Редакциягә Казаннан газета укучыбыз Разия Вәзиева шалтыратты. Гаять дулкынланып һәм тәэсирләнеп, ноябрь бәйрәмнәренә туган авылына кайткач, кичкырын аяз күк йөзендә ниндидер якты, сәер утлар күрүен сөйләп бирде ул. Ике-өч кич рәттән бер үк вакытта пәйда була да йолдызлар катында озак кына кузгалмыйча, җемелдәп тора, ди.
Әйтеп бетермәсә дә, НЛО хикмәте, оча торган бер-бер тәлинкә-фәлән түгел микән, дигән уй тынгылык бирми, күрәсең. Яшермим, шик-шөбһә генә түгел, ифрат нык кызыксыну кузгатты күңелдә бу сүзләр. Белмәссең дөньяныкын...
Фотоаппарат алып, кәгазь-каләм кыстырып, Нурлат районының Яңа Иглай авылына барудан башка чарам калмады. Баргач, андый башваткычларга мөкиббән тарих укытучысы Илдус Тимербулатовны да иптәшкә чакырдым. Теге билгесез җисем, тәлинкәме, чәшкеме, дигәндәй, ошбу авылның Самара өлкәсенә чыккан ягында гына күренә, имеш. Чыннан да, үзәктә яшәүчеләр, бу хакта сорашкач, аптырап җилкә сикертүдән узмадылар. Аның каравы авыл читендәге элек Котылдык дип йөртелгән, хәзерге Яшьләр урамында гомер итүчеләр бертавыштан ул сихерле “шайтан” утларын аермачык тамаша кылуларын бөтен нечкәлекләренә хәтле сурәтләп бирделәр. ЮХИДИ кебек җитди оешмада эшләүче Илмир Гобәйдуллин сурәтен кесә телефонына төшереп алган хәтта. Кызганычка, сыйфаты начар, газетада бирерлек түгел...
– Күрше Некрасовка ягыннан килеп чыкты да, минсиңайтим, хәйран гына вакыт яктырып торды. Йолдыздан яктырак та, зуррак та үзе, – диде гомерендә күпне күргән Усман ага Манәпов.
– Әйе, әйе, – дип сүзгә кушылды Дания Гобәйдуллина, – кызыл, ак төсле утлары бар үзенең. Ярты сәгатьләп янып торгандыр, керосины беткәч кызара-кызара сүнгән лампа кебек, акрынлап сүнде, югалды аннары.
– Әннекәчем, аны күргәч курыкканнарым! – дип кабаланып, үзенеке белән уртаклашты бер туташ. – Ялан кырда миңа таба килә башлаган сыман булды да, башымны күтәрергә дә куркып, җәтрәк өйгә чаптым...
– Самара военныйлары нәрсәдер маташтырмыйлар микән, – дип шиген белдерүче дә табылды. – Күктә нидер төзиләрме әллә, диюем? Заманасы шундый бит хәзер...
Әнә шул рәвешле күктән күзне дә алмый сөйләшә-сөйләшә озак кына басып тордык Яшьләр урамында ул кичне. Ярый, хуш, тәмам караңгы төште, ә галәм кунагы “очрашу”га килергә уйламады бугай. “Ул аяз күктә генә күренә, бүген болытлы ич. Килеп чыкса, үзебез хәбәр итәрбез”, – дип озаттылар мине. Зарыгып көтәм, әмма шуннан бирле ул-бу ишетелмәде, хәбәр салучы да булмады. Күңел барыбер тыныч түгел. Нидер булган бит инде ул Яңа Иглайда? Шулкадәр кешенең ялгышуы, күз бууга, саташуга бирешүе мөмкин түгел ләбаса.
Оча торган тәлинкәләр белән мавыгып китеп, Интернетны ешрак актара башладым. Виртуаль киңлектә сәяхәт кылганда, кытай фонарьлары турындагы материалларга юлыктым да (батарея белән эшли торган гадәти кесә фонарьлары турында сүз бармый монда!) кинәт башыма гаҗәеп бер гөман килде. Тукта әле, каты кәгазьдән эшләнгән, эченә ут чыганагы куелган, күктә оча торган кытай фонаре түгелме икән ул?! Чин мәмләкәтендә барлыкка килгән ул әкәмәт бездә дә модага кереп бара ич хәзер! Берәр төрле бәйрәм мәҗлесләрендә, яисә баерак кемсәләрнең туган көннәрендә кичке караңгыда, ут ягып, аяз күккә очыртыла торган шарсыман ул фонарьның биеклеге гадәттә 1 метр чамасы, авырлыгы 130-150 грамм тарта. Бәясе дә әллә ни түгел икән. Кәгазь яки бамбук каркасны эчтән җылыткан ут чыганагы тәэсирендә шул рәвешле 1 километрга кадәр күтәрелгән нәрсә җил уңаена кимендә ярты сәгать очарга, җил булмаганда, бер урында тик яктырып торырга мөмкин, дип язалар. Астан караганда, акрын гына каядыр очып барган ниндидер иярчен дә төсле үзе. Ноябрь кичләрендә шуны күреп, ниндидер НЛО чутыннан тәшвишкә төшүе ихтимал ич авыл халкының?! Бәйрәмне котлап, әйтик, көзге туйлар вакытында җибәргән булганнардыр да...
Туры килеп торуын күр син, нәкъ Интернетта актарынганда, адашым Тимербулатов та: “Кытай фонаре гына булмады микән теге?” – дип шалтыратты. Фонарь гына булмагае дип, берьялгызым гына генә фараз кылып маташмыйм, димәк. Юк, дип кистереп тә әйтә алмыйм. Ә күңел шулай да, бүтәннәрнеке кебек үк, ул “сөйкемле җемелдәвек”нең ниндидер серле, сихерле могҗиза булып чыгуын, Җир улларының, ниһаять, галәм ияләре белән очрашуын, аралашуын тели. Ә бәлки... Сабыр итик әле. Меңнәрчә ел көткәнне...
в„–209 | 10.12.2013