Җанга тигән уфалла арбасы турында язуымның кечкенә генә тарихы бар. Сугыштан соң туган чор балаларының бик азына гына тимәгәндер ул нужа арбасына җигелүләр. Җан асрыйм, яшим дигән кешеләр ат, сыер яки үгез урынына үзләре җигелергә мәҗбүр иде шул ул чакта. Җир тешләп йөк тарткан чакларны безнең буын үлгәнче сөйләячәк. Бу зарлану да түгел, мактану да була алмый.
Бу – безнең чор кешеләренең яшәү рәвеше иде. Шуңа да мин үзәкләргә үткән тормышның онытылмас бер образы булган уфалла арбасы турында шигырь язмый булдыра алмадым. Яздым да ул чакта яздырып укыган шәхси бер газета редакциясенә юлладым. Хатымда, бу шигырьне көйгә салып, берәр җыр чыгара алмассызмы, дигән фикеремне дә әйттем. Ләкин күпме генә көтсәм дә, ни шигырем дөнья күрмәде, ни бер кәлимә сүз белән җавап хаты килеп ирешмәде. Аның каравы дөньяга “Уфалла арбасы” дигән җыр тарала башлады. Ләкин аның авторы мин түгел идем. Сүзгә-сүз минем шигырем дип һич кенә әйтәсем килми. Әмма күңелдә бер төен утырып калды. Газета редакциясендәгеләр миңа бер рәхмәт сүзе әйтеп хат кына җибәргән булсалар да, күңелгә ул кадәрле үк авыр булмас иде.
Хөрмәтле “Ватаным Татарстан” редакциясе! Шигыремне дөньяга чыгарырга булыша алсагыз, сез миңа күңелдәге авыр төердән котылырга ярдәм итәр идегез.
Рәхилә Маликова.
Биектау районы Олы Битаман авылы
Уфалла арбасы
“Уф, Алла!”– дип күп әйттердең,
И уфалла арбасы.
Авыр сугыш елларында
Булдың яшәү чарасы.
Нигә сиңа уфалла дип
Исем куштылар икән?
Сине тартып чиләнгәнне
Үзең дә сиздең микән?
И уфалла арбасы!
Бигрәкләр дә авыр иде
Үргә каршы барасы.
Елаттың да, ашаттың да
Син – уфалла арбасы!
Төпкә җигелеп сине тартты
Сугыш чоры баласы.
Сыерны да бетертмәдең,
И уфалла арбасы!
Бигрәк авыр үлән төяп
Сине тартып барасы.
Үпкәләмә безгә бүген
Йөзебезне чытканга.
Коткардың бит син халыкны
Газраил якадан тотканда.
“Уф, Алла!”– дип әйтсә әйтте,
Халык бырыбер тырышты.
Арып гаҗиз булган чакта
Уфалланы орышты.
Арба гаеплемени соң,
Заманы шундый булгач.
Хәйран калып искә алабыз
Тормышлар җиңеләйгәч.
Майламаган көпчәк тавышы
Һаман колак төбендә.
Арып алҗыган әнием
Төшкә керә бүген дә.
Балаларны саклар өчен
Авырлыкка түзделәр.
Туңдырмады, ач итмәде
Безне газиз әниләр.
И уфалла арбасы,
Авыр булды тартасы.
Нинди ачы михнәтләргә
Түзде адәм баласы.
Уфалланы бик тарттылар,
Булса әле тартырга.
Булмаганда туры килде
Җилкә белән ташырга.
Уфалланың газаплары
Искә төшә хәзер дә.
Авыр еллар истәлеге
Булып калды хәтердә.
Уфалланы машиналар
Алыштырдылар бүген.
Кара болыт капламасын
Кабат илебез күген.
И уфалла арбасы,
Халыкның моң-зарын төяп,
Хәтердән төшеп калмыйча,
Киләсең чорлар буйлап.
Рәхилә МАЛИКОВА
в„–154 | 21.09.2013