Русиянең хезмәт министры эшсезлек белән көрәшү өчен кайбер шәһәләрдәге халыкны башка төбәкләргә күчерергә тәкъдим итә. Кайберләүләр бу програмны Столыпин реформасына тиңли. Әлеге реформалар сәбәпле күп кенә татарлар хәзер дә үзләрен чит җирдә килмешәк булуын сизеп яшәргә мәҗбүр.
Татарстанның Чаллы каласы кебек халыкның күпчелеге КАМАЗ кебек бер ширкәттә эшләгән шәһәрләрдә эшсезлекне бетерү өчен Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин халыкны башка төбәкләргә күчерергә тәкъдим итә. Хәтта күченүгә хакимият финанс яктан ярдәм итәчәк икән. Аның инде чыгымнарын да санап куйганнар. Ул Русия казнасына 15 миллиард сумга төшәчәк.
Күченү өчен Ерак Көнчыгышны сайлаганнарга 400 мең сум, ә калган төбәкләр өчен 200 мең сум бирәләчәк. Гаиләсе белән китүчеләргә бу акчалар күбрәк каралган.
Бу программага барлыгы 85 мең кеше эләгергә мөмкин. Русиянең 342 шәһәрендә бары бер яки ике генә эре ширкәт урнашкан һәм анда нигездә эшсезләр саны аеруча күп. Топилин аларны киметү програмын Русия премьеры Дмитрий Медведевка тәкъдим итте. Төбәкләр үсеше министрлыгы да бу тәкъдимне хуплавын әйтә.
Министрның әлеге тәкъдименнән соң күпләр Столыпин заманын искә төшерде.
Мисал өчен, Төмәннән Бибинур Сабирова язуынча, әлеге реформа татарны таркатуга китергән.
“Халкыбызны бүлгәләү сәясәте Себергә Столыпин реформасы буенча килеп урнашкан кешеләрнең 4-5нче буыны өчен үзе бер көтелмәгән җәза булып калкып чыкты – XX гасыр башында әби-бабаларын үз куенына алган шушы җирдә туып үскән, шушы җирдә тир түгеп хезмәт иткән Казан татары бүгенге көндә кече ватаны саналган Себердә килмешәк булуын сизеп-тоеп яшәргә мәҗбүр”, ди ул.
Столыпин реформасына күрә Себер якларына күчеп килүчеләр арасында татарлар аеруча күп булган. Ул Себергә күчкән кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга вәгъдә иткән. Мәсәлән, хөкүмәт һәр ир-атка бер гектардан артык җир бирергә, йорт салырга, ат-сыер алырга мөмкинлек тудырырга тиеш булган. Илле сумлык дотация дә вәгъдә ителгән. Ул авыр елларда күпләрнең ни сәбәпле шундый ерак юлларга кузгалганын аңларга була.
Столыпин реформасы буенча килгән татарларның барысы да инде күптән бакый дөньяда. Аларның балалары, хәтта кайбер оныклары да якты дөнья белән хушлашкан. Дөрес, кайбер оныклары әле исән-саулар һәм иң мөһиме, аларның кайберәүләре әти-әниләренең, әби-бабайларының күчеп килү турында сөйләгәннәрен хәтерли.
Мисал өчен Омскины алганда, анда башта берничә ир-ат килгән. Аларга Большеречье район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта җир күрсәтелгән. Тирә-ягында куе урманнары, балыклы күлләре, иген игерлек кырлары булган җир күчеп килергә ниятләүчеләргә ошаган, яшәү өчен уңайлы булыр дип табылган. Алар килеп урнашу турында килешү имзалаганнар, аннан соң Татарстанга кайтып, гаиләләрен алып килгәннәр.
Бу хакта Апас районының Олы Күккүз авылыннан килгән Фәхриниса һәм Ибниәмин Ибраһимовларның оныгы Габделәхәт әфәнде сөйләде.
“Безнең бабайларыбыз килгәндә аларга бирелгән җирдә хөкүмәт тарафыннан өч кенә кое казып куелган була. Бер генә йорт та булмый. Кешеләр буш җиргә килеп төшәләр.
Ибниәмин Ибраһимов белән Омски ягына аның якын туганнары да күчеп килә: ике энесе – Идиатулла белән Гарифулла, сеңлесе Хупҗамал. Барсының да гаиләләре ишле булган, энеләренең алтышар, сеңлесенең тугыз баласы булган. Алар барсы да Большеречье районында бирелгән урынга килеп урнашкан.
Криводаново авылында яшәүче Хәлимә ханым Минкашева мәрхүмә каенанасы Шәмсеҗиһан әбинең сөйләгәннәрен исенә төшерде.
“Татарстаннан килгәндә аңа дүрт яшь булган. Бала юл буе: “Без яңа йортка күчәбез”, дип сөйләп килгән. Килеп җиткәч, җир йортка кергәннәр. Кыз чишенми дә, утырмый да икән. “Юк, без яңа, матур йортка күчәбез” дип әйткәнен сөйли иде каенанам”, ди Хәлимә ханым.
Бибинур Сабирова сүзләренчә, вәгъдә ителгән (подъемный) акчалар күпкә ким булып, аны да әле азлап-азлап кына озакка сузып биргәннәр, алу өчен Төмәнгә килеп атналар буе акча түгеп көтеп ятырга туры килгән, шулай итеп, ул акчаларның бернинди әһәмияте калмаган.
Ландыш ХАРРАСОВА
в„– | 21.11.2013