дә Фәрид күтәргән сорауларга җавапны шигърият теле белән бирәм, матур, мәгънәле эшләренә сокланам, киңәш-теләкләремне ирештерәм.

Намусы чиста булу белән таң калдырган җитәкчеләр күп түгел. Шулар арасында укучымның булуы горурлык уята. Намазын калдырмый, изге сәфәрләрдә –Хаҗ кылып, Болгар, Биләрдә булып, догаларын ирештергән, үзе дә туган ягында әнисе Әминә апа истәлегенә мәчет төзеткән. Газиз җиребезне кадерләп саклауда изге гамәлләр-теләкләр белән янган укучым да ул.Соңгы вакытта туган авылын сулы итү хыялы белән яши. Бирсен Ходай!

Фәрид Фәиз улы Мифтахов - бүгенге көндә ни генә эшләсәм дә фикер алышырдай, уңышларымны күреп сөенердәй, иҗатымны бәяләрдәй чын зыялы алтын йөрәкле укучым ул! Көннәрең якты, уңышларың күп булсын, Фәрид энем!

Тирән хөрмәт хисләре белән укытучы апаң - РФнең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзетуллова, Буа шәһәре, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәп.

Гөлнур Айзетуллова


---

в„–--- | 06.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>