Пәнҗешәмбе көнне Россия Хөкүмәте сайтында энергетика тармагының 2030 елга кадәр үсеш планы урнаштырылды. Анда төзелергә һәм киңәйтелергә тиешле 9 атом электростанциясе исемлеге дә китерелгән. Исемлеккә Түбән Кама районында төзелә башлаган станция дә эләккән. Җәмәгатьчелекнең риза булмавы сәбәпле, аны төзү 1990 еллар башында туктатылган иде.
Татарстандагы станция төзелешен торгызу-торгызмау карары әле кабул ителмәгән, шулай да “Росатом” дәүләт корпорациясе аны яңарту ихтималын инкарь итми. Сезнеңчә, Түбән Кама районында атом электростанциясе төзелешен торгызу кирәкме?
Альберт ГАРАПОВ, Татарстанның атом-төш үсешенә каршылык күрсәтү җәмгыяте рәисе:
– Бу – хаталы план. Ул халык мәнфәгатьләрен түгел, ә тар даирә кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгырта. Атом электростанцияләре төзү икътисадый яктан да, экология күзлегеннән дә – дөрес түгел. Алга киткән илләр алардан күптән баш тартты. Америка штатларында андый станцияләр төзү 70нче елларның урталарында ук туктатылды. Германия, Япония, Скандинавия илләре дә шулай эшләде. Япония хәзер “Фукусима” кебек станцияләр урынына океан буенда җил тегермәннәре төзи. Альтернатив энергия чыганакларын үстерергә һәм энергияне саклап тотарга өйрәнергә кирәк. Татарстанда электр энергиясенә ихтыяҗ юк. Әле совет чорында ук ул бездә кирәк булганнан ике тапкыр күбрәк җитештерелә иде. Ул чорда барлык заводлар да эшли, КамАЗ машиналарны ике тапкыр күбрәк җитештерә иде. Россиядә атом станцияләре челтәре булдыру планының дөрес төзелмәвен бу өлкәдәге башка белгечләр дә әйтте. Без бу фикергә каршы булуыбызны белдерәчәкбез. Каршылык акцияләре оештыруыбызны дәвам итәчәкбез. Мин бүген социаль-экология берлеге конференциясендә катнашам. Анда да бу мәсьәләне күтәреп чыгарга уйлыйм.
Фирая МОРАТОВА, Түбән Каманың “Туган як” газетасы баш мөхәррире урынбасары:
– Мин моңа каршы. Икътисадый яктан бу, әлбәттә, отышлыдыр. Әмма безнең төбәктә яңадан нәрсәдер төзү карарын кабул иткәнче шәһәр халкының нинди һава сулавын, нинди су эчүен килеп күрсеннәр иде. 80нче елларда партия Үзәк комитеты тарафыннан Түбән Кама төбәгендә башка бер генә завод та төземәү хакында карар чыккан булган. Шуңа күрә мондый эш булырга тиеш түгел. Япониядә “Фукусима” нәрсә күрсәтте? Японнар безнең кебек кенә түгел, алар җентекләп эшли торган кешеләр бит әле. Бездә ул кадәр төгәллек юк.
Рәүзил ХАҖИЕВ, “Генерацияләү компаниясе” оешмасы генераль директоры:
– Атом энергетикасын үстерүне яклыйм. Заман бездән шуны таләп итә. Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Әлбәттә, энергия җитештерүнең альтернатив чараларын да үстерү зарур. Әмма бүген электр энергиясенә булган ихтыяҗны алар белән генә канәгатьләндереп булмый. Атом энергетикасын үстерү мәсьәләне чишүнең бер юлы булып тора. Аның чыдамлыгы һәм куркынычсызлыгы проектның нинди булуыннан тора.
Рәшит ӘХМӘТОВ, “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире:
– Икътисадый яктан бу бик файдалы. Ул Татарстанны электр энергиясен җитештерүче куәтле төбәккә әйләндерә ала. Әмма безнең моннан табыш алуыбыз шикле, чөнки бу – федераль милек. Моннан тыш, Россиядә аварияләрнең, эшкә салкын карауның киң таралганлыгын исәпкә алсаң, бу фаҗигагә китерер дип уйларга да җирлек бар. Аннан килеп, бу, һичшиксез, зыянлы җитештерү. Акчаны “Иннополис” кебек проектлардан һәм нефтьне кабат эшкәртүне җәелдереп тә табарга мөмкин. 90нчы елларда әлеге станцияне төзүгә каршылык белдереп маршлар уза иде. 200 меңнән артык имза да җыелды, алар әле дә үз көчендә. Суверенитет өчен көрәш тә аны туктатуга сәбәп булды. Әгәр бүленү булса, республика станцияне радиоактив корал итеп куллана ала дип саналды. Бәлки, шундый марш, митингларны кабат үткәрергәдер?
в„–191 | 23.11.2013