Алар яшь, талантлы, бəхетле. Туфан Миңнуллин исемендəге Түбəн Кама драма театрының иң күркəм пары бу – гел балкып торган Гүзəл һəм гел шаян Юра.
Аларның өйлəнешүлəренə күплəр – курсташлары да, укытучылары да бик нык аптыраган дилəр. Уку елларында Гүзəл тəртипле «отличник» булса, Юра һəркемне оста итеп төп башына утыртучы, һəр ситуациядəн шома чыгучы бер «алдар егет» булган, имеш. Юк, Юра андый булмагандыр дип əйтə алмыйм, үземнең дə Юра сүзенə ышанып кəмит хəлгə тарыганым бар. Мемуарлар язарга туры килсə, ул хакта да язылыр əле. Ə алдый белүне артист өчен бик кирəкле сыйфат дип саныйм мин. Əгəр артист мине үзенең Хуҗа Насретдин икəнлегенə чынлап алдап ышандыра алмый икəн, артистмы инде ул?
1.«Миңа 2 яшь. Əнием Гүзəлия, əтием Виталий, апам Динə белəн туган шəһəрем Кировта төшкəн фото. Энекəшем Илназ тумаган əле».
2.«Апам Динə һəм күрше кызлары белəн төшкəнмен. Өч яшьтəн бирле кызлар арасында мин, Аллага шөкер».
3.«Ə монысы инде минем – Гүзəлнең 2 яшьлек чагы. Янымда Илнур абыем. Балачактан кире булганмын – елмаерга кушкач, иреннəремне юри кысып утырам».
4. «Гаилəбез белəн Яңа ел килүен көтəбез. Əтием Фазыл алдында 4 яшьлек мин – Гүзəл, абыем Илнур, əнием Нəзифə кочагында сеңлем Гөлчəчəк».
5. «Туган шəһəрем Киров булса да, үземне Балтач районының Субаш авылы егете дип саныйм. Мəктəп концертында ламбада биибез. Биюгə мəхəббəтем бүген кимемəгəн, хатыным Гүзəл белəн концертларда биибез хəзер».
6.«Соңгы сыйныфларда укыганда, очраклы гына, балалар өчен төшерелгəн телефильмда уйнау бəхетенə ирештем. Казанның мин укыган 16нчы татар-инглиз гимназиясенең театр түгəрəге җитəкчесе Роза Ибəтовага зур рəхмəт! «Миңа дус кирəк» (Г.Гыйльманов) спектакленнəн күренеш, режиссёр Нурания Җамали иде».
7.«Мəктəптə хезмəт дəресендə агачтан бизəклəр кисəргə өйрəттелəр, шул эш хоббиема əйлəнде. Буш вакыт шуның белəн үтə. Шөгылемнең театрда да кирəге чыкты – «Нəзер» спектакле (Т.Миңнуллин) өчен шкатулка ясадым, зур агач кашыкны уеп бизəдем. «Ярсыз ярлар» (Н.Угарин) спектакле өчен агач беседка ясарга туры килде».
8.«Театр училищесында вокалдан укыткан олуг остабыз Мəсгут абый Имашев һəм баянчы Əхмəт абый Кəримов белəн төшкəн фото».
9.«Диплом спектакленнəн соң курсыбыз белəн төшкəн фото. Тату гаилə булып яшəгəн студент чаклар сагындыра».
10.«Чыгарылыш кичəсеннəн соң. Мəхəббəтебезнең кабына башлаган чагы».
11.«Никахыбыз Кол Шəриф мəчетендə булды. Анда төшкəн фотолар аерым бер җылылык, яктылык саклыйлар. 2008 ел».
12.«Яшьлекнең мəңге онытылмаслык кадерле көне – туй көнебез. 2008 елның 9 августы».
13.«2011нең октябрендə өйгə дүртəү булып кайттык. Энесе Билал тууына Бəхтияр əй сөенеп тə карады!»
14.«Улыбыз Бəхтиярдəн бу фотода кемнəр бар дип сорасагыз, ул сезгə болайрак дип санап күрсəтер иде: «Əтисе, əнисе, мин һəм Билал».
15.«Бурят иленə фестивальгə баргач төшкəн фото. Бу фотога карагач үземə: «Юра, син бурят бугай»,– дим».
Түбəн Кама театрының Казан гастроле алдыннан узган матбугат конференциясендə Юра белəн Гүзəлдəн ни өчен нəкъ бу театрга эшкə кайтулары хакында сорадылар. Юра бик тə җитди кыяфəт белəн болай дип җавап бирде: «Училищены тəмамлагач берничə театрга бару мөмкинлеге бар иде. Кайсына барсак баш рольлəр уйнаячагыбыз һəм үземə «Бөек артист» дип язылган һəйкəлне кайсы шəһəрдə куярга мөмкин икəнлеклəрен уйлап, Түбəн Каманы сайладык». Шаярып əйтелгəн бу җавапта астына кызыл белəн сызылган дөреслек бар. Нəрсəгə омтыласың – шуңа ирешəсең. Ирешергə язсын!
Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
в„–11 |