8 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә Россиянең 80 субъектында 7 меңнән артык сайлау кампанияләре узачак. Шул исәптән Татарстанның 33 районында да өстәмә муниципаль сайлауларга соңгы әзерлек бара.
Бүгенге көндә участок комиссияләре сайлаучылар исемлекләрен тәгаенләү һәм тавыш бирү өчен биналарны җиһазлау белән мәшгуль. Сайлаулар республикадагы 7 608 сайлау округының 264сендә узачак. Муниципаль сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә 38 территориаль һәм 172 участок сайлау комиссияләре җәлеп ителгән. Җирле депутат кәнәфиләренә барлыгы 512 кандидат дәгъва кыла.
“Бердәм Россия” партиясе кандидатлары иң күпсанлысы - алардан 239 кеше теркәлгән. ЛДПРдан - 121, КПРФтан - 49, “Гадел Россия”дән - 25, “Россия коммунистлары” партиясеннән 22 кандидат исәпләнә. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, иң көчле кандидатлар “Бердәм Россия” партиясеннән булачак. Әмма башка партияләрдә дә аларга көндәш булырдай актив дәгъвачылар барлыкка килә, ди ул.
Берничә көннән узачак сайлаулар 2014-2015 еллардагы Татарстан парламенты һәм республика Президенты сайлауларының үзенә күрә репетициясе булачак.
---
в„–--- | 06.09.2013