“Җәйге вакыт”та яшәргә өйрәнеп беттек кенә дигәндә, Дәүләт Думасы депутатлары “кышкы вакыт”ка күчүне кире кайтарырга булган. Түрәләр сәгать телләрен күчерүнең төп сәбәбен 2014 елда Сочида узачак Олимпиадага бәйләп аңлата. Бактың исә, Европа илләре белән Россия арасындагы өч сәгатьлек вакыт аермасы чит ил тамашачысына уеннарны күзәтеп барырга комачау итәчәк икән.
Октябрьгә кадәр “кышкы вакыт“ка күчү-күчмәү мәсьәләсе төгәл билгеле булырга тиеш. Сәгать телләрен “кышкы вакыт“ка күчерү тәҗрибәсе безнең илдә 1981 елдан – Совет заманыннан бирле кулланыла. 2011 елда ул чактагы Президент Дмитрий Медведев тәкъдиме белән бу күренеш туктатылып торды. Моның сәбәбен вакыт күчерүнең, кеше сәламәтлегенә зыян салып, стрессларга китерүе белән аңлаттылар. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? Гомумән, яңадан “кышкы вакыт”ка күчү кирәкме?
Тәүфыйк Сафин, Казанның 12 нче номерлы хастаханәсе баш табибы:
– Кеше гасырлар буе бер төрле режимда яшәп ияләшкән. Адәм баласының яшәү, эшләү, ял итү шартлары – барысы да вакытка бәйле. Аны гасырлар буе алмаштырмаганнар. Үзебезнең мөселман кешесенең дә бөтен көн тәртибе вакыт белән тыгыз элемтәдә. Закон кабул итеп кенә кешенең яшәү рәвешен үзгәртү мөмкин түгел. Табигатькә дә каршы килеп булмый. Сәгать теле күчкәнгә карамый, кеше барыбер элекке вакытында йокыга китә. Чөнки аның организмы үз режимында яшәргә өйрәнгән. Баш мие эшләвенең дә үз программасы бар. Кайчан эшләргә, ял итәргә, сөенергә, көенергә икәнлеген дә һәр кешенең баш мие үзе билгели. Бу – адәм баласына бала чактан ук салынган генетик программа. Аны берничек үзгәртеп булмый. Үзгәртергә тырышкан очракта, ул неврозга китерәчәк. Шуңа күрә мин безнең ил территориясендә сәгать күчерүне кертүгә тулысынча каршы.
Айгөл Бәдретдинова, ТНВ каналында “Һава торышы” тапшыруы алып баручысы:
– Нинди дә булса үзгәреш кертер алдыннан, түрәләр иң элек яхшылап уйласын иде. Тәҗрибәләр кирәкми. Йә “җәйге вакыт“та гына калыйк, йә булмаса инде, тулысынча “кышкы вакыт”ка күчик. Бер сәгать исәбеннән икенчесенә “сикереп” йөрүнең бер уңай ягын да күрмим. Өлкән яшьтәге кешеләр аеруча тилмерә. Аларның организмнары бик сизгер бит. Сәгать телләрен күчерү нәтиҗәсендә төрле чирләр дә арта. Күп кеше әнә шуннан зарлана. Шәхсән үзем сәгать күчерүне, Аллага шөкер, яхшы кичерәм.
Люция Галимуллина, эшмәкәр:
– Түрәләр рәхәтләнә инде бездә. Һәрберсенең – үз капризы. Медведев Президент булганда, халыкның сәламәтлеген кайгырткан булып, “кышкы вакыт“ка күчүне бетереп аткан булды. Путинга бу ошамаган, күрәсең. Яңадан “кышкы вакыт“ка күчәргә булган. Бала-чага уены белән бер бу, билләһи. Бәлки, хәзер “полиция”не яңадан “милиция” дип үзгәртергәдер? Кызык бит!
Фәния Насыйрова, пенсионер:
– Бер вакыттан икенчесенә күчеп йөрү сәламәтлеккә зур зыян сала. Без хәзерге режимга ияләшкән инде. Шәхсән мине ул тулысынча канәгатьләндерә. Шуңа күрә “кышкы вакыт”ка күчүне кирәк санамыйм. Бар да ияләнгән тәртиптә барса, яхшы булыр иде.
в„–154 | 21.09.2013