Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Гүзәл Сәгыйтованың авиаһәлакәт турындагы фикере 280 лайк җыйды

$
0
0
24.11.2013 Җәмгыять
Нәкъ 1 атна элек Казан аэропортында куркыныч авиаһәлакәт булды. Бу фаҗига барыбызны да тетрәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Игътибарыгызга журналист Гүзәл Сәгыйтованың уйланулары.


Моңсу көн... Сагышлы көн... Шәхсән синең тормышыңда күңел еларлык бернинди вакыйга булмаган да кебек, барысы да шул килеш, элеккечә. Ләкин кичәге фаҗига азрак уйлый белгән һәр кешенең халәтенә тәэсир итми калмагандыр. Әле кичә генә ашыга идек, чаба идек, якын кешеләргә уйламыйча кырыс сүзләр дә ычкындыргаладык, безне көткәннәргә шалтыратырга да оныттык һәм башкалар, һәм башкалар... Бүген инде яшәү башкача ритм алды, башка яссылыкка күчте. Җирдәге тормышның вакытлыча икәнен аңлау барлыкка килде, сөйләмебездә "тәкъдир", "язмыш" дигән төшенчәләргә урын ныграк бирелде, Ходай искә төште... Аңарга ныграк сыенырга теләк туды... Ләкин бу уйлар, бу омтылышлар вакытлыча. Яңа көн, яңа атна, яңа ай туар – элекке тормыш рәвешенә кайтачакбыз. Кемдер алданрак, кемдер бераз соңрак. Барысы да элеккечә дәвам итәчәк. Яңа югалтуга кадәр...

18 ноябрь 2013.


---

в„–--- | 24.11.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>