Һаман да шул бер сүз, хәл ителмәгән мәсьәлә: башкаладагы хаталы урам исемнәре, элмә такталар. Универсиада дигән сылтау белән җәмәгатьчелек моңа төртеп күрсәтеп, түрәләргә басым ясап карады. Өстәгеләр, моның белән килешеп, “урынлы тәнкыйть”, дип баш какты, спорт уеннары алдыннан өч телдә язылган урам исемнәре булачак, барлык хаталарны да төзәтәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр.
Декабристлар урамында һәр өйгә дә диярлек урам исемнәре язылган такта урнаштырылган. Өч телдә, карап торышка матур, төнлә янып та тора. Ләкин татарчасы дөрес түгел. Озак уйлап тормаганнар, татарчасын да “Декабристов урамы” дип басканнар. Гагарин урамында да кызык хәлләрне күзәтергә мөмкин. Русчасы “улица Гагарина” булса, татарчасы “Гагарин урамы” булырга тиеш. Ләкин бездә ул “Гагарина” урамы. “Улица Волкова – Волкова урамы” да – шуның бер “ахирәте”. Восстание урамында да яңа элмә такталар эленгән, ләкин кайбер йортларга күтәрелеп карасаң, хата. Иң кызыгы, урамның бер ягында дөрес язылган була, икенчесендә – юк. Кулдан язып утырганнармы соң болар, дигән сорау туа.
Гомумән, стандарт дигән нәрсә бар. Безнең шушы гап-гади урам исемнәре язылган такталардагы чуарлыкка исең китәр. Мондый хәл башка бер шәһәрдә дә юктыр, билләһи. Бер стиль булырга тиеш. Өч телдә ясалган урам такталарының берсендә башта татарча варианты язылган, аннары – русчасы, инглизчәсе. Шул ук урамның каршы ягына күз салсаң, башта русча атамасы, аннары татарча һәм инглизчә. Гафур Коләхмәтов урамы буйлап барганда, бер җирдә “Куләхмәтов”, башка йортта “Коләхметов” дип язылган, өченчесендә – “Кулахметов” урамы. Һәр йорт үз көче, ничек булдыра ала, шулай эшлиме соң дигән сорау туа.
Ярый, иске заманнардан калган хаталар калды инде ул, аларга күз йомып торыйк, ди. Ләкин яңа урам такталарын эшләгәндә нигә хата китә? Аларны эшләр өчен кемгәдер заказ бирелә, кемдер имзалый, фатыйха бирә. Болар бит барысы да акчага эшләнә. Хаталы урам исемнәрен алмаштыруга хәзер тагын бюджет капчыгы төбеннән акча капшыйсымы?!
Казан муниципаль берәмлегенең Телләр үсеше, иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәт бүлеге белгече Гөлназ Исмәгыйлева: “Бу урам исемнәренең тәрҗемәләре безнең бүлек белән килештерелмәде. Һәрхәлдә, миңа ул кермәде. Урам исемнәрендәге хаталар турында безгә инде шикаять хатлары килә башлады. Бу эш белән шәһәр муниципаль берәмлегенең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты шөгыльләнде. Стандартларга килгәндә, алар булдырылды, документация эшләре төгәлләнергә тиеш”, – дип әйтте.
Казан мэриясендә түрәне тотам димә, алар ТР Президенты Аппаратыннан да катырак эшли, журналистларның сорауларына җавап бирергә вакытлары юк. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Әлмир Корбанов та сорауның нинди булачагын чамалаганганмы, шома гына котылды. Сәркатибе: “Урам исемнәренең элмә такталарын язу эшләрен “Город” җәмгыяте башкарды. Геннадий әфәнде Гыймадиевка шалтыратыгыз”, – дип кенә әйтә алды. Ләкин телефонны алучы булмады... Язуга заказ бирүче дә, башкаручы да җавап тотмый икәне шуннан соң аңлашылды.
Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Мәдәният, телләр үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренчә, бар язулар да тәрҗемәчеләр аша узарга, расланырга тиеш.
“Муниципалитет эшләренә без тыкшына аламыйбыз, аларның – үз карарлары, үз бюджетлары. Берсе тегендә, берсе монда тәрҗемә итеп, хаталар күп китә, шуңа тәрҗемә эшләре Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтына йөкләнде. Моның өчен аларга акча бүленә, ләкин аларның төп фәнни эшчәнлеге бар, бу – өстәмә бурыч кына.
Бу очракта да белгечләр “акыл көрәштерәләр”, тәрҗемә стилистикасы дигән мәсьәлә калкып чыга. Галимнәр бер вариантта яза, ә ТР Дәүләт Советында яки Министрлар кабинетында эшләүче тәрҗемәчеләр моның белән килешмәскә мөмкин. Аерым бер үзәк булдырырга кирәклеге көн кебек ачык, ләкин аны булдырырга дигән карар әлегә юк. Бәлки, ул шәхси коммерцияле оешма булыр. Инглизчәгә тәрҗемә иткәндә без акча түлибез бит, ник татар теленә тәрҗемә өчен акча алмаска?!
Урам күрсәткечләре буенча да зур тавыш чыккан иде. Бары тик русча, инглизчә генә язарга дигән стандарт дип карыштылар, инглизчәсе дә “калька” булып чыкты. Инде татарчасын кушып язылганнары да пәйда булды, ләкин анда да хата. Без бүген, “Росстандарт” шартларына үзгәрешләрне кертүне сорап, РФ Төбәкләр үстерү министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Төбәкләрдәге тел компоненты да исәпкә алынырга тиешлеге турында сорадык, әлегә җавап юк”, - дип сөйләде ул.
Дөрес, хаталы урам исемнәре бер Казанда гына түгел, төбәкләрдә дә бар. Ленигорски шәһәрендә дә “грамоталы” кешеләр җитәрлек. Анда русчасы өчен да, татарчасы өчен да утырып еларлык очраклар булгалый. Мәсәлән, “улица Крупская – Крупский урамы”. Килеш кушымчалары белән эш итү авыррак булса, киңәш сорарлык кеше табарга була да бит югыйсә...
Әлмәт шәһәренең муниципаль берәмлегенең тышкы мәгълүмат, реклама департаменты башлыгы Илдар Зинәтуллин “Бездә тәрҗемә белән проблемалар юк”, дип сөендерде.
“Департаментта тәрҗемәчеләр бар, урам исемнәре буенча комиссиядә дә белгечләр эшли. Барысы да иләк аша уза. Шикләнү бар икән, мэрия янында гына “Әлмәт хәбәрләре” газета редакциясе эшли, татар театры бар. Тотабыз да шунда йөгерәбез. Татарча белгән кеше бик күп, мөрәҗәгать итсәң, берсе дә кире какмый. Тәрҗемәләр килешенә, урам тактасының бизәлеше кабул ителә (гадәттә, без милли орнаментны исәптә тотып эшлибез), аннары гына такта эленә. Бездә дә хаталар була, кешеләр аны бик тиз күреп ала, йә безгә әйтәләр, йә “Халык контроле”нә язалар, ул төзәтелми калмый”, - дип сөйләде.
Түрәләр белән хаталы язулар турында сөйләшү бер дә, ике тапкыр да булмады, даими бара ул. Уфаны, Башкортстанның башка шәһәрләрендә дәүләт телләренә карата мөнәсәбәтне үрнәк итеп куйсаң, ачулары кабара. Кабарырлык та. Анда түрәләр уртак эшне әле берсенә, әле икенчесенә туп кебек тибеп утырмый. Җаваплы кешеләрдән торган тулы бер орган эшли. , Алар безнең кебек Универсиадалар уздырмады, ләкин Уфаның бар җирендә дә Европа шәһәрләрендәге кебек урам исемнәре матур һәм хатасыз башкарылган. Димәк, теләк кенә кирәк.
Редакциядән:
Хөрмәтле укучыларыбыз! Элмә такталардагы татарча язмаларда хаталар хакында беренче тапкыр гына чаң сугуыбыз түгел. Әмма соңгы араларда аларның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүз тезмәләренең дә халык хозурына эленеп куелуы, әлбәттә, борчуга сала. Мондый хәл белә килешмәүче тынгысызларга үтенечебез дә бар: әйдәгез, элмә такталарындагы хаталарны төзәтергә тагын бер кат бергәләп алыныйк әле. Элмә такталардагы хаталар турында редакциягә телефоннан да, хат белән дә хәбәр итә аласыз. Ә без исә ул фактларны һәм фотоларны газетада бастырып тиешле органнардан җавап юллауны үз өстебезгә алабыз.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
в„–206 | 04.12.2013