Татарстанның бер авылында яшибез. Йортыбызга газ да кергән, су да бар, юллар да начар түгел. Тик менә улым гына өйләнергә ашыкмый. Быел 32 яшен тутыра инде.
Мәктәптә укыганда йөргән кызы булмады. Бер кыз белән очраша башлаган иде, тегесе Казан егетенә кияүгә чыгып куйды. Балам бер дә кеше күзе төшмәслек түгел анысы. Тик һаман да өйләнә алмаганына эчем поша. Безнең дә яшь бара, оныклар сөясе килә. Газетага игълан да биреп карадым, тик авылга кайтырга теләүче генә юк. Улым шәһәрне яратмый. Өйләндереп булырмы, юкмы?
Миңнегөл Гатина
Борис ХАФИЗОВ (ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары):
– Бу – күптәнге проблема. Элек-электән кызлар шәһәргә омтылды. Соңгы елларда авылда яшәү өчен уңайлыклар тудырыла башласа да, эш булмау проблемасы калды әле. Без ялгызларны парлы итү уңаеннан төрле юнәлештә эш алып барабыз. Мәсәлән, Мамадыш районында танышулар клубы эшли башлады. Районда 500дән артык ялгыз кеше исәпләнә. Шуның 100дән артыгы танышу өчен анкета тутырган. 6 пар исә бергә гаилә корып җибәргән.
Резедә МӘРДАНОВА (психолог):
– Ирләрнең өйләнергә теләмәве гаиләдән килә. Әгәр дә әти-әни балалары янында еш ачуланыша, кычкырыша, хәтта сугыша икән – балаңның озак өйләнмичә яки кияүгә чыкмыйча йөрүен көт тә тор. Моңа хәтта тирә-юньдәгеләрнең бәхетсез тормышы да тәэсир итәчәк. Кайчак егетләрне кызларның: “Миңа кайчан өйләнәсең? Кайчан хатының булам инде?” дигән сораулары да кире уйларга мәҗбүр итә. Ирләрне болай итеп туйдырып бетерергә кирәкми. Шул вакытта ул: “Бу кызга ир түгел, кияүгә чыгу кирәк”, – дип уйлый башлый. Әти-әнисе исән чагында кайбер егетләр өйләнү турында уйлап та карамый.
Наилә ҖИҺАНШИНА (ТР Мөслимәләр берлеге рәисе):
– Озак еллар парларны кавыштыру белән шөгыльләнәбез. Әгәр дә егет кеше авыл җирендә яшәсә дә, хәлле, үз эше бар икән – аңа кызлар болай да кияүгә чыгачак. Кайбер егетләргә мөстәкыйльлек җитми. Авыл җирендә яшәүче пешмәгән, җебегән егетләргә яр табуы кыен. Билгеле, андыйларны әнисе җитәкләп йөри. Шуңа күрә аларга кызлар кияүгә чыкмый да. Көчле ир-ат икән, йортында барлык уңайлыклар тудырылса, кызлар авылда да яшәргә риза. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Ир кеше һәрвакыт хатын-кызга уңайлыклар тудырырга тиеш. Кайнар су, ванна, мунча булдыру иң мөһим шартларның берсе булып тора.
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин (“Гаилә” мәчете имамы):
– Пәйгамбәребез, баланың вакыты җиткәч, әти-әнисе аны өйләндерергә тиеш, ди. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитми дип кенә утыру да дөрес түгел. Бала үсә башлагач, ата-ана уйланырга тиеш. Бу тәрбиядән килә. Баланы кече яшьтән үк гаилә корырга өйрәтү, аңа барысын да аңлату зарур. Ата-ана тырышлыгы белән дә бала өйләнми икән, димәк, вакыты җитмәгән дияргә була.
Зөлфәт ЗИННУРОВ (җырчы):
– Күрше авылга ешрак йөрергә кирәк. “Күршенең тавыгы да күркә булып күренә”, – диләр бит әле. Бу егеткә барырга теләүче кызлар да бардыр, бәлки. Бу егетнең барысы да үз кулында. Элегерәк димчеләр булган. Әмма хәзер андый кешеләрне табу кыен шул. “Минем дус кызым бар, минем таныш егетем”, – дип кенә кешене димләп булмый. Димче ул – ким дигәндә өч буын нәселеңне белеп, сиңа кирәкле ярны табарга тиеш. Өйләнү, өйләнмәү – һәркемнең үз эше. Теләк кенә кирәк.
в„–190 | 22.11.2013